Хакыйкать

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Таныма син мине бу юлы. "Чит,"-диеп,
Үтеп кит. Карама хуҗасыз караңгы тәрәзгә.
Бу дөнья язмышы - синеке, минеке,
Ташлале кәртләрең, кирәкми безләргә күрәзә.

Кирәкми. Туктама нур эзләп
Шәмнәре сүнгән бу ызбаның,
Ялгызак булса да, саф әле
Һавасы без торган дөньяның.

Бары да күптәннән ап-ачык - 
Кешеләр битлекләр кияргә күнеккән,
Дөньяның һавасын җаныма тутырып,
Һәр яңа көнемдә төн йөртәм.

Ышанам мин чөнки - төннәрнең аклыгын
Үзенә алырлар Иделдә дулкыннар,
Бу - минем хакыйкать, югыйсә
Дөньяда һәркемгә битлек бар.

Килбәтсез бу шакшы битлекләр,
Син аны салып ат чоланга,
Бу дөнья күпләрне тудырып, юк итә,
Яшибез хакыйкать мәңгелек булганга.

Үзгәрмә. Үзгәртмә үзеңне.
Кемнедер гаепләп зарланма,
Һавасын җаныңа тутыр да,
Юлга чык. Бу шундый замана.

Дусларым белән уртаклашам: