Бер йотым Мәскәү

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

13-14 декабрь 2015.
44 регионнан җыелган милли әдәбият вәкиле.
Бер-беребезне үз телләребездә тыңладык, аңладык.
Аңламаган очракта тәрҗемә, подстрочниклар ярдәмгә килде.
Озакламый шушы милли полифонияне туплаган антология әзер булачак.
Ә рәсми чаралар аралыгында без өчебез, хөрлеккә ымсынып, "үз Мәскәүебез" белән хозурландык.

P.S. Минем, моңа кадәр поездда гына йөргән бәндәнең, самолётларга биһуш булуы ачыкланды. Мөмкинлек булса, көн дә очар идем. Берәрегездә миңа самолёт бүләк итү теләге туса, зинһар, читенсенеп, оялып тормагыз!!!

 

Дусларым белән уртаклашам: