Үзгәрүме?!

Дусларым белән уртаклашам:

Үтте. Көтелгәнчә. Яхшы сыйфатлы ретро концерт карап кайттык. Татар музыкасының алтын фондында булган җырларны башка яңгырашта гәүдәләнеше татар эстрадасына үзгәреш китермәячәге алдан ук көн кебек ачык иде. «AZAT Sound System», “Yammy music ”, “Tatarsis”, Мобай, Рәдиф Кашапов үз "почмакларында" бу эшне болай да алып баралар иде инде, аларга кадәр дә андый омтылышлар булган. Шулай да барып карамыйча, концерт алдыннан ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсы килмәде. Күңел ниндидер яңарыш көтә иде...

Юк, “Үзгәреш җиле” бернинди дә үзгәреш китермәячәк! Атамасында ук калька булган проектның эчтәлеге дә шундый...

Өч ел элек “Калеб”не башлаганда без сәнгатькә, шул исәптән эстрадага аз гына булса да яңалык кертәбез, барысын да дәүләттән көтеп, “аһ-ваһ” килгәнче, үзебез ниндидер адымнар ясарга тиеш”, дигән фикер белән башлаган идек. Проект кысаларында яңа җырлар да туды, әле дә туа. Ләкин “Калеб”нең максатлары киңрәк, шуңа да соңгы арада бу юнәлешкә артык басым ясамый идек. Бу турыда ник язам соң? Безнең шагыйрьләребез, композиторларыбыз, көчле вокалистларыбыз бар (бүген сәхнәдә аларның бик азы күренде!), Лундстрем оркестры кебек яңа оркестр оештырырдай музыкантларыбыз җитәрлек. Безгә аларны күтәрергә, аларга булышырга кирәк! Киләчәктә яңа интерпретациядә башкарылачак җырлар бүген туарга тиеш! Яңалык, үзгәреш турында шулвакытта гына сөйләшү урынлы булыр иде...

P.S. 9 ноябрь көнне Казан дәүләт консерваториясендә бүгенге чара уңаеннан түгәрәк өстәл оештырыла. Катнашырга теләүчеләр личкага языгыз!

Дусларым белән уртаклашам: