метрода.

Аватар пользователя Э.Б.
Эльнар Байназаров
22.03.2017 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

иртә. әле тузан да уянмаган чакта, болытлар әллә аек килеш,
әллә түгел – кала күгенә оеша.
мең таркалган оя бөҗәкләре,
дала сөтен каннарыннан сытып,
җир астына – кем күпмегә ала – тулыша.
сәгатьләрдә - ничә карамасаң – минутларның аяусызы (иңе!),
аякларда, ахры, әле төшләр туфрагы
пычрагы. җирәнәсең төтен йөрткәннәрдән, илеңнән, җиңеләсең
тизрәк атлаучыдан, җилдән, түшең ачык (әттә генә күрмәсен),
юлың такыр, кесәң такыр, шундый такыр –
кыскасы, егермелəр башы.
сөякләрең катылыгын сынапмы, тормыш басымы угы
югарыга ургыла.
ләкин метро, вагон ишекләре казналыгы чинавы,
тиешле колакка тиешле колакчын -
барлык ярыкларың сылап –
үз-үзеңә йотыласың . эчең – эңгер, ун өч катлам элек
торган берәү, бүтән төшлесе...
ул өйрәнә күкрәү алымнарын, ходай аңа ешрак эндәшә,
сулышында кылган үлән тәме,
учындагы тәүге язмыш өлгесен
әле сүтеп була. тәмам гарык булып
сагынудан, вагон күләмендә
яңа чырай барын тоясың -
мәктәп әһеле, тансык уннар тирəсе,
тулы ачып авыз коесын,
гаҗәпләнеп сулый, өскә карап.
анда тәрәз, тәрәз караңгысы.
кырын туннель, һәм кыршылган күрше
йөзе чагылышы, никтер посып,
капылт сиңа карый – теге эңгерлене
күреп, ахры, дәшә: “кара, әнә - !”
һәм тәрәзгә кире – кыргый, тыю
белмəгəндəй, кат-кат әсәренә.

тәрәзәгә карыйсыз – син һәм бу уннар тирәсе –
тәрәзәдә – галәм, сатурн кыршаулары (син уйлаганча сары) –
вагон чиный, сезнең өчен башка
мəгънəсендə “сак булыгыз...”лары –
галәм күрүчелəр саклыкларын
аеруча кайгырталар, ахры,
жете күксел йолдыз койрыкларын
бер килəбкə əкрен ураучылар -
бетмəс төнгə вагон очыртучы
кендексезлəр

а.нененко фотосы

Дусларым белән уртаклашам: