ПАСХА - 2016

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
28.04.2016 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Бик якында гына синең дөньяң -
Чәчәк атмаган да шомыртлары
Тәрәзәмә кага...
Төнгә кергәч,
Уйга калам:
Кем мин?
Сине тотып торган умырткамы?
Киресенчә, бәлки -
Яралганмын
Умырткаңнан синең?
Кичә? Бүген?
Кайчак кирәк, кирәк атлап чыгу
Сөрсеп беткән риваятьләр чиген.

Бик якында гына гүли юллар -
Алар урау-урау, борма-борма.
Ахры, кирәк шулай:
"Кая таба
Юл тотабыз?" - диеп уйланырга.
Төнгә кергәч...
"Ул миңа - кем?" - диеп.
"Мин аңа кем, - диеп, - бу гомердә?"
"Нинди ният белән бәйләп үргән
Ике...
...өче...
...ничәбезне безнең бер үремгә?"

- Кем син?
- Кем мин?

Ә ул,
Шәһәр капкасыннан атлап кереп,
Елмаер да, узар урамнардан,
Парклардан узар, дамбалардан,
Мәйданнардан - халык тулалмаган.
Базарлардан узар...
Җиңел генә
Адымнарын абайламас күпләр...
Ә сизгәннәр...
Нәрсә дисен?
Җирдә
Кемнәр алар?
Дәрвиш бер...
Мәхлуклар...

Бик якында гына юкса иле -
Бөреләрдә, әнә, ап-ак, йомшак... -
- Сизәсеңме?!
Һәр көнебез безнең
Риваятькә хәзер бара охшап...
- Мөбарәк бул! - диям,
Башым иям:
Ул - юл.
Һәм - Ул.
Нәмере вә Сүзе.

Аязырга тора, аязырга
Аязмастай тоелган Күк йөзе.

27 апрель 2016.

Дусларым белән уртаклашам: