ВАКЫТЛЫ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Учларыңны суз кояшка, тиздән,
Бик, бик тиздән карлар китәчәк –
Гөрләвекләр булып йөгерәчәк,
Асфальт бәгыренә сеңәчәк.

Тузганаклар сибеләчәк җиргә,
Тузганаклар – тиңең... туганың...
Һәм көтәчәк очрашулар белән
Бу шәһәрнең һәрбер урамы.

Син боекма гына мин юклыкка,
Син онтылып тыңла тынлыкны –
Шәһәр шавындагы ул тынлыкта
Инде күпме йөрәк чыныкты.

Тузганаклар давылына күмел...
Бәхетле бул...
Бул син бәхетле!
Һәм – тынлыкны тыңла. Ә калганы...
Ә калганы аның – вакытлы.

22 февраль 2014

Дусларым белән уртаклашам: