Ярату ноктасы - Чалы Кошы

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Мин Фәридәнең тормышыма кайчан килеп кергәнен анык кына хәтерләмим. Ул һәрчак бар иде шикелле. Үземне белә башлаганнан бирле...

Әбиемнең ятагы янындагы сервант киштәсендә – «гаскәр кеби» рәт-рәт тезелешеп торган китаплар арасында, һәрхәлдә, гел тора иде ул. Әлегәчә күз алдымда: бик матур сыек ал тышлы китап, тышлыгында кара чадрага төренгән зифа буйлы серле ханым сурәтләнгән. Һәм эре хәрефләр белән «Чалы кошы» дип язып куелган.
Мин бу сурәткә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Әле дә Фәридә образы минем күз алдыма әнә шул тышлыктагыча булып килеп баса. Аннары гына хәтер тасмасы әйләнә башлый да, чираттагы кадрда Айдан Шенерның алма ашый-ашый чинар башында Кәмран бәй белән тарткалашу мизгеле калкып чыга. Кыска гына чәчен ике толымга үреп салган…

Китапны башта әбием белән бергәләп укыдык. Бу – балачакның иң кадерле традицияләреннән берсе. Йокларга ятар алдыннан баш очындагы утны кабызып, сайлаган уртак китапның берничә бүлеген укыйбыз. Аннары – фикер алышабыз. Йә, киресенчә, күңелгә кереп оялаган вакыйгалардан шулкадәр тәэсирләнгән булабыз ки, утны сүндереп, йокларга ятабыз һәм һәр икебез вакыйгалар чылбырын сүтә-сүтә уйланып ята. Ниндидер бер нәтиҗәгә килеп, аннары, соңрак – уртаклашыр өчен. Китаптагы тормыш шулай акрынлап төшләргә күчә, чынбарлыкка… Кайчак чынбарлыкны алыштыра да хәтта…

Фәридә турында әбием миңа юкка гына укырга керешмәде булса кирәк. Бик тонык кына хәтерлим: менә ул да синең кебек тиктормас булган, тыя алмаганнар берничек тә… кебегрәк преамбула яңгырады шикелле китапка тотыныр алдыннан. Менә кызык: ниләр булып бетте микән шундый тиктормас кызый белән?

Аны мәктәптә ничек шелтәләгәннәреннән башланып ките әсәр. Мин әле мәктәпкә йөрмим, шуңа да бераз шиккә калдым: мине дә шулай ачуланырлармы икән?! Алекси апа кебек булыр микән укытучы апам минем дә? Әтием белән әнием укытучылар булгач, мин күпчелек укытучыларны күреп беләм, болай бер дә ачулы күренмиләр… Хәер, кем белә бит… Укый башлагач, бәлки, ачуланалардыр да…
Аннары Фәридәнең Хөсәен исемле дустына килеп җиттек. Менә шул җиреннән сихерләде китап мине. Мин дә Хөсәен исемле дустым бар дип күзаллап, көндезләрен мунча алачагына качып, Фәридәле уйный башладым. Һәр кичне мине Хөсәеннән аерып алалар иде. Һәр иртәне без уенны өр-яңадан башлыйбыз...

Фәридә акрынлап үсте. Аның белән бергә – мин дә. Хәзер инде китапны минем үземә ышанып тапшырдылар. Мин аны – җәйме-көзме-кышмы-язмы – гел үзем белән йөртә идем. Чанамдагы әбием тегеп биргән ястык кесәсендә кышларны да кичте ул минем белән. Җәйләрен су керергә дә төшеп менгәләде. Тәмам таушалды, тузды. Әмма – барыбер – кадерен җуймады. Киресенчә, кадере арта гына төште.

Тора-бара мин Фәридәнең пансионатта үткән чорларыннан да сихерләндем, Бәсимә тәтәсе йортына кайтып уздырган ялларын да үзем аша кичердем. Әлеге дә баягы чинар агачын күздә тотып, бакчабыз түрендә үскән бөкре чаганга менеп кунаклап, узган-барганга алма атып утырган чакларымны әле дә көлеп искә алалар. Күңелемә кереп оялаган беренче үз иткән кешемнең Казаннан күчтәнәчкә алып кайткан сагызларын, «Баунти», «Сникерс»ларын (ә андый күчтәнәч һәркемгә дә тәтеми иде ул чакта!), Фәридә булып кыланып, өстенә сибеп качкан мизгелләремне дә һич онытасым юк…

Аннары Фәридәнең укытучы булып караңгы авылларга чыгып китүе, сукбай сыман авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөрүләре, Мөнисәне табып алуы да, Хәйруллаһ бәй белән дуслашып китүе дә бик табигый, үз булып тоелды миңа. Минем дә әтием белән әнием шулай чит авылда укыттылар бит, аларның да тормышлары укучыларга, мәктәп эшенә, башка балаларга багышланган иде.

Тик менә бер җире генә сәерсендерүен дәвам итте китапның. Фәридәнең бакчадагы Кара хатын белән күрешкәннән һәм Кәмранның хатларын укыганнан соң качып чыгып китүе. Мин инде бала күңелем белән Кәмранның Фәридәгә карата этлек эшләгәнен ваемлый идем, билгеле. Әмма: «Сары гөл белән романыгыз турында бәйнә-бәйнә белдем. Күралмыйм мин сине!» дигән юллар барыбер дә чишелмәс төен булып калды. Ул чакта инде мин китапларны ялгызым гына сеңдерә идем һәм, күрәмсең, өлкәннәрдән сорарга да башыма килмәгән. «Роман» ул – әсәр дигән сүз, анысын гына аңлыйм. Тик нигә ул сүз Фәридәне шулкадәр җәберсетте соң әле?! Күрәмсең, аны миңа аңлатырга кирәк тапмаганнар да...

Үсә төшкәч, бу сер дә үзеннән-үзе чишелде. Һәм Фәридәгә булган ихтирамны тагы да арттырды гына. Мәхәббәтнең күрәләтә торып хыянәтне кабул итә алмавы әнә шул мәлдә аңлашылды минем өчен. Һәм – Фәридәнең горурлыгы, чисталыгы, намусы да. «Үзен дә, аны да бәхетсезлеккә дучар итә, балакай», ─ диеп, өзгәләнә-өзгәләнә карый иделәр өйдәгеләр «Королёк – птичка певчая» киносы барганда ул өлешне. Ә мин, киресенчә, Фәридә яклы! «Ул яраткан кадәр ярата белмәгәч, алдашкач – кирәге бер тиен», ─ Кәмранны кан дошманым урынына күрә идем. Шундый ук дошманлык тойгысын мин Гөлшаһидә яраткан Мансурга карата да кичердем соңрак. Әмма монысы инде – башка тарих...

«Чалы кошы» ─ шулай дип атап йөрттеләр мине балачак, үсмер, хәтта әле студент елларымда да. Ландышым әле хәзер дә шулай атый. :) Фәридәнең язмышы язмышыма толымлап-толымлап үрелде шикелле. Ул минем өчен яраткан китабымның героинясы гына түгел, ул минем «икенче мин»ем гүя. Шуңа да – башы булмаган кебек, ахыры да юк бу романның. Ул әле дә дәвам итә, ул әле дә нәрсәгәдер өйрәтә мине...

Ә китапка килгәндә... китапны җуйдым мин. Аның тагын татарча басмалары булганын хәтерләмим. Инде исеме онытылып барган Таһир Нурмөхәммәтов исемле әдип тәрҗемә иткән булган икән аны. Олы рәхмәт аңа! Әйтеп бетергесез...

N каласы, Б. каласы, Зәйниләр авылы, Кошадасы... Фәридәм каңгырап йөргән шәһәр-авылларның берничәсе генә бу. Бәлки, тышында кара чадралы зифа буйлы Фәридә сурәте төшкән кадерле китап та кулдан-кулга, йөрәктән-йөрәккә сәяхәтен дәвам итәдер. Шулай була калса – мин чиксез шатмын!

Иң мөһиме – кадерсез генә була күрмәсен ул!!!

«Төкле аягың белән, саф күңелле төрек кызы» дигән кереш мәкалә бар иде минем китабымның башында. Әгәр Фәридә сезнең кулыгызга минем балачак китабым булып килеп кергән икән, төкле итеп каршылагыз да, киштәгездә кадерле бер оя табыгыз аның өчен.
«Чалы кошының да кайчан да булса үз оясы булырга тиеш бит инде»…

P.S. «Чалы кошы»ның яңа сериалы күрсәтелә башлау уңае белән, редакциядә бу хакта сөйләшү-дискуссияләр дәвам итә. Фәйрүзә апабыз Мөслимова чираттагы серияләрен карап килә дә: «Санта Барбара» ясаганнар «Чалы кошы»ннан дип үрсәләнә. Ә мин – карарга әле һаман да батырчылык итә алмаган хөрәсәнегез – һаман да балачак Фәридәмне һәм Айдан Шенерлы образны сагынам.
Картаям бугай. =))

Дусларым белән уртаклашам: