Җәйрәп ята гомер – алдыбызда

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
13.12.2013 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

1
Юллар әле безне хәтерләми,
Тузанында янмый уртак эзләр...
Кыяр-кыймас өне язгы җилнең:
“Син... Бәхетнең үзе булып үзгәр...”

Тыяр-тыймас хәвеф – күзләремдә -
Офык читләреннән төсең барлау...
Күкләр әле безне каһәрләми,
Никтер кирәк өметләрне ялгау...

Гел ашыгыч юлы адәмнәрнең, -
Җирнең үзәгеннән үтеп калу...
Казан әле... безне кадерләми...
Бу – Дөньяның аръягында талу...

2
Җилләр итәгендә җәйне көтәм...
Син кайдадыр озатасың кышны...
Өметләнмим, берни өметләнмим...
Кадерлерәк җанга тынсыз бушлык...

Оясыннан кошлар бага үрелеп,
Дәрвишләрнең санын белгән төсле...
Бер пәрдәсез ялан тәрәзәләр –
Синсез көннәремнән үксез көзге...

Язлар итәгендә җәйне көтәм...
Ә ул узар, безне танымый да...
Өметләнмим, берни өметләнмим...
Син кал шулай – хәтта табылмый да...

3
Кирмәннәрнең йөрәгендә дәһшәт –
Онытылмас, тынмас, җуелмас...
Тыгызлана гына бара Хәтер,
Ташлар бәгыренә уелгач...

Кызлар толымына күмелгән җир
Уфтанырга тора сагаеп...
Әле һаман... Күзләреңнән бага
Дөнья биләмәсе – тараеп...

Күзләреңнән тора ваемланып
Егерменче йөзнең аръягы.
Толымнары җилнең тураклана...
Әлегеме өмет? Баягы?

Тәшвишләнә Дөнья һәр аваздан...
Кан да, җан да – кыргый алышта...
Ак Кирмәннәр үзәгендә - Хәтер.
Дәшә: “Мине генә... алышма...”

4
Җәйрәп ята гомер алдыбызда...
Насыйп та ул безгә, тиң дә төсле...
Хәрабәләр тулы Хәтер генә
Гел көчлерәк бездән һәм... гел үчле...

Бу – ничәнче җәйгә алкышыбыз
Һәм чигенү аннан ничәнче кат?
Җәйрәп ята алдыбызда Бәхет...
Нигәдер ят кебек, нигәдер ят...

Хәрабәләр тулы данлы калам,
Бер фаҗигаң, моңың без дә бүген...
...Ни сүтелми, ни үрелми учта
Ничә язмыш ята – бүлем-бүлем...

5
Тәрәзләрнең аръягында – язгы Казан...
Шомыртларның җилгә очкан күләгәсе...
Анда кемнәр кемне җуйган... кемне тапкан...
Һәм кемнәргә ни хак белән түләнәсе...

Берни белмим... Мәңгелекнең өнсез мәле...
Күрәзәләр – бүген түгел, түгел әле...
Тәрәзләрнең бу ягында – җөйсез Язмыш...
Һәм... өметләр – никтер үтә күренмәле...

6
Бер Яшәүме? Әллә йөзенчесе?
Меңенчесе? Өзек чылбырлар...
Без бу җирдә бер-беребез өчен
Сәбәп кенә... Түзсен чыгырлар...

Түзсен таш шәһәрнең тере җаны
Җәйдә... яшеннәрнең явына...
Казан бүген тик икебез өчен
Ничәнче кат яулап алына...

Бер кайтумы? Әллә меңенчесе –
Кыны бушлыгына укталып?
Без бу Җирдә - бер-беребез өчен!!! –
Галәм тиңлегедәй уртаклык...

7
Таныйсыңмы?
Мин – киләсе Көздән...
Әле яшәлмәгән гомердән...
...Тик... талпынма!!!
“Чалымнары гына
Таныш төсле...” – дигең.
Үтенәм.

“Тавышында гына
Аның чыңы
Ишетелә...” – диеп уфтан да,
Күзләремне минем
Танымый уз,
Кагылмый уз...
Берүк тукталма!

...Капкалары Көзнең
Ачык тора...
Җилләр исеп тора – үтәли...
Тик син китмә,
Икебезнең антын
Бер гомергә сузып
Үтәми...

Без бергәләп тибрик
Монда түгел,
Мәңге яшәлмәслек Чынлыкта...
- Таныйсыңмы???
...Кылган чәчләрең бу...
Һәм сулышың дымы – Тынлыкта...

8
Төшләрең үренә йөгерәм –
Синдәге укылмас өннәргә...
Кемгәдер – уянмас күләгәм...
Тик мине... көнләмә, көнләмә!

Бизмәннәр җимерек бу җирдә
Без һаман ят әле, кырагай...
Адәмнәр җаны ни эзлидер?
Күкләрдә сискәнә ярымай...

Кемгәдер – уалмас йөрәгем...
Тик аннан... көнләмә, көнләмә!
Төшләрең түренә йөгерәм –
Син безгә юрасы Өннәргә...

9
Тын шәһәрне төнге бишек итеп
онытылыйк...
Тамсын мизгелләр...
Һәм кешеләр талсын,
безне көтеп...
баксын, болыт ертып,
изгеләр...

Читлек сөременнән биеккәрәк
күтәрелсен дә җан,
биесен (!!!)
Мәшәкатьле көннәр
бушлыгының
пәрәвезен читкә
чөерсен...

Таш кирмәннәр уяулыгын бары
Хәтер тасмасына
яздырып,
бер ышаныйк шулай
тик җан өчен
яшәү барлыгына –
язылыйк...

10
А там дальше, в городе с асфальтом...
сигналят пустые автобусы,
уходящие в август...
Юлдуз Миннуллина

Йөрәк киртләчендә - тап-тап эзләр
Һәм чуалган юллар кисемтәсе...
...Автобуслар Җәйгә йөгерә әле,
Кызыл итәкләрдә - җил көлтәсе...

Автобуслар... Тыгыз салоннарда
Сак сулышың хәтта сизелә бүген...
Кызыл күлмәкләрдә - ялкын төсе...
Бер елмая, бер боега күгем...

Җил көлтәсе – чәчләр өркәчендә...
Тузган хисләр... Тузанланган юллар...
Тәшвиш төшләр... Август куенында
Җәйгә богауланыр аяк-куллар...

Сискәндереп Вакыт керфекләрен,
Шәһәр шаукымыннан тәмам арып,
Очар беркөн буп-буш автобуслар
Күкләр аръягына – безне алып...

11
Туры кара.
Бу шәһәрдә җилдән кала берни дә юк.
Йолдыз Миңнуллина

Каралама битләрендә түгел,
Чын бу Язмыш – кагыл... сора хакын...
Ачысыннан йөрәгеңә тамар
Әрем тәме – хыянәткә тартым...

Бер сәбәпсез җилләр йолкыныр да,
Калыр шәһәр бу уенда отып...
Шомыртларның күләгәсе генә
Саклап торыр бакчаларның котын...

Уяу торыр безнең тәрәзәләр –
Җиһан сулышына тәңгәл булып...
Син кайдадыр айны сүндергәндә,
Мин куярмын пәрдәләрем корып...

Каралама битләр генә түгел,
Чын бу Язмыш... Сөрт корымлы эзен...
...Бу шәһәрдә - икебездән кала –
Ак шомыртлар гына җилгә түзем...

12
Сискәнде ярларның хәтере –
Дулкыннар яу булып калыкты...
Син исем табачак Хыялга
Җан кадәр җан үзе зарыкты...

Җилкәнсез язмышлар эзеннән
Йөгергән җил бакты – үрелеп...
Бу – чоңгыл түренә ымсыну,
Киереп дулкыннар күреген...

Бу – түзем хисләрне туарып,
Күмелү югалту сутына...
Дерелди тамчылар керфектә
Һәм юрый: “Котылма... Отылма...”

...Ә Хәтер – талымсыз сукбайдай –
Баш ия һәр каршы дулкынга...
Мин исем тапмаган Хыялның
Йөгәнен тапшырам кулыңа...

13
Меня осталось на согрев чернил,
на перекличку вздоха и каверны...
Сесар Вальехо

Сулыш авырлыгы кадәр гомер
Сыеп бетсә шагыйрь карасына,
Бер хәсрәтсез калыр иде Җиһан,
Йомылыр да соңгы ярасына...

Җиргә яткан саксыз күләгәләр
Җилгә очар иде тәмам өркеп,
Тамчылаган сагыш диңгезеннән
Табылуга кинәт энҗе бөртек...

Җилгә очар кадере юк назлар...
Бар ялганнар, антлар – кочак-кочак...
Чигәдәге дөнья кайнавыннан
Җан тергезер беркөн шигъри учак...

Каурый җиңеллеге кадәр язмыш
Сыеп бетсә сүзләр ярасына...
Ходай тәңгәллеген тойган Шагыйрь
Бакмас иде каләм-карасына...

2008 ел. Казан.

Дусларым белән уртаклашам: