Анна Ахматова - тәрҗемәдә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

***
Юк, үз җирен дошман тырнагына
Ташлаучылар белән түгелмен.
Җырларымны мин аларга бирмәм,
Мактауларын кагар күңелем.

Тик кызгану баса йөрәгемне,
Качак җанның уйлап тәкъдирен.
Әрем исе килә ят ипидән,
Ят юлларда эңгер – мәңгелек.

Ә без монда, төтен кочагында,
Һәлак итеп яшьлек гомерен,
Сынауларның кайсы органда да,
Күтәрә алдык горур һәрберен.

Һәм беләбез: кылган һәрбер гамәл
Акланачак безнең, һәрбер көн...
Тик бу җирдә бездән кырысрак,
Гадирәк инде юк беркем.
1922

***
Не с теми я, кто бросил землю
На растерзание врагам.
Их грубой лести я не внемлю,
Им песен я своих не дам.

Но вечно жалок мне изгнанник,
Как заключенный, как больной.
Темна твоя дорога, странник,
Полынью пахнет хлеб чужой.

А здесь, в глухом чаду пожара
Остаток юности губя,
Мы ни единого удара
Не отклонили от себя.

И знаем, что в оценке поздней
Оправдан будет каждый час...
Но в мире нет людей бесслезней,
Надменнее и проще нас.
1922

Дусларым белән уртаклашам: