САГЫШ

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
13.12.2013 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Яңгырларның керфегендә тамчы яшь юк,
Бары Сагыш... Җирне баскан Сагыш тибри...
Әле йөрәк – бер богаусыз, чылбырларсыз,
Үз-үзенә бикләнгән дә, моңнан изри...

Кемдер җуйган бу йөрәкне ятьмәсеннән,
Кемдер алыр аулап – суккач үз сәгате...
Бары Сагыш... Җирне баскан Сагыш йөртә
Һәммәбезне һәм... көчәйтә Хис сәнгатен...

Яңгырларның керфегендә тамчы яшь юк,
Бу – шагыйрьләр уйдырмасы, хыялы тик...
Мин сак кына чиртәм бәгырь кылларына,
Хәтереңдә сүрелгән зар уяныр дип...

Син сак кына орынасың чәчләремә
Һәм барлыйсың, беләм, чутын үткәннәрнең...
Бары Сагыш... Җирне иңләп Сагыш йөри
Һәм туздыра җанның тузган җилкәннәрен...

2008

Дусларым белән уртаклашам: