Сәхнә артында

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Минем беркайчанда артист буласым килмәде, ләкин кечкенәдән үк “Сәхнәдән тыш нәрсәләр бар икән?” - дигән сорау күңелемне бимазалый иде. Шуңадыр да телевидениега килгәч тә “Пәрдә артында” сәхифәсен эшли башладым. Берничә ел эчендә андагы ачышлардан бераз арый башлаган да гына – “Мәдәният дөньясында” тапшыруына чакырдылар. "Мәдәният" күбрәк “стационар”да - студиядә бара. Бу еллар эчендә сәхнә арты шундый сагындырган икән! Камалларның Санкт-Петербург гастрольләрендә мин әлеге атмосферага тәмам кинәндем. Кызып китеп, шулкадәр күп төшергәнбез – материалның яртысы программага сыймады. Тапшыруга кермәгән актерлар, тамашачылар үпкәләмәсеннәр иде...

Сыйган кадәрлесе – бүген 15.00 сәгатьтә.

 

Дусларым белән уртаклашам: