“Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул...”

Дусларым белән уртаклашам:

(Татар театрына 100 ел тулу уңаеннан)

Театр ниндидер зур көч, кодрәткә ия. Бу көчне аңлап та, аңлатып бетереп тә булмый. Берничә көн алдан җомга, яисә шимбәне канатланып көтәсең. Шулай булмыйча: билетлар алынган! Кая? Театрга! “Театрга барам, театрга! Тра-ля-ля, тра-ля-ля”дип, акрын гына көйләп йөрисең, “Нәрсә төятергә?” “Төятергә димим, театрга” дип, үз-үзеңә шукланган буласың. Күңелне ниндидер әйтеп бетмәслек күңел күтәренкелеге биләп ала. Театрда барган вакыйгаларга кушылып, алар аша тәэсирләнеп бүгенге яшәеш, киләчәк, үткәннәр турында уйланасың, тормышыңда нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген аңлыйсың, чынбарлыкны, тирә-юньдәгеләрне бөтенләй башкача бәяли башлыйсың. Һәркемнең шушы ике-өч сәгатькә бирелгән ялын мәгънәле дә, файдалы да үткәрәсе килә.
Театр - халык, масса сәнгате. Аның тамашачыны тәрбияләүдә роле гаять зур. Бөек рус язучысы Н. В. Гогольнең үткән гасырларда ук драматургия һәм театрның зур халык төркеменә җанлы дәрес бирүче мәктәп, “дөньяга бик күп яхшылык күрсәтергә мөмкин булган кафедра ул”, - дип атавы бер дә очраклы булмаган. Шулай ук А.С. Пушкин драманың вазифасын күпләргә тәэсир итү һәм кызыксындыру дип билгели: “Драма мәйданда халыкның рухын күтәрер өчен барлыкка килә. Тамашачы балалар кебек көчле тәэссоратлар таләп итә (...). Драма сәнгате кеше табигатендәге көлү, кызгану, курку кебек өч кылны тетрәндерә”. Бөек Тукай исә театрга бөтенләй мөкиббән булып, шулай ук бу могҗизаның вазифасын да, тәэсирен дә яхшы аңлаган:
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә”.

ХХ гасыр дөнья мәдәниятының аерылгысыз өлеше булган, төрки телле халыклар сәнгатендә иң беренчеләрдән туган татар театры сәнгатенә - йөз ел. Бу датаны татар җанлы һәркем шатланып, дулкынланып каршы алды. 2006-2007 нче елгы театраль сезон шушы олуг юбилей рухында бара. Халыкара театр көненә туры китереп, 16-27 нче мартта Казан шәһәрендә татар театрларының фестивале үтте. Бай тарихы, зур казанышлары, олуг шәхесләре белән дөньякүләм танылган театр гомумкешелек кыйммәтләрен алга куеп, бүген дә тамашачы өчен зур тәрбия мәктәбе булып торганын раслады. Әдәбият, сәнгать буш урында барлыкка килми, үсеш өчен һәрвакыт җирлек кирәк. Бу уңайдан тарихка бер караш.

100 ел элек...

Татар әдәбиятында поэзия һәм прозаның күп гасырлык традициясе булса, драма әсәрләре тик ХIХ йөзнең соңгы чирегендә генә күренә башлый. Бу күренешнең сәбәпләре дә ачык: татарларда феодолизм йомыклыгы, ислам фанатизмы нык тамыр җәйгән була. Һәр дөньяви яңалыкка дин исеменнән киртә куела, табышмаклар, такмаклар әйтү, җырлар көйләү, биюләр тыела. Руханилар һәм алар йогынтысында булган иске карашлы картлар яшьләрнең сирәк кенә мәктәп-мәдрәсәләрдә үткәрелгән әдәби кичәләренә, ял сәгатьләренә каршы чыгалар. Шул рәвешле халык уеннары аулак өйләрдә, мунчаларда, яз, җәй көннәре исә кырда, болыннарда мәйдан таба. Татар театрының кинәт күтәрелеп китүендә төп этәргеч – 1905 елгы революция. Милли сәнгатьне тудыру хәрәкәтендә Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Х. Ямашев һ. б. актив катнаша. Яңалыкка омтылган эшчеләр, революцион хәрәкәттә катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар һәм башка түбән катлам арасыннан күтәрелеп чыккан артистлар театр оештырып, яңа сәнгать тудыруга юл ачалар.
Татар театрының тууында рус сәнгатенең йогынтысын инкарь итеп булмый. ХIХ йөздә, әдәбиятның башка төрләре белән бергә, рус драматургиясе алга китә. Драма төренең барлык жанрларында югары художестволы әсәрләр (комедия, трагедия, драма) языла һәм сәхнәләштерелә. Бөек сүз осталары Пушкин, Грибоедов, Гоголь, Островскийлар тудырган реалистик драма әсәрләре “караңгылык патшалыгы” булган Россиягә нур сибә башлый. Бу күренеш, әлбәттә, яктылыкка, иреккә сусаган татар яшьләренә тәэсир итми калмый, аларда зур кызыксыну, дәрт уята.
Дөнья һәм рус әдәбиятының күренекле әсәрләре белән таныша башлаган яшьләр нәтиҗәдә үзләре дә драма әсәрләре язуга керешәләр. Алар феодализм йомыклыгы шартларында көнкүреш, гаилә өлкәсендә күп еллардан бирле яшәп килгән иске мөнәсәбәтләргә, рухи изелүгә каршы чыгалар. Г. Ильясиның “Бичара кыз” пьесасы – беренче драматик әсәр буларак җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. Бер елда үтми, икенче драма әсәре - Ф. Халидинең “Радде бичара кыз”ы басылып чыга. 1895 елда татар телендә комедия язу тәҗрибәсе ясала – билгесез авторның «Комедия Чистайда» китабы дөнья күрә.
Драма әсәрләре языла башлау белән бергә, ХIХ йөзнең ахырында татар театры булдыру теләге дә туа. “Казанда беренче тапкыр татарча театр уйнау” дигән истәлегендә журналист, педагог, “Әл-ислах” гәзите рәсми редакторы Вафа Бәхтияров болай дип яза :“Һәр кыш Татарская учительская школада укучы яшьләр Рождество, Пасха бәйрәмендә берничә тапкыр рус телендә спектакль куйдылар. Һәр кыш Н. В. Гогольнең ”Ревизор”ын уйнамый калмыйлар иде. Чанышев, Кудашев, Әхтәриев, Юскаевлар башлап йөрүчеләр булды. Учительская школада куелган спектакльләргә “Мөхәммәдия” шәкертләре тамашачылар гына булып йөрделәр. Аларда татарча театр уйнау дәрте шушындагы спектакльләрне карау нәтиҗәсендә туды дип әйтәсем килә”.
1906 елның 21 апрелендә беренче булып Уфада цензура тарафыннан рөхсәт ителгән ачык спектакль куела ( Г. Исхакыйның “Өч хатын берлә тормыш” әсәре). Казанда исә рәсмиләштерелгән спектакль 1906 елның 22 декабрендә (яңа стиль белән 1907елның 3 январенда) уйнала. 1907 елның 3 апрелендә Оренбургта уйналган спектакльдә катнашучыларның төп өлеше татар театрының беренче профессиональ артистлары булып китәләр. 1907 елның маенда Ильяс Кудашев –Ашказарский җитәкчелегендә беренче татар театры труппасы Россия буйлап гастрольга чыга. Беренче татар театры тәгәрмәч өстендә - күчмә театр булып дөньяга килә.
Шул елның август аенда труппаның Түбән Новгородтагы гастрольләре вакытында, театрга беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская алына. Габдулла Кариевның театрга килү чоры әнә шул вакытта була. Бу ике кеше татар театрының киләчәген билгеләүдә зур урын тоталар. Г. Карев аның беренче режиссеры һәм җитәкчесенә әверелә. С. Гыйззәтуллина-Волжская, татар сәхнәсенең беренче талантлы артисткасы, үзе дә яңа труппа оештыра.
1907 елның көзендә театр Мәскәүдә вакытта Ильяс Кудашев-Ашказарский труппадан китә. Труппаның җитәкчесе булып Г. Кариев кала. Театр иң элек - “Мосафир артистлар җәмгыяте”, 1910 елдан “Сәйяр” исемен ала (бу исемне театрга Тукай бирә).
1912 елда Г. Кариевнең зур хезмәтләрен тәкъдир итеп юбилей үткәрелә. Шунда Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Х. Ямашев, Г. Ибраһимов, Гыйззатуллина-Волжская һ.б. кул куеп, котлап биргән адресның ахырында Г. Кариев “Татар театрының атасы” дип бәяләнә.
Революциянең яңадан күтәрелеп килгән елларындагы авыр шартларга карамастан, театр бетүгә тугел, киресенчә, үсүгә, ныгаюга бара. 1912 елны Гыйззәтуллина-Волжская бер төркем артистлар белән башкалабыз Уфага килеп, “Нур” труппасын оештыра. Театрның икегә аерылуы, үз вакытында кыен хәл булса да, бүген инде аны уңай күренеш дип бәяләргә мөмкинлек бар.
Йөз ел элек ышанычлы, нык адымнар белән атлап киткән татар театрының чишмә башында Г. Коләхмәтов, С. Рәмиев, Г. Тукай, Ф.Әмирхан, Г. Камал, И. Кудашев-Ашказарский, Г. Кариев, В. Мортазин-Иманский, С. Гыйззәтуллина – театр сәнгатенең алтын баганалары. Милли сәхнә сәнгате халык өчен чын мәгънәсендә тәрбия мәктәбе булып үскән, үзенең эшчәнлеге, ирешкән казанышлары белән дөнькүләм танылу алган икән, бу уңышларда аларның өлешләре гаять зур...*

Бүгенге театр сәнгате турында уйланулар...

Тормышта уңай яки тискәре күренешләр, төрле вакыйгалар, җәмгыятьтә булган үзгәрешләр һәрвакыт сәхнәдә үз чагылышын таба. Шуңа да театрны кеше язмышының, гомум милләт язмышының ватылмас көзгесе диләр. Русиядә театрлар саны ел саен арта бара. 1985 елда Русиядә 338 театр булса, 2000 елда аларның саны 541 җиткән. Татарның исә бүген 10 театры бар. Ләкин театрларның хәле ничек, алар ничек яши – монысы икенче мәсьәлә. Аларның күбесе мескенлек хәлендә. Башкорстанда иҗат итүче театрларның да эше мактанырлык түгел. Әлбәттә, бу мәсьәләләр сәхнә артында кала, аларны халык белми, белергә тиеш тә түгел. Бу шартларда эшләп тә, театрлар сезонга өч-дүрт премьера чыгаруы үзе бер гаҗәп хәл. Ләкин сүзебез бүген бу хакта түгел.

Башкортстан милли театрлар һәм музейлар саны буенча Русия Федерациясе регионнары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора, республикада әлеге вакытта дистәгә якын дәүләт театрлары эшләп килә. Шуларның икесе татар театры. Беренче дәүләт статусын алган Туймазы татар дәүләт драма театры һәм башкаладагы “Нур” театры быел үзләренең 15 еллыгын билгелиләр. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз репертуары, үз тамашачысы, үз проблемалары бар. Акчасызлыкка, вакыт юклыкка, техниканың нык үсешенә карамастан халык театрга йөри, ярата, ул үз көчен югалтмый.

Егеренче-егерме беренче гасыр кешеләргә радио, телевидение, кино сәнгате, компьютер кебек нәрсәләр бирде. Шулар шаукымында театр бетәчәк дигән фаразлар кылынды. Ләкин театр көннән-көн үзенең кирәклеген раслый гына. Бу күренешнең сәбәпләре турында уйлаганда, М. Кәрим сүзләре искә төшә: “Театр – ул гашыйклар очрашуы, ә кино – телефон аша мәхәббәттә аңлашу ул. Билгеле: телефоннан хисләр ургылуыннан гына балалар тумый”. “Нур” театрының баш режиссеры Ә. Сафиуллин да бу турыда: “Театр – тере организм. Тере кешене, тере аралашуны бернәрсә дә алмаштыра алмый. Чынбарлык, тормышның асылы кешенең кеше белән аралашуында гына ачыла. Юкка гына, “мизгелдә - мәңгелек”, дип әйтмәгәннәр. Минем өчен күз карашы, ихлас елмаю мөһимрәк, кыйммәтрәк. Театр сәнгате нәкъ шул сыйфатлары белән көчле дә инде. Театрда сер ята. Аны хәтта аңлатуы да авыр. Кинода да, телевизион тапшыруларда да тамашачы вакыйгаларның эчендә кайнамый, бары тик берьяклы аралашу туа. Табигать дөньны парлы итеп яраткан. Мәхәббәттәге кебек, әгәр синең хисләреңне уртаклашучы юк икән, күңелдә бушлык барлыкка килә. Ә театр сәнгате шушы гармонияне тудыра ала”.

Театрның төп нигезе – драматургия. Аның киләчәген драматурглар билгели дип юкка әйтмиләр. Бөек Станиславскийның: “Театр драматург идеяләре белән яши” дигән сүзләре бүген аксиома буларак яңгырамаса да, драматургия үз көчен югалтмый. 80нче елда булган демократик үзгәрешләр, милли мәсьәләләрнең актуальләшүе, 1990 елда Татарстанда суверинитет турында декларция кабул ителүнең нәтиҗәләре театр тормышында ачык чагылыш таба. Соңгы егерме елны үз эченә алган хәзерге татар драматургиясе дә әлеге вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәтле үсеш-үзгәреш кичерә. Бу чор сәхнә әдәбиятында Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Ә. Баян, Р. Батулла, Р. Хәмид, Р. Мингалим, Ф. Садриев кебек үз иҗат йөзләре белән танылган язучылар янәшәсендә Ә. Гаффар, Ф. Бәйрәмова, Ф. Яруллин, Ю. Сафиуллин кебек авторлар, ныклы аякка басып драматургик процесска көчле йогынты ясый. Сиксәненче еллар ахырында сәхнә әдәбиятына килгән чагыштырмача яшь авторлар М. Гыйләҗев, З. Хәким, Г. Каюмов, Д. Салихов, Р. Сәгъди, Аманулла, Р. Зәйдулла, Ф. Галиев һ. б. исемнәре сан һәм сыйфат үзгәрешләре белән бәйле.

Ләкин шулай да соңгы елларда режиссерлар татар драматургиясе сыекланды, аннан-моннан , әвеш-тәвеш китерелгән, тозсыз әсәрләр күбәйде дигән дәгъва белдерәләр. Р. Сәгъди бу турыда уйланып болай дип яза: “Алар хаклы... Ләкин үз якларыннан караганда гына. Безнең очтан күзәтсәң дә, шактый чатаклык күренә. Хикмәт шунда, нинди күзлектән карыйсың бит. ... Театр корабында “крен”, ягъни бер якка авышу барлыкка килде. Чөнки иҗат өлкәсенә кәсепчеләр кул тыкты. Сәхнәдә тормыш чынбарлыгы чагылмый. Психологик киеренкелек юк. Тамашачы күңеленә үтеп керердәй, аны борчыган вакыйгалар уйналмый бүген татар сәхнәсендә. Күп кенә әсәрләребез буш сүз сөйләү, акыл сату, тамашачыны кайдадыр өндәп маташуга кайтып кала”5. Бу сүзләр белән килешми булмый. Чыннан да, соңгы вакыт театрларда еш кына кәеф төшеп, кайдан килеп эләкте икән бу пьеса театрга дип аптырап утырасың. Коллектив яратыпмы, әллә “өстән” мәҗбүри тагылганмы дигән сорауга җавап эзләп баш ватасың. Ә бит соңгы елларда драматургиягә игътибар шактый артты. Нәшриятларда бер-бер артлы пьесалар җыентыклары басыла. “Яңа татар пьесасы» бәйгесе үткәрелеп килә, аның нәтиҗәсе булып 3 томлык татар пьесалар альманахы дөнья күрде. Бүгенге татар драматургиясендә укучыны кызыксындырырлык әсәрләр шактый, эзләнүләр төрле юнәлештә бара. Реалистик яссылыкта гына түгел, модернизм алымнарын да кыю куллана бүгенге сәхнә әдәбияты. Ә күпме пьеса китаплары киштәләрдә тузан җыеп ята, 40 артык пьеса авторлары А. Гыйләҗев, И. Юзеев драматургиясен режиссерлар әллә күрми, әллә мондый җитди, катлаулы әсәрләргә алынырга базнат итмиләр.

Репертуар театрның эстетик һәм әхлакый юнәлешен билгели. Шуңа да театр белән танышканда беренче булып репертуарга күз саласың һәм сискәнеп китәсең: 10 әсәрнең 7 комедия була. Әлбәттә, татар театры тарихында комедия жанры лаеклы урын алып тора, дорфа фарстан алып нечкә юморга кадәр тулы бер спектор тәшкил итә. Ләкин нигә репертуарны комедиягә генә кайтарып калдырырга? Театр хазинәсендәге трагедия, драмалар кайда? Репертуарда тормыш үзе чагылырга тиеш түгелме? Театр – ул тормыш метафорасы, яшәешне өйрәнү. Тамашачыны уен-көлке белән җәлеп итәргә омтылып, киресенчә, бик тиздән буш заллар торып калмасмы? Тормыш гел комедиядән генә тормый, тамашачыны тирән уйландырырга, тетрәндерергә, дулкынландырырга кирәк. Театрның иң мөһим терминнарының берсе - Аристотельнең «катарсис»ы турында онытмасак иде.

Театрга төрле кеше төрлечә килә. “Кара әле, Т. Миңнуллинны куялар икән!”, яисә “Сәвия Сираева уйный диләр, яратам шул чукынчыкны, барып карарга кирәк!”, дип театр бусагасын атлыйлар. Ләкин спектакль тамашачыга тәэсир итсә, йогынты ясаса, берничә минуттан бу гади кызыксыну башка икенче нәрсәгә күчә, мәсәлән, герой язмышына. Әгәр дә анда күтәрелгән проблемалар тамашачы күңелендә урын ала икән, ул, үзе дә сизмәстән, спектакльдәгечә яши башлый. Яхшы драматургия, көчле режиссура, талантлы актерлар - театрның уңышын тәэмин иткән элементлар. Ләкин театр, беренче чиратта, тамашачы. Иң төп бәяләүчеләр залда утыра. Театр тамашачы белән туры бәйләнештә булуы белән көчле дә. Тамашачының үз энергетикасы һәм ул сәхнәдәгеләрнеке белән бергә кушылса, театр үз максатына ирешкән дигән сүз.

А. Гыйләҗев, мәсәлән, театрны һәрвакыт тәрбия урыны, университет дип караган: “Тәрбия чарасы буларак үткен, тирән фикер белән ярышырлык башка чараны күз алдына да китереп булмый”6, Ф. Бүләков та бу турыда: “Спектакль – ул тамаша түгел. Циркка, филармониягә кеше күңел ачарга, кызык карарга йөри. Ә театрга халык күңелен бушатырга, үзен борчыган сорауларга җавап, чишелеш табырга килә. Спектакль кешенең күңелен чистартырга, агартырга, сафландырырга тиеш театрдан рухы баеп, зәвыгы уянып чыксын”.

Бүгенге тамашачыга күбрәк җиңел-җилпе әсәрләр якын кебек. Ләкин кешеләр төрле-төрле булгандай, һәрбер тамашачының да үз фикере, дөньяга үз карашы бар. Тамашачы сәхнә кебек катлаулы дөнья. Әлбәттә, халыкның күпчелеге комедияләр, җырлы-биюле, уен-көлкеле тамашалар ярата. Тормышның ыгы-зыгысыннан аерылып, рәхәтләнеп көлергә, чынбарлыктагы мәшәкатьләрне, борчуларны онытып, икенче бер дөньяга эләгергә тели. Ләкин тамашачының зәвыгы төрле. Театрны күңел урыны дип тә, ял урыны дип тә, рухи үсеш чыганагы дип тә аңлаучылар бар. “Шәрык” радиосында үткәрелгән махсус сорау алу да моны тагын бер кат исбатлады. Сәхнә аларның һәрберсенең зәвыгын кәнагатьләндерергә омтылсын иде.
Театрга әлеге вакытта белемле, фикерле кешеләрнең сирәк йөрүе гаҗәпләндерми. Чөнки театрлар югары дәрәҗәдәге спектакльләрне бик аз куя. Театр бер генә тармакта эшли. Зыялы, мәгълүмәтле кешеләр авызыннан бүген: “Нәрсә калган миңа анда, вакытны бушка әрәм итәргә” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә менә шул ук сүзләр урынына, спектакльгә барып, алган тәэссоратлардан бәхәсләр, төрле фикерләр туса, аларның тирәлегендә кызыксыну уянып, калганнары да, һичшиксез, барып карарлар иде. Театрның кеше әзерлегенә карап әсәр сайлавы дөрес түгел. Югары дәрәҗәдәге спектакльләр репертуарда һәр мизгел саен чыгарылса, гади тамашачының да сәхнә сүзен аңлавы, зәвыгы артыр иде, мөгаен.

Шулай ук театр соңгы вакыт җыр-бию, күмәк күренешләр белән мавыга. Яхшы трагедияне дә мелотрагедиягә әйләндерә. Иң ачык мисал: Башкорт академия театрында “Нәркәс” спектакле. Ә инде “Нур”ның “Явыз сеңел” комедиясенә лирик элементлар кертү, “Чүлмәкче сере” притчасында эстрада элементларын кыстыру - пешеп бетмәгән ботканы хәтерләтә. Соңгы әсәргә карата матбугатта да, киң катлам тамашачы тарафыннан да сүзнең булмауга караганда булуы шатландырды, әлбәттә. Боз кузгалды дияргә була. Чөнки аерым спектакльләргә газета-журнал битләрендә рецензияләр язу, теге я бу тамашага карата дискуссияләр оештыру, гомуми анализ ясау бездә ят күренеш. Спектакльләргә кыскача журналистлар күзәтүенән гыйбарәт бездәге тәнкыйть. “Тәнкыйть кирәкле шәйдер...” дип язган Тукай. Төпле фикерле, дөрес тәнкыйть бүгенге театрга аеруча нык кирәк. “Кызыл таң”да (26 гыйнвар 2007) оештырылган “Түгәрәк өстәл”дәге сөйләшү бу хакыйкатьне тагын бер кат раслады. “Чүлмәкче сере”н моңа кадәр карамаган кеше мәкаләне укып чыккач, “Нур” театрында шедевр куйганнар икән дип, һичшиксез, театрга чабачак. Шул ук сандагы Ә. Нигъматуллинның фикере дә тыеп тора алмас! Спектакль турында матбугатта махсус сөйләшү оештырганда, ул сөйләшүдә катнашканнар драматургия, сәхнә законнарын, һич югында әдәбиятны бераз аңлаган булырга тиештер. Гомумән, “Нур”ның бүгенге торышы бик күпләрне борчый. Югарыда саналган әсәрләр театр дәрәҗәсенең тагын да төшүендә үз өлешен кертми калмас. Кайчандыр Б. Ибраһимов чорында гөрләп эшләгән театрның хәле бүген бик катлаулы. Нигә соң “Җизнәкәй”, “Ай булмаса йолдыз бар” кебек әсәрләрне сәхнәләштергән театр шул ук рухта дәвам итә алмый. Кайчандыр Г. Исхакыйның “Көз”е белән дан тоткан “Нур” нишләп бүген “Явыз сеңел”, “Чүлмәкче сере” кебек пьесаларга алына? “Өч аршын” кебек көчле трагедияне сәхнәгә куйган Ә. Сәфиуллин нигә кирәкмәгән экспериментлар белән мавыга? Кайсыдыр дәрәҗәдә тәҗрибәләр кирәк, әлбәттә, заман яңалык таләп итә. Ләкин бу тәҗрибәләр адым саен уңышсызлыкка очрый икән, туктап уйланырга һәм ниндидер нәтиҗәгә килергә вакыттыр. Шушы тәҗрибәләрнең берсе - Д. Салиховның “Күңелләрдә көмеш кыңгырау” әсәре кабаттан апрель репертуарына кертелгән. Әлмәтлеләрнең уенын күреп үзгәртелгән вариантмы бу, әллә спектакль шул ук килеш калганмы? Әгәр дә үзгәрешсез калса, репертуарда тагын бер йомшак спектакль артты дигән сүз. Әлмәт театры бу спектакльнең дөрес чишелешен тапкан, һәм Д. Салихов соравы буенча, махсус рәвештә чагыштыру өчен, Уфага алып киленгән. Чагыштыру “Нур” файдасына түгел... Соңгы айларда башкалабызда бик күп татар театрларының чыгыш ясавы, гомумән, татар театрының бүгенге торышы, аерым театрларның үсеш дәрәҗәсе турында сүз йөртергә мөмкинлек бирә. Ничә еллар татар халкына хезмәт иткән Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының хәле дә халкы өчен битараф булмаганнарны уйландырырга тиеш. Г. Камал театрының һаман берүк авторларга мөрәҗәгать итүе дә күңелне кыра. Кыскасы, эзләнүләр, ялгышулар , аерым табышлар һәрбер театрга, һәрбер театраль сезонга хас. 100 еллык тарихы булган татар театрының 120 еллык драматургиясе бар икән, димәк, аның үткәне, бүгенгесе бар. Киләчәге... Киләчәге дә ышанычлы куллардадыр дигән өметтә алга – 101 яшькә юл ала ГАЛИҖӘНАП ТЕАТР!

Туфан Миңнуллин (драматург): “Татар театрының 100 еллыгын зур дулкынлану белән каршы алдым. “Күрә алырмыммы?” дигән уйлар еш борчыды. М. Салимҗанов та бу бәйрәмне бик күрергә теләде: “Шаулап-гөрләп 100 еллыкны үткәрәбез әле, Туфанюга”, дип еш кына әйтә торган иде. Ләкин, кызганычка каршы, күрә алмады, китеп барды. Татар театры узган юл – озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле. Сәхнә фидакарьләренә юл яру бер дә җиңел булмаган. Театр телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклап калган...”

Фәрит Бикчәнтәев (Г. Камал театрының баш режиссеры): “Бу вакыйга тагын бер кат татар театрының гомуми йогынтысы турында сөйли, аның эше ХХ г. башында бик күп төрки халыкларның театрларына тормыш биргән театр, шушы фактларга әйләнеп карыйсың да, горур итеп башны күтәреп алга баруны дәвам итәсең...”
Әбелхәер Сафиуллин (“Нур” театрының баш режиссеры): “Сәнгатьсез яшәү мөмкин түгел. Сәнгать, минем аңлавымча, үзе бер көзге булып тора, анда безнең тормышыбыз, яшәвебез, уй-хыялларыбыз чагылыш таба. Менә татар театрының 100 елын билгеләп үттек. 100 ел бүгенге яшәешебезгә ниндидер фәһем булып торырга тиеш. Бүгенге тормыш катлаулы, кешеләрдә агрессия күбәйде. Бүгенге кеше икегә бүленде, ул үзен-үзе югалта башлады. Бу мәсьәләдә театр ярдәмче булып торырга тиеш. Гомумән, театрның корылышы рухи байлык булып хезмәт итәргә тиеш. Кеше театрга килеп уйланып чыкса, әгәр дә үзенә “мин кем соң әле?” дигән сорау куйса, үзенең яшәеше, якыннары турында уйлана башласа, димәк, театр үзенең бурычын үти. Бәлки бу сүзләр лозунг кебегрәк тә яңгырый торгандыр, ләкин 100 еллыкны билгеләгәндә мондый уйлар, сорауларны куярга кирәктер”.

Данил Салихов (драматург): “100 еллык юбилейлар гадәти хәл итеп кенә кабул ителә алмый, чөнки ул башка кабатланмый торган вакыйга. Бик шатлыклы вакыйга, ни өчен дигәндә, театрларыбызга халык дәррәү йөри. Әгәр дә 100 еллык театрның тамашачысы бар икән, ул яшәргә тиеш. Татар театрының бу олуг юбилеен бөтен төрки халыклар да шатланып каршы алды, бу драматург кеше өчен зур бәхет. Чөнки театр – драматургның эш өстәле, без театр белән яшибез”.

Равил Шәрәфиев (Татарстан һәм Россиянең халык артисты): “Бер уйлап карасаң, йөз ел бик олы дата кебек, ләкин икенче яктан карасаң, 46 ел үзем театрда эшлим, 100 елның яртысы була. Театрның гына түгел үзебезнең картлык юбилеен үткәргән сыман. Әлбәттә, бөтендөнья театры белән чагыштырып караганда, театр өчен 100 ел – бик яшь, киләчәге аның алда әле...”

Сәвия Сираева (Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы): “Татар театрының 100 елыгын да каршыларга туры килде, иншалла! Ничәмә сүнеп, ничәмә тергезелгән театрыбыз бу олы датаны падишаһ сараена охшап торган зур маһәбәт бинада каршылый. Иң мөһиме, безнең театрның җан дуслары – тамашачыларыбыз бихисап, халкым үз кыйбласын таба алмый йончый, кайда карама миһербансызлык... Ата улны, инә кызны белмәгән дәвер... Зәңгәр экраннарда, киноларда, журнал-гәзит битләрендә, радио дулкыннарыннан күпме авыр хәбәрләр, үлем, бәла-каза... Тамашачы арыды. Театрга килеп, чын мәхәббәт күреп, я булмаса комедия карап бераз онытылып кайта. Шуның өчен йөри театрга. Әлегә сирәгрәк булса да, уйланырлык җитди әсәрләр дә күрсәтәбез. Без тамашачының күңелен зәвыгын тоябыз дияр идем мин. Әлегә кечкенә залда эшләдек, тиздән зур сәхнәгә чыгабыз. Җиң сызганып төрле буын тамашачыларын искә алып, репертуарыбызны баетырга мөмкинчелек булыр, Ходай кушса. Артистларыбыз талантлы, эшсөяр, өметлеләр. Гел мактанып кына да яшәп булмый. Уңышлар булган җирдә йомшаграк әсәрләрдә алгалап куябыз. Моны без аңлап, белеп, драматургларга ярдәм итү, киләчәктә аларны матурырак, тирән мәгънәлерәк әсәрләр язарларына ышанып, эксперимент кебегрәк үткәреп куябыз, шикелле. Чөнки театр - ул драматург, артист, хореограф, режиссер, сценограф, композиторлар югары дәрәҗәдә булганда гына югары дәрәҗәле спектакль килеп чыга торган орган. Иншалла, өметне өзмик, киләчәктә тамашачының ышанычларын аклар татар “ Нур” театры.

Рида Әһәдуллина (Туймазы театрының әдәби бүлек мөдире, актриса): Яңа сезонда безнең театрыбыз икеләтә шатлык кичерде. Беренчедән, татар театрының барлыкка килүенә йөз ел тулса, икенчедән, безгә, Туймазы татар дәүләт театрына 26 октябрьдә 15 яшь тулды. Театрлар өчен чагыштырмача аз күренгән бу вакыт үз эченә күп вакыйгаларны сыйдыра ала: уңышлар, уңышсызлыклар, сынау, җиңүләр... Ничек кенә булмасын, бүген Туймазы театры республикабыз театрлары арасында үзенең лаеклы урынын алып тора. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, ул Камал театрының реалистик, Гафури театрының романтик традицияләрен синтезлаштыра. Октябрь аенда татар театрының йөз еллыгына багышлап, М. Кәримнең “Ташлама утны, Прометей” драмасын сәхнәләштердек. Бу спектакльгә мөрәҗәгать итүебез очраклы түгел. Прометей халкын саклап калган кебек театр да нәкъ шул изге эштә - йокымсыраган җаннарны уята, хисләр тәрбияли.

P. S. Бу мәкалә бер чиктән икенче чиккә ташлану кебегрәк тәэсир калдыргандыр. Яза башлаганда “Шәрык” радиосында татар театрының 100 еллыгына багышланган “Театр – могҗиза” тапшырулары чыгарылышына әзерләнгән материаллардан кулланырга ниятләгән идем. Ләкин драматургия буенча диссертация язып, бүгенге көндә театрга бераз тәнкыйть күзлегеннән караганга, үз фикерләремне әйтмичә кала алмадым. Ничек кенә булмасын, бик тирәндә мин - гади тамашачы , бу могҗизага табынам, аңа ышанам, чын күңелемнән яратам мин ГАЛИҖӘНАП ТЕАТРНЫ!!!

* Мәгълүматлар “Татар әдәбияты тарихы” һ.б.тарихи чыганаклардан алынды.
Гоголь Н. В. О литературе. – Москва: Просвещение, 1952. – С. 148.
Пушкин А. С. О народной драме и драме «Марфа Посадница». / Пушкин А. С. Полное собрание сочинений в 10 томах. Т. 7. – Москва, Ленинград, 1949. – С. 213.
Мостай К. Фәһемле фикерләр дөньясы. – Уфа , 2003. – 308.
Усманова Г. Театр бөртекләп җыела ( Театрның баш режиссеры Ә. Сәфиуллин белән әңгәмә). // Тулпар. – 2001. – 6 сан. – Б. 62.
Сәгъди Р. Буыла гасырлар авазы. – Ватаным Татарстан. – 2005. – 11 февраль. – Б. 15.
Гыйләҗев А. Сүзнең ахыры итеп.../ Китапта: Гыйләҗев А. Җиз кыңгырау. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – Б. 299.
Габидуллина Ф. “Мари бию көйләре” дигән бер генә китабым бар”, ди күренекле драматург, Русиянең дәүләт, Башкортстанның С. Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Флорид Бүләков. – Кызыл таң. – 2005.
* Әңгәмәләрнең язмалары авторның шәхси архивында саклана

Дусларым белән уртаклашам: