"Синең артыңнан һәрчак яхшырак кемдер килә"

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

(Вонг Кар Вайның «Великий мастер»ын караганнан соң уйланулар)

Вакытны, гадәттә, суга тиңлиләр. Юктыр, су түгелдер ул. Су булса, гел бер юнәлештә агар иде дә, агар иде. Тик ул хәрәкәтенең юнәлешен, почмагын һәм нокталарын гел үзгәртеп тора. Кайчак бөтенләй дә бер үзәккә тыгызлана.

Шуңа адәм баласы беркайчан да бүгенгедә яшәмидер, бәлки? Ул гел йә үткәндә адашып йөри, йә билгесез киләчәкне көтеп изалана. Вакыт су булса, без аңа тапшырылып агар идек тә, агар идек...

Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Үткәнгә ялгышлар, үкенечләр, җавап табылмаган сораулар тартса, киләчәккә бүгенгеңдә яшәүдән һәм үз-үзең белән күзгә-күз калудан курку әйди. Әмма чын тормыш - менә шушында, шушы мизгелдә.

Вакытны суга тиңлиләр. Хуш исле чәй пешереп, эчкә аның җылысы таралаганда «Мин Вакытны эчәм» дип тойганыгыз бармы үзегезне? Йә кайнар душта – тәнегез рәхәттән изрәгәндә? Җелекләргә сеңеп яңгыр чылатканда?

Кар Вай Вонг картиналарындагы (фильмнары диясе килми, нәкъ менә – картиналары) Вакыт иркәләп кенә яңакка кагылып узган, аннан ишетелер-ишетелмәс аһәң белән учлардан шуып төшкән ефәк сыман. Ул ефәк кинәт кенә аяусыз рәвештә йомарлана да, бера-а-аз гына язылып, барыбер дә ирекле-иркен тәү халәтенә кайта алмыйча тыелып ятарга мәҗбүр. Кайчак ул бөтенләй дә – шул хәлендә кала. Йомарланган. Тыелган.

Кешеләр язмышында билгеле бер мәлдә хәлиткеч вакыйгалар була. Күп булмый алар бер гомердә. Берәү. Икәү. Күп булса, өчәүдер. Һәм менә шул вакыйгалардан соң Вакыт учка сыярдай булып йомарланып бетә. Аннан озак кына языла алмый.

«В великие времена есть только один вопрос – уйти или остаться. Я решила остаться в своем времени. И это было самое счастливое время в моей жизни», − ди Гонг Эр, үлеменә инде озак калмавын сизенгәндәй. Әтисенең бөек техникасын, сугыш сәнгатен, Йортларының кабатланмас традицияләрен берәүгә дә тапшырмыйча, үз антына тугры килеш, Вакытны учына йомарлап китеп бара ул. Һәм Ип Мэн өчен дә Гонг Эр белән очрашып, күзгә-күз сугышып, бу Йортның югары сәнгате шаһиты булган мизгелдән – Вакыт йомарлана.

Вонг Кар Вай геройлары үз-үзеңне танып белүнең һәм мәхәббәтнең барлык этапларын да сүзсез, ачыргаланусыз, тыныч һәм кырыс үтәләр. Нәкъ тормыштагыча. Хәлиткеч мизгелләрдә тормышта да бит өнсез каласың. Үзеңне бөтереп алган, яшәү дип аталган бу барлыкның һәм бигрәк тә аны хәрәкәткә китерүче көчнең ни дәрәҗәдә гайрәтле булуын ваемлаудан.

Сугыш сәнгатенә өйрәнүче һәркем 3 үсеш стадиясен кичә: 1) үзен күрә башлый; 2) дөньяны күрә башлый; 3) бар нәрсәнең тере һәм яшәргә хокуклы булуын күрә башлый. Өченче этапка аяк басмаган затка сугыш техникасына өйрәтергә рөхсәт бирелми. Башканы күрә, тоя алмаган, димәк ки шәфкать баскычына күтәрелмәгән адәм башкалар өчен остаз түгел, димәк. Ә башкалар өчен остаз булу дәрәҗәсенә ирешкән Мастерларның туктаусыз кабатлаган гыйбарәсе шулай ук үтә гыйбрәтле: «За тобой всегда идёт кто-то, кто лучше тебя». Димәк, үзеңне һәрчак контрольдә тоту, сынау, муртаймауның иң ышанычлы ысулы бу.

Бәлки, бу сүзләрне ешрак хәтергә китергән саен, учка йомарланган Вакыт ефәген дә җилгә ычкындырыр көч табарга буладыр үзеңдә?
Юк икән, Гонг Эр кебек, ахыргача үз Антыңа тугры булырга?

Кар Вай Вонг дөньясына менә монда күмелергә була: http://inoekino.ru/author.php?id=14

Кинопоисктагы сәхифәсе: http://www.kinopoisk.ru/film/468845/

Дусларым белән уртаклашам: