"КАРА ПУЛАТ"ны караганнан соң туган өзек фикерләр

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Кичә К. Тинчурин театрында узган "Кара пулат" музыкаль әсәрен карадым.
Битлекләр театры кануннарына нигезләнеп, барлык каһарманнар характерлары да берьяклы. Уңай геройларда (Нәргизә - Гөлнара Гатина, Турыбатыр - Рүзил Гатин) бу кабул ителә, әмма Карабатырда (Артур Исламов) миңа тирәнлек җитмәде. Минемчә, Карабатырда бәргәләнү булырга тиеш иде - ул кызларның батырлыгына сокланып, аларга нәфрәтләнергә түгел, ә бәлки гашыйк булырга тиеш иде! Аның җаны өзгәләнсә, Аксак Тимергә каршы чыга алмыйча газапланырга, кызларның януына карап изаланырга тиеш иде. Бу очракта тәэсир көче күбрәк булыр иде түгелме? Ассызыклыйм, бу - фәкать миңа җитмәгән тәэсир. Артур мондый Карабатырны коточкыч каты энергетика белән тутыра алыр иде.

Тагын кайбер моментлар - кызларны әсир иткәндә кычкырулары ошамады. Аңлыйм, ул акчарлаклар тавышы иде, әмма колагыма ятмады. Орыш вакытында Турыбатырны өстерәп китүләре дә бик тиз һәм үтемсез булды. Мин аның Турыбатыр икәнен берникадәргә аңламыйча да калдым.

Вак-төяккә күз бәйләнде инде, әмма тулаем алганда, әсәр миңа бик ошады. Матур иде. Финал күренеш үтемле - күзгә яшь килде. Җырчыларны тавышлары югары дәрәҗәдә. Эльмир Низамов музыкасы сокландырды.

Кыскасы, күбрәк фикерләргә түгел, эмоцияләргә баеп кайттым. Рәхәт булды. Рәхмәт!

Дусларым белән уртаклашам: