Ә УЛ АКТӘПИ БУЛА!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Әкияттә ул булмаса, без тудырган Әкият Әкият булмас иде кебек тоела миңа. Беренче репетициядә очрашуга ук сокландырды, яраттырды. Ул бар нәрсәгә дә өлгерә, әйтерсең, җиһан тәгәрмәчен әйләндерүче көч үзе аңа җаваплар биреп тора. Ул барысын да алдан тоя, чөнки ул - табигатьнең үзеннән...

Галимгә ансыз бик читенгә килер иде. Әмма ул бар, һәм барлыгын Әкияттә үзе үк шәрран ярып әйтеп бирәчәк, чөнки, нәкъ табигатьчә риясыз да ул.

Алсу Галиуллина 1985 елда Башкортостанда Октябрьск шәһәрендә дөньяга килә. 2003-2005 елларда Башкортостан дәүләт мәдәният техникумында укый. 2005-2010 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты. 2007 елдан "Юлдаш" вокал-хореография студиясенең педагогы. 2011 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артистка.

Театрны, сәяхәтләрне, үзебезнең милли тарихны ярата. "Кайда гына булсам да, очраткан кешеләремнән нидер өйрәнергә, бүгенгедән яхшырак булырга тырышам", - ди үзе турында.

Күпсанлы фестиваль дипломнары, Гран-прилар иясе. Девизы: "Яулаган үрләрең дә, уңышларың да булыр, әмма нинди генә уңышка ирешсәң дә, иң беренче чиратта КЕШЕ булып калырга кирәк".

Мин сине әле күргәнче үк нәкъ шундый итеп күз алдына китерә идем. Күргәч - таныдым нибары.

Рәхмәт, Актәпием! :)

Дусларым белән уртаклашам: