"ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Камал теарының "ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР" спектакль-променадының пресс-показына бардым.
Егерме кешедән генә торган төркем булып йөрисе. Театрның мин әле булмаган почмакларына алып керделәр!
Артистларның йөзләрен, эмоцияләрен, мимикаларыннан якыннан күрү - иң тәмле өлеше.
Йөземнән елмаю китмәде - сокланудан, рәхәтлектән, сокланудан. Спектакль түгел бу - театр яратучы өчен чын бәйрәм.
Чынмы? Уйдырмамы? Театр дөньясына баш белән кереп киттек. Чыгасы килмәде.

П. С. Камалның артистларның шуның кадәр яратам, шуның кадәр якын алар миңа - җәмгысын кочакка умырып җыеп, алны-артны белмичә, йөгереп өйгә алып кайтасы килә. Бер бүлмәгә тутырып куясы килә:) Минеке генә булсыннар иде:)

Дусларым белән уртаклашам: