3/12/2013

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

***
Син калырга тиеш – бу тантана
Синең өчен генә, тик сиңа.
Җырлары да, төнге уйлары да
Кышкы Казан урамнары буйлап
Син яшәгән якка агыла.

Тәрәзләрдә утлар күптән сүнгән.
Күләгәләр – гүя алыплар.
Мәхәббәтен буып кайтканнарны
Гөнаһыннан арындырыр өчен,
Бераз ашыгыбрак таң туар.

Син калырга тиеш – бу уенга
Тик икегез лаек. Бары сез.
Кагыйдәләр җимерелгән чорда,
Кай тарафка атласа да, барыбер
Кемдер кала булып гаделсез.

Уйлары да, төнге җырлары да
Ят ышыкка ыргый, шашына...
Кышкы Казан урамнары буйлап
Китүемме, кайтып килүемме,
Әйт, язмышым, синең каршыңа?

Дусларым белән уртаклашам: