"Өч аршын җир". Чаллы театры спекталенә рецензия.

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

“Һәркем үткән юлларына бер әйләнеп кайта...”

«Бу пьеса татар драматургиясенең иң көчле әсәрләренең берсе булачак һәм ул берчакта да сәхнәдән төшмәячәк. Аны олы язмыш көткәнен мин бик ачык беләм». 1981 елның 14 декабрендә Аяз Гыйләҗев әнә шундый сүзләр белән «Өч аршын җир» пьесасын ул вакытта Әлмәт театрында эшләгән Рөстәм Абдуллаевка җибәрә.

Авторларның үз әсәрен һәрвакыт югары бәяләве табигый, ләкин бу очракта Аяз Гыйләҗев фикере белән килешми мөмкин түгел. «Өч аршын җир» – татар әдәбиятында иң үзенчәлекле, масштаблы әсәрләрнең берсе. Һәм әлеге драманың татар театры сәхнәсенә менүе – күптән көтелгән вакыйга. Чаллы Татар дәүләт драма театрында куелган бу спектакль Фаил Ибраһимов иҗат биографиясендә − өченче «Өч аршын җир».

Мәгълүм ки, «Өч аршын җир» – катлаулы һәм сикәлтәле юллар узган драма. 1962 елда повесть буларак туган әсәр, «Совет әдәбияты», «Дружба народов» журналларында басылып чыккач, бик күп шау-шу тудыра, «кыйнала», шул ук вакытта халык арасында да, иҗади даирәдә дә зур кызыксыну уята. Әлеге кызыксыну еллар үтү белән көчәя генә, төгәл ун елдан соң Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов Аяз Гыйләҗевтән повестьның сәхнә вариантын язуын үтенә. Проза һәм драма жанрында параллель рәвештә эшләүче язучы әлеге тәкъдимне шикләнеп кабул итә: «Повестьларым повесть булып туа, ә сәхнә әсәрләремне тонык шәүләләреннән үк пьеса итеп күз алдыма китерәм. Шуңа да повесть-хикәяләремне сәхнә әсәре итеп үзгәртүгә нигездә каршы киләм, әсәр күңелдә үз «килеш-килбәте» белән туа!... «Өч аршын җир»не сәхнәләштерү хакында Марсель Сәлимҗановның тәкъдимен ишеткәч, мин көлеп җибәрдем: «Кая ул?.. Нигә? Аннары кинәт уйладым... Һәм кыска гына вакыт эчендә яңа пьеса туды...», – дип яза ул «Әгәр бик сагынсаң...» китабының кереш сүзендә.

Авторның үзе тарафыннан проза әсәренең драма вариантын язу тәҗрибәсе «Өч аршын җир»гә кадәр дә була, аның ачык мисалы – Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е. Ләкин «Өч аршын җир»нең драма варианты яңа мөстәкыйль әсәр буларак туа, әдип яңа жанрда чынбарлыкның яңа төсмерләрен таба, акцентларны башкачарак куя, эпизодлар, ярдәмче геройлар өсти. «Театральная жизнь» журналында Марсель Сәлимҗанов та бу турыда болай дип яза: «Инсценировка түгел, повесть нигезендә Аяз Гыйләҗев фәлсәфи, масштаблы яңа пьеса иҗат итте. Драматург сәләтенә ия автор гына үз әсәре нигезендә сыйфатлы сәнгати сәхнә эквиваленты тудыра ала». Ләкин, ни кызганыч, Сәлимҗанов «Өч аршын җир»не сәхнәгә чыгарырга дәртләнеп йөргән вакытта, Өлкә комитеты карары нигезендә, совет властенә яла ягу дигән сәбәп белән, репетицияләрне тыярга боерык бирелә. Ул вакытта Шәмсегаян роленә билгеләнгән Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәевалар бу вакыйганы бүген дә дулкынланмыйча искә төшерә алмый, алар өчен әлеге роль хыял булып кала (берничә елдан соң Марсель Сәлимҗанов спектакльне сәхнәгә Шәмсегаян ролендә Алсу Гайнуллина һәм Рузия Мотыйгуллина белән чыгара).

Нәкъ шул елларда «Өч аршын җир» Мәскәүнең Станиславский театрында да сәхнәләштерелә башлый (режиссёры – В.Космачевский). Ләкин, Казанның Өлкә комитетыннан М.Мусин шалтыратып: «Без туктаттык, ә сез шул ук әсәрне сәхнәләштерергә алынгансыз. Бу бит безнең эшчәнлеккә аяк чалу, авторитетны төшерү», – дип, репетицияләрне туктатуга ирешә.

Еллар уза... «Өч аршын җир» драмасы тузан җыеп киштәдә ятуын дәвам итә. 1979 елда Минзәләгә кайт кан яшь режиссёр Фаил Ибраһимов кулына килеп эләкмәсә, тагын күпме вакыт узар иде икән? Аяз Гыйләҗев хатларының берсендә Фаил Ибраһимовның бу турыдагы хатирәләрен искә ала: «Тау булып өелеп яткан пьесалар арасыннан «Өч аршын җир»не табып алдым, укыдым, укыганда ук спектакльне күреп, тоеп бардым. Баш режиссёр Мулланур ага Мостафинга: «Әйдә менә шушы пьесага алыныйк», – дим... Ул бармагын иреннәренә аркылы куеп: «Тсс, ул кешенең исемен дә телгә алырга ярамый», дип, уема аркылы төште». Яшь режиссёрны пьеса шулкадәр тәэсирләндерә ки, Минзәләдә кую мөмкинлеге булмагач, ул аны Актаныш халык театрына барып куя. Һәм 1980 елда Казанда узган халык театрлары декадасында Актаныш халык театры «Өч аршын җир» белән 8 номинациядә җиңү яулый. (Яшь режиссёрның әлеге адымы ул чор өчен зур каһарманлык булып саналырга лаек.) Соңрак, 1987 елда, дөньялар тынычлангач, Фаил Ибраһимов Минзәләдә дә сәхнәләштерә бу драманы (нәкъ шул елны академия театры да «Өч аршын...»ны куя). Һәм менә – өченче талпыныш...

Иҗатының чишмә башы белән бәйле спектакльгә Фаил Ибраһимов быел үзе җитәкләгән Чаллы труппасы белән кире әйләнеп кайтты. Ирексездән пьесадагы «һәркем үткән юлларына бер әйләнеп кайта» дигән гыйбарә искә төшә... Бу кайту нәрсә белән аңлатыла соң, режиссёрның карашы үзгәргәнме? Әлбәттә, бу сорауларга без аның үзеннән һәм ул вакытта матбугатта басылган мәкаләләрдән генә җавап таба алабыз. Чөнки Ибраһимовның беренче вариантлары видеоязмаларда сакланмаган, һәм, ни кызганыч, аның шаһитлары да бүген юк диярлек. Хәер, шаһитлар сүзе дә, архивта сакланган мәкаләләр дә субъектив булырга мөкин. Һәр тамашачы, хәтта тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәсе дә никадәр генә объективлыкка дәгъва кылмасын – һәрчак субъектив. Кыскасы, спектакльләрнең сәнгати эшләнешен чагыштыру мөмкинлеге юк диярлек... Ләкин, режиссёр әйтүенчә, беренче куелышларда үзәктә Мирвәли булса, Чаллы вариантында – Шәмсегаян. Бу исә үзеннән-үзе спектакльнең жанры үзгәрүенә китергән. Трагедия буларак язылган әсәрнең драмага әйләнүе, урыны-урыны белән хәтта мелодраматик төсмерләр алуы нәкъ шуңа бәйледер, бигрәк тә спектакльнең беренче яртысында. Спектакльдә, чыннан да, хатын-кыз башлангычы алга чыга, шуңа да Ф.Ибраһимов куелышы – Шәмсегаянның буйсыну, әрнү-сыкранулар тарихы буларак күз алдына баса. Шул рәвешле язучы концепциясе бераз үзгәрә, гадиләшә.

Эпиклык урынына камера өслүбе. Әлеге адым режиссёр табышыннан бигрәк, аның шартларга яраклашуыннан киләдер. «Өч аршын җир» кебек зур хорлы, киң пространство, әйләнмәле сәхнәдә күзалланган спектакльне шул рәвешле чыгарырга Чаллы театрының кечкенә сәхнәсе мөмкинлекләр бирми. Теләгең булса, «Өч аршын җир»не дә өч аршын җирдә куярсың... Кече сәхнәнең үз кыйммәте: әлеге тар пространствода тамашачы берничә сәгать геройлар белән бергә яши, бергә сулый. Шул ук вакытта тамашачы фантазиясе аша пространство киңәя. Карачура авылы, йорт, тегермән, поезд, урманда барган күренешләрне аң шартлы рәвештә алыштырып бара. Спектакльдә урын һәм вакыт төрле үлчәмдә, төрле яссылыкта бирелгән. Хәзерге вакыт үткәннәр белән үрелеп бара. Спектакль Шәмсегаянның поездда Карачурага кайтып барган җирендә авыраеп, Мирвәли белән икәүдән-икәү калып сөйләшүеннән башланып китә. Геройлар тормышында трагик вакыйгалар кырык ел элек булган. Вакыт – намус, вөҗдан хөкемдары. Әлеге вакыт аралыгы геройлар гомере үлчәмендә – мәңгелек. Мәңгелек өчен исә ул бер мизгел. Хәтер өчен дә ул зур ара түгел – геройлар узганнарына көн саен диярлек әйләнеп кайтканнар, бары тик бу турыда алар бер-берсенә һәм үзләренә дә икърар итәргә кыймый яшәгән. Хәтер хәзерге вакыт белән һәрвакыт бәйләнештә. Тамашачы да спектакль ретроспективасында геройлар белән үткәннәрне барлый.

Юл хронотобы спектакльдә әһәмиятле роль уйный. Мирвәлинең яшьтән үк үз юлы – әтисе сызган юлга буйсынмый ул. Шәйхразый аны сайлау алдына куйгач та, Шәмсегаянны җитәкләп, төп йорттан, яхшы шартлардан аерылып, фәкыйрь Таифә карчыкка яшәргә китә. Әтисе үлгәч, телиме-теләмиме, Шәйхразый йортына кайтырга мәҗбүр була. Соңрак Мирвәлинең юллары урала: герой ялгыш юл – кыек юлны сайлый. Шәмсегаян үтенече белән Карачурага таба юл алса да, икеләнүе белән ул – юл чатында. Әлеге икеләнү юллар кисеше түгел, аң кисеше, хисап көненең якынлашуын кабул итәргә теләмәү. Төп герой образы үз-үзенә тынгылык таба алмыйча гизгән архетип күләгә образын хәтерләтә. Һәм, ниһаять, спектакль ахырында – «юлдан язган ул»ның кайтуы. Беренче чиратта, Мирвәлинең үз-үзенә кайтуы бу.

Мирвәли тормышының этапларын режиссёр Шәмсегаян чиккән сөлге аша күрсәтә. Чигелгән ак сөлге – дөрес юл, туры юл, шул ук вакытта – хәтер дә ул. Соңрак геройлар аңа уралып бетә – адашу, ялгышу символына әверелә. Бер мизгелдә ак сөлге Мирвәли өчен элмәк тә – сорау алу, кыямәт көне якынлашу, чарасызлыкка ишарә. Юл образы белән традицион рәвештә Капка символы да янәшә килә. Сәхнәнең күп өлешен алып торган әлеге капка бер ябыла, бер ачыла. Мирвәли белән Шәмсегаянның тормыш этапларының шаһиты да, геройларның халәт, холыклары үзгәрү символы да. Арба – гомер юлыннан ахырга кадәр үз йөгеңне тартып бару. Спектакльдә Мирвәлинең төп йөге исә – Шәмсегаян. Ире белән бар сынауларны да узган, аның һәр адымының шаһиты булган, хаталары өчен дә бергә хак түләгән Шәмсегаян. Ирексездән Ибраһимовча «Татар хатыны ниләр күрми» дигән иңрәү ишетелә. Фаил Ибраһимов спектаклендә әнә шул фикер алга чыга да инде. Шул ук вакытта Мирвәли тормышы, әйтерсең, Шәмсегаянның, сынаулы карашы аша сызылып үтә, Шәмсегаян – Мирвәли кылган гамәлләренең үлчәве дә ул. Аяз Гыйләҗевнең иң яраткан образларының берсен гәүдәләндерүче Лилия Минһаҗева – героиня характерындагы төсләрнең тулы гаммасын тудыруга ирешкән. Сынлы сәнгать телен дәвам итеп, әлеге роль актриса иҗат биографиясендә киң полотно, этаплы эш дияргә мөмкин.

Шәмсегаяннан аермалы буларак, Мирвәли ролен ике артист башкара. Яшь Мирвәлине Чаллы театрында күптән түгел генә эшли башлаган Рәсим Хәмзин ышандырырлык итеп гәүдәләндерүгә ирешкән. Беренче сәхнәләрдә Рәсимнең Мирвәлие – көчле рухлы, дәртле, оптимист, мал-мөлкәткә битараф егет. Бу сыйфатлары массалы сәхнәләрдә аеруча нык ачыла. Таифә әби йортында ул лирик герой буларак күз алдына килеп баса: Шәмсегаянны сөйгән, аны бәхетле итәргә сәләтле яшь кияү. Соңрак, әтисе йортына кабат кайткач, аңа «ата мирасына хокуклы» дигән фикер сеңә бара – ул әкренләп үзгәрә. Мирвәлинең күзаллавы, аң күчеше спектакльдә иң катлаулы моментларның берсе. Повестьтан аермалары буларак биредә әлеге үзгәреш автор тексты ярдәмендә түгел, ә актёрның уены: сүз, уй, хис, караш, паузалар аша ачыла һәм әлеге үзгәрүгә вакыт та бик аз бирелә. Герой психологиясендә туган әлеге метаморфозаны артист табигый чагылдыруга ирешкән. Бары тик йорттагы әйберләрне балта белән чабу сәхнәсе генә бераз ашыгыбрак, формаль, артык ярсып эшләнгән кебек. Рәфыйкъ Каюмов башкаруындагы өлкән Мирвәли берьяклырак дигән фикер калдырды. Бәлки, бу режиссёр игътибарының Шәмсегаянга төбәлүеннән киләдер. Каршылыклы, катлаулы, кыргый Мирвәли урынына тамашачы алдына көнкүреш яссылыгында эшләнгән образ чыга. Гәрчә, икенче актта, йортта барган күренештә, алда саналган сыйфатлар актёр тарафыннан тулысынча ачылса да.

Драмадагы иң көчле эпизодларның берсе – Мирвәлинең Миләүшә белән күрешүе... Миләүшә – Мирвәли белән Шәмсегаянның тумаган балалары, аларның рухи җәзасы. Мәңгелек кыйммәтләргә үзен каршы куйган кеше дөнья белән бәйләнешен югалта, туган җирдән баш тартучылар тормышта да тамыр җәя алмый дигән фикерләрне көчәйтү өчен язучы тарафыннан махсус кертелгән эпизодлар. Миләүшә кырыс Мирвәлинең күңел нечкәлеген, герой характерының тирәнгә яшерелгән эчке кичерешләрен аңлатучы чара булып тора. Ләкин спектакльдә бу сәхнә тамашачыга тиешенчә тәэсир итми, чөнки, алда билгеләп үтелгәнчә, Мирвәли образы күзалдына каршылыклы герой булып килеп басмый.
Эпизодларда иң истә калган образ: урман күренешендә очраган Кеше (Булат Сәләхов). Төгәл, пафоссыз, табигый. Икенче пландагы геройлар һәрберсе үз урынында кебек. Бары Шәйхразыйның (Инсаф Фәхретдинов) усаллыгы, гайрәтлегенә генә бераз тирәнлек өстәү кирәк. Гөлфия Фәйзрахманова Таифә карчыгы белән Туфан Миңнуллинның «Саташу»ындагы Саташкан әбине кабатлый кебек, образ шул сәбәпле комик төсмер ала.
Спектакльдәге иң бәхәсле персонажлар – фәрештәләр (Миләүшә Гыйльметдинова, Илфат Әскәров). Алар Аяз Гыйләҗевнең Җир һәм Күк, Урман һәм Сулар, Заман һәм Хәтер, Бәрхет керфекле ат гәүдәләнешендәге хор функциясен башкара. Ягъни алар геройларга карата үз карашын җиткерә, аларның сүзләрен автор комментарийлары, бәя, ремаркалары итеп кабул итәргә мөмкин. Фәрештәләр кеше киемнәреннән, алар төп вакыйгалар барган сәхнәдә хәрәкәт итә. Шәхсән минем кулга программа соңыннан гына килеп керде һәм мин спектакль дәвамында бу персонажларның кем икәненә төшенә алмадым: авторлармы, әсәрне укучылармы, катнашучылармы? Шуңа да аларның ахырдан ниндидер башка кыяфәткә кереп сөйләгән соңгы бәяннары сәерсендерде. Бәхәссез: фәрештәләр кеше кыяфәтендә дә булырга мөмкин, ләкин концерт күлмәгенә шәл ябынган фәрештә спектакльнең гомум стилистикасына бөтенләй туры килми, аны көнкүреш спектакле дәрәҗәсенә төшерә. Автор идеясен җиткерү функциясен мифик персонажларга, яисә хорга тапшыру, аларны башка пространствода хәрәкәт иттерү – спектакльне символик яктан тагын да көчәйтер, фәлсәфи гомумиләштерүгә чыгу юлы булыр иде.

Һәрбер спектакльдә музыка әһәмиятле роль уйный. Аның вакыйгаларның иң мөһим җиренә басым ясауда, әйтелеп бетелмәгән сүз, хисләрне ачып бирүдә роле бәһасез. Рөстәм Яхинның «Фортепиано һәм симфоник оркестр өчен концерт»ының берничә кисәге спектакль буеннан-буена лейтмотив буларак яңгырый. Үткәннәрне сагыну, җирсү, юл темасын ачуга булышлык итә ул (әлеге әсәрнең яңа язмасы булса, эффект тагы да көчәер иде). Ләкин шул ук вакытта «Өч аршын җир»дәге вакыйгалар үсешендә әлеге темаларның гына яңгырап торуы монотонлылыкка китерә, спектакльнең ритмы югала кебек. Икенче яклап, музыканы бу рәвешле бирү режиссёр тарафыннан махсус алым буларак аңлатылырга да мөмкин – Мирвәли белән Шәмсегаянның буш күңеле, ярлы лексиконы, хисләр саранлыгын җиткерү. Декорациядәге минимализм да шуңа ишарә. Декорацияләргә кагылышлы аерым искәрмәләр булмаса да, костюмнарга рәссам кулы тимәгәне ачык сизелә. Шәмсегаянның яшь чактагы, массадагы егетләрнең киемнәре, Фәрештәләрнең гәүдәләнеше – эшләп бетерүне сорый. Ут куеылышына карата да дәгъвалар бар. Аеруча поезд станциясе күренешендә утның нык уйнавы спектакльгә примитивлык өсти.

Пьесаның исеме «Кешегә бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?» дигән мәңгелек сорауның метафорасы. Драматургик материалда Мирвәли торышы ахырында әлеге сорауга җавап таба: бәхетле булыр өчен туган яктагы өч аршын җир дә җитә һәм әлеге ачышы белән ул финалда трагик герой буларак вафат була. Спектакльдә прожектор яктысы Шәмсегаянга төбәгәч, финал героиняны күмү күренеше белән тәмамлана. Мирвәли исә шул җиргә – өч аршын җиргә тезләнеп кала... Мәгънә үзгәрми кебек... Режиссёр бары Мирвәлинең алдагы тормышы турында уйларга, уйланырга тамашачыга урын калдыра...

P.S. Әлеге язма – Фаил Ибраһимовның өченче “Өч аршын җир”енә бер караш. Һичшиксез, башка фикерләр, башка бәяләр дә булыр. Кем белә, бәлки, киләчәктә режиссерның әлеге әсәргә кайту теләге янәдән туар, бәлки, Фаил Ибраһимов куелышы башка режиссерланы дәртләндедер?! “Өч аршын җир” – классик әсәрләргә хас булганча, төрле ракурста, төрле трактовкада һәрчак яңача ачылырга сәләтле күпьяссылыклы әсәр. Аңа автор фаразлаганча, җитди сәхнә гомере, “олы язмыш” телибез!

Дусларым белән уртаклашам: