«Чынга ашачак хыял»

Сөмбел Гаффарованың күптән көтелгән "Чынга ашачак хыял" китабы табадан төште! Китап укырга яратмый торган Суфияның көтмәгәндә кереп киткән квесты, дөньяда булмаган кошлар-хайваннар белән танышу-аралашуы хәзерге смартфон-планшет-компьютер заманында бик актуаль. Өстәвенә, китапны укып чыккач, геройларның һәр адымын искә төшереп, бергәләп уйнар өчен өстәл уены да бар. Монысы инде әти-әниләрнең баласы белән сөйләшергә сүз таба алмаган чакларында бигрәк тә актуаль! “Чынга ашачак хыял” әкияте укучының фантазиясен баетыр, ә андагы сүз уйнатулар баланы башкачарак фикер йөртергә өйрәтер!

Китап авторы Сөмбел Гаффарова үзе менә болай ди: "Фантазиясе бай кешенең тормышы кызыграк була дип уйлыйм!

…Һәр олы кешедә кечкенә бала күрәм. Алар да балачакта калган хыялларын, хатирәләрен барлап алса иде!.. Бәлки гомерегезнең иң мөһим хыялы кайдадыр адашып йөридер?.. Әкият бик тәмләп язылды, чөнки янымда… кызым-хыялым бөтерелеп йөрде!"

 

Китапны ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ КИБЕТЕНДӘ САТЫП АЛЫП БУЛА:

Дусларым белән уртаклашам: