Туган көнең белән, Якты Кояш!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Матур кеше ул. Бар яклап та. Чеховның «В человеке всё должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли…» дигән сүзләренең һәрбер пунктына плюслар куеп чыгарга була. Плюслар дигәннән... Тормышның һәрбер өлкәсендә әнә шул билгегә җитәргә тырыша ул. Туган йортында да, укуда да, эштә дә, иҗтимагый тормышта да. Аның активлыгына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел! Үземнең студент елларымны искә төшерәм дә, елмаям. Аңарда яшьлегемнең иртәсен күрәм... Ничек кенә актив булсам да, аның кебек үк түгел идем. Ватсапта ай саен диярлек аңардан менә мондыйрак хәбәрләр килеп тора: “Гүзәл апа, мин "Лучшая староста" исеменә лаек булдым”, “Гүзәл апа, мин - “Яз сылуы”, “Тулай торактагы безнең бүлмә – үрнәк”, “Группа белән җиңдек”, “Имтиханны бишлегә тапшырдым” һәм башкалар, һәм башкалар... Аннан... Миндә ул вакытта ук тәнкыйди караш көчле иде, ә менә Эльвина бар дөньяны ярата, ничек бар шулай кабул итә. Һәрбер кешенең, вакыйганың, сәнгать әсәренең уңай якларын гына күрә. Мин аны моның өчен еш шелтәли дә идем. “Калеб” тапшыруын эшләгәндә интонацияләренең бераз салкынрак булуын, интервьюларда бик үк уңайлы сораулар бирмәвен таләп итә килдем. Ләкин хәзер аңладым – аның табигате шундый. Һәм аны үзгәртергә кирәкми дә. Тормыш та аны үзгәртмәсен иде!

Туган көнең белән, ЯКТЫ КОЯШ!

 

Дусларым белән уртаклашам: