САТАШУ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Буталды уйларым, хыялым, көннәрем...
Саташып төннәрен көннәрем төннәргә әверелде.
Калса да күңелем куркыныч шом булып
Юатты, елатты... Тик сиңа яңадан үрелде.

Һәр көнне төшемдә күргәнгә йөзеңне,
Уйларым, хыялым һәм тормыш төшемә күченде.
Без бүген бергәләп төш илен гизәбез.
Бәхеткә күмелдек... Тик хәзер...
Өн генә куркыныч төш кебек...

Өнемә юл алып, китсәңче төшемнән.
Сагына. Ул көтә тик сине..
Кил уят, үтенәм, йокыдан куңелне...
 

Дусларым белән уртаклашам: