МӘСИХ

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
13.12.2013 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

МӘСИХ
(шәрех)

...әзер булыгыз.
чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә килер.
Матфей тәгъбир иткән Изге Инҗил, 24:44

1. ЯХЪЯ
Вәсвәсәле еллар өеренең
Әнчекләре һәр пот каршында
Иман алыштыра. Рия ысы
Сеңгән җаны исән калсынга.

Гөнаһларын кемнең икърар итмәс
Бу замана, кемне кичермәс, -
Учларыннан канлы бер дәверне
Төче сулар юып төшергәч.

Алларына егылып яңа потның,
“Дога” пышылдаучы иреннәр
Дарга күтәрергә әзер янә
Бер токымны, аерып күгеннән.

Тәүбәсеннән бары дәгъва исе
Аңкып торган кавем, котырып,
Гыйбадәткә килә. Изгеләрен
Кабер бугазына томырып.

Вәгазь-юраулармы шикләндерә -
Күзләрендә шомлы шәүлә бар.
Касәләрдән, кайнап, тәүбә суы
Күтәрелә... Яңа пәйгамбәр

Иңүенә инанулы кемдер
Таныганда насыйп ул көнне...
...Гамьсез күзләрендә бер гүзәлнең
Биер аның кыргый үлеме...

2. ИУДА
Сатлык аркадашлар намусыннан
Берни калмас – хәкарәттән башка.
Карашларда дар агачы булып
Чайкалыр тик үлем – шаша-шаша.
Сытылыр бер исем – иреннәрнең
Куырылып кипкән чәрдәгеннән.
Кургаш тамчы булып, кемнәрнеңдер
Бәддогасы чәчрәр бәбәгенә.
Янчык авырлыгы кадәр генә
Булмас каһәр, эремәс ком-җирдә.
- Ярлыкачы! Ярлыкачы, зинһар! –
Ялваруын бөтереп, туң җилләр
Илгә чөяр... Дарга эленгәндәй,
Бәргәләнер телдә яман аты.
Дөнья – шул ук.
Безнең хисапларны
Рабби, өмет өзеп, күптән япты.

3. ҖӘЗА
Мәйданнарда ирек даулар алар,
Өер-өер яңартырлар иман.
Күзләреңдә янган утны гына
Танымаслар –
Онытылган сыман.
Кабатланыр мизгел,
Актарылып,
Иңәр кабат зарлы хәтереңә.
Сиңа әзерләнгән таҗны болгап
Ыргылырлар...
Затсыз әмеренә
Буйсынырга әзер һәр йолкышның
Бу акылдан язган дөнья...
Талган
Учларыңны учка алам –
Анда
Җәза эзе
Җөйләнмәгән һаман.
...Мәйданнардан хөкем укыр алар,
Өер-өер кабартырлар иман.
...Җанны коткарырлык утны гына
Табалмаслар –
Убылганда җиһан...

4. ХАЧТАН КУПТАРЫЛУ
Хачтан купканда да җаның тырнап,
Җиргә тартып торыр шул бер сорау –
Адәмнәрнең асылында ни бар? –
Кыйблаларны алыштырып уйнау.

Бер көнлекме, әллә мәңгелекме
Син торгызган храмның диварлары? –
Әле җиһан бу көнгәчә юрый
Мәсихме ул, диеп, диванамы...

- Мәсихме?
- Кем?!
- Булса, терелер дә,
Янә туар иде – бүгенгедә...
Куптарыл да шунда, сабыр җуеп,
Дога урынына... сүген генә!

Хачың үпкәндә дә... шиккә калып,
Ваемлыйлар: чын син, әллә ялган.
...Үрсәләнеп көйли ак күгәрчен
Канатларын – җиргә чылбырланган...

5. МАГДАЛИНА
Чәчләреннән хуш үләннәр исе
Аңкып торган берәү, әсәренеп,
Дәшәр сине... Һәм күтәрер җилләр
Талгын гына җиңел җәсәдеңне.

Җөйләнмәгән яра сулык-сулык
Сызлар шул мәл, ертып уч сүрүең...
Кыйбласыннан кайтмаганнар өчен
Мөмкин - өр-яңадан терелүең.

Мөмкин – карашында шәүләң күреп,
Укталуың бары бер мизгелгә.
Кемнәр өчен – вәгазь, кемгә - иман
Синең сүзләр... Соңы бер гозергә

Сыеп бетәр куш уч дөньялыкның
Котылуы чынга ашмас ул көн
Сүзсез генә озатыр сине берәү -
Күзләреңнән укып күкнең төсен...

6. ИЯРЧЕННӘР
Ятьмәләрдә чәбәләнгән хакыйкатьне
Эзләүчеләр антлар эчәр, диңгез кичәр.
Тик артыңнан хачка менмәс берәве дә,
Кулыңдагы бау-богауны бары чишәр.

Аннан, хакың хаклаучылар булып, җирдә
Калдырырлар язылмаган канун – синнән.
Дөнья таныр көтеп алган пәйгамбәрен,
Тик... айнымас монафикълык дигән чирдән.

Юк, син үткән юлны сайлап, берәве дә
Үз иблисе белән калмас кара-каршы.
Хакыйкатьнең кулларында богау һаман.
Календарьдә - чиген көткән гасыр башы.

2010.

Бизәлеш: "Страсти Христовы" фильмыннан кадр.

Дусларым белән уртаклашам: