Төлкемә

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

***
Ишегеңә - бер уч кыңгырау-гөл,
Тәрәзәңә - карлы йомарлам...
Йолдызчылар әле берни белми,
Тик килере Аның юралган.

Декабрьнең әкият китабында –
Безгә дигән карлы пулатлар,
Очраклы бер мәҗлес табынына
Кемдер бармакларын тураклар...

Йә яндырыр чәчен... Түгәр чәен –
Кубарылыр җирдә чир-зәхмәт.
Син ваемсыз гына: «Көтик... – дисең. –
Ул тугач та иңәр мәрхәмәт...»

Боз шуабыз, көртләр актарабыз,
Яндырабыз шәмнәр төн ката.
Үлемне дә җиңәрбез күк хәтта –
Узгынчылар безгә шаккатта.

Декабрьнең әкият китабында
Юк җинаять, димәк, юк җәза...
Хәер эстәп йөргән карчыклар тик
Имәндерә: «Бирче... җеназа...»

Үлемсезлек түгел күзләрендә,
Шомлы кара дар, йә күләгә.
Сукыр тиен сузам – кемгә кайсы
Гамәлләре өчен түләнә?

Һәм кузгалам – ачам яңа битне:
Абзар. Салам. Пыскый чыралар...
Без – гап-гади адәм генә әле...
Йолдызчылар юлга чыгалар.

12 декабрь 2013

Дусларым белән уртаклашам: