САТАШУ [хикәя]

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
9.12.2013 Проза
Дусларым белән уртаклашам:

***
Шулайдыр. Күзенә генә күренгәндер. Карт кешенең күзенә ни күренмәс. Фатыйма әби үзен шулай юатты һәм, белгәннәрен укый-укый, кабат караватына барып ятты. Тик күзенә йокы кермәде. Казанның иң үзәгендә урнашкан яңа мәһабәт йортның 9нчы кат балконы тәрәзәсендә төне буе ак күбәләк бәргәләнде.
Иртән карчык кызы Кадриянең ашыга-ашыга эшкә чыгып китүен, оныгы Фәридәнең капыл-копыл гына бер чынаяк кофе йотып, университетка йөгерүен көч-хәл белән көтеп җиткерде дә, балкон тәрәзәсен ачып, урамга бакты. Аның колагына шәһәр шау-шуы – машина сигнализацияләренең иләмсез чыелдавы, бала елавы, каядыр ашыгучы кешеләрнең аяк тавышлары бәреп керде. Затлы иномаркалар белән чуарланган йорт каршындагы стоянкадан Кадриянең җете кызыл машинасы да кузгалып йорт артында юк булды. Карчык аны каш өстенә кулын куеп, догаларын укып озатып калды. Көн дә шулай озатып җибәрә, көн дә түземсезлек белән көтеп ала бу машинаны Фатыйма әби.
Кызыл төс Кадриянең кечкенәдән яраткан төсе иде. Тизлек, тынгысызлык төсе... Бу кызыл ялтырап торган машина хәзер Фатыйма әби өчен үзенә бер сигнал. Ул китеп югалгач, иркенләп, таралып кала әбекәй. Стоянкада аны күрүгә, чуар күлмәгенең бала итәкләрен җыйгандай, күңелен дә пөхтәләп, тәртипләп куярга ашыга.
Кинәт... фатир эчендәге иләмсез чыелдаган аваз аны сискәндереп җибәрде. «Әстәгъфирулла, бу ни булыр икән?!» - дигән уй көйдереп алды әбинең күңелен. Аннан абайлады – теге исеме адәм теленә ятмас мичтер ул, хәерсез! Кадрия шуңа иртәнге ашны җылытырга куеп калдыра, Фатыйма әби аны ачып, ризыкны алырга өйрәнде инде. Тик сөйкемсез тавышына барыбер күнегә алмый шуның. Инде ярты ел газаплана...
- И-и-и... Мулланур... матур яшиләр балалар, күз генә тимәсен! - дип сөйләнде карчык, болын кадәрле фатирны узып, кухняга таба атлаганда. – Бар нәрсәләре җитеш, Ходайның биргәненә шөкер! Тынычлык кына юк үзләрендә... Таңнан чыгып китәләр, төнен кайтып керәләр, ал юк, ял юк... Гел ашыккан көннәре... Гел борчулы үзләре... Тормыш куалар... Без дә кудык инде ул тормышны, Мулланур, алай да бу кадәрле кыланмадык... Утырып хәл алырга да вакыт булмаган чаклар була иде, тик барыбер ямь бар, тәм бар иде безнең тормышта... Кадриянең... йокысызлыктан интегеп, елап чыккан төннәре бар... Читлектәге кош кебек, мескенкәем... Читлекләре... затлы, Мулланур...
Залның уртасында урнашкан пыяла өстәлдән аңа Мулланурның армиядә чакта төшкән сурәте бакты. Карчык бу сурәт урнаштырылган затлы раманы коргаксыган бармаклары белән сыйпаштыргалап алды. Күзенә яшь бәрде.
- Булмас, бу мәхшәрдә күбәләкләр яши алмас... Саташамдыр... Карчык кешенең күзенә ни күренмәс... – дип, кайдадыр өзелеп калган уен дәвам итте ул. Аннан, күбәләк канатыдай ак яулык очы белән битен каплап, кинәнеп елады. Балалар чыгып китеп, һәр бүлмәсе адәм аңлап бетермәслек корылмалардан, затлы мебель, җайланмалардан торган бу иркен фатирда берүзе калгач, шулай хисләренә юл куйгалый иде ул.
- Кайтам, Мулланур... Бу җәйдән дә калмам, боерган булса... Читлектәге җәнлек сыман яшәүдән дә авыры юк... – дип пышылдады карчык, Мулланурның җитди моңсу күзләренә төбәлеп.

***
Аны Казанга алып китү нәмере Мулланурның кырыгы тулганчы ук хәл ителде. Кадриянең чираттагы бер кайтуында кистереп әйткән сүзләре тәмам уйларын чуалтты Фатыйма карчыкның:
- Болай ялгыз гына яши алмыйсың бит инде, әнкәй. Ярый, җәйне чыктың да ди. Ә аннары? Кышкы юлны беләсең, көрт күмеп китсә, һәр атна саен кайтып йөрү мөмкин булмаячак. Ни җаным белән калдырып китим мин сине ялгыз йортта?!
- Минем кебекләр юкмы әллә авылда? Мин анда китсәм... барыбер яши алмамдыр кебек, кызым. Монда... күнегелгән нигездә калсам... яхшырак булыр... – Фатыйма әби сүзләрне бик озаклап сайлады. – Атагыз да шулай теләр иде...
Кадрия бу сүзләрдән тәмам ярсып китте. Ул юып үтүкләнгән мендәр тышларын, җәймәләрне сервант тартмасына урнаштырган җиреннән калкынды да әнисенә сабырсыз карашын төбәде.
- Адәм хурлыгы! Улы белән кызының болын кадәр фатирлары була торып, әниләрен ялгыз йортта үтерделәр дигән сүзне ишеттермәкче буласың инде алайса безгә!
«Ай, кызу бу Кадрия! Ай, тотнаксыз... Теле ни әйткәнен акылы белән уйлап тормый. Баладан ук шулай булды...» Фатыйма әби чынаяклар сөртергә генә тота торган кызыл башлы суккан тастымалын эләргә барган җирдән туктап, берара зиһенсезләнеп торды. Нинди йомыш белән килгән иде соң әле ул мич алдына? Бөтен уйлары чуалды... Уйлары гына булса бер хәл – ихатадагы әйберләр дә урыннарыннан күченеп бетте. Җыештыралар, имеш...
- Алай бик тиз генә җирләргә ашыкма әле, Кадрия. Үз вакытымны үзем белермен мин, - диде карчык, сабырын учка җыеп.
Аннан тавыкларына көрпә салырга онытканлыгын сәбәп итеп, абзарга чыгып китте. И елаган иде шул чакта, Мулланурның кул җылысын сеңдереп калган сарай бүрәнәләренә сыенып...
- Әнкәй, аңла, беребезгә дә җиңел түгел. Кадриянең фатирында да, безнең йортта да урын җитәрлек, үзеңә аерым бүлмә булыр, рәхәтләнеп яшәрсең, - дип әйдәде аны ул чакта улы Хәмит.
- Оныклар әби тәрбиясен күрер иде... – дип сүзгә кушылды Алия килен. Нинди оныклар турында әйтүе булгандыр, анысын аңлап җиткермәде Фатыйма әби. Юкса, Кадриянең кызы Фәридә дә, Хәмитнең улы Данияр да – буй җиткән егет белән кыз инде. Җәйләре авылда үтте, әби белән бабайның шелтәсен дә, иркәсен да татып үстеләр шикелле. Әллә оныкларының әле дөньяга аваз салып өлгермәгән булачак сабыйлары турында әйтүе булды киленнең, әллә балаларны искә алгач, күңеле йомшарыр дип исәпләдеме...
Ахыр чиктә килеште Фатыйма карчык. Төрлесен уйлады. Балаларны интектермим дигән уй үзенекен итте. Ике эштә эшли-эшли бер ялгызы кызын кеше иткән, хәзер, әнә, уңышлы гына үз эшен ачып җибәргән Кадриянең тормышын уйдан кичерде. Аның яллары да ял түгел, кайткан бер тәүлек эчендә дә телефоны кулдан төшми. Хәмитнең дә эштән бушаганы юк. Алия килен кайткан чакта аның өйдә әллә нигә бер күренүен әйтеп күрсәтмичә калмый: «Әле командировка, әле нәрсә, ул дәүләт эшендә эшли башлаганнан бирле гомеремне тол хатындай уздырам инде, әнкәй». Фатыйма әби бу сүзләрдән соң берара шомланып та йөрде, шикләрен Муллануры белән бүлешергә булды. «Нәселдә булмаганны!» - дип кырт кына кисте карты.
Оныкларның да бер тынгысы юк – Фәридәсе чит илгә укырга китәргә җыена, Данияр яңа гына башлы-күзле булып куйды. Эше дә бик җаваплы, ди...
«Тилмертмик аларны, Мулланур. Гел ике арада йөреп яши алмаслар. Ияләшермен... - дип киңәшләште ул картының чөйдә эленеп торган телогрейкасына сыенып. – Инде гомер күп калмагандыр. Күбәләк гомере кадәр генә...»
Ул, бер төенчеклек әйберләрен җыеп, улы Хәмитнең мунча алачыгы кадәр иләмсез зур машинасына чыгып утырганда, Фатыйма әбинең гомерендәге иң кадерле вакыйгаларга шаһит булган, хәзер исә боегып, нәүмизләнеп калган йортның тәрәзәләрендә шәфәкъ шәүләсе бии иде.

***
- Иллә матур булгансың яшь чакта, дәү әни! – Фәридә әбисенең каршына утырып, иске фотоларны актарганда, Фатыйма әбинең тормышы ямьләнеп китә, ниндидер мәгънә ала иде. Ипле, сабыр холыклы оныгы белән серләре килешә аның. Кадрия белән сөйләшә алмаганны да Фәридә белән гәпләшә карчык. Нигә шулай икән, дип күпме уйланса да, чигенә чыкмады бу сернең. Әллә еллар үзенекен итә - картлык белән сабыйлык берләштерә кешене. Әллә Фәридәдә әбекәсенең язмышын кайгыртырга кирәк, дигән бимазалану, гасабилык Кадриядәге кадәр үк көчле түгел, шуңа да табигый килеп чыга аларның аралашуы? Ни дисәң дә, Фәридә белән җене килешә иде әбинең...
- И-и-и, кызым, сезнең күк түгел инде! Кая безгә ул елларда матурланып йөрү...
Әмма Фәридә үзенекен куймады:
- Юк, әбием! Бик матур булгансыз – син дә, бабакай да. Карале... синең миңа, авылда ничә җәй үткәреп тә, мәхәббәтегез турында сөйләгәнең юк... Сабантуйда таныштык, дигәнең генә бар...
Фатыйма карчык, яшь киленчәктәй, яулыгын йөзенә тартарак төште.
- Оялттың, кызым... – диде ул кеткелдәп.
Карале! Аның бу хакта иркенләп уйланганы да булмаган икән бит. Юкса, ничә дистәне бергә вакладылар Муллануры белән.
...Бүгенгедәй исендә: искиткеч матур көн иде ул. Авыл Сабантуена күрше Түгәрәк Чирәм авылыннан егетләр килгән дигән хәбәр таралуга, Каратау кызларының күңеле очар кош булды. Түгәрәк Чирәмгә килен булып төшү мәртәбәле санала – аларда туфрак уңдырышлы, болыннарында үлән күкрәк тиңете булып үсә, мал-туарга ашау җитә, ә мал-туар тук булган йортта хуҗалар да тук. Ә егетләре соң, егетләре – һәрберсе ябышып чыгарлык!
Мулланур аны кичке уен вакытында түгәрәктән аерып алып китте. Һәм сүзен кистереп салды: «Мин сине урман кисәргә барган чактан ук күзәтеп йөрим. Күңелеңдә башка берәү булмаса, август керүгә, яучы җибәрәм!» Башка вакытта үзен оялчан дип исәпләп йөргән Фатыйманың йөрәге бөркеттәй батырайды: «Риза! Күңелемдә башка берәү дә юк. Вәгъдә!» - диде ул егеткә.
Арада хатлар йөрде, бирелгән вәгъдәләрнең билгесе итеп кулъяулыклар чигелде. Инде яучы көтеп йөргән көннәрдә Мулланурны армиягә алдылар.
Илдән сугыш гөрелтесенең узып кына киткән еллары... «Хезмәт итү – сугыш эчендә йөрү түгел, аны гына кичермәскә», - дип уйлады Фатыйма. Берәүгә дә күз төшерми көтте ул сөеклесен.
Мулланур армиягә ничек кинәт киткән булса, шулай кайтып та төште. Соңгы арада хатлары килми башлаган, тәмам пошаманга салган иде инде Фатыйманы. Кешегә сиздермәсә дә, әнисеннән яшерә алмады: «Күңелең алгысып кына калмаса ярар иде... Вәгъдәсендә торса иде...» - дип сүз катып алды ул берничә тапкыр.
...Сөйлиләр бит, әнә, хезмәт итәргә киткән җирдән марҗа кызлары алып кайта ирләр, дип. Күрше авылдагы Хәбибулла ияртеп кайтканы бөтенләй әллә кем – эстонмы, литвамы, ди... Илдә сау-сәламәт ирләргә кытлык чор...
Кышның буранлы бер кичендә, Фатыйманың кабасындагы эрләгән йон күзгә күренеп савылып килгәндә, капканы кемдер озаклап какты. Йокымсырап утырган йортка җан керде. Әтисе өйалдына чыгып: «Кем бар? Мондый күз ачкысыз буранда кайсыгыз йөри анда?» - дип аваз салды. Котырып улаган җил тавышын басарга тырышып җавап кайтаручының кем булуын шунда ук аңлап алды Фатыйма. Йөрәге күкрәгенә сыя алмастай булып тыпырчынды. «Яучы булып килешем, туган! Җаны теләгән лачын коштан...» - авылның иң затлы, иң хөрмәтле кешесе – яучы Хаҗәр карчыкның тавышында көр сөенеч бар иде.
Туйны озакка сузмадылар – Мулланур ялга кайткан көннәрдә уздырып та куйдылар. Кайнана йортына тиз ияләште Фатыйма. Армия хезмәтен тутырып кайткан сөеклесен ул инде күзгә күренеп торган көмәне белән каршылады.
- Минем әнием идеме ул? – Фәридәнең күзләре ялтырады.
- Әйе, нәкъ үзе! Бабаңның кайтуын чак көтеп җиткерде...
- Матур гомер кичергәнсез сез, әбекәй, - диде Фәридә уфтанып. – Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгәнсез...
Сигез яшеннән ата назын күрми үскән оныгының карашыннан болыт үткәндәй булды.
- Насыйп булса, синең тормышың да шулай булыр, кызым, - диде Фатыйма әби, Фәридәне кочагына сыендырып. – Бу дөнья гел шулай тоташ ыгы-зыгы, узышлы уеныннан гына тормас. Кеше булганына шөкер итеп яшәргә дә өйрәнер бер...
Фәридә кинәт урыныннан купты. Йөгереп барып балкон ишеген ачып җибәрде.
- Әбием, күбәләк! Әллә... бабакай микән?
Фатыйма карчыкның йөрәге урыныннан купты.Йа Хода! Моңарчы ул үзен саташа дип уйлый иде, баксаң, бу бала да күрә икән ләса ул өрфия җанны. Карчык, гәүдәсенә таралган хәлсезлекне җиңәргә тырышып, диваннан калкынды. Оныгы янына килеп басты. Алар тәрәзә пыяласына ефәк канатлары белән кагылып-кагылып алган җан иясенә озак кына әсәренеп карап тордылар.
«Кайт инде!» - дип җилпи иде гүя канатларын төнге кунак.

***
Кадрия башта саташам ахры дип уйлап, юрганына ныграк төренде. Аннан торып утырды да карават янындагы өстәлчектәге төнге лампаны кабызды. Электрон сәгатьнең дисплеенда янган яшел ут төнге икене күрсәтә иде. Ул, берара сулыш алырга да кыймыйча, зал яктан ишетелгән авазны тыңлады. Әллә колагына гына ишетелде инде? Фатир эчендә зыңлап торган тынлыктан кала берни дә юк иде шикелле.
Караватыннан торып ишеккә юнәлде. Йокы бүлмәсеннән чыкты да сак кына залга таба атлады. Йомшак келәм аның аяк тавышларын үзенә йотты. Бусагага килеп җиткәндә, хатынның төнге йокысын бүлгән җыр янә яңгырады. Ул кинәт тез буыннарының йомшаруын сизеп, стенага сөялде. Бишек җыры. Әнисе, алар бәләкәй чакта, Хәмит белән икесенә җырлаган бишек җырын көйли иде.
Кадрия тавыш-тынсыз гына залның эченә бакты. Бүлмә эче караңгы, әмма аста – стоянкада кабызган прожекторларның яктысы аларның тәрәзәләренә дә мул гына сибелә иде. Фатыйма карчык балконга чыга торган тәрәзә каршысына басып, тын гына бишек җыры көйли иде. Кулларын алга сузган да... әйтерсең, бала тирбәтә.
Кадриянең йөрәген шом басты. Ул коридордагы торшерны кабызып залга атлады. Әнисенең кулында Фәридәнең бәләкәй чагында яратып уйнаган, хәзер исә бүлмәсендәге йомшак уенчыклар белән бергә киштәдә утырган курчакларның берсе иде. Зәйнәп исемле зәп-зәңгәр күзле, чәчләренә дә зәңгәр тасмалар үрелгән пластмасса курчак. Иске инде үзе. Хәзер андыйларны чыгармыйлар да...
- Әни... – дип сак кына дәште аңа Кадрия.
Ул арада Фатыйма карчык курчакны залның түрендәге үргән кресло-качалкага илтеп салды һәм талгын гына тибрәтә башлады. Ә күзләре... күзләре һаман да шул балкон тәрәзәсенә төбәлгән иде аның.

Беребез ләй анда, беребез монда,
Закладларга гына салган, абау бәгърем, мал кебек...

- Нишлисең соң син, әни-и-и-и... – Кадрия үксеп елап җибәрде. Залга тыныч кына адымнар белән Фәридә узды. Әнисе янына чүгәләде дә аны кочагына алып пышылдарга кереште кыз:
- Әнием... ул сине хәзер барыбер ишетми... Әнием... ул хәзер... монннан... бик еракта... әле син туган гына көннәрдә... Әнием... ул бабайны бик юксына... йортны... андагы... обстановканы... исләрне... андагы энергетиканы.... Әнием... тырышып карады ич инде... яши алмый ул монда... Хәмит абыйларда да шундый ук чиргә сабышкан иде... Ул чак син алар арттыралар гына, карыйсылары килми, дип сукранган идең... Әнием... аның янына ак күбәләк килә... бабакай ул...
Фәридәнең әйткәннәрен үксү аша аңына сеңдереп утырган Кадрияне соңгы сүзләр чыгырдан чыгарды.
- Нинди ак күбәләк ул тагын?! Нинди әкият сөйлисең син?! – дип ярсыды ул, урыныннан ук торып.
Әни белән кыз кухняга уздылар.
- Әни, син үзең әллә ниткән эзотерик китаплар укыйсың, тренинг, семинарларга, йогага йөрисең... ә гап-гади, күз алдында булган нәрсәләргә ышанмыйсың!
- Причем монда эзотерика, йога?! Мин әбиеңнең акылга җиңеләя башлавы турында сүз алып барам. Чарасын күрергә кирәк... Адәм көлкесе!
Фәридә гасабилыгы соң чиккә җиткән Кадриянең алдына тынычландыра торган таблеткалары салынган пластик савытны һәм бер стакан минераль су китереп куйды.
- Әнием... без бит белмибез... Ә, бәлки, җиңеләю түгелдер... Бәлки... алар икенче яссылыкны күрә, тоя алу сәләтенә ия була башлыйлардыр, билгеле бер яшькә җиткәч... Синең өчен кеше сүзе генә мөһиммени?! Әбекәй турында кемнең нәрсә уйлавы... ни сөйләве... Алайса, бәлки, психушкага илтеп тыгарбыз аны, - бу әллә вариантмы?! Ә үз өендә... аның үз көе... үз дөньясы... Аңла, без ул дөньяга керә дә, аны анализлый да, аңлый да алмыйбыз... Моның өчен әбекәй кичергән кадәрне яшәргә... аның белән бер энергетик дулкында булырга кирәк...
Кадрия даруын йотты да авыр сулап куйды.
- Гел әтиең син... Ул да мине шулай әллә нинди кеше колагы ишетеп тә ышанмас нәрсәләргә ышандыра ала иде... Йа Ходам!
- Син атеистка, әнием. Ә әти артык идеалист, хәтта авыру дәрәҗәсенә барып җитә кайбер чакта. Икегез ике чиктә сез... – Фәридә әнисен кочып алды да, башын аның иңенә салып утырды. - Ә әбине... монда калдырырга ярамый... Гел-гел ике арада йөрсәк йөрербез, әмма ул үз нигезенә кайтырга тиеш, әнием... Теләсә нәрсә сөйләнсен авыл халкы... Әбигә, бәлки, күп калмагандыр инде... Ул юкка гына анда ыргылмый шикелле...
Кадрия кулындагы дару савытын учына кысып янә үксеп җибәрде.

***
Хәмит белән Алия ишектәге звонокны сискәндергәндә, таң беленеп килә иде инде. Фәридә белән Кадриянең күз төпләре күләгәләнеп, йөзләре озынчаланып калган – алар моңарчы тел тибрәтеп әйтә алмаган бөтен уйларын, зарларын бушатып, рәхәтләнеп сөйләшкәннәр иде. Фәридәнең әтисе чыгып киткәннән бирле араларында эленеп торган авыр элпә юкка чыккан. Аның урынына Фәридәдә әнисенә карата олыларча кайгыртучанлык, ә Кадриядә исә кызының сүзләренә, гамәлләренә ышану, аңа таяныч итеп карау галәмәте барлыкка килгән иде. Шуңа да, Хәмит белән Алия килеп кергәч, иң беренче булып сүзне Фәридә башлады:
- Абый, син күбәләктер, җан тартудыр ише нәрсәләргә таянып эш итәргә күнекмәгән, беләм. Тик без әбекәйнең җанын ирексезлибез кебек... Читлектәге сыман яши бит ул монда... Ул бит безнең ише читлектә яшәргә күнекмәгән, ул ирекле кош...
- Бигрәк хисле син, Фәридә! – дип көлемсерәде Хәмит, кызның аркасыннан сөеп. «Әтиең кебек!» - дип тә өстисе килгән иде, әмма тыелып калды. Аңа кайчандыр туганы кебек якын булган дустының чалымнарын, тәвәкәллеген хәзер Фәридәдә күрү ошый иде.
Хәмит зал якка узды. Фатыйма карчык зәңгәр күлмәкле, зәңгәр тасмалы Зәйнәп курчакны алдына салып йоклый. Улының коргаксыган кулларын учына алып, озак кына янәшәсендә утыруын да сизмәде карчык.
- Йә, кыз-кыркын, җыендырыйк әнине булмаса...

***
Стенадагы сәгать, төннең таңга авышуын белдереп, кинәнеп сукты да сукты. Фатыйма әбинең өзелеп чәй эчәсе килеп китте. Ул, торып, арттагы өйгә юнәлде, почмак якта ут кабызды, чәйнеген комфорка өстенә куйды, өстәл хәстәрләде. Холодильнигында Кадрия белән Алия килен калдырып киткән карлыган вареньесы, әллә ничә төрле печенье, кәнфит, тагы исемнәрен дә белеп бетерми торган тәм-томнар бар иде, шуларны чыгарды. Өстәлгә Түбән Оч Гайнетдин аертып керткән быелгы балны, үзе ясаган алма кагын куйды.
Аннан озаклап, иркенләп чәй пешерде. Телендә яшь чагында яратып җырлый торган бер көй бөтерелде. Ул бу көйне Муллануры армиядә чакта мал-туар караганда да, кыр эшләренә чыкканда да, кышкы озын кичләрдә орчык-каба белән утырганда да гел авыз эченнән генә көйләп йөри иде:

Беребез ләй анда, беребез ләй монда,
Закладларга гына салган, абау бәгърем, мал кебек.
Башың ялангач икән лә, бөркән зәңгәр шәлеңне,
Чит җирләрдә бик күп йөрдем, белә алмыйча хәлеңне...

Өйне тутырып, рәхәтләнеп җырлады бу юлы. «Күр инде, тәмам кыз чактагы кебек дулкынланам», - дигән уй йөгереп узды күңеленнән. Ул, ирен читләренә җәелгән серле көлемсерәүне тыя алмыйча, өстәл янына узды. Йөзенә яктылык, нур сирпелгәндәй булды. Карчык коргаксыган куллары белән ак күбәләк канатыдай яулыгын йөзенә ябарак төште, алъяпкычын тәртипләде. Аннан ашыкмыйча гына урындыкка утырды. Өстәлгә китереп куйган чәйдән Түгәрәк Чирәм болыннарында гына өлгерә торган сусыл җиләк исе күтәрелде.
- Йә, Мулланур, чәйләп алыйк булмаса, - диде Фатыйма әби, өстәлгә затлы кунак килгәндә генә чыгара торган алтынсу каймалы касәләргә чәй агызып.
- Син пешергән чәйгә зарыктым мин, карчык, - дип эндәште карты, өстәл янында үз урынын алгач. – Андый чәйне хур кызлары да пешереп эчерә алмый...
Мулланур өстәлгә куелган ризык-нигъмәтне гомере буена шулай мактап ашады. Фатыйма карчык җиңел сулап куйды. Аннан барып утны сүндерде. Ачык тәрәзәдән бөркелгән ай яктысы таман гына иде. Икесенә дә. Бу нур саташулы көннәрнең азакка якынлашуын хәбәр итүче билге булып тоелды Фатыйма карчыкка.

Май 2011-май 2012.

Янсуар-Казан.

Дусларым белән уртаклашам: