ДӨНЬЯГА АНЫҢ БЕЛӘН УҢАЙЛЫ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Тормышта кайбер кешеләрне ерактан гына беләсең, иҗатын яратасың да, кайчак сирәк-мирәк юллар кисешкәндә, ул тойгыларыңны белдерергә кыенсынасың. Фәйрүзә апа белән һәрчак шулай булды. Мин аның вакытлы матбугатта басылып чыккан шигырьләрен укый, кайберләрен яттан белә идем. Ә көннәрдән бер көнне миңа "Ялкын" журналыннан зу-у-ур конвертта хат килеп төште: "Каләмең бар, шома, матур язасың, әмма сюжетың яңа түгел, уйлан, эзлән... Язуыңны туктатма, язмаларыңны безгә тагын җибәр..." дигән юллар бар иде анда. Хатның азагында "Фәйрүзә апаң Мөслимова" дип куелган иде. Бу бит теге шагыйрә апа дип уйлаганым хәтердә.

Шагыйрә апа белән югары сыйныфларда укыганда танышу насыйп булды - "Ялкын" журналы уздырган конкурс нәтиҗәләре буенча Яшь язучылар конференциясенә чакыру алгач, "Алтын каләм" бәйгесендә катнашып, "Борис Полевой" теплоходында Идел буйлап сәяхәтләргә чыга башлагач. Аннары университетка укырга кергәч тә, "Идел-Пресс" бинасы коридорларында очраштыргалый идек. Китапларымны да язып бүләк иткәләдем мин аңарга. Оялу катыш яшерен ихтирамымны җиткерергә анык сүзләр таба алмыйча гына...

Язмыш мине кайчан да булса "Ялкын" редакциясенә китерер дә, Фәйрүзә апа белән кара-каршы утырып эшләрмен дип башыма да китергәнем булмады. Бүген, аның туган көнендә, мин бу "кавыштыруы" өчен язмышыма рәхмәт диям.

Без, авыл балалары, әни-әтиләрдән, әби-бабайлардан аерылып, шәһәр мохитенә, зур дөньяга канатларны ныгытмаган килеш чыгып китәбез дә, кемнәр белән генә очрашмыйбыз. Менә шушы болгавыр дөньяда акны-карадан ничек аерырга да, кемнәрнең киңәшенә таянырга, кемнәрдән үрнәк алырга? Күпне һәм күпләрне күрдек, дәреснең яхшысын да, яманын да үзләштердек, азмы-күпме акыл утырттык микән, анысын анык кына әйтеп булмый. Әмма шунысын анык әйтә алам: язмыш мине Фәйрүзә апа белән нәкъ менә вакытында очраштырган. Элегрәк булса, мин аның фикерләрен һәм киңәшләрен "ишетә", үзләштерә алмаган булыр идем. Ә хәзер әниемнән кала киңәшләшә, сүзенә таяна алырдай бик якын кешегә әйләнде ул.

Мин аңардагы турылыкка, сабырлыкка сокланам. Ул ни уйлагынын һәркемнең күзенә туры карап әйтә. Яхшысын да, яманын да. Иркәләп бозмау яклы ул безне - "балаларын". Бу сыйфаты - иң кадерлесе. Чөнки беләсең: монда син объектив бәя ишетәчәксең, монда синең хәлеңә чынлап та керәчәкләр. Бәлки, шуңа да кеше өзелми Фәйрүзә апа тирәсеннән: кемнәр генә киңәш сорамый да, кемнәр генә ярдәм эзләми аңардан.
Мин аның шигырьләрендәге горурлыкны яратам. Ул тормышта да шундый. Юк, горурлык дигәч тә, начар уйламагыз. Сүз дөньяда үз бәһасен, тормышта үз урынын белеп, башкаларны да түбәнсетмәү, бөтен барлыгы белән кабул итә белү турында бара. Шуңа да бик гармонияле ул. Чөнки, үз-үзе белән килешеп яши. Аңа дөнья белән, дөньяга аның белән уңайлы дип беләм. Минем Фәйрүзә апаның "шөкер" димәгән чагын күргәнем юк. Мин Фәйрүзә апага карыйм да, елмаям. Һәм беләм: минем нәкъ менә аның кебек "шөкер" диеп яши торган, яшәгән һәр көненнән, эшләгән һәр эшеннән мәгънә табып, башкаларны да сөендерә, тормышын ямьли ала торган кеше буласым килә.

Фәйрүзә апа сәяхәтләр ярата. Сәяхәт дигәндә, диңгез буенда кызынып ятуны күздә тотмый ул. Аның сәяхәтләрендә гамь булырга тиеш. Мисырга баргач, Луксор храмнарын айкап кайтты ул, быел без уздырган "Ялкын" Питерга илтә!" конкурсы җиңүчеләре белән Петербургка юл алганда, Романовлар династиясе, андагы сарайлар, музейлар тарихы белән уртаклашты... Романовларга саекмас мәхәббәте бар...

Без редакциядә кайчак аның шигырьләрен укыйбыз. Мин үсмер елларымнан күңелемә сеңеп калган шигырьләреннән цитаталар яудыра башласам, Фәйрүзә апа кинәнеп елмая гына: "Әйе шул, булган бит шундый чаклар да, бу инде хәзерге мин түгел бит..." Һавалылык та юк аның сүзләрендә, үкенеч тә. Гади ассызыклау. Ул нәкъ менә шушы мизгелдә яшәүче кеше. Үткәнен елмаеп искә ала, киләчәге хакында "Аллаһ насыйп итсә" дип тели-ниятли...
Озын-сүзнең кыскасы... Мин бүген сезне "үземнең Фәйрүзә апам" дөньясына чакырам. Бу шигырьләр бик тә субъектив сайланды, әмма алар сезнең күңелгә дә кагылмый калмас дип ышанам...
_________

СУ ӨЧЕН ГЕНӘ
Бәйләмә инде кара атыңны
Көн саен безнең капка төбенә.
Белеп торамын, туктыйсың юкса
Кое янына су өчен генә.

Бәйләмә инде кара атыңны,
Күрәм дә сине өзеләм генә...
Суга чыгамын атлар-атламас,
Битараф булып күренәм генә.

Атыңны синең күрмичә узам,
Шаян сүзеңне ипшетми генә.
Әмма көтәмен синең килүне
Көн саен шулай кичекми генә.

Бәйләмә инде кара атыңны
Капка төбенә су өчен генә!
Үзем дә беләм: көям дә кибәм
Юк өчен генә, юк өчен генә...
________

КИТӘЛӘР...
Китәләр кояшлы юллардан -
Җаныма якыннар китәләр.
Өметме, бәхетме йөртәдер?
Тик мине ник ялгыз итәләр?

Китәләр яңгырлы юллардан -
Болытлы күлләрне кичәләр.
Күңелдә кала тик яктырып
Бергәләп үткәргән кичәләр.

Китәләр бураннар артыннан -
Елларны йөгереп үтәләр.
Тынгылык эзләгән җаннарын
Ник моңлы, ник ялгыз итәләр?

Кешене өметләр яшәтә,
Уемда - күрешер иртәләр...
Нигә соң һаман да югалтам?
Нигә соң китәләр, китәләр?
_________

УЗМЫШ ЮК
Чыгып булмый торган кысалар бар,
Кичеп үтәлмәстәй сулар бар.
Чарасыздан җанда буран тузгый,
Ак карлары чәчкә куналар.

Аргы ярга һаман ымсындырып,
Су өстенә ятар бозлар бар.
Саксыз керсәң, таеп егылырсың,
Буыннарың әрнеп сызларлар.

Кар-бозларын гөрләвеккә салып,
Шаулап килер җылы язлар бар.
Аның саен: "Насыйп түгел!" - диеп,
Үчекләгән ерак ярлар бар.

Сине көткән иркә дулкыннар бар,
"Сау йөр!" дигән җикән камышлар.
Йөзәр идең - упкын-ташкыннар бар,
Узар идең урап - язмыш бар.
________

ЯҢГЫРДА
Әллә яшем, әллә яшен
Чагылдыра күзләремне.
Яшеренмим яшеннәрдән -
Тик син генә якла мине.

Юлларыма койган яңгыр
Елга булып аккан инде.
Чыдармын ла яңгырына -
Кар-бозыннан сакла мине.

Яланаяк сулар кичтем,
Кыен чаклар артта инде...
Сөйләгәннәр сөйләсеннәр -
Шулай да син акла мине.

Таянычым булалмасаң,
Каккан-кискән чакта җиле,
Авыр булыр, тик мин түзәрмен -
Син кызганма, ташла мине!
_________

ДОГА
Йолыгыз мине гөнаһтан,
Гөнаһсыз шигырьләрем.
Бу - минем ихлас йөрәктән
Соравым, гозерләвем.

Сәҗдәгә киткән шикелле
Тезләнәм кәгаземә.
Тик ул гына төшенә күк
Сагышым сәбәбенә.

И минем моңдаш шигырьләр,
Бар серем сездә генә.
Яшәү йөге авыр, авыр...
Кәгазем түзә менә.

Безнең гомер - чиксезлектә
Сызылып үтү генә...
Ак кәгазем, киткән чакта,
Үткәнгә үкендермә.

Бу минем - китеп сәҗдәгә,
Ихластан гозерләвем:
Аралагыз гөнаһлардан,
Гөнаһсыз шигырьләрем!..

Дусларым белән уртаклашам: