Елгыр һәм салмак көзге

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

АТЕХ – хәзәр шаһинәсе. Аның исеме хәзәрләрдәге дүрт рух халәтен белдерә. Төннәрен Атех һәр күз кабагына хәреф ясаткан, шундый ук хәрефләрне чабыш алдыннан атларның күз кабакларына да төшерә торган булганнар. Бу хәрефләр хәзәр әлифбасының тыелган хәрефләреннән саналган, һәм алар укыган һәркемне үтерергә сәләтле булган. Хәрефләрне сукырлардан яздырганнар, ә иртән, шаһинә юынганда, аңа хезмәт итүче кызлар күзләрен чытырдатып йомганнар. Хәрефләр шаһинәне йокы вакытында дошманнан саклаган, йоклаганда адәм баласын төрле бәла-каза сагаларга мөмкин бит.

Атех искиткеч гүзәл һәм рухани булган, һәм хәрефләр аның йөзенә бик тә килешеп торган, ди. Шаһинәнең өстәлендә һәрчак җиде төрле тоз торган һәм ул, балык кисәген алыр алдыннан, бармакларын һәр җидесенә дә манып чыккан. Шулай ул иман китергән. Тозлары җидәү булган кебек, йөзе дә җидәү булган дип сөйлиләр.

Бер риваять буенча, Атех һәр иртәдә, көзге алып, рәсем ясарга утырган, һәм һәр иртәне яңа колның сурәтен ясый торган булган. Һәр иртәне ул йөзен моңарчы һичкем күрмәгән яңасына алыштырган. Кайберәүләр Атехны бер дә матур булмаган дип сөйли, әмма ул йөзе белән шул дәрәҗәдә идарә итә белгән һәм аңа нәкъ менә теләгән рәвеш бирә алган ки, гүзәлләрдән-гүзәл булып күренгән шаһинә. Бу ясалма матурлык аңардан нинди көч таләп иткәнлеген күз алдына китерегез! Ялгыз калуга, ул ихтыярын йомшарткан һәм матурлыгы өстәлендә торган тоз сыман коелып төшә торган булган. «Хәзәр йөзе» дигән гыйбарә дә әнә шулай телгә кереп киткән. Хәзәрләр һәр иртәне моңарчы билгеле булмаган йөз белән уянып, хәтта якын туганнар да бер-берсен тиз генә таный алмый интеккән.

Шаһинә Атех турында тагын менә ни билгеле: имеш, ул үләргә сәләтле булмаган. Шулай да аның үлем тарихы чокып язылган борынгы затлы пычак сакланып калган. Шәрабтан чәч агармаган шикелле, бу хикәяттән дә зыян булмас. Ә исеме аның:

ЕЛГЫР ҺӘМ САЛМАК КӨЗГЕ

Бер язда Атех болай ди: «Мин үз уйларыма күлмәкләремә ияләшкәндәй ияләштем. Аларның һәммәсенең билләре бер чама, кая гына юл тотсам да шуларны очратам. Һәрбер чатта. Иң аянычы шул – алар бөялеп торганга, инде чатлар үзләре дә күренми».

Шаһинәнең күңелен күтәрер өчен ялчылар аңа ике көзге китерәләр. Бу көзгеләр карап торышка башка хәзәр көзгеләреннән берни белән дә аерылмый – шомартылган тоз кантарыннан ясалганнар. Аермалары шул гына: берсе − елгыр, икенчесе − салмак. Елгыры ни генә күрсәтсә дә, дөньяны киләчәктән әҗәткә алгандай чагылдырган, салмагы исә шул әҗәтне кайтара торган булган, чөнки ул нәкъ менә беренчесе алга йөгергән кадәр вакытка соңарган, имеш.

Көзгеләрне шаһинә алдына китереп куйганда, Атех әле ятагыннан да тормаган була. Күз кабакларына язылган хәрефләр дә юылып өлгермәгән, билгеле. Көзгедә йомылган күзләрен күрүгә, шунда ук һәлак була ул. Күз кабакларындагы үлем китерергә сәләтле хәрефләрне укый да, ике тапкыр күз ачып ачып йомган арада гаип тә була. Чөнки көзгеләр аның керфек сирпелешен үлеменә кадәр дә, үлеменнән соң да чагылдыра. Ягъни, принцесса Атехны берьюлы үткәндәге һәм киләчәктәге хәрефләр һәлак итә...

Милорад Павичның "Хазарский словарь" китабыннан алынды. Китапның фрагментлары белән монда таныша аласыз: http://lib.ru/INPROZ/PAWICH/hazar.txt

Бизәлеш Павич китабыннан алынды.

Дусларым белән уртаклашам: