* * *

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Һәр ай саен берәр яңа таныш сорый:
нигә кайттың туган җирләреңә?
Ник син шыпырт кына йокламадың төньякның
диварлары арасында,
алар анда шундый ук,
юк
аерма.
Мин гадәттә әйтәм: кан тартты.
Ничек соң ул?
Кан яралар аша ага ала,
кан тамчылап бетә ала, секундларны санап,
син әйтче дөресен.

Мин карыймын өскә, өстим:
безнең гаиләдә әни саклый ачкычларны татар күңеленнән,
әнкәй янына кайттым,
безнең җирдә Казан саклый тарихның мизгелләрен,
Казан янына кайттым,
безнең урамнарда дистәләгән дусларым саклый киләчәккә өметләрен,
дуслар янына кайттым.

Кайвакыт, Гафури, Баруди йә Сибгат Хәким буенча узганда,
җил бәргәндә, кызганмыйча, яратып, яңакларга,
килә уйлар:
бәлки, кайтмас идем.
Бәлки, хәтта, ниндидер ят бер бинада үләр идем.
Әйе, бүген дә яшәмим гүзәл сарайларда,
яшим «рәхмәт», «амин», «сәлам» әйтүче
якыннарым арасында.
Кайттым.

Дусларым белән уртаклашам: