***

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

“Сау бул, - дисең, - көзгә кердек,
Җәйге сөю очты җилгә.
Мәхәббәткә ясин чыгып,
Сары яфрак ява җиргә..."

“Китәм, - дисең, - бөтенләйгә...”
Чәчләремдә – тәүге карлар.
Шулай икән, нигә кирәк
Хыял тулы ярсу язлар?!

“Сау бул, - дисең, - көзгә кердек,
Җылы хисләр сүрелделәр...”
Тик нигә соң иреннәрең
Иренемә үрелделәр?

“Кичер, - дисең, - мин тилене,
Быел көзләр бигрәк үзгә.
Камыллардан чыккан төтен
Кердеме соң кинәт күзгә?..”

“Өйрәт, - дисең, - яратырга,
Нәкъ үзеңчә, көзләреңдә...”
Үксеп куйды нарасый җан –
Җәйне күрдем күзләреңдә.

Гөлүсә Батталова.

Дусларым белән уртаклашам: