Нидер

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Ни булгандыр, белмим, бер ел элек
Бизде миннән кинәт шигырьләр.
Мин аларны пышылдамак булам,
Тик бөрешеп тына иреннәр.

Сез әйтерсез – менә ләса! Строфа!
Кыенмыни дүрт юл сырлавы?
Сүзне сүзгә ялгау сәнгатен мин
Беләм анысы. Башка сырхауны

Хәтеремә төшерә алмый йөрим…
Хәтеремдә калган шул гына:
Сүзләр түгел, башка төрле тылсым
Килә иде ул чак кулымнан…

Әйе, курку белми торган нидер –
Балаларча шук та, җиңел дә:
Тели икән, үкси, тели икән
Көлә-көлә бии ирендә.

1966

Белла Ахмадуллинадан тәрҗемә

*Белла Ахмадуллина шигъриятен монда укырга мөмкин: http://rupoem.ru/axmadulina/all.aspx#chto-sdelalos-zachem

Дусларым белән уртаклашам: