Остазым Суфьян Поварисовка 90 яшь тулу уңаеннан

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Аның лекцияләре башка укытучыларныкыннан аерылып тора иде. Фәнни тел белән түгел, әдәби тел белән татар әдәбияты тарихын сөйли иде ул безгә! Язучы кеше бит! Ул вакытта без бу фактка зур игътибар бирмәдек кебек, шул ук Марат Шәриповның опера театрында җырлавын да ничектер табигый кабул итә идек. Имеш, шулай булырга тиеш. Суфьян абыйның Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогиясе басылып чыккач та, дәресләрдә аның турында сөйләшелмәде, ул үзе дә аны студентларга рекламалап йөрмәде. Гомумән, Суфьян ага беркайчан да лекция вакытында билгеләнгән темадан читкә китми, тормыш матавыклары, бүгенге әдәби процесс турында да сөйләшми иде. Бер тапкыр да кәгазенә күз салмас, эре адымнары белән аудитория буйлап йөрер-йөрер дә, тукталып, зәңгәрсу моңсу күзләрен еракка юнәлтер. Суфьян абый дисәләр, бүген дә әнә шул караш искә төшә...

Быел группадашлар белән очрашуда кызлар белән кызык хәлләрне искә алдык, шуларның берсе Суфьян абый белән бәйле. Суфьян абыйның бер дәресе буфет янындагы аудиториядә уза иде. Ике парадан соң тамак ача, һәм без аның дәресенә буфет аша керергә күнектек. Шулай бер мәл кызлар ашап туйдылар да, китеп бардылар, мин “хәзер керәм” дип соңарак калдым. Аудиториягә килеп керсәм, ни күзләрем белән күрим – һәрвакыт тыныч Суфьян абый кызларны бастырган да, орышып тора: “менә сугыш вакытында...” Мине күрде дә, туктап калды: “Әнә, Сәгыйтовадан үрнәк алыгыз, староста булгач, йөгерә дә, йөгерә, шуңа да әнә нинди фигура, нинди гәүдә! Ә сез һаман ашау турында уйлыйсыз...” Мин көтелмәгән бу хәлдән кызарып чыктым, кызлар минем буфетка иң күп йөрүче кеше булуымны белгәнгә кычкырып көлә башладылар. Арабыздан иң кыюыбыз Азалия “нәкъ менә Сәгыйтова безне котырта да инде!”, дип сөрән салды. Мин оялып кына: “Күп ашыйм мин, Суфьян абый”, дип гафу үтенеп урыныма утырдым. Суфьян абый бу сүзләрне ишеттеме-ишетмәдеме, ишетмәгәнгә салыштымы – дәресне дәвам итте. Мин исә бу вакыйгадан соң аның лекцияләренә соңга калмас булдым.

Дусларым белән уртаклашам: