Җир йөзендә янә нисан җилләре

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Нисан ае җитте исә, Әнкара шәһәрендә узган гомеремнең бер кечкенә генә кисәге йөрәгемне җылыта, сызлата башлый. Нисан ае җылы Төркиядә. Бу фотода нәкъ шул ай. Мәхәббәт, яшел яшьлек тулы ай, тулы йөрәк. Бар дөнья минеке!

Баксаң, бу фотога 10 ел тулган! Шунда әйләнеп кайту берни тормый кебек — Алиса көзге артына кереп киткән кебек, шул тормышка кайту өчен бер генә адым атлыйсы сыман. Башны әйләндерүче яз, яшьлек, башсызлыкка каштан исе сеңгән.

Әнкарага барып, анда узган елга тулмаган гомеремне искә аласы иде. Кызылай, Абединпаша, Малтепе, Бештепе, Бахчелиэвләр…

Томерда бергә укыган кызлар-егетләр, Әнкарада укучы татар кызлары-егетләре… Тапкан сөйгән ярым. Мәхәббәт кыйпылчыклары…

Дусларым белән уртаклашам: