ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ЭЛЬВИНА!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Мин аны әле "Калеб"кә кадәр үк, "Ялкын"да эшләгәнче үк белә идем. Әмма кешене чын-чынлап белер өчен аның белән иңгә-иң куеп эшләп карарга, төрле авырлыкларны кичәргә, сөенечләрне кичерергә, кыскасы, калебләрне кисештерергә кирәк.

Эльвина миндә һәрчак соклану уята.

Беренчедән, ул - бик җаваплы, үз сүзенә тугры кеше, эшләгән эшен җиренә җиткереп башкара, башкаларны да рухландыра, әйди белә. Ышанычлы кеше. Терәк. Аркадаш.

Икенчедән, аның янында һәрчак җылы. Шундый атаклы гыйбарә бар: "Кешенең калебе нинди булуы турында аның сүзе дә, эше дә түгел, ә иң беренче чиратта ул тирәсендә тудырган атмосфера сөйли". Бар шундый кешеләр - алар еракта булсалар да, янәшәдә чакта калдырган эмоцияләр яши, күңелне иркәли. Аларны искә алуга ирен читләренә елмаю куна.

Өченчедән, ул - сөйкемле, матур, сабыр, акыллы, нурлы, нәзәкатьле хатын-кыз образының чагылышы. "Женственная" дигән төшенчәне бездә ничек әйтергә була икән, белмим. Ничек әйтсәң дә, аның русча яңгырашына тупланган сыйфатлар сыеп бетми кебек. Эльвинада әнә шул бар - аның янәшәсендә син ягымлы нурларга коенасың...

Дүртенчедән, аның өлгермәгән, җитешмәгән җире юк. Шул хатын-кызларча нәзәкатьлелеген саклаган хәлдә ул кырык егет эшләрдәй эшне кырып эшләп куя! Барысына да өлгерә, һәм причёскасы да идеаль булып кала)

Эльвина, кадерлем! Мин синең белән таныш булуыма бик шатмын. Синең белән эшләү рәхәт. Синең белән сөйләшү рәхәт. Синең барлыгыңны тою рәхәт. Мин Сине бик ихтирам итәм.

Киләчәктә Сиңа барлык эшләреңдә дә уңышлар телим, ниятләрең, максатларың чынга ашсын. Яратып һәм яратылып, кадерле кешеләреңә кадерле булып яшә)

Дусларым белән уртаклашам: