Вәсвәсә

Аватар пользователя Luiza
Луиза Янсуар
13.12.2013 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

ВӘСВӘСӘ

1
Син китәсең.
Мин озатмыйм сине.
Учларыңны җылытучы бардыр.
Баганалар зеңли көзге җилдә -
Гафуыңны...
Башкаларга калдыр:
Сүзләр безгә
Кирәк булды – кайчан?!
Яшерен ым, караш – шул да җитә.
Син китәсең.
Җитәрсеңме беркөн
Мәхәббәтең көтеп торган чиккә?

2
Мин синсез калганга, ахрысы,
Дөньяма иңде гүр салкыны.
Кемнәрдер:
- Кыш, - диләр,
Кабызып
Учакта ап-ак туз ялкынын.

Мин синсез калганга, ахрысы,
Урамнар – шыксыздан-шыксызлар.
Кемнәрдер ут элә
Фонарьгә.
Мин җилдә
Шырпымны кабызам.

Мин синсез калганга, бел, шуңа
Җир кара бушлыкка дөмегер.
Котылу булырмы?
Галәмдә
Син беркөн
Яратсаң.
Кемнедер.

3
Колагымда киткән поездларның шавы.
Рельсларны йота комсыз күзле шәфәкъ.
“Очрашырбыз, бәлки...” –
Кысыр хәбәр – кайнар
Бизгәк сыман канга.
Шундый синең гадәт:
Җил чәчү һәм җирдән давыл урып алу.
Вокзалларны урый каңгыраган гәүдәм.
Рельсларны тырнап еласам да, барыбер
Чынга ашмас, беләм, инде кысыр вәгъдәң.
Очрашырбыз?
Бәлки!
Бәлки, килер язда.
Бәлки, килер җәйдә -
Челлә үзәгендә.
Тәмуг кисәвенә
Әйләнгәч бу
Сөю.
һәм басылгач шайтан
Туе күзләреңдә.

4
Карашың – кыңгырау чәчәге –
Чык булып түгелә, түгелә...
Мин син дип талпынам, ятларны
Кочамын...
Яңгырга
Сүгенәм...

Зәп-зәңгәр, зәп-зәңгәр карашың
Кайдадыр, чит гөмбәз астында,
Иркәли... белмимен... кемнәрне...
Чак торам
Тыелып
Баскыннан.

Чак торам... Кем генә коткарыр
Җанымны күзләрең утыннан?!
Ялварам, баш орып, Иблискә:
- Ит азат
Бу хәтәр
Коткыдан...

Ит азат...

5
Мин китәмен.
Озатасың мине.
Учларымны җылытучы – булыр.
Керфекләрең тибри, түзми, җилдә -
Алар тиздән хәтеремдә сулыр.
Мин китәмен.
Ничә еллар йөрткән
Газап идең. Инде беркем түгел.
Күтәрелеп багам: бер мизгелгә
Хәтерләтеп ала сине күгем.
Сүзләр элек кирәк иде,
Хәзер
Эшләпәмне күтәреп чал баштан:
- Хуш, гүзәлем!
Ходай кушып, - димен, -
Очрашмабыз бу галәмдә башка.

21-22 август 2012.

Дусларым белән уртаклашам: