"Тимерчыбык маҗаралары" (авторлар - Йолдыз Миңнуллина, Сөмбел Гаффарова)

Аватар пользователя Sombel
Сөмбел Гаффарова
9.02.2014 Драматургия
Дусларым белән уртаклашам:

I пәрдә
Беренче күренеш

Сәхнә уртасында Исхак утыра. Яңгыр коя.
Исхак (алма ашый): Бервакыт шулай Аллаһы Тәгалә бер авылны юк итәргә була. Ну, чакырып ала фәрештәләрне, бирем бирә, имеш, давай, җегетләр, юк итегез, имеш. Шуннан арадан берсе, кыяр-кыймас кына мөрәҗәгать итергә була: анда бит ди, ул авылда ягъни мәсәлән, сиңа табынучы, туры юлдан баручы бәндәң яши. Ничек шуны белгән хәлдә юк итик инде ул авылны, дигән ди. Вәт шуннан әйткән тегеңә Аллаһы Тәгалә, ул бәндәм дигән, хакыйкатьне белеп тә, башкаларга өйрәтми, туры юлны күрә торып, авыл халкын шул юлга өндәми, вәт менә шуңа күрә нәкъ шул бәндәмнән башлагыз да инде, дигән.
Сәхнә яктыра.
Исхакның ихатасы. Уртасында алмагач үсеп утыра. Ботагына зур сәгать эленгән, кыллары 5:00 да катып калган. Агач астындагы эскәмиядә Исхак утыра. Янында Хәйдәр һәм Ибраһим. Яңгыр коя гына. Кырыйда иске такталар, бүрәнәләр өелгән – игътибарлырак карасаң, Нух көймәсенә охшаган түгелме?..
Хәйдәр: ...Да, малай... Әле кичә телевизордан күрсәткәннәр иде, без гупщим дөрес яшәмибез икән, җәмәгать. Тешне мәскәүләр күптән башка төрле парашук белән ышкый икән. Вәт. Ни диде соң әле... Фаечкы шундыйракны кибеткә кайтарып та куйган инде!
Ибрай: Исхак абзый, без нәрсә дип җыелыштык соң... Бер-бер хәл булдымы, сиңа йөгерәбез.
Хәйдәр: Тавыклар дим, тик торганда тәгәрәп кенә үләләр бит...
Исхак: Бәй, Әҗәл әбиең соң...
Хәйдәр: Әҗәл әбигә генә кайтарып калдырмыйк, мөхтәрәм җәмәгать! Әҗәлттәйнең үзенең дә яраткан кәҗәсе дөнья куйган, бик беләсегез килсә!
(Артта туп уйнаучы Шүрәле шәүләләре пәйда була.)
Ибрай: Да-а, җегетләр, Фая түтиегезнең дә кәнәриләре озак тормады...
Хәйдәр: Җегетләр, нәрсәдер ияләште авылга. Тик торганда мал кырыла. Ниндидер көчләр бар яныбызда! Бар! Бер кичне шулай кайтып барам, братлар, Маһинур тыкрыгыннан бер мөгезле, сакаллы җанвар килеп чыкмасынмы?! Шүрелеләр йөри, Шүрәлеләр! Фонарь яктысыннан да курыкмыйлар хәзер! Ну мин фәкыйрегез дә төшеп калганнардан түгел, үзегез беләсез – шагыйрьне кем дә абижать итә ала диләрме әле – бә-әрдем берне! “Мә-ә-ә” дип кенә куйды, бахыр – авылда бер Шүрәлегә ким дип язып куя аласыз. Ну шуннан соң рәтләп җоклаган юк, братлар, йокысызлыктан интегәм. Исхак абзый, җокы даруы җукмы синдә?
Исхак: Белмим инде, Хәйдәр. Ни, дога укып кара, булмаса?
Хәйдәр: Файдасы тияр дисеңме?
Исхак: Җокың рәтләнмәс рәтләнүен, аның каравы интекмәссең.
Хәйдәр: Әле, кем, Фаилне әйтәм. Җортында утыруы ук куркыныч – төн җиттеме, уклаулар очарга тотына, тик торганда, менә валлаһи.
Исхак: Соң, ул хатынының җаны тегендә тынычлык таба алмыйдыр. Шулкадәр (муенына чиертеп ала) нитеп утыруыгызга, дим.
Ибрай: Савит заманында андый галәмәтләр юк иде! Бар да уртак иде. Донҗасы түгәрәк иде! Мал-туар үлү түгел, хәтта төчкерми дә иде. Хәзер бер дуңгыз фермысы гына калды. Шунда берәр мырыкның тәгәрәп үлгәне бармы? Җу-у-к! Ни өчен? Патаму шты уртак мөлкәт, братлар, патаму шты халыкныкы!
(Камалетдинның җырлап кайтуы ишетелә. Көтү кайта).
Исхак: Көтү кайта ахры, егетләр. Камалетдин тавышы диимме соң?.. (торып, сәгать телен җидегә тигезли) Кара, ник Камалетдинны да киңәшкә дәшмәдегез?
Хәйдәр: Әй, аннан сүз тартып алып буламы соң? Тартып алсаң да, аңлап булмый бит аның ни әткәнен. Карап тик тора!
Ибрай: Эчендә ни икәнен чурт белсен. Саташып бетә инде шул сарыклары белән әвәрә килеп.
Хәйдәр: Сугыштан акылга җиңеләеп кайтты ул. Киткәндә, безнең җегет чакта, ничава иде әле, кеше рәтле сөйләшә иде ичмаса. Хәзер бигрәк!
Исхак: Ялгызлык, җегетләр, ялгызлык хәтәр.
Хәйдәр: Ялгыз дип, кем кушкан аңа алма кебек хатынын калдырып йөрергә!
Исхак: Анысы, егетләр, безнең эш түгел, үзе беләдер. Урыс әйткән бит, муж белән жина бер чурт, бер сатана дигән. Хатыны рәтле булса, алай чыгып та китмәс иде. Ну, мәрхүмнәр турында болай сөйләү язык кәнишне...
Хәйдәр: Безгә бөтен авыл белән күтәрелергә кирәк, җәмәгать! Теге баскетбол мәйданын әйтәм, шул килеш калды инде ул, Исхак абзый, төзеп бетереп булмады. Матриалга кытлык бит, үзең беләсең... Кхм-кхм. Но пәриләрне куу лазым, братлар!... Гольф кыры җәйик булмаса? Анда матриал да күп кирәкми! Телевизордан күрсәткән кәшәкәләр һәрберебезнең миченә сөялеп тора – кисәү агачына кытлык кичермибез, биргәненә шөкер. Казыдың чокыр, кидең кипке – булды эш!
Фаягөл керә.
Фаягөл: Ибрай! Монда икәнсең. Тор, әйдә, нәрсә утырасың, тартмаларны бушатасы бар.
Хәйдәр: Фа-аечка! Кил, ике куллап бер күрешик әле! Ни хәлләрең бар? Кибеткә яңа товар китерткәнсең икән, бахыркаем. Безне синең чаклы кайгырткан кеше юк инде ул. Менә сабан аты кебек гел эштә инде үзең, гел эштә, хезмәттә! Мондай хатын турында шигырь язу – аз! Поэма җитмәс! Поэма!
Фаягөл эреп китә.
Фаягөл: Кхм, ярый, утырыйм инде, алай бик кыстагач.
Ибрай: Әлеге дә баягы җен-пәриләр турында сүз, Фаягөл. Ни эш кылыйк микән дип гәп корып утырадырыек.
Фаягөл: Хәсрәт булдылар инде шулар. Әле теге яңа тагаракларны әйтәм, бер генә минутка калдырган идем склад янында – кире килсәм – икесе юк!
Исхак: Җен-пәригә тагарак нәрсәгә инде?
Фаягөл: Тагарак кына мыни?! Яңа тагарак бит ул, җалтырап торган!
Хәйдәр: Соң, җен-пәринең дә матур тагарактан ашыйсы киләдер инде анысы!
Капка артында тавыш, тавык-үрдәк кыткылдавы.
Гөлҗиһан әби тавышы: Кит, патлис! И-и-и, кара йөз, пычрак, кит дим... и-и-и мөрттәт җан!
Кәримә тавышы: Абау, Гөлҗиһанттәй?! Тия күрмә берүк! Менә дигән тавыгым иде-е би-и-ит!
(Гөлҗиһан таякка таянып, арты белән Исхак капкасыннан керә-керә, Кәримәгә): Нишләп тиим, Кәримә кызым!? Тимәдем дә би-и-ит. И-и-и-и, бигрәк җебек әртил шул хәзер бар да. Донҗа тулы микрук булгач, шулайдыр шул, битамин җитмәйдер...
(Кәримә тавышы сөйләнеп тына).
Гөлҗиһан әби: Әле Кармен Кәримәсенең тавыгын әйтәм, ат кадәр тавык, тәгәрәде дә үлде бит, җаныкаем.
Хәйдәр (Көлемсерәп): Ничек, тик торгандамы, Әҗәл-әби, тьфу, Гөлҗиһан әби?!
Гөлҗиһан әби: Тиеп кенә киткән идем, улым, җыгылды гына бит! Нишләрсең, әҗәлең җитсә… Әҗәлең җитсә, мәтәләсең инде... Нишләрсең? Ы-ы, ы-ы …
Хәйдәр: (Әбигә утырырга ярдәм итә). Кая, таягыңны алып куйыйм әле, атуса Ньютон тавыкларының да көтмәгәндә генә скарапастижный әҗәле җитүе бар!
Таякны читкә алып куя. Фаягөл исә кесәсеннән дәфтәр чыгарып нидер яза, саный башлый.
Ибрай: Син, Исхак абзый, конкретно гына әйтәле, нишләргә безгә?
Исхак: Һм-һм... (Уйчан кыяфәттә) Бу магниткыры дулап торган авылга ни генә төзесәң дә инде... Ни сәгате адәм рәтле җөреми, ни адәме...
Хәйдәр: Магнит кыры дигәннән, мин фәкыйрегезнең програм шигыре телгә килә. Исхак абзый, синдә укып җөргән бәхетле елларымда, борыныма ис кергән вакытларда Күкләр тарафыннан иңдерелгән иде. (Үрәторып. Тамагын кыра).
Күрше кызы Хәлимәнең
Магнит кыры мине тарта.
Хезмәт сөеп үскән тәндә
Кинәт уку дәрте арта!
(Ибрай авызын каплап көлемсерәп куя).
Исхак: Да-а... Әйтәм аны, физиканы начар укыдың син – шул кирәккәнгә-кирәкмәгәнгә перманент рәвештә (тавышын Хәйдәрнекенә охшатып) уку дәрте артканга күрә!
Гарри (“Нух көймәсе”нең түбәсендә яткан килеш, көзгегә карап, сузып-сузып сөйли): Хәйдәр абы-ый! Мин бит сиңа нык иттереп охшага-ан икә-ән! Менә кара-а – борыныбыз да бе-ер, колакларыбыз да бе-ер...
(Исхак Хәйдәргә карап көлә. Ибрай ирен чите белән елмаеп куя).
Ибрай (Хәйдәргә): Моңа багышлап та берәр шигырь иңдерелмәдеме әле, Хөсәенов иптәш? Укып китсәгез, (тавышын дикторларча көйләп) без би-ик ша-ат булыр иде-ек! (Көлә).
Хәйдәр (югалып калып): Әлбәттә, иңдерелде... Тьфу! Нинди шигырь?!
Исхак: (көлә-көлә):
Борыныбыз да бер,
Колагыбыз да бер.
Бер борынлы, бер колаклы…
Шундый нипанятный эзбир!!!
(Ибрай рәхәтләнеп көлә. Хәйдәр кул селки).
Хәйдәр: Ярый, гольф кыры теләмисез икән, пәриләргә башка чара табарбыз. Бейсбол мәйданы, мәсәлән?! Юк, әмрикан футбол мәйданы? Уйнасыннар шунда төне буе, тарткалаша-тарткалаша. Бозылышып бетерләр дә олагырлар беркөн! Ну без дә уйнаштыргаларбыз инде шунда көндезләрен?
Гөлҗиһан әби (бик кызыксынып): Үзем төзим гулиф кырыңны, улым, бер дигән кәҗәмне юк иткәннәр бит, патлислар!..
Хәйдәр: Кыхым... (тегендә-монда йөренә башлый) Юк, безгә ни төзергә кирәк, ни!...
Ибрай: Кызыл уголок кирәк!
Фаягөл: Тагын бер кибет комачау итмәс дим!
Гөлҗиһан: Кәҗәм берәр һәйкәлгә генә дә бик разый булыр иде...
Хәйдәр: Үз гәҗитебезне булдырырга кирәк безгә! Шуткамыни? Үз гәҗитәбез? Үзебезнең журнал да ярый!
Гөлҗиһан әби: Тилебизыр яңалыклары!
Хәйдәр: Менә-менә, ни, медиаүзәк (барысы да аңа гаҗәпсенеп карап куялар) кирәк безгә! Менә булырбыз кеше! Ту есть, җен-пәри калмас! Кем хуш качар медиаүзәктән, җәмәгать!
Исхак: Җә, җитәр. Тагын бер-ике минут төзесәгез, авылда җөрер җир калмас. Пауза. Мәчет кирәк безгә.
Хәйдәр: О! Точно! Исхак абзый! Ничек үземнең башыма килмәгән?
Фаягөл: Андай нәрсәне теләсә кая салып булмас!
Башкалар (бик тәртипле генә утырышканнар): Әйе шул.
Ибрай: Кая салыйк икән, Исхак абзый?
(Исхак уйга калган, дәшми.)
Хәйдәр: Ньютоныбыз, башына алма төшүен көтә ахры, мөхтәрәп җәмәгать. Агачны селкетү лазым! (Кызык өчен сикереп тора, алмагачка барып ябыша).
Исхак (Салмак кына, Хәйдәргә): Син, Хәйдәр, мәчет салам дигәч тә, маймылланма, җәме! Мәчетне яхшы урынга салырга кирәк, братлар. Штубы магнит кыры дулап торган урын булмасын! Шаравай мулния бәрмәсен!
Ибрай (йокымсырап утырган Гөлҗиһан әбигә): Гөлҗиһанттәй, син ни диярсең?
Гөлҗиһан әби (уянып, тезеп китә): Мәчетне әйбәт урынга салырга кирәк, балалар. Оңгай урынга утыртырга кирәк. Ы-ы... Оңгайсыз урынга утыртсаң, нәрсә була инде?.. Менә мин бер оңгайсыз утырган идем, ни карарга... кина карарга... теге ни кинасы... Бразил кинасы...
Хәйдәр: Вәт дөрес әйттең, әби, вәт шәп әйттең.
Гөлҗиһан әби: Кеше күп җөри торган, бар кешегә дә оңгай төшкә саласы иде, ы-ы, Синтырга дим, авыл синтырына.
Фаягөл (кулыннан дәфтәре төшеп китә): Ә!? Синтырга!? Кара, тоталар да минем кибет тирәсен капшый башлыйлар! Кибет урынына мәчет салып кына (басым ясап, бик үтемле итеп Хәйдәргә карый) Маһинур тыкрыгында Шүрәлеләр бетмәс!
Хәйдәр (сискәнеп куя): Җук, иптәшләр, җук, алай булмый! Авылда мин, ягъни Хосе, барында (кыза бара) хатын-кыз милкенә берәү дә кул сузмаячак. Шагыйрь әйтмешли... хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке дигәндәй... Фаечканы обижать итәргә... җук-җук, әйтмәгез дә!
Исхак авыр сулап өенә кереп китә.
Гөлҗиһан әби: И-и-и, кем, Хусе улым, кызмале, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.
Хәйдәр: Әйтмә дә! Кем әйтмешли, лутшы жевать!
Сәхнә караңгылана.
Икенче күренеш

Иртә. Яңгыр туктаган. Хатын-кызлар кипмәгән керләрен җыеп, яңадан юалар, эләләр. Хәдичә дуңгыз тагаракларына ашлысу салып йөри. Дуңгызлар тавышы ишетелә.
Хәдичә: Көтүче Камалетдинны әйтәм, бигрәкләр әллә кем инде!
Фаягөл: Әйтмә дә, үземнең җен ачуларым чыгып бетә. Иртә белән менә гөл кебек кенә торган булам кибет янында, югыйсә. Шунда ачылып сөйләшеп китсә, ни була инде?!
Кәримә: Кит моннан, кеше үтерүче белән ни сөйләшәсең!
Хәдичә: Әле шуны әйтәм, безнең фермыда, хатынын да үзе үтергән икән, дигән сүз җөри.
Кәримә: Андый ир белән торсаң, үлмәс җиреңнән үләрсең, җүләр, Алла сакласын.
Фаягөл: Юкны сөйләмәгез әле.
Хәдичә: Нишләп юкны булсын, Фаягөл, бик белеп әйтәм. Ул сугыштан кайткан адәм тулы булмый ди. Шулай гел генә кеше үтерәсе килеп тора ди. Чире шундый ди аның.
Кәримә: Әйе шул, ул Нәзифәнең кала бүльнисенә китүен кем күргән. Мужыт ул аны бакча артына алып чыгып "кых" иткәндә, шуның белән вәссәлам.
Фаягөл: Шулай иткән ди менә! Ә Нәзифәнең тутасы Фаягөлегез ике күзен тутырып карап торган ди менә! Шәһәр бүльнисенә үзем илттем Нәзифәне, илткәндә бик исән иде әле...
Хәдичә: Кара, Кармен, “Ак чардак” гәҗитендә Хусының шигырьләре басылган диләр, хакмы икән?
Кәримә (уянып киткәндәй): Хак булмаенча! Менә, бик шәп гәҗит, әйдә, кайсыгызны яздырыйм?
Фаягөл: Ә, ни, теге шигыре бармы соң? Теге, кибеткә бәлзәм кайткач иңдерелгәне? Ничек әле ул?
Кәримә: (романтик рухка көйләнеп)
Туктый да кала шул йөрәк
Синең кибет кырында.
Син дип, эшләпә киям мин,
Син дип, көн дә кырынам.
Син дип, мөгри абзардагы
Кыңгыраулы ак бозау.
Син дип вәгъдәләр итәм дә,
Син дип вәгъдәмне бозам...

Барысы: Аһ, нинди матур! Әйтеп бетергесез инде менә!
(Офыкка карап, үз уйларына талалар, битләрендә - елмаю. Бер-бер артлы хыяллана-хыяллана тирән сулап куялар. Еракта сыерлар сузып мөгерәп куя.)
Фаягөл: Кызлар, эш бетмәс ул, әйдәгез су коенырга киттек?!
(Башлаган эшләрен ташлап, Фаягөлгә иярәләр.)
Хәдичә: Шулай! Фаягөлкәем, Хосе сиңа өйләнергә йөри дилә-әр?.. Дөресме соң у-у-уыл? Без имеш-мимешләргә ышанмыйбыз да инде...
Фаягөл (чистый аптыраган хәлдә): Ник өйләнешик ти? Минем ирем бар бит... Ни, Ибраем бар. Кибеткә кап-кап тауар ташып тора, Алланың рәхмәте...
Хәдичә: Әйдә ярар, Фаягөлкәем, үпкәләмә, болай гына сорадык. Әйтәбез бит, имеш-мимешләргә ышанырга син безне кем дип белдең?!
Кәримә: Дөрес! Андый ирне каян табасың тагын! Берүк аерылыша күрмәгез! Бәхетле яшәгез! Әйбәт...
Хәдичә (Кәримәнең сүзен бүлеп): Аерылышсалар ни булган ди, ай? Безнең Фаечка да төшеп калганнардан түгел! Аңа Хосе кебек ир, даже шагыйрь!.. шигырьләр багышлый икән!
Фаягөл: Туктагыз әле! Нинди Хосе?! Нинди аерылышу?! Унбиш ел юкка тәрбияләдеммени мин ул Ибрайны?!
Кәримә: Фаечкага Ибрайдан да әйбәт ир юк, ахирләр! Үзе эшнең рәтен белә! Бөтен ирләргә примир бит ул! ыһы! Шигырь ди имеш! Ишетмәгән ди без шигырь!
Барысы да: Әйе! Маладис ул Ибрай!
Хәдичә: Әле Әҗәлттәйнең Гаррисын әйтәм, тәки Хосеныкы булып чыкты бит, менәттерә, ә!
Фаягөл: Белә идем мин аны, Хәдичә, менә (күкрәк тавышы белән) то-ойа идем!
Кәримә (йомшак тавыш белән): Әйе, бала үз атасын таныды! Ничек танымасын? Бигрәкләр охшаганнар бит!
Фаягөл: Гөлҗиһанттәй ничек сөйләде әле?
Хәдичә (Гөлҗиһан тавышына охшатып): Менә суйган да каплаган инде, суйган да каплаган, мин сиңа әйтим!
(Көләләр).
Фаягөл: Хосе үзе ни ди соң?
Хәдичә: Койрыгы кысылган мачы нәрсә дисен инде?
Кәримә белән Хәдичә (куркыныч тавышлар белән бергә): Мияаууу!
(Барысы да Фаягөлгә карыйлар, Фаягөл көлә башлагач, барысы да көлеп җибәрәләр).
Сәхнә артында алар көлүенә мөгерәгән сыерлар тавышы кушыла.
Күк күкри. Хатыннар карашларын дәррәү күккә юнәлтеп, судан чыгалар. Хосе пәйда була.
Кәримә (Хосены күрә, бер-берсенә карашып туктап калалар): Мин... ни... менә Хәй-дәр... Ак-чардак-ка-җаз-дыра-дыр-ием... Мәзәкләре әйбәт, гел җаңасы килеп тора. Менә намаз вакытлары да бар...
Хәйдәр: (Исенә килеп). Ә, шулаймыни, кая мине дә яздыр әле алайса. Вәт менә, җарый очрадың әле, атуса бу елга язылмый каладырием. Әйбәт булды. (Калган хатын-кызларга игътибар итеп). Әнә Хәдичәне дә яздыр! (Хәдичәгә) Хуанита! Кил әле, менә Кәримә гәҗиткә җаздырам ди. (Бер Кәримәгә, бер Хәдичәгә карый). Тууучны! Җаз, Кәримә, Хусе үзен дә, Хуанитаны да җаздыра диген!
Хәдичә: Ә? Нәрсәгә ул миңа?
Хәйдәр: Донҗа хәлләрен белеп торырга! Образауный булырга кирәк, милләт образауный кешеләргә мохтаҗ!
Хәдичә: И-и-и, Хәйдәркәем, мин ул хәлләрне гәҗитсез дә бә-ә-әк җакшы белеп торам!
Хәйдәр: Ну... Фермыда укырсың..
Кәримә: Кыстама соң, Хусе, теләмәгәч теләми инде, без көчләмибез... Кая, үзеңне генә җаздырыйм.
Хәйдәр: Причом монда ул теләми! Ә терлек турында кем уйларга тиеш?! Хәзер сыерларга да музыка тыңлаталар, ди. Шулай музыка тыңлый-тыңлый савылган сыер культурный була, ә культурный сыерларда ыстырис булмый ди! Фән шулай ди, дамалар, бик беләсегез килсә!
Хәдичә: Соң, мин бит сыер карамаем, безнең фермыда сыер җук бит ул!
Хәйдәр: Ник, ыстырис ул, сыерда гынамыни?! Синең мырыкларыңда җук дисеңме әллә аны! Менә син, Хуанита, соңга калып, кабалана-кабалана фермыга килеп кердең, ди. Ишекне генә ачтың әле, ну кисәк итеп ачтың. Ишек каерылып китеп таш стинага бәрелде. ШАП! (Кулын кулга бәрә. Хәдичә белән Кәримә сискәнеп, сикереп куялар). Пажалысты сезгә ыстырис нумыр бер! Ә ул мырыклар бит әле ашамаган да бүген! Син тагаракларына ашлысу китереп саласың. Лачт! Бусы ыстырис нумыр ике булды. Мырык ул ашлысуның каян алынганын белми дип уйлыйсыңмы? Җук, белә мырык!! Әнә бит, тилибизырдан гел әйтеп торалар, кешегә иң җакын хайван ул дуңгыз дип. Дуңгыз, дамалар, кеше кебек үк фикер йөртә ала. Белә ул бу ашлысуның кичә кешеләр ашап бетермәгән ризык икәнен. Шуңа кимсенә мыркылдыклар. Вәт сиңа, Хуанита, өченче ыстырис. Ә шунда яннарына килеп утырып, гәҗитеңне ачып җибәрсәңме, укып җибәрсәңме культурный җаңалыкларны, җә берәр мәхәббәт тарихы... Ну мырыкның җөрәгенә май булып җатар иде. И шуннан ысразы берничә килага артып та китәр иде. Вәт менә! (Хәйдәр җирдә яткан тимер чыбыкны ала).
Хәдичә: Кармен, җаздыр булмаса! Бергә түгел, икегә җаздыр!!!
Хәйдәр үзеннән шактый канәгать калып, юлын дәвам итә.
Кәримә: Кая, берочтан, Фаягөлкәем, сезне дә җаздыраем?
Фаягөл: Язылырбыз. Әле ни... вакыт юк. Мәчет хәстәре бит әле.
Хәдичә: Урынын әйтәм, синтырга дип билгеләгәннәр диме соң?
Фаягөл: Сынтыр диләр. Каян килеп сынтыр яхшы урын булсын ди? Гомерем буе тилмерәм. Кичкә таба кибет артына чыгуы да куркыныч.
Кәримә: Ник алай дисең, Фаягөлкәем?
Фаягөл: Теге затларны әйтүем, эңгердән соң тәмам бәйдән ычкыналар. Әйткәннәр иде аны, каргалган имана ул, анда төпләнмә диеп, тыңламадым бит, диваналар булдым. Соң, ул вакыт заманы да башка иде шул, җен-пәригә ышану җук иде. Хәзер менә... кирелегемнең рәхәтен күрәм.
Хәдичә: Кит инде! Кем әйткән иде со-о-оң?
Фаягөл: И-и-и, әйтсәм дә оят инде...
Кәримә: Җә инде, без сүз тарата торган кеше мени?
Хәдичә белән Кәримә тынып калып, Фаягөлнең сүзен көтәләр
Фаягөл: И, оят инде, оят, әйтмәсәң, тагын... язык булыр дим. Ни бит, безнең әнкәй мәрхүм әйтә торган ие, бер-бер зур эш башлаганчы, изге рухлардан киңәш соравың хәерле дип. Теге кипкән коены әйтәм.
Хәдичә: Чытырмандагы коенымы?
Фаягөл: Шул инде. Борынгылар шунда киңәш сорай торган булганнар.
Кәримә: Ничек инде? Кое җавап биргәнме?
Фаягөл: Биргән ди! Коеның теле бар мыни? Алар бит Тәңредән сораганнар.
Хәдичә: Тукта, кибет төзегәндә син дә сораган идеңме?
Фаягөл: ган идем дә бит, и-и-и, диваналар гына булдым би-и-ит...
Кәримә: Җавап та биргән идеме?
Фаягөл: гән иде... Тыңламадым гынайлар бит, каһәр суккыры...
Хәдичә: Соң, ник соң аны ирләргә сүләмәйсең, кит аннан, харап итәсең бит мәчетне.
Фаягөл: Ибрайның холкын беләсез бит, андый контр гамәлләремне белсә, өйгә дә кертмәс башка.
Гарри йөгереп килә. Артыннан Гөлҗиһан әби ияргән.
Гарри (сузып): Фаечкы-ы-ы апа! Мин генетика китабын укып чыктым!
Фаягөл: Маладис! Медаль бирерләр үзеңә!
Гарри: Шуннан! Мин бит эшчән, эчмим, тартмыйм!
Барысы да Гаррига карыйлар.
Мин бит... Ибрай абыйга охшага-а-а-а-ан!
Барысы да тынып катып кала.
Гөлҗиһан әби (уйчан кыяфәттәтә): Ы-ы, менә шундый акыс эффект, мин сиңа әйтим!!
Фаягөл (Гаррины куа китеп): Менә хәзер күрсәтәм мин сиңа! Хәзер вубщим охшап каласың Ибрайга! Суйган да каплаган буласың хәзер!
Хәдичә: Да, малай... Кипкән кое дисең инде алайса...

Сәхнә караңгылана. Ут сүнә.
Өченче күренеш

Эңгер вакыты. Ләкин чытырманда инде шактый караңгы. Монда бер төркем авыл кешеләре кереп бара. Фаягөл, аның артыннан Кәримә, Хәйдәр, Хәдичә, арттарак Ибрай, иң арттан теләр-теләмәс кенә, сукрана-сукрана Исхак килә.
Фаягөл: Әкрен, абынмагыз, монда җен тупсасы бар.
Кәримә: Нәрсә тупса- (абынып егыла) –сы, дисең?!
Хәйдәр (Кәримәгә ярдәм кулы суза): Җен тупсасы, ди. Кая, тотын миңа, ирләргә тими ул җеннәр.
Хәдичә: Ай, кая алайса, мин дә тотынаем. (Хәйдәргә ябыша)
Ибрай: Җә, озакмы әле?
Фаягөл: Килдек. Түгәрәкләнеп басыгыз. Бастыгызмы инде? (Коега. Ярты пышылдап.) Изге кое рухы, син мондамы...
Тынлык. Куркышып дәшми көтәләр.
Хәйдәр: Корыга кем дәшсен инде?
Фаягөл: Ибрай, чыгар булмаса.
Теләмичә генә Ибрай кесәсеннән аракы шешәсе чыгара. Рюмкага агызып, гадәт буенча авызына җибәрмәкче була, аңына килеп, Фаягөлгә суза
Фаягөл: И, изге кое рухы. Сиңа дип киңәшкә килдек. Шушы аз гына сыебызны зур итеп кабул кылсаң иде.
Шомлы тынлык. Безнең каһиннәр ялгыш тавыштан да сискәнердәй булып торалар. Коточкыч тавышлар ишетелә – һәркем үз янындагы җан иясенә чытырдап ябыша - еракта яшьләрнең музыка яңгыратып машиналарда узганы аңлашыла – силуэтлар. Тагын тынлык.
Хәдичә: Булмады бу, Ибрай, өстә тагын бераз.
(Ибрай тагын салып бирә. Фаягөл теләр-теләмәс кенә коега агыза. Тагын көтәләр. Бераздан коены очкылык тота башлый)
Фаягөл: И, изге рух, соравыбызны җавапсыз калдырмасаң иде.
Хәйдәр: Кая мин әйтим әле, рухлар шигырь теленә битараф кала алмас. (Коега иелә төшеп) И мөкатдәс моңлы кое!
Коедан: Әү?
Барысы да:
- О!
- Карагыз әле!
- Вәт менә!
Фаягөл: Безнең сиңа соравыбыз бар? Бирикме?
Коедан: Әйдә!
Авылдашлар коега ябырыла:
- Кая, кит, аягыма бастың!
- Чишт! Тик торале!
- Кая керәсең инде?
- Үземә дә берни күренми!
- Кит әле, мин монда беренче бастым!
Фаягөл: Җиттеме сезгә юкмы?
Коедан: Нәрсә-ә?
Фаягөл: Юк, изге рух, борчылма, без гөнаһлы җаннарны кичер зинһар. Безнең соравыбыз бар иде, (як-ягына каранып, аннары коега үрелеп) и мөкатдәс кое! Яңа мәчетне авылның кай тирәсенә салыйк икән? Аптырадык кына бит! Син ни дисәң, шул булыр, кое хәзрәтләре!
Коедан (бераз дәшми торганнан соң): Авыл си-интырына-а саласы түгел. Ни... Кибеткә тия күрмәгез тагы-ын!
Ибрай: Әнә, нәрсә ди бит! Синтырга түгел, ди, ишеттегезме?
Хәдичә: Менә бит! Синтыр дигән сүзләрне дә белә икән...
Кәримә: Ник белмәсен инде, шуңа да кое рухы бит ул.
Хәйдәр: Ник, кайда салырга соң?
Коедан: Кыхым... Си-интырга-а түгел...
Ибрай: Менә булды, җәмәгать, белергә теләгәнне белдек. Киттек, әйдә.
Кәримә: Әйдә, кайтыйк, туганнар. Рухларны артык борчырга ярамай.
Хәдичә: Тукта, ай, мин дә бер генә сорау бирим инде! Кое, мин кемгә кияүгә чыгыйм икән?
Фаягөл: Кит, борчыма рухларны җыен юк-бар белән.
Хәдичә: Ник юк-бар булсын! Кое ди-и-им. Ибрай, кая, бераз калдымы әле анда? Кемгә чыгыйм дим, и мөкатдәс кое хәзрәтләре?
Коедан: Си-интырга түгел! Саклана күрегез!
Фаягөл ( кызны коедан аерып): Җә, булды, кайтырга кирәк, рухларны озаклап борчу килешми.
Халык пышылдаша-пышылдаша кайту юлына борыла. Фаягөл артта кала.
Фаягөл (коега): Әйдә, чык!
Коедан: Си-интырга гына түге-ел...
Фаягөл: Чык дим! Киттеләр!
Коедан ыхылдый-ыхылдый Гөлҗиһан әби үрмәләп чыга.
Фаягөл: Булды бу. Син хәзер үк кайтма әле. Без ераккарак китик, ярыймы? Менә, Гөлҗиһанттәй, сөйләшенгәнчә (акча тоттыра). Булдырдың, маладис!
Гөлҗиһан әби (акчаны кесәгә яшереп куя): Без булдырабыз!!
Кое янында калган яртыны кыстырып, Фаягөл чытырманнан чыга. Яңгыр сибәли.
Хәдичә: Менә бит! Нинди ялгыштан котылдык. Белмәенчә синтырга салып куйган булсак...
Ибрай: Әйттеләр бит инде сиңа, синтырга тегел дип!
Хәйдәр: Әйе, анысы аерма ачык. Кайда салырга икәне генә дөм-караңгы.
Исхак (моңарчы дәшми генә агач төбендә утырган Исхак ачу белән): Булды! Тыңлагыз мине. Хәзер ничек әйтәм шулай эшлисез, җегетләр! Болай йөреп булмас!
Шаулашалар:
- Тыңлыйбыз, әйдә әйт!
Исхак: Ул оңгай урын күз алдында җатмас, аны эзләп табарга кирәк.
Хәйдәр: Тучны, Ньютон! Халык да әйткән, эзләгән табар, дигән! Эзләп табарга кирәк аны!
Исхак (Хәйдәргә игътибар итмичә): Ибрай, синең савит заманыннан калган тимерчыбыкларың барые кебек...
Ибрай: Бар, Исхак абзый.
Исхак: Әнә шулар арасыннан ике миллимитыр калынлыктагысын табарсыңмы?
Ибрай: Ник тапмаска!
Исхак (дәрес аңлаткан сыман): Шул тимерчыбыкны, балалар, хәйбәтләп кенә икегә бөгәбез, ыштубыты ике япь арасында туксан градыслы почмак хасил булсын.
Ибрай: Тигез итеп бөгикме, Исхак абзый?
Исхак: Юк... Бер ягы ике тапкыр озынрак булсын. Шуннан. Уң кулыгызны җодроклап, бераз буш ара калдырасыз. Теге чыбыкның озын җагын шунда урнаштырасыз да, авыл буенча гүләйт итәсез. Кыска җагы сулга борылса – әйбәт, уңга борылса – җүнсез урын. Ну иң шәбе, җегетләр, гүпчим кымшанмаса. Тимер кымшанмаган урында энергетика әйбәт дигән сүз. Мәчетне дә шул урынга салырга кирәк.
Ибрай: Җарый алайса, иптәшләр. Җөгердем. Тимерчыбык белән без сезне авыл башында көтәрбез.
Сәхнә караңгылана.
Дүртенче күренеш

Авыл эче. Кара-каршы күршеләр Кәримә белән Хәдичә яши торган турдан Хәйдәр, Ибраһим, Гарри киләләр. Кулларында тимерчыбык.
Хәйдәр: Карале, Ибрай, ник туктамый соң бу нәрсә. Боргалана да боргалана. Мужыт син аны дөрес тотмыйсыңдыр? Кая, кая үземә биреп карале, кем, Ибрай... Ибрай дим... Хе-е-ей! Ибрай, сиңа әйтәм, ник дәшмәгән буласың, кем әйтмешли, дәшми генә алга бара, пириправа - бирик правый.
Ибрай: Ичмасам, сулга да борылмый, каһәр!
Хәйдәр: Мужыт, түбән очтан эзләп карарбыз, ә? Бу тирәдә бер дә булыр кебек түгел бит, җегетләр. Әнә кара, кара кылтаюларын, үзенә күрә генә түгел! Вәт кыландыра! Җук, җегетләр, булмагач булмый инде. Түбән очта мужыт болай ук боргаланмас, ә? (Гаррига) Син ни дисең, генетик?
Гарри: Ичмасам, сулга да борылмый бит, каһәр!
Ибрай: Сүгенмә.
Гарри: Син сүгенәсең бит.
Ибрай: Башың яшь.
Гарри: Миңа унөч инде!
Ибрай: Менә бу пинжәккә унбиш. Ә ул һаман сүгенми!
Хәйдәр: Җегетләр, талашмагыз, пажалысты. Чыбыкның (чыбыкка ымлый) болай да кәефе җук. (Ибрайга) Җук, брат, булмый инде бу синнән. Булмаса, әнә Гаррига биреп кара, тем более яңа буын, иниргетикасы да яхшы.
Гарри: Да, Ибрай абый, әби дә шулай ди, синең иниргетикаң җакшы, нәкъ Ибрай абзаңныкы кебек инде менә, ди...
Ибрай: Причом монда...
Гарри: Ну син, Ибрай абый, белмисең, генетиканы аны ПыТыУда укытмыйлар. Ә мин беләм. Мин списиальный укып чыктым ул генетика китабын. Шунда җазган!
Ибрай: Ни дип җазган, ә, ни дигән?!! Фәлән авылдагы Гарриның атасы Ибраһим була дип җазганмы, шулай дигәнме, ә?!! Шулай дип җазганмы, әйт!
(Берара карашып тын торалар).
Гарри (Еларга җитешеп): Җук, алай димәгән! Һәр баланың атасы булырга тиеш, дигән! Кешегә, кем дә булса, “улым” дип дәшергә тиеш, дигән! Атасыз-анасыз кеше булмый дип җазган! (Йөгереп китеп бара).
Ибрай катып кала. Хәйдәр бер Ибрайга, бер Гарри киткән якка карый.
Бу өчәүне тәрәзәдән күзәтеп торган Кәримә белән Хәдичә, бу өчәүне болай ваемсыз гына күзәтүгә түзә алмаенча, урамга җөгереп чыгалар.
Хәдичә: Кем җөри дисәм, сез икән. (Тимерчыбыкны этеп җибәреп) Бу ыргагыгыз туктадымы әле?
(Ул арада юл аша яшәүче Кәримә дә килеп җитә)
Кәримә (тимерчыбыкка ымлап): Абау, җаным, кара ничекләр генә дулый бит, әйтәм аны бер тыныч җоклаганым җук, җатып карамаган почмагым калмады – бастырылам гына бит.
Хәдичә: Әйтмә, ахирәткәем, төшләремә әллә ниткән дуңгыз башлы кешеләр кереп җөдәтеп бетерә. Мин әйтәм, җалгыз хатынга кем генә ияләшмәс, кеше-фәләнгә сиздерә күрмәем дип яшәй идем. Ә ул һаман шул саташкан магнит кырлары икән.
Ибрай (чыгырыннан чыгып): Кара, шаулашмагыз әле, ә!
Хәйдәр: Шаулашмагыз түгел, сайрашмагыз була, Ибраһим әфәнде!
(Ибраһим әллә инде шул гына кирәкме – кызганнан-кыза бара. Хәер, гаҗәп тә түгел, дулкынланадыр – аларның ихатасына якынлашалар бит.)
Ибраһим: Сине, Хәйдәр, соңгы арада кибет турысында сайрап торган итеп еш күрәләр, имеш.
Хәйдәр: Нәрсә?!
Ибраһим: Шулай, Хусы иптәш, бу Ибрай бозау дип җөрисеңдер ахры! Башканыкында эшем җук, но үз тормыш иптәшемне (Ибрай, бер җортларына, бер кулындагы җайланмага карый-карый, тимерчыбыкны икенче кулының учына бәреп ала. Авырта, канишны, чәнечкеле бит ул тимерчыбык!) обидка бирмәем! (авырту катыш ачудан тимерчыбыкны читкә атып бәрә)
Хәйдәр: (чыбыкны барып ала) Ни дисең! Минме! Юк минме?! Хосемы?! Фаечканымы?! Фаечка алиһә ул, бик беләсең килсә!
Ибраһим: (Тынычлана һәм горурлана төшеп) Алиһә шул! Ә ул килделе-киттеле шигырьләреңне минем хатынга түгел, әнә, Карменга багышла!
Хәйдәр: (Үз ихатасы турына җиткәнгәме, тагын да кыюлана төште булса кирәк) Юк, син әле минем тывурчиствыма тел тигерәсеңме, ә?! Кәримәгә, имеш... (Карашы Кәримәнеке белән очраша, ни Кәримәне, ни Хәйдәрне, ни Тимерчыбыкны әйтмә, өчесе бер булып кымшанмый торалар, авыл халкының күзе, билгеле, тимерчыбыкта гына. Аңына беренче булып Хәйдәр килә.) Ни... Нәмә эшләп Карменга багышлыйм ди мин аларны? (Аннары кулындагы тимерчыбыкны да аңына китерә, тимерчыбыклы кулы белән Кәримәгә ымлап) Ни... Бетмәс авылда андый..
Кәримә (үпкә катыш ачулы тавыш белән): Харап икән! Андый гына шигырьләрне аны кем дә, әнә, Тукай да җаза!
Ибрай (бу киеренкелекнең сәбәбен аңлагангамы): Җә булмаса, әнә, һаман итәгеннән аерыла алмаган әниеңә багышла шигырьләреңне! Вәт булырсың җегет!
Хәйдәр (Кәримәгә карый-карый Ибрайның өстенә менә): Нәрсә?! Юк, нәрсә?
Ибрай: Нәмәрсә?.. (чигенә)
Хәйдәр: Әҗәл әбиеңне исеңә төшерәм хәзер! Ну ачуымны чыгардың, бырат! (Кысылган йодрыклары белән коточкыч кыяфәттә Ибрайны Камалетдиннар ихатасынача чигенергә мәҗбүр итә). Кая качасың! Кил! Кил, җегет бул!
Камалетдин йорты янына килеп җитәләр. Камалетдин капка төбендә утыра.
Хәдичә: Нишлисез?! (Чыбыкны Хәйдәрдән тартып алып, Камалетдинның аяк астына ташлый.)
Гөлҗиһан әби: Бу ни бу?
Кәримә: Туктагыз!
Фаягөл йөгереп килә.
Фаягөл: (Ибрайга) Әй, качма! Бәр үзенә дә берне! Җебемә дим мин сиңа! (Башкалар аңа борылгач, тамагын кырып) Һм-һм... Ту есть... (тезеп китә) Нишлисез?! Бу ни бу? Туктагыз!
Камалетдин (Тимерчыбыкны күтәреп ала. Арыган тавыш белән): Бер-берегезне таламагыз инде, тынычланыгыз!
Ибрай: (Камалетдинга карый да авызын ачкан килеш туктап кала). Ни... Хосе-дус... Җәмәгать... Камалетдин... чыбык туктаган...
Барысы да Камалетдиндагы чыбыкка карыйлар. Тынлык. Пауза.
Гөлҗиһан: ...главнуе суха!..

Пәрдә.
II ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Көтү вакыты. Камалетдин агач күләгәсендә китап укый. Агачның икенче ягында кояшка каршы Исхак белән Гарри утыралар. Күләгәдә булганына күрә, Камалетдин безгә күренми.
Гарри: Исхак бабай, кешеләргә мәчет ни өчен кирәк?
Исхак: Мәчетме, улым? Мөселман кешесенә мәчет бик кирәк, улым. Үзеңнең нинди халык баласы икәнеңне онытмас өчен кирәк, мәчет кешене тәртипкә өйрәтә, рижым буенча яшәргә өйрәтә. Игътибарлы булырга кирәк, улым. Ни... Нәрсә сөйли идем әле?
Гарри: Игътибарлы булырга кирәк дип, бабай.
Исхак: Ни... Ә... Әйе, игътибарлы булу бик кирәк, улым. Ул бит ни... Кая... Мин нәрсә әйтмәкче идем соң әле...
Гарри: Бабай, мәчетне сөйлә инде.
Исхак: Ә, әйе бит әле, мин пущтыга барадырием түгелме соң? (Исхак урыныннан кузгала.) Тукта, ник барадырием соң әле мин анда. Җарый, бара торыйм булмаса. Син, улым, онытма, игътибарлы булырга кирәк, җәме. (Чыгып китә.)
Берара, уйга калып, бабай киткән якка карап торганнан соң.
Гарри: Камалетдин абый, тагын сөйләле! (Хәзер без Камалетдинны да күрәбез инде.)
Камалетдин: (Китабын читкә куеп, тамагын кыра). Бер көнне югалды минем сарыкларым. Бар булган җирдән юк булдылар. Эзләп киттем боларны. Барам-барам. Урман артына ук чыкканмын. Тургай кырын да узып киткәнмен. Кызлар күлен дә.
Гарри: Шулай еракка киттеңме?
Камалетдин: Бигрәк матур иде шул көне. Сарыклар югалганга эчтән шатланып та куйдым – бу җирләргә кайчан чыгар идем әле? Хәзер берзаман каршыга бер юлчы килә. Әһә, димен. Сарыклар шул тарафка киткән булсалар, аларны күрми килмидер, име?
Гарри: Ну, дөрес, логик уйлап карасаң, шулай.
Камалетдин: Исәнме, бабай, дим. Исәнме, улым, ди. Кайларга барасың, дим, юлың озынмы? Менә, ди, күпме яшим – авылымнан бер дә чыкмаганмын икән. Эш дип, гаилә дип, балалар, оныклар дип... Дөньясын карыйм әле дидем дә чыгып киттем. Дөнья зур икән ул, балам, ди. Туган авылыңнан чыкмасаң да, башка авыллар бар икәнен белеп яшәргә кирәк икән, ди. Менә бер авылга кердем. Ә анда мичне башкача салалар икән, ипиен дә башкача пешерәләр. Безнекеннән яхшырак та түгелдер – башкача. Ә алар минем авылны, авыл халкын сораштылар. Безнең авыл миче уңайлырак икән дип килештеләр, аларга шуны өйрәтеп калдырдым.
Гарри: Мичне аны башкача да салып буламыни, Камалетдин абый? Безнең Ибрай абый гел бертөсле сала бит?
Камалетдин: Шуның өчен миче озакка чыдамый да. Аны башкача да салып булганны белми бит ул. Йә каян белсен, берәү дә башкача салырга өйрәтмәгәч, үз авылыннан читкә чыгып карамагач...
Гарри: Ә ул бабай, безгә кердеме соң ул? Мин андый кеше күрмәдем бит.
Камалетдин: Кирмән кала авылына да керәсеңме соң, димен? Бабаең бик аптырады шуңа.
Гарри: Нигә аптырады?
Камалетдин: Бабаең әйтә, андый авыл юк хәзер ди. Миннән көләсең ди. Булса, аның турында тирә-як авылларда белерләр иде, ди.
Гарри: (көлеп) Без юкка чыкканмы, Камалетдин абый?
Камалетдин: (Гаррига карый. Җитди). Без юкка чыккан, Гәрәй.
Гарри: (Аптырап). Ә сарыклар? (Сикереп тора. Дулкынланып). Сарыклар, Камалетдин абый! Сарыклар чыгып качкан иде бит! Сарыкларны күргәнме соң? Күргәнме сарыкларны?! Күргәнме?!
Камалетдин: (тыныч тавыш белән) Сарыклар качкан иде шул. Мин аларны авылыбызның теге очында таптым... Сарыклар гына бит алар, Гәрәй. (Елмая).
Гарри (берара тын торганнан соң): Сорасам, ачуланмыйсыңмы?
Камалетдин: Ник ачуланыйм?
Гарри: Сине авылда кеше үтерүче дип сөйлиләр.
Камалетдин: Сугышта булган кешене гел шулай сөйлиләр инде ул, Гәрәй.
Гарри: Үзе теләп китте диләр.
Камалетдин (авыр сулап): Тагын ни диләр?
Гарри: Тагын шул сугыштан кайткач эреләнде, кеше белән ачылып сөйләшми дә диләр.
Камалетдин: Ни сөйләшим соң?
Гарри: Белмим... Авыл хәлләрен сөйләш. Менә Хосе абыйлар мәчет салырга йөриләр.
Камалетдин: Ишеттем.
Гарри: Исхак бабай әйткән, имеш, тимерчыбык кайда туктый, шунда тотыгыз да салыгыз дигән ди.
Камалетдин: Шуннан?
Гарри: Соң! Тимерчыбык синең ихатада туктады бит! Камалетдин абый, ә син намаз укый беләсеңме?
Камалетдин: Беләм.
Гарри: Мине дә өйрәт әле? Авырмы ул?
Камалетдин: Авыр, Гәрәй, бик авыр. Иң башта – үз мәчетең булуы
кирәк.
Икенче күренеш
Камалетдинның ишек алды. Кәримәнең җаны тыныч түгел, әрле-бирле йөренә. Сакта тора булса кирәк. Йөгерә-чаба тиргә баткан Хәдичә килә. Көн бик болытлы, яңгыр җилләре исә.
Кәримә: И-и-и, мин әйтәм, бу чучка фермысында эшләүчегә Алла ярдәм бирсен, Хуанита! Ничекләр генә өлгерәсеңдер.
Хәдичә: Әйтмә дә инде, Карменкаем, әйтмә дә инде. Кырыкка җарылырдай булам, валлаһи менә. Бер минут, бер сикнут буш торган җук.
Як-якларын карангалап, кырт иткән тавышка да сискәнеп пышылдашалар.
Кәримә: Кичә сөйләшүен сөйләштек тә, Хуанита. Закон бозу булмасмы икән дим? Кеше йортына кереп кәгазь актару...
Хәдичә: Ник булсын ди, Кармен?! Теге вакытта, Фаялар кибет салганда дим, Кычыткан тыкрыгын бирмәдек бит әле!
Кәримә: Ну инде...
Хәдичә: Бирергә! Ату бигрәк патша сарае ясар иде кибетен. Болай да, байлыкларын кая куярга белмиләр! И, Карменсита, аларның чормаларындагы әйберне күрсәң! Күке йомыркасы гына җук, менә!
Кәримә: Кит, малай! Каян беләсең?!
Хәдичә: Соң, белмәенчә, безнең чормага карай бит аларның чорма тәрәзәсе! Күрәсең инде! Күрмәс җиреңнән күрәсең!
Кәримә: Шул кадәр күренә мени, Хуанита? Соң, җул аша бит алар сездән!?
Хәдичә: Менәттерә бәйләнде, ә! Күренә дигәч, күренә инде!
Кәримә: Закун бозу түгел инде, җәмгыятькә файда китергәчтен?
Хәдичә: Без дә кайгыртмасак, килмешәк көтүче Камалетдин кайгыртмас бит! Аңа ике тишек бер тиен! Бүген монда, иртәгә тегендә, менәттерә! Дөрес инде, дөрес, Карменкаем. Бу эшне Фая башкарса гына. Менә, күзләребезне дүрт итеп, авылыбыз белән авызына карап торабыз бит!
Кәримә (җилдә капка шыгырдаган тавышка сискәнеп): Куркып торасы юк! Фаечка булдыра ул! Маладис ул! Җәмгыять файдасы дип тырышабыз, югыйсә. Мәчет кирәк! Күпме яшибез инде хәзер мәчетсез?
Хәдичә: Ну, шактый инде.
Кәримә: Әлдә ярый бозылып бетмәгәнбез. (Күк күкри. Кәримә күккә карап) Менә дигән тату яшибез. Бер-беребезгә терәк дигәндәй. Тәртипле яшибез, малай.
Камалетдинның өй эче. Өстәл, тимер карават. Карават янында китап шкафы. Өстәлдә лампа, китаплар. Өй эчендә берәү дә юк. Ишектән куркып кына Фаягөл керә. Як-ягына карана, эчкә уза.
Фаягөл: Камалетдин... Камалетдин... Өйдә кеше бар микә-ә-ән? (үз-үзенә) Булган ди, көтү вакытында! Җене дә юк! Ярар, бик якшы, алай-болай берәрсе кергәләгәнче, эшне майтарып ташларга кирәк. Алайса Хусы бик кистереп әйтте, йә бүген керәсең, йә җук дигән була. Команда бирергә кем дә булдыра. Керәм, кермәскә мине, әллә куркып тораммы! Курыккан ди! Упщиствинный интирис булгач бигрәк тә. Менә хәзер, хәйбәтләп кенә карыйбыз да ышкафтагы кәгазьләрен...
Бер шкафны ача – кием шкафы булып чыга.
Фаягөл: Бу ни бу? (Чапан тартып чыгара. Әйләндереп-әйләндереп карый. Кия. Шкаф эчен җентеклебрәк карый. Диспе күрә. Кулына ала.)
Әллә ниләр бар моның. (Башка шкафны ачып, бер папка тартып чыгара, актарып карый). Шушындадыр инде бу... (Папка белән караватка килеп утыра) Әһә, бусы утка килгән кәгазьләр, бусы страхавайныкы.. Бусы тагын.. ни.. квитансы... Кая? Йортыңа булган дукаментларың кайда, Камалҗанкай? (Эзли. Кәгазьләр актара.) Эһе... Бу нәрсә? Сугыш хәбәрләре дигәнме менәттерә! Чыгаручысы безнең Камал түгелме соң? Шул да бу! Вәт әкәмәт, әле кеше үтерүче булып йөргән була, имгәк! Гәҗит чыгаручы гына бит бу. (актарынуын дәвам итә) Менә! Шушы кәгазь бугай инде. Тукта. Бәй? Ник? А! (Кулы белән авызын каплый.) Ну, Кама-ал! Әлләкем булып йөрисең! Йортың соң, йортың үзеңнеке түгел бит! Нәзифәнеке... (Кесәсенә салып куя да башка кәгазьләрне актара.) Ә бусы нәрсә? Тә-ә-әк, хат кисәге? Нәзифә кулы инде әллә? Бәхет диген, ә!? Кая, ниләр язган икән, мәрхүмкәем. Ярар укыйм инде – кеше күрмәгәндә җазык түгел диләр.
(Тавышын хислерәк итергә тырышып):
"Камалетдин! Ир белән хатын арасында сер булырга тиеш түгел. Син үзең шулай дисең. (Шулайдыр, шулай булмый ни!) Алдап яшисем килми. Яратып чыкмадым мин сиңа, Камалетдин. Беләсең, алдандым, авыл каршында хур була яздым. (Менәттерә) Ярый син очрадың. Сабыем туа калса, гел аның төсе булыр кебек. Әллә төшертим микән, Камалетдин? (Пәрәмәч икән) Син ни дисәң, шул булыр. Кичкә кадәр җавап бирмәсәң, ризалыгың дип белермен. Нәзифә."
Әләй-әләй, нишләдем, вәт сиңа Нәзифә! (Хатны ни кире куерга, ни кесәсенә тыгарга белми) Үзе болай шактый борынгы хат, ахры. Хан заманыннан калган биткә сырлаган, әле Камал сугышка киткәнче җазылган, ахры. Ярый нәрсә эшләргә кирәклеген аңладым хәзер... Ну, Камалетдин, менә сиңа мә-ә!..
(Китап күтәргән Гарри килеп керә. Бер-берсенә карашып туктап калалар).
Гарри (аптырап): Фаечка апа?..
Фаягөл (югалып кала): Гарри Путтыр?.. Мин... теге... ни... Ни бит әле... (кыюланып) Гөлләренә су сибеп чыгаем дип кергән идем. Савап булыр дип. Мескенкәйләрем, сусаплар гына утыралар бит. Кызганам. Кызганмай суң. Менә Камалетдин да, җара, үзем булмасам да, кереп карарсың инде Фаечка дигән була.
Гарри: (Елмаеп) Син хәзер шулай киенәсең мени, Фаягөл апа, мин Мәрҗәни хәзрәтләре кайткан дип торам.
Фаягөл: Абау, Камалетдинның шулай кайтып җөри торган марҗасы бармы әллә? Әйтәм бит, рәхмәтләр генә җаусын инде гөлләремне караганга, Фаечкы җаным, диде. Эше күп шул, бахырның.
Гарри: Камалетдин абыйның алай хатын-кыз белән җәелеп сөйләшкәнен күргән җук иде әле. Прәме Фа-аечка-а дигән буламы?! (Шкафны ачып китабын куя). Сиптеңме соң?
Фаягөл: Алланың рәхмәте белән инде, Гарри улым. (Чапанны салып, ышкапка элә. Дисбене урынына куя.)
Гарри: Мин яңа шуның җаныннан киләм, аны-моны әйтмәде бит.
Фаягөл: И, Гарри, Путтер улым, оныткандыр, гел шуны гына истә тотып тормас бит. Җарый, чыгыйм мин. (Ишеккә таба барышлый). Әйдә, син дә кайтасыңдыр бит.
Гарри: Юк, мин калам әле.
Фаягөл чыгу ягына юнәлә, ишектә чаба-чаба тирләп кызышып беткән Хәйдәргә килеп бәрелә. Хәйдәр Фаягөлнең карашыннан эшләрнең худта икәненә төшенә дә бүлмәгә уза, Фаягөл юлын дәвам итә.
Хәйдәр: Дөнья бетереп сине эзлим, малай актыгы, хатны тапшырдыңмы?
Гарри: Ник өйләнмисең инде шул Карменга?
Хәйдәр: Өйлән?! Аннары кемгә шигырь язармын соң мин, ә?! Аңлыйсың мыни син шагыйрь җөрәген?!!
Гарри: Мин беркөнне “Дин вә мәгыйшәт” басмасында укыган идем... Берәү шулай 1974нче елдан алып 1978нчы елга кадәр көн саен сөйгәненә хатлар язган.
Хәйдәр: Шуннан?
Гарри: Бер генә көн дә язмый калмый икән.
Хәйдәр: Соң?
Гарри: Шуннан теге туташ кияүгә чыккан ди. Һәм бик бәхетле булган.
Хәйдәр: Вәт, ә! Кияүгә чыкканмы?
Гарри: Чыккан! Хат ташучыга!
(Хәйдәр шаярып кизәнә, Гарри көлә-көлә ишеккә ташлана. Хәйдәр аңа иярә. Яңгыр ява.)

Өченче күренеш
Авыл клубына халык җыелган. Бар да совет чорыннан калган, озын президиум өстәленә төсе уңган кызыл комач җәелгән. Залда эскәмияләр, урындыклар тезелгән. Стеналарда плакатлар: “X нче бишьеллыкны дүрт елда!”, “Тиздән клубта – Терминатор IV”. Өстәл башында Хәйдәр, Ибраһим, Фаягөл утыралар. Калганнар залда, күбесенең булачак җыелышта, анда күтәреләчәк сорауларда эше юк. Өстәл каршысына эскәмиягә Камалетдинны утыртканнар.
Алгы планда тимерчыбык тоткан Гарри чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлап утыра. Әлегә тимер тегендә монда боргалана, бер дә тик тормый.

Фаягөл: Иптәшләр, бу мәсьәләне без моңарчы күтәрми килдек. Җарар, дидек, ялгыз кеше, ятим кеше, тимик дидек, болай да җаны җаралы дидек. Ләкин бүген, шундый важныст вапрус килеп туганда, башкача җарамас. Без барыбыз да авылдашыбыз Нәзифәне җакшы беләдериек, уважать иткән кешебез иде. Исән вакытта авыл өчен аз тырышмады. Аның соңгы сүзен аяк астына салу дөрес булмас иде.
Залда халык: Әйе, дөрес булмас.
Фаягөл: Моңарчы Камалетдинга әйтми килдек. Ну Нәзифәбезнең соңгы теләген болай калдыру җарамый, иптәшләр. Камалетдин безне аңлар, бүген булмаса, иртәгә аңлар. Хәләл хатынының теләген ул да болай калдыртмас.
Залда халык:
- Канишны.
- Шулай инде, шулай.
Фаягөл: Иптәшләр, Нәзифәбезне без соңгы кабат ун җиде ел элек күрдек. Унөч ел элек ул шәһәргә укырга киткән иде. Шул китүдән сулды, сүрелде, кипте. Каты авыру аны бульнис юлыннан җөретте дә җөретте…
Миләүшә: Әйттем бит мин сезгә! Уку җүнлегә илтми ул!
Фаягөл: Шулай бер китүеннән әйләнеп кайтмады Нәзифәбез. Камалетдин аны шул калада җирләде, авылга куйдырырга теләмәде. Ну без аңларга тырыштык Камалетдинны, каршы килмәдек. Авыр канишны, яшь җегеткә, шундай да матур торалар ие. Ы-ы, каршы килмәдек. Ахыр килеп, авылга Нәзифәнең кәгазьләре, ысправкылары гына әйләнеп кайтты. Ну без аларны, канишны, Камалетдинга тапшырдык. Барын да тапшырдык, калдырмадык. Ну бер кәгазьне алай да бирмәдек. Менә ул кәгазь.
(Залда ясалма гаҗәпләнү, "ах" итешү).
Фаягөл: (Камалетдинга карап-карап ала. Камалетдин берни ишетмәгәндәй бер ноктага карап утыра бирә). Ы-ы... Канишны, мужыт дөрес итмәгәнебездер, яшереп калдырып, но Камалетдин бик жалкы ие. Алга таба да яшерсәк, ничистный булыр ие. Шуңа, иптәшләр, бүген сбур үткәрәсе иттек.
Залдан Гөлҗиһан әби: Җә, сузмагыз инде. Әйтсәгез әйтегез дә, тилебизырда кина башлана...
Фаягөл: Әйе, ыхым... Бу Нәзифәбезнең соң теләге, соң үтенече җазылган кәгазь. Завищанийсы... Үз кулы белән җазган завищанийсы.
(Камалетдин җыелыш башланганнан бирле беренче тапкыр башын күтәреп президиумдагыларга карый. Гаҗәпсенеп залдагы халыкны күзәтә).
Фаягөл: Завищанийны укып китәр өчен сүз (елмаеп Хәйдәргә карый) авылыбыз клубының шәрәфле мөдире мөхтәрәм шагыйрь Хәйдәр-Хусы Хөсәеновка бирелә. Алкышлар, җәмәгать.
Хәйдәр: (тамак кырып) Ыхым. Рәхмәт. Рәхмәт, Фаягөл ханым. Димәк, җәмәгать, авылдашыбыз Нәзифә Имамованың васыяте. Беренче тапкыр укыла. Ыхым... Димәк, җәмәгать, яңгыратырга рөхсәт итегез. (Өстәлдә торган стаканнан су йотып куя). Башлыйм, җәмәгать. Мин, Имамова Нәзифә Нурмый кызы, аек акылымда һәм сәламәт хәтеремдә булган хәлдә васыять итәм: (туктап кала) ыхым, каушата бераз... Җарар... Димәк, мин, ягъни ул, Имамова Нәзифә Нурмый кызы Кирмән кала авылындагы унике гектар җирнең тулы хокуклы һәм бердән-бер хуҗасы буларак, үз җиремне, әй, үз җирен, ягъни атасы Нурмыйдан калган нигезен авыл халкына (тагын су йота) шул урында мәчет торгызу өчен васыять итәм, ту ист ул, Нәзифә, васыять итә булып чыга инде, иптәшләр. (Залда шаулашу). Да, иптәшләр, вот нәкъ шулай диелгән. Бит астында имза һәм язылу вакыты.
Фаягөл: Рәхмәт, Хусы әфәнде. Менә, иптәшләр, хәзер барысы да ачыкланды. Бар да үз урынына барып утырды дияргә кирәк. Нәзифәнең соңгы теләге дә авыл халкына һәм инде аның тормыш иптәшенә мәгълүм булды. (Хәйдәргә, аннары Ибрайга карап ала, су йотып куя) Нинди сораулар, нинди тәкъдимнәр бар?
Залда берән-сәрән:
- Васыятне үтәргә...
- Җиренә җиткереп үтәргә.
- Ы-ы, мәслихәт.
- Бик мәслихәт.
Ибраһим: Димәк, иптәшләр, мәсьәләне тавыш бирү юлы белән хәл итергә тәкъдим итәм.
Фаягөл: Әйе, бертавыштан, бертавыштан, әйдәгез, иптәшләр.
Гөлҗиһан әби: Бертавыштан шул! Пабиды Расия булсын ыштубы!
Хәдичә: Мин ике куллап риза! Изге кеше иде Нәзифә!
Кәримә: Әйе шул, васыятен үтәми калып, өстебезгә гөнаһ алмагаек, авылдашлар.
Хәйдәр: Йә, Камалетдин, син нигә дәшмисең соң үзең? Халык, әнә, изге эш эшләргә тора, сөекле хатынының васыятен үтәргә атлыга. Ә син, панимаешь, авызыңа су капкан кебек утырасың. Не порядок. Бездә көчләү юк. Әгәренки син васыятькә каршы икән...
Халык гөҗләп ала.
Камалетдин: (халыкка күз йөртеп чыга, авыр сулый) Нәзифәнең теләге икән, ул теләгәнчә булсын.
Халык:
-Менә маладис!
- Маладис, канишна!
- Изге җан икәнсең!
- Васыять бит, малай...
Гарри: Камалетдин абый, ә син үзең кайда яшисең?
Барысы да тынып, югалып калалар.
Гөлҗиһан әби: Выиграй думик в деревне...
Халык Хәйдәргә карый.
Хәйдәр: Ыхым... Җәмәгать... Анысын да уйламыйча эш итмиячәкбез. Кешене урамда калдырып булмый! Без андый халык түгел! (Каядыр, кемгәдер йодрыгы белән яный). Безне кем дип белдегез?! Камалетдин башка бер урында төпләнгәнче, тамыр җибәргәнче диик... беребездә торачак. Йә йорттан йортка йөриячәк... (Тынып кала). Безне кем дип белдегез?! (Кабынып китә). Әйе! Кешене урамда калдыру юк, туганнар!
Халык гөрләшә: Дөрес! Кем дип белделәр? Без авылдашыбыны абижать итәргә бирмибез! Әйе! Кем дип белделәр?
Кәримә: Кемгә керәчәк соң ул?
Тавыш кырт киселеп, халык тынып кала.
Хәдичә: Миңа калса, безнең кибет хуҗасының җорты зур, алпавыт утарыннан ким түгел бер дә, урыннары җитәрлек...
Фаягөл (чәчрәп чыга): Булса соң?! Минем никадәр тир түккәнемне беләсең мени син! Менә сулар булып ага! Үзегез җайлы гына яшәгәч тә! Тоталар да йортка бәйләнә башлыйлар, панимаешь! Какой сабачий делогыз бар минем йортта?! Эшләгез минем кебек җигелеп! Сездә дә булыр алпавыт утары! Аннары тотарсыз да кертерсез теләсә кемне!
Ибраһим: (Сикереп тора). Әйе!
Кәримә (куркып кына): Синең йортыңа сүз тидергән кеше юк бит әле, Фаечка... Әйдә яшәп кенә торсын дибез бит... Бер төнгә сездә, аннары тагын...
Халык:
- Әйе, чиратка салырга...
- Чиратка инде...
Фаягөл: (залдагы тавышны каплап) Миңа калса, самый лучший кандидатура монда Хуанита. Йорты киң! Күңеле киң! Менә дигән хатын безнең Хуанита!
Хәдичә: Тукта, нәрсә сөйлисең син! Ялгыз хатын башым ничек кертим ди мин ир кешене җортка? Шту сез?
Халык:
- Әйе!
- Юк-юк, булмый алай!
- Сез нәрсә?!
Хәдичә: Ни, менә Әҗәл... әй, Гөлҗиһан әбекәй бар бит! Изге җан. Савап булыр, җәмәгать, име?
Гөлҗиһан әби (торып): Өстемә йөкләнелүче изге, важный эш бу, оланнар. Как ни крути, важный эш. Савап. Әйе, әйтеп бетергесез зур савап. Миңа карата пачут дип әйтер идем мин моны. Теләсә кемгә йөкләнелми андый нәрсә. Мин бик шат. Үтә шат. Әйтеп бетергесез бәхетле. Андый эш саваплы була. Ы-ы. Кешеләргә изгелекләр кыл, савап булыр дигән китап... Әйе, мәчет салу – изге эш, кешегә игелек кылу – изге эш ...
Фаягөл: Димәк, болай булгач, җәмәгать, мәсьәлә хәл ителде. (Барысы да урыннарыннан кузгала, үзара сөйләшә башлыйлар). Рәхмәт, Гөлҗиһанттәй, кеше хәленә керә белгәнеңә...
Гөлҗиһан әби: Минем дә менә дигән кандидатура бар!
(Халык сөйләшүдән кинәт туктый).
Гөлҗиһан әби: Минем кандидатура – Кармен Кәримәсе. Икесе дә ялгыз. Менә дигән выхыд, миңа калса. Әйе, тормыш күргән кеше буларак, мин шулай димен!
Халык:
- Чыннан да!
- Әйе шул!
- Менә язмыш диген, ә?!
Хәйдәр: (чәчрәп чыга) Нәрсә сөйлисең син? Нинди Кармен тагын?! Хәзер менә! (Сүзләр таба алмый). Нәрсә сез?! Хатын-кыз җалгыз икән, менә шулай аннан сорамыйча да, хәл итеп буламыни? Нинди язмыш? Нәрсә беләсез сез язмыш турында?! (Югалып кала. Тегендә-монда йөри башлый. Халык аннан күз алмый, башларын аның арттыннан йөртәләр). Язмыш! Нәрсә беләсез сез?!
(Гарри кулындагы тимер туктый. Гарри шакката, ишәрәләр белән башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша, беркем күрми).
Шигырьләремне мактаган буласыз! Ни аңлыйсыз сез шигъриятта! Пычагым да аңламыйсыз сез!
Чыгып йөгердем яланга,
Яланнарда җил генә шул,
Яланнарда җил генә.
Миңа насыйп яр булмады
Җаным нечкә бил генә.
Ефәк бауга яулык элдең,
Урлыйсымны белгәнгәме,
Урлыйсымны белгәнгә.
Сөймәгәнгә кем дә пар шул,
Яры кирәк сөйгәнгә.
Алларыңа алма тезәм,
Кызылларын ал диям шул,
Кызылларын ал диям.
Яшьлектән үк сине сөям,
Сизеләме, Кәримәм?
(Халык катып кала).
Хәйдәр: Һм. (Каты иттереп). Ни! Камалетдинны үземә алып китәм! (Хәйдәр оялып, залдан чыгып йөгерә.)
Халык:
- Менә маладис!
- Җегет икәнсең! Безнекеләр шундый ул!
- Кем дип белделәр безне?!
- Әйе! Безнең Хусе шундый ул!
- Әйе!
(Гарри кулындагы тимер селкенә башлый. Гарри күңелсезләнеп кала).
Ибраһим: Вакытны әрәмгә уздырмаек, иптәшләр! Болай да вакыт папалам! Юк сүз куера башлады. Кояш батмаган әле. Камалетдин йортын бушата торыйк!
Халык:
- Мәчет салу – җиңел эш түгел шул!
- Әйдә! Әйдә!
- Киттек!
- Хусе маладис фчутеки!
Халык чыгып китә башлый.
Гарри (Камалетдинга якын килә. Камалетдин елмая, Гаррины башыннан сыйпый): Камалетдин абый, сиңа иртүк торасы. Әйдә, безгә кайтабыз. Әби әйбәт ул, сүзенә карама. Телевизорына гына түзсәң... пешергән ашына да түзәсе инде анысы!.. (Чыгалар).

Дүртенче күренеш

Кич. Камалетдин ихатасы. Йорты “Нух көймәсенә” охшаган. Гарри килә. Беренче күренештәге кебек үк, Гарри такта-бүрәнәләр өстенә менеп утыра. Яңгыр сибәли.
Гарри: Исәнме, Камалетдин абый!
Камалетдин: О! Сәлам, профессор!
Гарри: Сиңа булышаем дип килдем. Ибрай абыйлар, Фая, Хуанита апалар мәш киләләр тегендә – көлеп беттем карап! (җитди) Карале, Камалетдин абый, минем бер серем бар. Икәү даже!
Камалетдин: Сер булгач, беркемгә дә сөйләмә инде аны. Сер – сер булырга тиеш.
Гарри: Ә мин беркемгә дә сөйләмәдем әле. Үзем өчен дә вот яңа гына ачтым. Свежачок!
Камалетдин: Ну, кемгә үтә дә охшаган соң инде син хәзер? (Елмая).
Гарри: Камалетдин абый, минем авылдагы беркемгә дә охшыйсым килми. Охшарга теләгән бер генә кеше бар монда... (Туктап кала). Мин сиңа шаккатам, Камалетдин абый! Ничек шулай яшәгән йортыңнан чыгып китә алдың? Нәзифә яшәгән йорт бит ул? Просто истәлек буларак даже! Шундый тыныч ризалаштың. Ник тыңладың аларны?! Ул завищаний дөрес түгел бит!!! Мин үзем күрдем! Теге көнне сиңа китап керткәндә, Фая бар иде анда, страхавай эзлим дигән булды! Страхавай хатын авырып киткән дигән булды. Авырыр страхавай, райунга киткәнен үзем күреп калдым. Ялганлап чыгардылар бит алар сине!
Камалетдин: (Тыныч кына). Беләм, әнә теге чүкечне бирәле.
Гарри (аптырап): Нәрсә-ә?..
Камалетдин: Әнә-ә теге чүкечне бирәле дим.
Гарри: Нәрсәгә?..
Камалетдин: Ну ярый, алайса, ән-әү теге балтаны бир... һич булмаса...
(Гарри бүрәнәләр өстеннән төшеп, балтаны алып бирә)
Гарри: Ничек инде, белдем? Кем әйтте?!
Камалетдин: Әйтмәде. Үзем беләм. Андый завищаний җук ул, булырга мөмкин дә түгел.
Гарри: Да инде, нишләп Нәзифә шулай язып калдырсын ди, име?
Камалетдин: Язган булса да... Барыбер...
Гарри: Ну, язган булса, Камалетдин абый, бик үк барыбер түгел инде ул, мин менә күптән түгел семейный кодекс укыган идем...
Камалетдин: Барыбер, Гәрәй. Үлгәне юк бит әле Нәзифәнең.
Гарри: Ничек?
Камалетдин: Шулай... Шәһәрдә яши ул, сау-сәламәт.
Гарри: Аның яраткан кешесе син түгелмени?
Камалетдин: Мин була белмәдем бит, Гәрәй. Курыктым.
Гарри: Нидән курыктың?
Камалетдин: Җаваплылыктан. Яраткан кешемнең язмышы өчен җавап бирүдән курыктым. Качып киттем.
Гарри: Кая качтың, Камалетдин абый.
Камалетдин: Кылган гамәлең өчен җавап бирми торган җиргә. Сугышка, Гәрәй.
Гарри: Кеше үтерергәме?
Камалетдин: Кеше үтерүчеләр турында гәҗит чыгарырга. Алай да бер кешене үтердем мин, Гәрәй. Шул чыгып качкан көнне. Нәзифә җавап көтеп өйдә утырып калды. Әйләнеп кайтканымда да, шул утырып калган урынында утыра иде. Гел кузгалмаган да төсле. Көтеп алды да, икенче көнне үзе чыгып китте. Ярата белмәдем шул, ялгыштым, Гәрәй.
Гарри: Кемне үтердең соң, Камалетдин абый?
(Камалетдин дәшмәгәч)
Гарри: ...Камалетдин абый, бер әкият сөйлимме?
Камалетдин: Сөйлә соң.
Гарри: Шулай бервакыт Күктәгеләр бер авылны юк итәргә булалар. Аллаһы Тәгалә хөкем өчен җиргә Җәза фәрешәтәләрен җибәрәсе итә. Бу авыл юлдан тайпылды, азып-тузып беттеләр, ди. Шуннан арадан берсе, кыяр-кыймас кына каршы чыга: ул авылда бит ди, сиңа табынучы, туры юлдан баручы бәндәң яши бит анда, имеш. Ничек шуны белгән хәлдә юк итик инде ул авылны!
Камалетдин: Нәкъ менә шул бәндәмнән башлагыз да инде, дигән Аллаһы Тәгалә!
Гарри: Каян беләсең, Камалетдин абый?!
Камалетдин: Мин ул бәндәне беләм...
Гарри: Әкият кенә бит бу. Мин аны Исхак абзыйдан отып алган идем.
Камалетдин: Әкият түгел, Гәрәй. Җаваплылыктан куркып яшәдем. Авылда мине кеше үтерүче дип сөйлиләр. Дөрес әйтәләр. Белмичә дөрес әйтәләр. Курку харап итә кешене, иманын зәгыйфь итә. Бер качасың, ике качасың, берзаман бөтенләй юк буласың. Үзең дә юк буласың, кадерле кешеләрең дә юк була берзаман, халкың да юк була.
Камалетдин торып “Нух көймәсе” янына килә, ярсып балта белән кизәнә, көймәне җимерә башлый. Күк күкри, тагын яңгыр башлана. Яңгыр көчәөгәннән көчәя бара, Нух көймәсе янында шәүләләр күбәя, кешеләр, шүрәле-пәриләр “көймәне” сүтәләр, хаос башлана. Тагын күк күкри, кешеләр юылып юкка чыга, “көймәдән” калган бүрәнәләрдә Гәрәй утыра.
Радио: (күңелле рухтагы радио-джингл уйнап ала) Ә хәзер соңгы яңалыкларга тукталып үтик. Җөмһүриятебезнең Каратун авылында яңа мәчет салынып бетте, ачылу тантанасында башкалабыз дин әһелләре дә катнашты. Туктаусыз яңгырлар нәтиҗәсендә республикабыз авылларының берничәсе су астында калды...
Гәрәй (радиоалгычны сүндереп): Авылны су басты. Йортлар агып китте. Халык хуҗалыкларын торгыза.
Артта тегендә-монда түземсезләнеп йөреп, туп сугып торучы, нидер көтүче шүрәлеләр, җеннәр силуэты күренә.
Үлем-китем булмады кебек. Пауза. Авылның мулласы гына хәбәрсез югалган диләр. Әмма аның исемен инде берәү дә хәтерләми. Ә мин – Гәрәй – хәтерлим.

Ут сүнә. Пәрдә төшә.

Тәкъдимнәр:
1. Сәхнәдә зур сәгать тора. Күптән туктаган. Аны көтү кайту-китүе буенча дөреслиләр.
2. Чалыш көзгеләр – аларда авыл халкы чалына. Камалетдин көзгесе чалыш түгел.

Дусларым белән уртаклашам: