"Сөяркәләр генә исән калыр" - пост махсус Луиза өчен!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Луиза рекомендациясе белән каралган фильм "Выживут только любовники". Ошады. Бик атмосфералы. Кешелек мәдәниятен танып өлгерергә, татып өлгерергә, яратып өлгерергә бер генә гомер аз шул. Канэчкеч кенә булсаң гына инде, әстәгъфирулла!
Фильмдагы музыка искиткеч - сихерли!
Актриса Тильда, бер карашка чибәр булмаса да, аннан күз аеру авыр - гел карап торасы килә.
Фильмдагы соңгы кадрлар гына миндә ризасызлык тудырды. Юк, иң соңгы секундлар түгел, Ева белән Адамның (әйе, төп геройларның исеме бу) соңгы диалоглары. "Ты думаешь о том же что и я?" - бу артык җөмлә. Әлбәттә, алар бер уй уйлый. Моның хакта әйтәсе юк иде. Кем карады - шул аңлар ;)

Дусларым белән уртаклашам: