МАРШРУТ

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
2.12.2013 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

МАРШРУТ

Звезды знают последний маршрут…
Диана Арбенина

1. Германия, Гамельн

Син һәр язда тәүге яңгыр белән
Кайтасың да... түгеләсең җанга:
- Яңа күкрәү, - дисең, - дөньябызда,
Яңа тетрәү, - дисең, - тизрәк ялга
Икебезне бәйләп торган җепне!
Төенләп куй!
Өзелмәсен!
Мәңге!
Чияләнеп бетә шулчак бар да, -
Ул төенне чишсә чишәр Тәңре.
Язлар җәйгә, җәйләр көзгә күчеп,
Беренче кар өзелгәндә җиргә,
Син язасың кабат:
- Бу давыл да
Узды, - диеп, -
Кичтек аны
Бергә.

...мин һәр яздан онытылу көтәм.
Парольләрен алыштырам җанның.
Мин һәр кышка соңгысы дип керәм.
Һәм яшәргә калам аннан. Тагын.

2. Нидерланды, Амстердам

SMS
бүгеннән – синеке.
бу күктән
бик күптән
берни дә юк көткән.
күпердән – түбәнгә? –
кирәкми!
андагы күперләр
бик күркәм. :)
бозарга кирәкми
тынлыкны.
чишәргә – чишелмәс
төенне.
без моннан – хәтерлә! –
бер үткән.
таныгач, үзем дә
сөендем.
бүгеннән – минеке:
һәр сүзең,
һәр эзең.
тик карлар хәтере
кыскарак нигәдер...
кайт үзең.
җөйләре сүтелгән
бәгырьне
тирбәтеп
сал бишек-учыңа.
күкләрне
коткарыйк
тышаудан.
бу дөнья әйләнер бер
чынга.
мин моңа бик күптән
ЫШАНАМ.

3. Төньяк диңгез, билгесез координаталар

Төньякта да диңгезләр бар.
Бозлы.
Кырыс.
Дулкыннары йөрәгеңнең
Тозын юсын!
Боз таулары ишелгәндә арабызга,
Кочагыңда кем булса да...
Мине юксын.
Көмеш балдак камап алган язмышларның
Син – дистәдән,
Ә мин, бәлки, йөздән бере.
Ул җанда да изгеләр бар.
Шул изгеләр
Сеңдерер дә сүрүенә
Барлык керне,
Безнең җаннар ап-ак калыр:
Тозлы
Кырыс.
Дулкын булып чайпалырбыз
Соңгы ярдан.
Һәм санарбыз: кайсыбызга – дистә гомер,
Кайсыбызга барлы-юклы
Фасыл калган.

4. Норвегия, Берген

Син бик ерак.
Бозлар кискән илнең
Хатлар барып җитмәс почмагында.
Кайтырыңа өмет барда... түзәм,
Һәр чакрымны барлап учларымнан.

Мин бик якын.
Канатларың поскан
Караңгыда. Кул сузуың җитә.
Ул канатлар кыелыр бер төндә
Яшен иңгән иде кышкы җиргә.

Күзләреңнең
Алган иде төсен.
Һәм киптергән иде яшьләремне.
Мин шул төндә беренче кат тойдым
Таң тугач та... кабат яшәремне.

Син бик кирәк –
Язгы Казаныңны
Уятырга хәтәр йокысыннан.
...Учларымда сулык-сулык юллар, -
Кайсын сайласам да... дөрес сыман.

5. Дания, Копенгаген

Ваши пальцы пахнут ладаном…
Борис Гребенщиков

Кайтавазың миннән ерагая,
Чакрымнарны тормыйм санап та.
Сине анда кемдер каршы ала –
Пиратлары үле корабта.

Һәм җитәкләп алып керә... шәмнәр
Пыскып торган храмга бер таңда.
Күзләреңдә иблис биесә дә,
Карышмыйсың никтер син аңа.

Һәм әзерсең хәтта вәгъдәләрнең
Пышылдарга иң-иң хәтәрен...
Тамчы өмет калганда да, барыбер
Мин көтәрмен «Азат!» хәбәрең.

Ладан исе сеңгән бармакларның
Килгәндә да соңгы сәламе,
Чигенмәмен барыбер.
Юккамыни
Күк читендә – язның әләме?!

Кайтавазы мартның. Тантанасы.
Сулышында – ым да, хәтәр дә.
...Мине анда беркем көтмәсә дә,
Кузгалырмын беркөн сәфәргә.

ЭПИЛОГ
Син көтәсең мине. Сәгатьләрдә
Кайнап тора лава сыман вакыт.
Җирне кемдер тизрәк әйләндерә, -
Ул Зат миңа үчле бугай артык.

Син көтәсең. Ә мин шәмнәр ягам
Шәһәр читендәге бер чиркәүдә.
Керле кулын җанга тыга берәү –
Өнсез булып торам тын җитмәүдән.

Мин дәшәмен. Челтәрләрдә кайчак
Була табып чикне кичкәннәрне.
...Шомырт исе килгән чәчләреңне
Сулар идем:
- Алар... исәнме әле?

Тыңлар идем сак сүзләрең, тик син:
- Сүздән инде арды, - дисең, - гавәм.
Җиргә никтер җылы җибәрмиләр –
Ул Зат безне онытты күк тәмам.

Син... китәрсең. Җирнең тарту көче
Бушап калган бер мизгелдә.
Кинәт.
...Ак күгәрчен уйнар язгы күктә.
Ул Зат сине көткән анда, димәк.

Гыйнвар-февраль 2012

Казан

Дусларым белән уртаклашам: