АХЫР

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Юллар мине кабат сиңа илтә -
Яз. Күк томан.
Сукмаклары мартның...
Шундый сәер кешеләрнең җаны.
Шундый сәер.
Шулкадәр беркатлы.

Җирнең тарту көчен сынагандай,
Кизәнәләр
Йөрәк тамырына.
Тик түзмиләр бармак канаганда.
Ышаналар
Мәңге калырына –

Фани җирнең фани туфрагында.
Җир күтәрә,
Җир ул шундый – сабыр.
Юллар мине моннан алып китә.
Һәм кисәтә кайту барын –
Ахыр.

7 март 2014

Дусларым белән уртаклашам: