***

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

“Рәхмәт сиңа, - дисең, - бар дөньямны
Мәхәббәтең белән төргән өчен!”
Беләсеңме, гомерем буе үзем
Синнән алам яшәвемнең көчен.

Гарасатлар купса дәрьяларда,
Дулкыннарга каршы торыр җилкән.
Тимер калкан, ныклы җилкән булдың,
Чын ир-егет була белдең, иркәм!

Ил-көн гаме белән сугарылган
Йөрәк утың күпме түгелгәндер!
Утны-суны бергә кичкән өчен
Мәңгелеккә хисләр үрелгәндер.

“Күләгәдә син, - дип борчыласың, -
Җигелсәк тә бергә тәртәгә.”
Безнең бәхет – минем тәхетем ул,
Күләгәң дә синең – мәртәбә!

“Рәхмәт сиңа, - дисең, - балалар да
Күбрәк, - дисең, - синең кочакта.”
Ата мәхәббәте булмаганда
Булмас иде җылы учакта.

Балаларда синең ныклы холык,
Синең үрнәк яшәү рәвешең.
Алар өчен әти фатихасы
Бисмилласы булсын һәр эшнең.

Рәхмәт сиңа, - дисең... Сөюебез
Гөлләреннән тулы тырысым.
Гомер буе тоеп яшик әле
Бергә яккан учак җылысын!

Дусларым белән уртаклашам: