Дания Нәгыймуллина: "Горурлар еламый..."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Быелгы "Шигъри Сабантуй" бәйгесенең җиңүчесе Дания НӘГЫЙМУЛЛИНАның шигырьләрен тәкъдим итәм. Югалтуларны кат-кат кичкәннән соң да тормышка нәфрәтләнмичә, рәнҗемичә, зирәклек баскычына күтәрелергә омтылган горур, матур җан биографиясе күрәм мин аларда... Ә сез - үзегез эзләгән фәлсәфәне табарсыз...

* * *
Орчыкларга җепләр булып
Безнең көннәр эрләнә.
Күңел әллә бер алъяпкыч -
Нигә бик тиз керләнә?

Безнең гомер, шикәр кебек,
Вакыт чәендә эри.
Гаделсезлек нигә бик еш
Үткен кылычын тери?

Тормыш әллә бер толыммы? –
Үрәбез дә үрәбез.
Кире борылыр күкләрдән -
Ихлас түгел сүрәбез.

Дөнья кыргый атмы әллә -
Җигелеп карамаган?
Сазлык сыман төпкә тарта
Нәфес, гайбәт сүз, ялган.

Тормыш – роман. Аны һәркем
Үзенчә укый, ятлый.
Күпме генә укысаң да,
Чишелмәс серләр саклый...

* * *
Тукталыш.
Чит йөзләр.
Күк, һава.
Өстемә кап-кара төн ава.
Ресторан.
Менюда – үткәнем.
Син дә кил, авыз ит, сөйгәнем.

Телефон.
Җиде сан.
Ак такси.
Урамнар буенча җил аксый.
Кулымда гөлчәчәк бәйләме...
Дәшмисең, сүзләрең бәйдәме?

Кулымда түгел шул, сөйгәнем,
Йөрәктә сөюдән җөйләрем
Саклана.
Тын урам.
Чит кала.
Адымың бәгырьгә эз сала.

АҢЛЫЙ АЛМЫЙМ...
Иркен, дибез, дөнья... Чиксез, дибез...
Чикле ләкин безнең мәрхәмәт.
Йөрәк тибешләрен тикшерегез,
Яши микән әле мәхәббәт?

Кулда каләм... Тырнап-тырнап яза –
Йөрәгемнең ясый сурәтен.
Мин тормышны һаман аңлый алмыйм...
Өйрәтегез, зинһар, җай-рәтен.

Ялантәпи йөрим төн эчендә...
Бәй, миндәйләр монда җитәрлек!
Бердәм булсак, көч тупланыр иде -
Сүрән айны кояш итәрлек.

ГОРУРЛЫК

Гордым — легче.
Гордые —не плачут.
Людмила Татьяничева

Горурлар еламый,
Аларга җиңелрәк.
Борылып китәләр
Тынлыкка җитәрәк.
Горурлар еламый,
Кулъяулык йөртмиләр
Таушалтып кесәдә.
“Тураеп йөр”, - диләр
Уфтанган кешегә.
Горурлар еламый
Автобус көткәндә.
Сәламнәр юлламый
Калдырып киткәнгә.
Горурлар еламый
Күрсәтеп кешегә.
Дымланган мендәре
Озата эшенә.

ҮЗГӘРДЕМ
Килештем: язмышка кул куйдым...
Сәлам дә көтмимен үткәннән.
Ә синдә берни дә үзгәрмәс -
Иренең чит-ятлар үпкәннән.

Үзгәрдем: җандагы самими
Баланы этәрдем читкәрәк.
Песидән җанварга әйләндем -
Давылдан тынлыкка җитәрәк.

БЕР ТУТАШКА
Бу хатымны фатиха дип укы. Әйе, әйе, аны җибәрәм! Учларымнан тузан өргән кебек... Әллә тузан керде, әллә җил бәргән – тамак никтер кытыкланыбрак тора.
Син – аның чираттагы “кояшы”, “песие”, “җанашы”, “матуры”. Без барган кафега керерсез, әлегә ул сиңа ят урын. Цитруслар яратмый – белеп тор. Һәм килер берзаман шундый чор: күзләргә – коега – карагач, баш синең әйләнер кисәктән. Егылма, нык тотын, кисәтәм!
Ишетсәң әгәр дә исемем, ачуың чыкмасын – хәтерсез. Юк, тукта, киресе түгелме? Я, ярый...
Әйтәләр кызларга: “хәтәр сез”, без болай - чәчәктәй һәм көләч, һәм көчсез... Бары тик берара, һичшиксез – йөрәкне асфальтка бәргәнче. Әлегә син исән, йөрәк нык, яратма вә ләкин син артык, килмәсә күрәсең яшеңнән йөзьяшәр алмагач черүен.
Их, миңа бәхетең чиреген!.. Юк, ялгыш – күңелем саташа.
Йөзеңне күрә(а)лмыйм хат аша. Сөйкемле сөягең булгандыр. Миңа ул шулайрак аңлатты - җанына мин ничек үткәнне.
Бәгырьдә туң инде, кар ятты. Сөюем ни хәлдә – үлгәнме?.. Кызганмыйм.

Дусларым белән уртаклашам: