***

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Искәндәр Рафиковның "Кызлар" картинасына карата шигъри уйлану...
 

“...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!” М.Мәһдиев “Бәхилләшү”

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!

Ак алъяпкыч... Яшел болын...
Беркатлырак ихлас җаннар...
Яшен булып яшьнәгәнбез –
Бүген – утсыз аҗаганнар...

Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы – чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сүрәт –
Йокты әллә яман бизгәк?

Гамьсез уйлар. Гамьле караш –
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган... Кичә генә...

Ә бүген без никтер сүлпән...
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк –
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Буш хыяллар – чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш...
Тарих ялы – күн дилбегә –
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш...
24.02.2017.
Гөлүсә Батталова.

Дусларым белән уртаклашам: