Хәтерлим (сюрреалистик пьеса)

Аватар пользователя Sombel
Сөмбел Гаффарова
8.12.2013 Драматургия
Дусларым белән уртаклашам:

Искә төшерәләр:

Сылу – сюрреалист рәссам. 30 яшьтә.
Марат – Сылуның ире. 30 яшьтә.
Дуслары (барысы да 30 яшьтә):
Зөһрә
Лениза
Кәрим
Эпизодларда:
Өч егет
Милиционерлар

Беренче күренеш
Марат белән Сылу фатиры. Пәрдәсе корылган тәрәзә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә бүлмә гөле корып утыра. Шкаф киштәсендә музыкаль үзәк урнаштырылган. Ике ишек. Алар башка бүлмәләргә илтәләр, күрәсең. Диварда сәгать һәм сюрреалистик портретлар эленеп тора. Аларда Марат, Зөһрә, Лениза, Кәрим сурәтләнгән.
Сылу белән Марат аш өстәленә башларын куеп ята. Кичке аш вакыты. Бәлки, көндезге аш вакыты… Бәлки, кичкесе… Ә, бәлки, көндезге аш… Марат белән Сылу башларын өстәлдән күтәрә.
Марат: Ашка тоз җитми.
Сылу: Чынмы?
Марат: Чынлап әйткәндә, ашта тоз бөтенләй юк.
Сылу: Мин тоз тапмадым.
Марат: Әллә кайчан әйттем бит инде – өйдә тоз беткән дип. Алып кайт, дип.
Сылу: Әйткән идең мени? Хәтерләмим…
Марат: Кичә дә әйтеп киттем.
Сылу: Нәрсә, дип?
Марат: Ашта тоз бөтенләй юк, дип.
Сылу: Тоз аласы бар алай булгач.
Марат: Язып куй, онытмаска. Онытылмаслык итеп язып куй.
Сылу дивар янына килә. Мольберттагы буяуларны озак итеп сайлый. Портретларга озак итеп карый. Зөһрә сурәтләнгән портретка “тоз” дип язып куя.
Марат: Онытылмаслык итеп яздыңмы?
Сылу: Онытылмаслык итеп.
Марат: Яхшы.
Пауза. Марат аш тәлинкәсенә карый.
Марат: Ник ашамыйсың, Cылу?
Сылу: Тозсыз бит, үзең күрәсең. Тәмсез… Тәмсезне ашауда ни мәгънә?..
Пауза.
Сылу ирен кочаклый. Борыннары белән ышкынып алалар. Көләләр. Зөһрә керә. Бүлмәдән чыгып киткәнче бүлмә буйлап йөри, кызыксынып нидер карый, бармагы белән шкаф киштәләре буйлап сыздырып ала — тузанлы… Корыган гөл сабакларын тотып карый.
Пауза.
Марат: Зөһрә кергән иде. Син булмаганда.
Сылу: Кем?
Марат: Зөһрә.
Сылу: Кем?
Марат: Зөһрә.
Пауза.
Марат: Зөһрә кергән иде.
Сылу: Кем?
Марат: Зөһрә. Тоз алып кергән иде.
Сылу: Нәрсәгә?
Марат: Синдә тоз юклыгын белде. Шуңа.
Сылу: Ә син ни дидең?
Марат: Сылу үзе алып кайтырга тиеш дидем.
Сылу: Зөһрә институтны кызыл диплом белән тәмамлады. Имтиханнарга бергә әзерләнә идек аның белән. Мин “дүрткә”, ул – “бишлегә” тапшырып чыга идек. Гел. Һәр семестрны. Зөһрәнең куян туны бар иде. Ә бер тапкыр мин имтиханны “бишлегә” тапшырдым! Егет тә миңа булды. Ә Зөһрә – “өчлегә”. Аның куяннан тегелгән туны бар иде.
Марат: Сюрприз! “Бишлегә”? Сылу? (Көлә.)
Сылу: Нәкъ! Ә Зөһрә… Ә Зөһрә… Тукта… Ул… Аның ул туны янды бит… Тукта. Хәтеремә нәкъ шулай кереп калган. Өстендәге куян туны янды… Нигә?.. Бер төймәсен өстәл тартмасына куйдым… икенче тартмасына… уң почмакта ул… газета кисәгенә төрелгән килеш… …газета кисәгенә төрелгән килеш ята…
Марат: Бу вак әйберләрне каян хәтерлисең син? Шаккатам! Төймәләрнең кайда икәненә кадәр?! Ну, Сылу…
Сылу: Хәтерләмәскә инде… Туны янды. Шундый матур итеп янды ул! Беләсең килсә!.. Тирәсендә сикергәләдем. Әле дә хәтердә – яңа ел чыршысына охшаган иде ул шул мәлдә! Юк, бик эссе көн иде бит… Миңа да эссе иде. Бик эссе иде. Тун кигән идеме соң… эссе иде бит… Нигә янды ул тун? Хәтерләмим.
Марат: Бәлки, нәкъ шунысын искә төшерергә кирәктер? (Пауза.) Нәрсәсе бар инде? Үзең туны матур иде, дисең бит. Шуңа кигәндер дә.
Сылу: Ә. Әйе. Шулайдыр. Ул көнне эссе иде. Аңа ничек эссе булмаган?..
Гаҗәп… Нәрсәдер оныттым сыман…
Марат: Мольберт каршына соңгы мәртәбә кайчан баскан идең, Сылу? (Пауза.) Мин хәтерләмим.
Сылу: Кичә… Юк… Аннан алдагы көнне… Юк… Мин дә хәтерләмим…
Ишекләрнең берсе ачыла. Кәрим керә. Кәрим киштәләрдәге китапларны актарып ала. Картиналарга карый. Тегендә-монда йөренә.
Марат: Кичә Кәримнең яңа машинасын шәп юдык, име?
Сылу: Гадәттәгечә күңел ачтык инде. Сорауларыгыз гына бераз гаҗәп тоелды. “Үтерер идеңме? Ничек үтерер идең?” – шундый сорау бирәләрме инде адәм баласына?
Марат: Машинасы – шәп! Матур! Кызлар кебек! Барыбызны тагын кунакка җыям, диде әле. Тиз булмас инде хәзер, әмма…
Сылу: Ә болар? (Портретларга ишарә итә.)
Марат: Портретларыңны? Яңаданмы?
Сылу (Диварга ишарә итә.) Менә боларны. Яңадан.
Марат (Кәримгә): Портретларны дамы?
Кәрим, юк дип, башын селки.
Марат (югалып кала): Э-э… Кәрим алып барырбыз, ди, Сылу.
Сылу: Ярый. Анда теге көнне кебек эссе булмасмы?
Марат: Булмас.
Кәрим белән Зөһрә икесе бер үк ишектән чыгып китә. Шул ук вакытта икенче ишектән Лениза керә.
Марат: Лениза, тозың юкмы, алай-болай? Әнә, ашның бер тәме юк. (Сылуга ымлап.) Үзенә бик төрттереп әйтмә инде, яме. (Күз карашы Сылуныкы белән очраша.)
Сылу: Мин бер дә тозсыз дип белмим. Бераз гына булса инде. Лениза, кабып карале?
Лениза аш кашыгындагы ашны әкрен кына идәнгә түгә. “Тәмсез” дип чыраен сыта. Шуннан соң Лениза да картиналар янына килә, карый. Мольбертны сыйпап ала, буяуларны карый.
Сылу: Һм… (Диварга барып, Лениза портреты өстенә “тоз” дип язып куя): …Эссе бездә!.. (Муенындагы шарфын тарткалый.)
Марат: Кая инде.
Сылу: Лениза. Исемен беркайчан да яратмады ул. Нигәдер минекенә кызыкты. Бик.
Марат: Ә син нәрсә?
Сылу: Ә мин һәрвакыт “Синеке матур” дия идем. Көн саен. Ул: “Сылу, синең исемең бик ошый миңа!” – диюдән туктаганчы.
Марат: Исемен ярата ул хәзер.
Сылу: Ә сине – Зөһрә.
Марат (Көлә.): Китте-китте хәзер! Әллә кайчангы хәлләрне исеңә төшермә инде, Сылуым.
Пауза.
Сылу: Ә Лениза миңа ул көнне… беләсеңме… (Ленизага борылып карый.) Туңдырма бирде!
Марат: Нәрсәсе начар? Сиңа эссе иде. Алай түгелме?
Сылу: Ә нәрсәсе яхшы?!
Марат: Сиңа да эссе иде. Түгелме?
Сылу: Сиңа да эссе булгандыр. Башкаларга да, ә ул туңдырманы миңа бирде. Нигә?! Үтереп салкын туңдырма ашыйсы килгәнемне белде бит ул!!! Нигә нәкъ миңа бирде?!
Марат: Тукта, тынычлан. Мәле, эчеп җибәрәле. (Су бирә.)
Сылу (Тынычлана. Ленизага карап.) Гафу. Гафу, Лениза.
Марат: Тагын?
Сылу: Рәхмәт, Лениза. Барысы өчен.
Марат: Менә молодец! Сылуым.
Сылу утырган килеш башын өстәл өстенә сала.
Ишек ачыла. Лениза чыгып китә.
Сылу (башын күтәрмичә): Марат.
Марат дәшми.
Сылу: Марат…
Марат: Сылу…
Сылу: Марат?..
Марат: Сылу?..
Сылу: Марат!!
Марат: Сылу!!
Сылу: Марат!!!
Марат: Сылу!!!
Сылу урындыктан сикереп тора. Марат кочагына ташлана.
Сылу: Сиңа тоз алуым бик кирәкме?
Марат (ашка ишарәләп): Ә син ничек уйлыйсың?!
Сылу: Мышьяк ни өчен кирәк?
Марат (Югалып кала): Сылу, кайда күрдең аны?
Сылу: Анысы мөһиммени? Юк. Безнең өйдә. Мышьяк бар. Шул мөһим.
Марат (Як-ягына каранып ала): Сылу. Сылукай, әйдә, чыгарып ташлыйк аны? Беркем күрмәс? Сылукай? Чыгарып ташлыйкмы әллә?
Сылу: Юк! Торсын. (Кесәсеннән агу савытын чыгарып, аны өстәл өстенә куя.) Кирәге чыкса?
Марат: Кемгә?
Сылу: Сиңа… Аңа… Миңа…
Бер ишектән Сылу чыгып китә, шул ук вакытта икенчесеннән Зөһрә керә.
Марат: Зөһрә, Сылу тагын тоз алмадымы синнән?
Зөһрә: Юк… Башлаган картинасын ясап бетердеме әле?
Марат: Юк.
Зөһрә: Сиңа гына күрсәтмидер ул аны. Үч итеп.
Марат: Зөһрә…
Зөһрә (тавышы калтырап ала): Кайчан аңлар инде ул.
Марат: Агу.
Зөһрә (куркып Маратка карап ала): Шул гына җитмәгән иде…
Марат: Берәр кая яшерергәме тагын?
Зөһрә: Торсын урынында. Югыйсә шикләнер…
Марат: Зөһрә, син китәргә тиеш.
Зөһрә: Сылу керсен дә, китәрмен.
Марат: Аңламадың. Бөтенләйгә китәргә тиеш син. Сылу күзеннән югалырга тиешсең. Дуслар идегез бит.
Зөһрә: Мин моннан китә алмыйм. Мин синең яныннын китә алмыйм. Китеп булмый. Нидер җибәрми…
Марат: Зөһрә. Күпмедер вакытка гына…
Зөһрә (Марат кочагына ташлана): Марат…
Берникадәр вакыттан соң Марат Зөһрәне йомшак кына читкә этәрә.
Марат: Түзәргә кирәк, Зөһрә.
Бер ишектән Марат белән Зөһрә чыгып китә, икенчесеннән Сылу һәм Лениза керәләр.
Лениза: Сылу, син күргәзмәгә әзерме?
Сылу: Берничә идеям бар әле. Тагын бер картина ясый башладым, әмма…
Лениза: Сиңа җитеп булмас… Синең эшләреңә шаккатам. Әйтерсең, үз тормышымны күрәм анда. Мин оныткан мизгелләрне сурәтләп бирәсең бит син…
Сылу: Лениза. Мин дә хәтерләмәсәм аларны…
Пауза.
Лениза: Ашка тоз җитми.
Сылу: Чынмы?
Лениза: Чынлап әйткәндә, ашта тоз бөтенләй юк.
Сылу: Мин тоз тапмадым.
Лениза: Әллә кайчан әйттем бит инде – өйдә тоз беткән, дип. Алып кайт, дип.
Сылу: Әйткән идең мени? Хәтерләмим…
Лениза: Кичә дә әйтеп киттем.
Сылу: Нәрсә дип?
Лениза: Ашта тоз бөтенләй юк, дип.
Сылу: Тоз аласы бар алай булгач.
Лениза: Язып куй, онытмаска. Онытылмаслык итеп язып куй. Онытылмаслык итеп яздыңмы?
Сылу: Онытылмаслык итеп.
Лениза: Яхшы.
Пауза.
Лениза: Бервакыт төшемне сөйләгән идем сиңа. Мин инде аны әллә кайчан оныттым! Ә син аны картинаңда күрсәткәнсең. Аңа карап миңа нәрсә эшләргә кирәклеген аңладым мин…
Сылу: Рәхмәт, Лениза…
Лениза: Бу көннәрдә Кәримнең өенә тагын барып кайтырга булдык. Шунда безгә дә картиналарыңны күрсәтерсең, үзең дә бераз һава алыштырырсың…
Сылу: Картиналарны шунда алып килим дисеңме?
Лениза: Бик яхшы булыр иде.
Сылу: Дөрес. Күп нәрсәләрне искә төшерергә кирәк…
Сылу Кәрим портретына “тоз” дип язып куя.
Лениза: Күргәзмәдә сине уздырып булмас инде, Сылу…
Сылу: Марат әйтә – тоз юк, ди… (Марат портретына “тоз” дип яза.)
Лениза: …синең кебек ясый алсам иде!.. Картиналарыңа имза куясыңмы?.. (Пауза.) Юк?
Бер ишектән Лениза белән Сылу чыгып китә, икенчесеннән Марат белән Зөһрә керә.
Зөһрә: Аның картиналары…
Марат: Агуны кайларга гына яшерим?
Зөһрә: Ә, бәлки… кирәкмидер?
Марат: Сылу аңлар… Аңлар ул… Кайчан да булса аңларга тиеш, аңлыйсыңмы?!
Зөһрә: Ә без?..
Марат: Ә без янында булырбыз, Зөһрә…
Бер ишектән Марат чыгып китә, икенчесеннән Кәрим керә.
Кәрим: Эх, Лениза! Машинада гына йөртермен хәзер сине! Сиңа ошардай төс сайладым, ышанасыңмы?
Лениза (уйланып): Сылу бар иткән төсләргә җитми барыбер.
Кәрим: Син алай бирешмә инде. Лениза. Син дә яхшы ясыйсың!
Лениза (Корыган гөл янына килеп, су савытыннан су сибәргә тели – савыт буш): Шул шул. Яхшы гына шул. Сылуныкына исә бөтенләй бәя биреп булмый. Яхшы. Бик яхшы. Бик-бик яхшы. Категорияләргә керми ул.
Кәрим: Ярар инде, Лениза. Күргәзмәгә әзерләнәсеңме соң? Нәрсә ясыйсың?
Лениза (Картиналарга карап): Кәрим, син беләсеңме, Сылу картиналарына имза куймый икән. (Үтемле итеп Кәримгә карый.)
Кәрим: Ленизам… Машинада гына. Йөртермен. Үзеңне.
Бер ишектән Кәрим белән Лениза чыгалар, икенчесеннән Сылу белән Зөһрә керә.
Сылу: Туныңны саклый алмадың инде… Үкенечле.
Зөһрә: И-и, Сылу.
Сылу: Ул эсседә тун кимәсәң дә була иде инде… Үзең дә…
Зөһрә: Кәрим барыбызны кунакка алып китәм диде. Сиңа ничек җайлы соң? Кайчангарак барыйк?
Сылу: Бу атнаны эшемне бетерермен. Шуңа охшаган.
Зөһрә: Бәлки шунда ясарсың, Сылу? Илһамлана-илһамлана…
Сылу: Бәлки шулай эшләрмен дә…
Зөһрә: Безгә күрсәтерсеңме соң?
Сылу (Башын кагып): Карарбыз.
Бер ишектән Зөһрә чыгып китә, икенчесеннән Лениза керә.
Сылу: Лениза! Синең зәңгәр кашлы йөзегең бар иде. Бер дә такмыйсың…
Лениза (Бүлмә буйлап йөри. Корыган гөлгә су сибәргә тели, савыты буш…): Каян килеп исеңә төште ул синең, Сылу? Әллә кайчангы йөзек…
Сылу: Сиңа аны Сәлим бүләк иткән иде.
Пауза.
Лениза: Хәтерлисең. Сылу… Теге картинадагы зәңгәр кашлы йөзек таккан кыз – мин идем, шулай бит?.. Ул миңа бер дә охшамаган бит, Сылу.
Сылу: Охшамаган. Кулыңда андый йөзек юк бит синең.
Лениза: Кәрим минем хакка бар нәрсәгә әзер булып тора!
Сылу: Зөһрә тунын кызганмады бит, ә… Менә башсыз кыз… Янды туны…
Бер ишектән Сылу чыгып китә, икенчесеннән Марат керә.
Лениза (Үзалдына): Күргәзмәгә кадәр берничә көн генә калып бара.
Марат (Үзалдына): Агуны кая куйыйм инде?
Лениза (Үзалдына): Әле имзасын да куймаган икән!..
Марат (Үзалдына): Нишләргә тагын?..
Ишек ачыла.
Бүлмә эченә Сылуның үле гәүдәсе ава.
Озын пауза.
Сылу янына Марат белән Лениза йөгереп килә.
Лениза: Суык…
Пауза.
Зөһрә һәм Кәрим керәләр. Зөһрә әче итеп кычкырып җибәрә. Сылу янына ташланалар.
Марат: Сылу!
Зөһрә (Елый.): Марат… Ничек инде болай?.. Сылу үлә алмый!! Аны… Аны…
Лениза: …үтереп кенә була…
Пауза.
Марат: Кем үтерде сине, Сылу?
Кәрим: Марат, нәрсә турында сөйлисең син?
Лениза: Бездән башка монда беркем дә юк иде.
Кәрим: Үтерүче – безнең арабызда дип әйтергә телисеңме инде син?
Лениза: Әкият! Пуаро дип белдеңме үзеңне?
Кәрим: Милиция чакыртырга кирәк!
Марат: Баскан урыныңда кал!
Зөһрә (тетрәнеп): Сылуның үлеме кемгә кирәк булсын ди, Марат?
Лениза: Беркемгә дә.
Марат: Берегез дә чыкмый моннан. Ул көнне нәрсә булган… Искә төшермичә беребез дә чыкмый моннан.
Лениза: Сылуны кем үтерде?..
Икенче күренеш-А
Әбиләр чуагы. Өч катлы коттедж. Машина туктаган тавыш. Көлгән тавышлар ишетелә. Сәхнәгә Кәрим, Зөһрә, Лениза чыгалар.
Кәрим: …ә Куян әйтә: “Арыслан әфәнде, ә кичке ашыгызга килмәсәм буламы?..” шунда Арыслан: “ярар, аңлашылды, сине менюдан сызып ташлыйм алайса!”
Зөһрә, Лениза һәм Кәрим рәхәтләнеп көләләр.
Зөһрә: Үтерәсең, Кәрим!
Кәрим: Кайчан? Кемне? Ни өчен ди? Көлдереп үтерү мөмкин эшме, көлдермә инде!
Зөһрә: Шүрәле көлдереп үтергән, дип сөйлиләр борынгылар, мисал өчен, Кәрим әфәнде!
Кәрим: Нигә үтергән соң ул?
Зөһрә: Белми-им… Мөмкинлек булганда, сәбәбе табыладыр инде ничек тә…
Көләләр. Лениза өй каршындагы өстәлгә ризыклар урнаштыра башлый. Өйгә кереп китә.
Кәрим: Тагын бер анекдот…
Кәрим Ленизаның машинадагы картиналарын өйгә алып кереп китә.
Лениза: Тукта, чыннан да, Кәрим, син кеше үтерә алыр идеңме? Кәрим? Ишетми.
Лениза белән Зөһрә өстәл янында кайнаша. Кәрим чыга.
Лениза: Кәрим, син кеше үтерә алыр идеңме?
Кәрим: Һе! Әлбәттә! Кем дә булса машинасы белән юлымны киссә бер дә уйлымый – кыхт! Бетте-китте! Бизнес кешесе ике уйламый ул. Кыхт! И все тут. (Үз шаяртудан үзе канәгать көлеп ала.)
Зөһрә өйгә керә.
Лениза: Юк, чынлап, Кәрим? Үтерер идеңме?
Кәрим: Һе! Әлбәттә!
Лениза: Кәрим! Син аңламадың…
Лениза белән Кәрим бер-берсенә карап ала. Нигәдер югалып калалар. Ленизаның яңаклары алсуланып китә, чәчен рәтләп ала.
Кәрим (Тамагын кыра): Һе… Әлбәттә…
Зөһрә (өченче каттагы тәрәзәне ачты. Тәрәзә төбенә басып): Җәмәгать! Тәки ачтым бит бу тәрәзәне!
Кәрим һәм Лениза: Әкрен! Нишлисең син?!
Зөһрә (көлеп): О! Бигрәк нервларыгыз юк инде! Утызыгыз тулган гына бит әле! (Тайган кебек кылана.) Ой!
Кәрим һәм Лениза: О-ой! …Тукта хәзер үк! Тапкансың уен!
Зөһрә (кабат тайган кебек кылана): О-ой!
Кәрим һәм Лениза (куркышып): Нишлисең инде!! Көлке түгеле! Төш, тиз бул! Сиңа да утыз тулган. Бер дә акыл кермәгән икән үзеңә!
Зөһрә: Ә сез мине тотар идегезме? Тәрәзәдән очсам хәзер?
Лениза: Хәзер менә! Ничек очтың, шулай җиргә килеп утырыр идең шунда. Төш хәзер үк!
Кәрим: Әйдә, уйнама, Зөһрә. Юкса, монда җинаять кыланачак! Корбан – син булачаксың! Кил монда, тиз бул!
Зөһрә: Хәзер. (Югала.)
Кәрим: Киттем мин станцияга. Сылу белән Маратны каршы алыйм. Вакыт. Таксилары килгәндер инде. Без тиз килеп җитәбез. Сез монда карагыз инде, Лениза. Киттем. (Машинасы янына китә.)
Зөһрә чыга.
Зөһрә: Менә сиңа дуслар диген! Ә, Кәрим киттемени? Тәрәзәдән мәтәлгән Зөһрәгезне коткарып та карамас идегез бугай! (Пауза.) Кешене шулай күрәләтә үтерү җиңел микән?
Лениза: Җиңел дип уйлыйм. Алдың агу, салдың кофега – эш тәмам.
Зөһрә: Нигә кофе дисең?
Лениза (бер мәлгә тынып кала): Болай гына инде…
Зөһрә: Ә. Аңлашылды.
Лениза: Юк, кеше үтерергә уйласаң, минемчә, бик каты әзерләнергә кирәк. Корбаныңның бар гадәтләрен өйрәнәсе, аның белән еллар буе танышлык йөртәсе, якын дусты буласы… Аннары… Ә кофе… Әйе, мин кофега салыр идем агуны.
Зөһрә: Һм…
Лениза: Кофе әче була бит ул. Бар кеше дә пешереп тормый бит инде кофены – банкадагысын ала да, су белән бутый. Бррр… Ул әчегә агу салсаң, бераз гына исе, тәме булган агуны да тоймый эчәрсең. Минемчә, шулай. Чынлыкта ничектер.
Зөһрә: Саташып үзең эчеп куйсаң шунда? Була ала бит инде андый хәл? Киноларда еш кына булгалый бит инде?
Лениза: Киноларда булгалый. Тормышта – юк. Икенчедән, мин кофе эчмим, беләсең.
Зөһрә: Ә мин турка китердем. Махсус. (Пауза.) Сылу белән Марат кофе ярата дип…
Пауза.
Лениза: Ә син нинди… э-э… ысул кулланыр идең?
Зөһрә: Ә мин… Башына – “тюк”! Ә аннары кулдагы бейсбол битасын… юк, каян алыйм инде мин бейсбол битасын… Без авылда үскән балалар ич! Кисәү агачы – нәкъ коралы!.. Анысын шәһәрдә каян алырмын инде?.. Ярар, таптым, ди… “Тюк” дип башка кундырасың да, “Аһ! Нишләдем мин?” – дип аны кулдан төшереп җибәрәсең. Йөзеңне каплыйсың, җиргә авасың һәм башкалар – сценарий буенча инде.
Лениза (Көлеп куя.) Актриса!
Машина тавышы ишетелә. Кәрим, Сылу, Марат киләләр.
Кәрим: Такси монда кадәр китерә язган боларны! Юлда тоттым. Ну минем баш! Вакытны бутаганмын бит!
Марат: Сәлам, кызлар! О! Өстәл дә әзерләнеп бетә язган. О! Турка! Кофе эчәбез алайса.
Лениза: Сәлам-сәлам! Картиналарыңны китердеңме, Сылу? Китерермен дигән идең бит… Мин үземнекеләрне алып мендем инде. Синекеләрне күрәсе килә.
Сылу: Ә. Әйе. Машинада.
Кәрим (Маратка): Әйдә, Кәрим, алып керикме соң? Өченче катка – анда бөтенләй буш диярлек – Ленизаныкын да шунда алып мендем.
Сылу: Әйе, алып менсәгез дә була.
Кәрим: Картина да карарбыз, кызлар да эшли алырлар. Ленизаның куллары калтырый башлады бугай инде. Берәрсе “Сылу сюрреализмы” дигән сүз ычкындырса, шундук ихтыяр көчен югалта! (Ленизага карап елмая. Сылуга карап күзен кыса. Лениза Сылуга карап елмая.)
Лениза: Булса соң!..
Кәрим: Күргәзмә бүген биредә ачылачак! Ябык показ!
Марат белән Кәрим картиналарны йорт эченә ташый башлыйлар.
Зөһрә: Безнең монда дискуссия башланып китте инде. Кеше үтерүнең ысуллары хакында.
Кәрим: Бик кызык тема. Ага!
Зөһрә: Мин – буып. Бик җиңел бит? Марат, ә син ничек иттереп?
Марат: О-о! Да-а, кызлар! Әллә атмосфера басымы уйныймы? Тәэсире бигрәк сәер! Мин тәрәзәдән төртеп төшерер идем.
Кәрим: О! Мин дә шулай эшләр идем! (Кәрим белән Лениза Зөһрәгә елмаеп карап алалар.)
Зөһрә: Сылу, син?
Сылу: Янгын чыгарыр идем. Җан утта чистарып чыга диләр.
Барысы да тынсыз кала.
Кәрим: Сюрреалист рәссамыбыз иң кырысы булып чыкты әле монда. Фантазиясе бай инде, нишләтәсең. Сюрриалист все-таки.
Барысы да ясалма көлеп куя.
Лениза: Сылу, әйдә карыйк инде картиналарыңны?
Марат: Әйдә-әйдә, Сылу киттек, карыйк әле, чыннан да. Реакцияләрен күрәсем килә.
Барысы да өйгә кереп китә.
Сәхнә караңгылана.
Икенче күренеш-Б
Лениза белән Кәрим чыга.
Кәрим: Сылу, гадәттәгечә, үз репертуарында! Картиналарга имзасын куеп та чыкмаган! Алай ярыймы инде? Бала-чага түгел бит инде! Танылып килүче рәссам!
Лениза: Куяр әле…
Кәрим: Синекеләрне аңлап була. Бусы – натюрморт, бусы – пейзаж. Сылуныкы инде… Сюр! Башка… Бөтенләй башка…
Лениза: Сылу бит инде ул… Барыбызны сурәтләгән… Кайлардан хәтерли ул вакыйгаларны? Әллә кайчан сөйләгәннәрне, төшләрне хәтерендә тота – шуларны ясый бит әле ул!
Кәрим: Автопортретын бик кызыксынып карар идем. Үзе турында нәрсә сөйләр иде микән? Иң олы хәтирәсе нәрсә микән аның?..
Лениза: Нәрсә микән аның иң зур хәтирәсе?.. Шулай итеп ясый белү…
Кәрим: Лениза, җаным, тукта инде, сез ике төрле рәссам. Ул талантлырак, син талантлырак дип әйтү дөрес түгел. Сез төрле – шул гына. Кемдер – аның иҗатын ярата, кемдер – синекен… Лениза, син нәрсә инде?..
Лениза: Сылу кебек рәссамнар булганда нидер ясавы да әллә ничек… Мәгънәсез диимме… Кирәксез. Ул әйткән дәрәҗәдә дә әйтә белмисең икән… Сылу барыбер һәрвакыт беренче булыр ул…
Кәрим: Һәрвакыт булмас… Алай димә инде.
Сылу, Марат, Зөһрә чыгып җитәләр.
Лениза: Кофе пешерим әле сезгә. Әйдәгез, өстәл артына утырганчы, баштан кофедан авыз итик. Хәзер пешереп киләм. (Өйгә кереп китә.)
Марат: Сылу, кая, бир чынаягыңны.
Сылу: Арзан кофега ни җитә.
Зөһрә: Синнән чыгар инде, Сылу. Затлысы, чып-чынлап пешергәне булганда…
Сылу: Аның тәмен… Тәмен телдәге рецепторлар белән түгел… акылың белән тоясың кебек. Сыекча аска таба – ашказаныңа түгел, баш миенә китә. Бар өлешләрен биләп ала. Кофе ачылыгын баш мие белән тоемлыйсың. Шикәре азрак булса, баш миен яндырып чыга. Бар кирәксез уйларны яндыра. Шикәре артыграк китсә, укшыта башлый. Ә син барыбер эчәсең… Барыбер эчәсең. Ачылыгын тоеп. Эчәсең.
Пауза.
Кәрим: Һм. Син күргәзмәгә әзерме, Сылу? Биш картинаң да әзерме?
Сылу: Юк. Берсе юк әле. Бишенчесе ясалмый. Ясыйсы килми, дөресен әйткәндә. Нидер җитми кебек. Нидер ясарга телим дә кебек. Нәрсә икәнен искә төшми… Хәтерләмим.
Барысы да: Әйттең сүз. Алай да була икән…
Марат (кычкырыбрак): Лениза!
Лениза (өйдә нидер дөбердәп килеп төшә): Хәзер-хәзер, үзем чыгарам!
Марат: Юк, аны димим! Син күргәзмәгә әзерме?
Подноска кофе чынаякларын тезеп, Лениза чыга.
Лениза: Әйтим инде. Мактана димәгез. Эшемнән бик канәгать мин. Бәлки җиңмәм дә, әмма мин картиналарымда әйтәсемне әйтә алдым. Миңа синең картиналарың бик булышты, Сылу. Пафослы яңгырый, әлбәттә. Әмма аңлаган кеше, мине аңлар. Матур сөйли алмыйм. Шунда туктыйм.
Кәрим: Һм-һм! Әйдәгез шушы кофелы чынаякларыбызны Сылу белән Ленизаның күргәзмәдәге уңышлары өчен күтәреп куйыйк!
Кәрим, бугазын тотып, йөткерә-йөткерә җиргә ава башлый.
Өченче күренеш
Марат белән Сылу фатиры.
Зөһрә: Юк инде! Алай булмады. Кәрим, исәрләнмә инде! Ышандыра яздың! Нәрсә дип агуландың ди син? Син. СИН нәрсә дип агуландың ди инде?
Марат: Алай түгел иде. Бик җиңел чишелеш. Лениза – агулаучы булып чыга. Ак җеп белән тегелгән дә куйган!
Лениза: Ник алай булсын ди? Миннән кеше үтерүче ясап куегыз тагын! Алай түгел! Протестую! Кәримне нигә үтерим ди мин?!
Зөһрә: Ә Сылуны нәрсә дип үтерер идең?
Лениза: Бутамагыз әле мине! Сүз осталары! Кәрим?!
Кәрим (бугазын тотып): Мин – кх-кх-кх (бугазын тотып агуланып җиргә ауган кыяфәт чыгара).
Лениза: Кит моннан! Тьфу!
Зөһрә: Кофе эчкәннән соң Сылу өйгә кереп китте. Хәзер чыгам, диде.
Марат: Сылу агуланган дип кем әйтте?
Зөһрә: Кем дип инде…
Марат: Кем “агуладылар” дип фараз кылды? Кем фаразы ул?
Лениза: …мин әйттем… Белмим… миңа шулай тоелды… Мин кергәндә…. Суытып җибәргән иде бит… Мин өйгә кердем. Сылу диванда ята иде. Диван янында буш чынаяк тора иде… Шуңадыр…
Дүртенче күренеш
Лениза фатиры. Идәндә — ачык буяулар, ацетон шешәсе… чәчелгән кәгазьләр ята. Лениза мольберт каршында басып тора. Арыган. Соңгы мәртәбә кайчан ашаган икән ул? Берникадәр вакыттан соң Лениза мольбертны тотып идәнгә ата. Берникадәр басып тора. Ацетон шешәсен авызга китерә. Шул мизгелдә Сылу килеп керә.
Сылу: Лениза! Нишлисең?!
Сылу Ленизаның кулыннан шешәне тартып ала. Лениза елый башлый.
Сылу: Юләркәем! Ничә көн утырасың инде син монда? (Буяуларга карый.) Син монда агуланып беткәнсең бит!
Шул сүзләрне дәлилләгән сыман Лениза ава башлый. Сылу Ленизаны ванна бүлмәсенә өстерәп китә. Ленизаның елаган тавышы, су аккан тавыш ишетелә. Берникадәр вакыттан кызлар бүлмәгә керәләр. Сылу тәрәзәне ачып җибәрә. Ленизаны тәрәзә янына өстерәп китерә.
Сылу: Сула! Лениза! Сула, дим!
Сылу Ленизаны тәрәзә янына утыртып куя. Җилкәсенә кофтасын сала. Янына мольберт китерә.
Сылу: Лениза, әйдә бергә? (Кулына пумала ала, Ленизаның да кулына пумала тоттыра.)
Лениза: Булмый миннән!
Сылу: Кем әйтте?
Сылу ясый башлый, Лениза карап тора. Күпмедер вакыттан соң аңа Лениза да кушыла.
Сәхнә караңгылана.
Бишенче күренеш-А
Марат белән Сылу фатиры. Тынлык.
Марат: “Сылуга пычак кададылар!” – кем сүзе?
Пауза.
Кәрим: Мин өйгә кергәндә ул канда ята иде. (Пауза.) Җәмәгать, дөресен сөйләргә вакыт җитте ахрысы. Чынлыкта, без Сылу белән студент чакта ук, беренче курста ук танышкан идек. Сезнең белән танышканга кадәр… Моның турында Сылу сөйләмәде сезгә. Мин дә сөйләмәдем. Инде вакыттыр… Без… Студент чакта…
Бишенче күренеш-Б
Кич. Кар явып тора. Тулай торак моннан ерак түгел. Кәримне өч егет әйләндереп алган. Өчесенең дә кыяфәтеннән, үз-үзләрен тотышыннан наркоман икәннәре аңлашыла. Җирне кар капласа да, егетләрнең барысы да җәйгечә киенгән.
Берсе: Ну?
Икенчесе: Әйдә, сузма. Бир. Әйдә. Соңгы мәртәбә әйтәм, бота-аник!
Кәрим: Юк, дидем бит инде. Булды. Юлыгызда булыгыз. (Китмәкче була. Аны җибәрмиләр.)
Өченчесе: Сөйләшкәнен күрегез әле. Ә менә моны күрдеңме? (Пычак чыгарып уйната башлый.) Безнең вакыт юк, шулай бит, дуслар? Синеке дә юктыр – китап укыйсың бардыр.
Кәрим: Шуннан?
Өченчесе Кәримгә таба атлый.
Өченчесе: Канга батырам бит хәзер! Үзең чыгарасыңмы акчаңны? Ярдәм итәргәме?
Кәрим: Әйдә, ярдәм итеп кара, алайса.
Егетләрнең өчесе дә Кәримгә ташлана. Шул арада Сылу пәйда була. Сылуның өстендә җәйге күлмәк, аягында – җәйге аяк киеме. Кыз егетләрнең башларына кулындагы калын китап белән суга башлый.
Сылу: Нишлисез?! Туктагыз хәзер үк! Туктагыз!
Егетләрнең берсе Сылуга пычак белән кадый. Сылу кычкырып җибәрә. Эчен тотып, җиргә ава. Егетләр Кәримне кыйнауны дәвам итәләр. Берсе кесәсеннән акча янчыгын тартып чыгара. Милиция машинасы сиренасы якынлашканын ишеткәч, егетләр абына-сөртенә качып китә.
Кәрим (Сылу янына үрмәләп килә): Нишләп килдегез инде монда, җә?! Нәрсә дип килдегез?!
Сылу кулын эченә кысып тора. Кан ага. Кәрим пиджагын салып, Сылу өстенә сала. Милиция хезмәткәрләре килеп җитә.
Милиционер: Скорая кирәк! (Рациясеннән ярдәм сорый башлый.)
Кәрим: Каян килеп чыктыгыз инде монда? Сезнең исемегез Сылу бит, шулаймы? Сылу, җанашым, түз инде. Хәзер килеп җитәләр. Мин Сезгә “син” дип дәшермен инде, яме. Кан эчендә яткан кешегә “Сез” дип дәшү әллә ничек, әйеме? Сылу, ишетәсеңме мине? Хәзер килеп җитәләр. Тыңла мине. Сылу? Минем аркада килеп чыкты бит болар! Сылу! Ишетәсеңме? Син бирешмә әйдә, ә аннары миннән үзең теләгән нәрсәне сорарсың, яме? Бирешмә генә. Барысын да үтим? Сылу? Ишетәсеңме? Алын алка телисеңме? Акча эшлим дә алам! Сылу, тыңла мине!
Сылу: Төшләреңне сөйлә миңа…
Кәрим (Югалып кала): Ярар… Ни. Һм… Бер тапкыр төшемдә зәңгәр кашлы йөзек күрдем. Минеке түгел икәнлеген беләм тегенең. Ә үземнеке итәсе килә генә бит. Матур чөнки. Зәңгәр ташы ялтырамый… Гадилеге белән үзенә тарта. Карыйм тегеңә. Бер заман кемдер яныма килә, миңа бир, ди йөзекне, минеке ул, ди. Ә мин бирмим. Шатланырга кирәк бит инде. Ә уянгач, әллә ничек… үземне кемнәндер нидер урлаган сыман хис иттем… Сылу, ишетәсеңме?
Ишеп кар ява башлый.
Сылу: Эссе… Янам…
Пауза.
Кәрим: Ашка тоз җитми.
Сылу: Чынмы?
Кәрим: Чынлап әйткәндә, ашта тоз бөтенләй юк.
Сылу: Тоз тапмадым.
Кәрим: Әллә кайчан әйттем бит инде – өйдә тоз беткән, дип. Алып кайт, дип.
Сылу: Әйткән идең мени? Хәтерләмим…
Кәрим: Кичә дә әйтеп киттем.
Сылу: Нәрсә, дип?
Кәрим: Ашта тоз бөтенләй юк, дип.
Сылу: Тоз аласы бар алайса.
Кәрим: Язып куй, онытмаска. Онытылмаслык итеп язып куй.
Пауза.
Кәрим: Онытылмаслык итеп яздыңмы?
Сылу: Онытылмаслык итеп.
Кәрим: Яхшы.
Пауза.
Сылу: Эссе… Янам…
Кәрим: Хәзер-хәзер! Әнә, Скорая да килеп җитә хәзер.
Пауза.
Сылу: Кәрим, син дә мине үтердең.
Кәрим: Сылу. Бу сүзләрең белән син мине юкка чыгарасың.
Алтынчы күренеш-А
Марат белән Сылу фатиры.
Марат: Димәк, бүлмәгә кергәндә, Сылу… кан эчендә ята иде?
Кәрим: Кан эчендә. Мин үтергән дип уйлыйсыз инде. Кем хакына үтергән дип әйтегез инде хәзер?
Лениза: Марат, тыңлама аны!
Марат: Зөһрә, син Сылуны буганнар дидең…
Пауза.
Зөһрә: Сез өйләнешкәнче Сылу белән бергә яши идек. Аннары тормышыбызга, Марат, син килеп кердең…
Сәхнә караңгылана.
Алтынчы күренеш-Б
Бүлмә уртасында куян тунын салмаган килеш Зөһрә басып тора. Урындыкта басып тора ул. Муенында — бау. Бау өскә таба китә. Зөһрә аягы астындагы урындыкны уйната. Сылу керә.
Сылу: Сәлам, Зөһрә. Кайттың да мыни?
Зөһрә дәшми.
Сылу: Иртәгегә никадәр эш бирделәр, ә? Китапханәгә бардыңмы соң? Барам дигән идең шикелле. Мин кереп чыктым, күз алдыңа китерәсеңме? Мин кереп чыктым! Тәки кеше иттең син мине! Болай барса, “бишле”гә генә укый башлармын әле? Күп түгел анда. Ә! Алсуны күрдем, безне кунакка дәште. Шимбә көне дәресләрдән соң шунда барабыз. Сезне сюрприз көтә, ди. Яңа күлмәгеңне киярсең – нәкъ җае! Син әниләреңә Яңа ел күчтәнәчләре җибәрмәдеңме әле? Әйдә, иртәгә бергә вокзалга барып кайтыйк әле, яме? Мин анда берүзем барып та җитә алмам. (Көлә.) Әйдә, чәй эчикме соң? Зөһрә?
Сылу, сөйли-сөйли, Зөһрә янына урындык китерә. Зөһрә янына менә. Муеныннан бауны салдыра.
Сылу: Зөһрә, Марат үзе сайласын. Аның моңа хакы бар.
Пауза.
Зөһрә: Ашка тоз җитми.
Сылу: Чынмы?
Зөһрә: Чынлап әйткәндә, ашта тоз бөтенләй юк.
Сылу: Тоз тапмадым.
Зөһрә: Әллә кайчан әйттем бит инде – өйдә тоз беткән, дип. Алып кайт, дип.
Сылу: Әйткән идең мени? Хәтерләмим…
Зөһрә: Кичә дә әйтеп киттем.
Сылу: Нәрсә, дип?
Зөһрә: Ашта тоз бөтенләй юк, дип.
Сылу: Тоз аласы бар алайса.
Зөһрә: Язып куй, онытмаска. Онытылмаслык итеп язып куй.
Пауза.
Зөһрә: Онытылмаслык итеп яздыңмы?
Сылу: Онытылмаслык итеп.
Зөһрә: Яхшы.
Җиденче күренеш
Марат белән Сылу фатиры.
Марат: Лениза?..
Лениза: Нәрсә – Лениза?
Марат: Ул көнне син ниләр эшләдең? Өй эченә кайчан, ни дип, кергән идең?
Лениза: Сылу картиналарын карадык. Барыгыз да күрдегез. Сылу күргәзмәгә безнең портретларны тәкъдим итәргә булган икән.
Зөһрә: Син ул картинада нәрсә күрдең?
Лениза: Сез нәрсә күргәнсез – мин дә шулны ук.
Пауза.
Лениза: Ясалмага охшаган сүзләр әйтергә этәрәсең мине. …Бәхетле тормышым иде анда. Әйе, бармагымда зәңгәр кашлы йөзек юк иде. Әмма зәңгәр кашлы алкалар бар. Иң якты хәтирәләребез сурәтләнгән иде анда. Бәхетле хәтирәләр.
Марат: Дүрт картина. Бишенчесе юк иде.
Кәрим: Үзенеке?
Пауза.
Марат: Сылуны кем үтерде?
Сигезенче күренеш
Марат белән Сылу фатиры.
Кәрим: Марат, барыбыз ул көнне хәтерендә яңартты. (Пауза.) Безгә китәргә вакыт инде. Күптән вакыт.
Марат: Юк. Син хәтерләргә тиеш. Барысын. Онытмаска тиешсең.
Пауза.
Идәндә ятучы Сылу гәүдәсе селкенеп куя. Сылу торып баса.
Сылу: Онытырга телим. Нәрсә белән хәтеремнән кысып чыгарыйм ул көнне? Хәтерләмим!! (Пауза.) Без Лениза белән өске катта идек. Тәрәзәгә карый-карый очынып ясый идек. Лениза миңа Кәрим турында сөйли иде… Яныбызга Зөһрә йөгереп менде. Мин нәрсә ясый идем? Ясаганым ошамый иде миңа. Әллә нинди тозсыз нәрсә килеп чыга иде. Сискәнеп киттем – Зөһрә, нидер кычкыра-кычкыра, яныма йөгереп килде. “Тизрәк! Сылу! Лениза” дип кычкыра, кулларыбыздан тарта иде… (Пышылдап) Хәтерләргә теләмим. Юк!
Тугызынчы күренеш
Йортның өченче катына – Сылу белән Лениза янына Зөһрә йөгереп менә. Ул менгән баскыч ягы төтенгә уралган. Икенче катта да инде янгын телләре сикерешә.
Зөһрә: Тизрәк! Сылу! Лениза! Янгын! (Йөткерә.)
Зөһрә Сылу белән Ленизаны кулларыннан тотып, баскычка таба тарта.
Сылу: Ю-ук! Кая? Анда ут!
Кәрим белән Марат менеп җитәләр. Бүлмә төтен белән тула бара. Суларга читен.
Марат, Кәрим: Кызлар!!
Баскычтан ялкын телләре үрмәли. Кәрим тәрәзә ача. Марат киемнәрдән бау бәйли. Йөткерәләр. Зөһрә идәнгә ава. Сылу белән Лениза Зөһрә янына ташланалар, тәрәзә янына өстериләр. Егетләр тәрәзәдән бау төшерәләр. Сылуны бау белән аска төшергәндә, бау өзелә. Сылу җиргә егыла. Йорттан читкәрәк үрмәли, кычкыра, аңын җуя. Зөһрә тәрәзә төбенә менә. Бүлмә эченә борылып карый: “Лениза!” дип кычкыра, эчкә кереп китә, башка күренми. Марат белән Кәрим тәрәзә яныннан югала – бау итеп бәйләрлек әйбер эзлиләр, таба алмыйлар. Тончыга башлыйлар. Лениза Сылуның картиналарын тәрәзәдән ыргыта башлый. Егетләр башка күренми. Лениза да күздән югала.
Күпмедер вакыттан соң тәрәзәдән ут ыргыла башлый. Ут сүндерү машинасы сиренасы ишетелә.
Сәхнә караңгылана.
Унынчы күренеш
Марат белән Сылу фатиры.
Сылу (ачынып): Алай булырга тиеш түгел иде! Нишләргә миңа хәзер? Сез булмаганда? (Пауза.) Сез мине үтердегез! Мине сез үтердегез!
Пауза.
Барысы да ак кәгазь беркетелгән мольберт янына килә.
Лениза: Бишенче картина – синең портретың булыр. Имза куйыйк.
Кәрим: Хәтирәләрең?
Зөһрә: Бәхетең?
Марат: Тоз тапмасаң, үкенечле.
Сылуның күзләреннән яшьләр тама, еламаска тырыша. Сылу өстәлгә каплана.
Сәхнә караңгылана.
Унберенче күренеш
Сылу өстәлгә капланган килеш утыра. Берникадәр вакыттан соң башын күтәрә. Аягына баса. Күзләрен сөртә.
Сылу дивардагы портретлар янына килә. Карый. Китап киштәсенә килеп аннан диск эзләп таба. Тузанын сөртеп ала. Музыкаль үзәккә кабызып җибәрә. Танго яңгырый . (Ул ишетелер-ишетелмәс кенә башлана. Сылуның биюе дәртләнә барган саен музыка да көчлерәк яңгырый.) Сылу елый-елый, танго ритмында хәрәкәтләнә. Тора-бара биюе тизләнә. Өстәлдә торган агу савытын идәнгә төшереп вата. Пәрдәне ачып җибәрә. Сылу тормыш биюе – танго бии. Ишекләрдән Марат, Зөһрә, Лениза, Кәрим мольбертлар күтәреп чыгалар. Төрле урыннарга куялар. Алар да бии. Сылу биючеләргә карый-карый мольбертларга килеп ясый башлый. Сылу күзләреннән яшьләр тама, әмма ул елмаерга тырыша. Марат, Зөһрә, Лениза, Кәрим бии-бии юкка чыга. Сылу картина ясавын дәвам итә.

Сәхнә яктырганнан-яктыра бара.
Пәрдә төшә.

Дусларым белән уртаклашам: