БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Минем буласым килә. Синең өчен кечкенә генә сөенеч кыйпылчыгы – җырлар, язмалар, фильмнар, фикерләр, шигырьләр, метафоралар, тиле сөйләшүләр, телефон зыңнары, уртак әрнүләр, елмаюлар, шаярулар, эндәшмәүләр аша... Без бу җирдә һаман нидер эзлибез, нәрсәнедер югалтабыз. Еш кына – үзебезне. Кайчандыр, әле яратылган гына мизгелдә, бездә булган беренчел сафлыкны... Бөтенлекне...
Вакланабыз... Бүленәбез... Чәрдәк-чәрдәк җаннар булып башта безне кадерли, саклый белер кебек тоелган бердәнберләребезнең учларына коелабыз... Аннан – җансыз асфальтка... Кемнәрдәндер нидер дәгъвалыйбыз... Рәнҗибез... Өзгәләнәбез... Тамырларга балта, йә хәнҗәр күтәрәбез... Селтәнәбез... Аңа карап барыбер бәхетлерәк булмыйбыз. Беребез дә...
Кадерсез булуыбыз өчен бердәнберләр түгел, ә нәкъ менә үзебез гаепле булуны абайламый... алга йөгерәбез. Анда – шушы ук ялгышны кабатлаячакбыз гына. Дәресне үзләштермәгән килеш, алдагы темага күчеп булмый. Дәреснең идеясе Җәбранча: «Любовь, которая ищет что-либо помимо раскрытия своей собственной тайны, это не любовь, а расставленные сети, в которые ловится лишь бесполезное…»
Минем буласым килә. Синең өчен кечкенә генә сөенеч кыйпылчыгы. ТАЯНЫЧ НОКТАСЫ. Җиһанда син кем беләндер вәгъдә-антлар-таләп-чикләр-кысалар-дәгъвалар-рәнҗүләр-газаплар-үч-онытылу яссылыгына күчмичә сөйләшә алсаң – бу иң бәхетле очрак. Без, бәндәләр, бу яссылыкка күчү ысулларын югалта барабыз. Көннән-көн.
...Ә буласы шулкадәр килә... Кем өчендер – сәбәп тә, максат та, сайлау, дәгъва, ау, кизәнү, үч, эч пошудан туган уен объекты да түгел, ә – ГАЛӘМИ БЕР БАРЛЫК кына... буласы...
Син – бар. Минем сиңа бернинди дәгъвам да юк. Һәм син миңа шуның белән аеруча кадерле.
Димәк, мин дә бар. Синең өчен. Дәгъва-антларсыз. Сәбәпсез. Гарьсез...
Бу җиһанда.

Беренче дәрес тәмам. =)

Дусларым белән уртаклашам: