Исәнме?

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
7.02.2017 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Давно не виделись, здравствуй...
Д.А.

1
- Йә, исәнме, күптән күрешкән юк,
Гасырларның саны буталды...
Әле Кышкы Сарай - камалышта,
Әле - 41нең туплары.

Бер мизгеллек йокы.
Котым очып,
Уянам да, торам аңламый:
Әллә томан, әллә төтен...
Дөнья
Ни өчендер - аклы-каралы.

Баштанаяк ак киемле затлар:
- Сезгә - махсус фургон, - дияләр.
Орынмыйлар...
Әйтерсең лә, безгә
Берәр чир, йә зәхмәт ияргән...

Уянамын кабат, мием чатнап:
Таулар...
Тузан...
Сәер бер телдә
Кемдер безгә фәрман бирә...
Кем ул?!
Аңлый алмый сүзен беркем дә...

Төн утырып сиңа хатлар язам:
- Йә, исәнме, - диеп, - бергенәм?
...Син, ютәлләп,
Җавап кайтарасың -
Госпитальнең беркөн түреннән...

2
Канлы эзең буйлап килдем эзләп
Карларыннан кансыз илемнең...
Саташулы ярымуяу төштә
Пышылдыйсың:
- Кемнәр... җиңелде?

- Җиңелделәр, - димен, - барысы да.
Җиңгәннәр дә хәтта - җиңелде.
Исерткеч тә...
Укшыткыч та сагыш
Биләп ала шулчак күңелне.

Ә син һаман, тынгы табалмыйча,
Илерәсең:
- Ник соң, ник, - дисең, -
Бәйләп өлгерәлмим яраларын?!
- Юлбашчы кем?!
Аны тиргисең...

Тәмам арып, мендәреңә авып,
Котыласың аннан.
Еламыйм.
Бу дәүләтнең, беләм,
Туктыйсы юк
Үтерүдән кыз һәм улларын.

3
Бер актарып табарлар да безне
Дәверләрнең салкын көленнән,
Кем диярләр?!
Аңарчы син, зинһар,
Исән була күр тик,
Бергенәм!

3-16 гыйнвар 2016

Дусларым белән уртаклашам: