Pardonne Moi Ce Caprice D’enfan

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
23.10.2015 Проза
Дусларым белән уртаклашам:

Ландыш ӘБҮДӘРОВА

Диана йолдызлар арасында калды. Трактор арбасына төялгән яңа печән: китапларда язганча, исе тәмле, үзе түшәк кебек йомшактыр инде. Шулкадәр арылган, Диананың боларына игътибар итәрлек тә хәле юк. Бүген алар печәнгә нокта куеп кайтып баралар.

Соңгы йөккә печән күп калган, арбага сыйдырабыз, дип таптый-таптый озаклап төяделәр, йөк авыр, биек. Караңгыга да калынды. Тигезле-тигезсез бормалы-сикәлтәле кыр юлыннан трактор арбасы-ние белән бер яктан икенче якка авыша-авыша акрын гына кайту ягына таба бара. Печән бетте! Шушы уй Диананың күңелен дә, тәнен дә җылыта, соңга калынса да, көне буе эссе кояш астында кибән түбәсендә торып, кичкә таба йөк төягәндә, трактор арбасында таптанырга туры килсә дә, ул зарланмады, түзде. Менә хәзер йөк түбәсендә чалкан ятып, күк гөмбәзенең кап уртасында бәллүдәге кебек тирбәлә-тирбәлә кайтып бара. Ире Фәрит кабинага чакырган иде, үзе баш тартты. Күк йөзе аяз, яңгыр яварга җыенмый, ятып, ял итеп кайтам, диде. Фәрит оста тракторчы, ашыкмыйча, җайлап кына кайтыр, бу юлларны ул төнлә күзен бәйләп җибәрсәң дә, үтә аладыр – туганнан алып ел саен йөзләрчә мәртәбә үткән юлы ул аның.

Төн аяз бүген. Йолдызлары чекерәеп тора. Романтикага биреләсе килә, хыялларга бирелеп аласы. Әле менә кайчан шушылай бөтенесеннән биек булып, йолдызларга якынаер иде? Үрелсәң, чүпләп алырга да була бит. Кулны гына сузасы. Ләкин шулкадәр изрәтә ки, бармак та селкетәсе килми. Бары тик эреп югалганчы изрисе генә килә. Эх! Парижда Эйфель манарасының иң очында да йолдызлар шушылай якындыр инде. Менә хәзер могҗиза булсын, әйтик, каршыга әкияттәге Җен килеп чыксын иде дә: «Иң зур теләгеңне әйт!» - дисен иде. Диана әйтер иде, икеләнеп тә тормыйча бер мизгелгә генә Парижга алып барып кайт, дияр иде. Диананың чынга ашмаган иң зур хыялы ул Парижга барып Эйфель манарасын күрү. Бу хыял чынга ашсын өчен могҗиза булышса гына инде… Диана үзалдына елмаеп куйды. Хәер, бик күп хыяллары чынга ашмый калды аның. Яраткан кешесе белән гомер кичерергә дә насыйп булмады, тәрҗемәче булып, илчелектә дә эшләмәде, төрле илләргә сәяхәткә дә йөргәне юк. Аның каравы бәхетле ул үзе. Һәрхәлдә бәхетсез түгел. Кайчандыр «Барыбер бәхетле булам!» дигән антын үтәде анысы. Кара әле, үз-үзенә шушы антын биргән көннән соң нәкъ ун ел вакыт үткән инде. Париж хыялы юкка гына искә төшмәгән икән, кайчандыр алар яшьлек мәхәббәте белән ун елга бер тапкыр булса да Парижга барырга сүз куешканнар иде. Ун ел үткән, ә Диана менә төн караңгысын ертып трактор арбасында кайтып бара. Өстендә вьетнам базарыннан кара эшкә кияргә ярар әле, дип алган арзанлы футболка белән ыштан да аякта галошлар. Фәритнең телогрейкасын өстенә япкан. Дулкынланып торган озын чәчләре яулык астында төйнәп куйган килеш. Ә Ул нинди икән? Һаман да шыгырдап торган ак күлмәк белән кыйммәтле джинсы чалбар киеп йөриме икән? Урын-җире атлас-ефәктән микән? Беренче зур мәхәббәте, яратып-сөеп йөргән егете Руслан турындагы соңгы хәбәрне моннан тугыз ел элек ишеткән иде ул: Руслан Мәскәүдә, зур гына урында эшли, өйләнгән, диделәр. Шуннан соң Диана аның турындагы хәбәрләрдән ераграк яшәргә тырышты. Өйләнгән икән, өйләнгән. Диананы ташлаган икән, ташлаган. Узган эшкә салават, диләр; кат-кат актарырга әби сандыгы түгел ул хатирәләр, дип ул яшьлек хисләрен күңеленең иң тирән чоңгылына бикләп, ачкычларын шалтырап йөдәтмәсеннәр өчен яшереп үк куйган иде. Менә бүген саксыз кагылыпмы, арыганлыктанмы, кайчандыр бирелгән вәгъдә келт итеп искә төште: Париж…

Ун ел элек Диана Русланга кияүгә чыгарга тиеш иде. Икесе дә интеллигентлар гаиләсеннән, шәһәрдә үскән. Ипинең иген кырында үскәнен белгәнчегә кадәр, Диана опера һәм балет театрының репертуарын яттан белә иде. Руслан да сәнгать белән кызыксына торганнардан, ул сынлы сәнгать белән мавыга. Дианага да ул рәссам күзләре белән гашыйк булган иде. Озын, нечкә буйлы, җиңел гәүдәле, ак йөзле, зур күзле, йомшак карашлы кызны бер күрүдән ошатты. Кыз да җыйнак гәүдәле, чибәр йөзле Русланны бик тиз үз итте. Егеткә ул торган саен ныграк тартыла иде, икесе дә сәнгать тирәсендә йөргәч, еш очрашалар. Тора-бара очрашуларны эзли башладылар, берничә тапкыр очрашканнан соң, Диана Русланга үлеп гашыйк булуын аңлады. Чит телләр факультетының соңгы курсында укып йөри, эш эзләргә вакыт җиткән, киләчәкне кайгыртырга кирәк иде инде ул елны. Диана Русланнан җитди адымнар көтте, егет белән үткәргән романтик кичләр Дианага аяз күкле бәхетле гомер вәгъдә итә иде. Соңгы елда кыз богема тормышына шулкадәр ияләште ки, ул башка төрле яшәргә туры килер, дип башына да китермәде. Аның өчен башка тормыш мәгънәсез һәм төссез, гомумән, ул юк иде. Тормыш ул дигәнчә генә бара, аның шулай булуы табигый дә: әти-әнисе аны кечкенәдән иркәләп кенә үстерде, кулы авыр эшкә тимәде, нәрсә ашыйсы килсә, шуны ашады, нәрсә киясе килсә, шуны киде, барасы килгән җиренә барды – Диана бу тормышта йомырка эчендәге бәбкә генә иде әле. Йомырка кинәт ватылды, күк йөзен яшен телгәләп үткән кебек Диананың дөньясы да телгәләнеп килде. Әллә нәрсә булмады да кебек, ләкин Диана өчен дөнья бетүгә тиң иде ул: аны Руслан ташлап китте. Аңлатып-нитеп тормады, шулай кирәк, диде дә китте. Диана туй күлмәге тектерергә дип алган ак ефәкләр арасында тораташ булып басып калды. Ул мизгел Диананың хәтерендә бер картина булып истә калган. Ун ел элек тә Диана үзенә шулай читтән карап торган иде. Картина бер дә үзгәрмәгән, төсләре дә уңмаган, Руслан картинасы… Мәхәббәт бетте, ә гомер дәвам итә иде әле. Көннәрдән бер көнне Диана дөньяга күзләрен күтәреп карады һәм үзе артыннан йөрүче Фәритне күреп алды. Бу егет аңа күптәннән күз атып йөри иде шикелле. Руслан барында кыз аны күрмәде дә, белмәде дә. Диана яши торган йортта бер фатирга кергән ул, акча түләп тора. Авылныкы булып чыкты. Җебеп тора торганнардан түгел икән үзе, кызның ялгызы гына кайтып-китеп йөрүен абайлап алу белән беренче булып сүз катты. Фәритнең гаҗәпләнүенә каршы, кыз ялындырып тормады, очрашырга ризалыгын бирде. Йортта имеш-мимеш тиз таралды, Диананың әтисе белән әнисе гаҗәпләнебрәк калсалар да, кызларының авыр карашы аларны тиз күндерде. Фәрит артык күп сүзле түгел, әмма көр күңелле чын авыл егете. Өстәвенә баш югалтырлык дәрәҗәдә Дианага гашыйк. Ул да быел укып бетерә, агроном булачак, димәк, авылга кайтасы кеше… Ә иң мөһиме, ул беркайчан да, беркайчан да аны ташламаячак. Син мине ташлама, ди ул кич саен Дианага, кызның нечкә озын бармаклы кулларын җылы, көчле учларына алып. Аның көчле куллары, тыгыз тәне чем кара ыспай костюмы аша да беленеп тора. Диана янына ак күлмәктән генә килә. Туфляларына да тузан кундырмый. Зәвыклы итеп киенә белә үзе. Көн саен чәчәк бүләк итә. Хәтта бер тапкыр театрга балетка да барды. Дөрес, көч-хәл белән түзде, театрның йомшак урындыгында йоклап китмәс өчен тырышырга туры килде үзенә, әмма түзде бит! Диплом алган көнне Дианага тәкъдим ясады, һәм кыз шуны гына көткән кебек риза булды. Диананың тешләрен кысып «Мин барыбер бәхетле булам!» дип антының беренче адымы шушы булды.

Күкрәгендәге упкынны учына кысып кияүгә чыкты да авылда яши башлады Диана. Әти-әнисе башта каршы төшеп караган иде. Фәрит кызның кулларын сорарга кергәч, әнисе Лилия ханым кызын аш бүлмәсенә алып чыгып китеп сөйләште. «Үзең турында гына уйлама, егет акыллы, төпле күренә. Аның тормышын җимермисеңме? Ныклап уйладыңмы?» - диде. Диана дәшмәде. Бәхетле булыр өчен кичектермичә ниндидер адым ясарга кирәк иде бит инде, алдагысын күз күрер, дип карар итте ул. Әтисе Рәшит абый Фәриткә сүз катып карады. «Син – авыл егете. Авылдан китмим, дисең. Диана шәһәр кызы, авыл тормышына күнекмәгән. Күнекмәгән дию генә аз, ул хәтта кер дә чайкый белмидер әле», - дип сүз башлаган иде, Фәрит көлде генә. «Рәшит абый, анысы өчен борчылмагыз, кер юу машиналары безнең авылны гына урап узмады, су өйгә үк кергән, җылысы да бар. Бәдрәф, мунча дип тә тышка чыгып йөрисе юк», - дип күндерде. Лилия апа кызының кайнана белән торасын белгәч, янә бер уфтанган иде, булачак кодагыйны күргәч, тынычланды тагын.

Кодагый тиешле кеше бик күркәм холыклы хатынга охшаган, күзләрендә әллә нинди эчке бер сабырлык бар. Диананы җәберсетмәс, яхшы әни булыр, дип барысын да Ходайга тапшырды инде…

Цивилизация ничек кенә авылны да үз ягына аудармасын, ләкин авыл авыл инде. Беренче көннәрдә Диана үзе өчен бу ят дөньяны өйрәнеп кенә йөрде. Ошый иде әле аңа, тормышына кинофильм итеп читтән карый идеме, шул кинода үзе героиня идеме – аңлашылмый. Шуңа да яшь хатын бу уйлардан качарга тырыша иде. Ире дә, кайнана белән кайнатай да яхшы, җайлы кешеләр. Шулай да Диана үзенең килен кеше икәнен онытмый, нинди эш бар, дип кенә тора. Төп эше – ашарга әзерләү. Тик көнгә өч тапкыр ашарга әзерлисе бар, шунысы гына туйдыра икән. Аш бүлмәсендә көннәр үтә генә. Кайнанасы тыштагы эшне карый. Анда кош-корт та, мал-туар да бик күп. Өстәвенә офыкка тоташа торган бакча да бар әле. Көз җитеп килә, җиләк-җимеш ишелеп уңган, яшелчәләр чират тора. Авыл кешесе бу кадәр эшкә ничек өлгерә икән соң? – Шаккаттарлык бит. Яңача яшәп карау белән мавыгып, Диана күңелендәге бушлыкны да оныткандай була. Ләкин бу бетмәс-төкәнмәс эшләрнең озын чираты да аның күңелен әллә ни җилкетми: бертуктаусыз ихатадагы эш арасында бөтерелеп яшәүнең ни мәгънәсе бар инде? Беркөн шулай казлар куарга дип урамга чыккан иде. Кояш баеган вакыт, офык кып-кызыл. Күңелгә төпсез сагыш ярып сала торган кызыллык. Диана ул якка карамаска тырышып кына казларны куа башлады. Ләкин тегеләре нишләптер яшь хатынны тыңлыйсылары килмичә чәчелделәр дә беттеләр. Теге яктан куып карады аларны Диана, бу яктан да, көтүне җыя алмыйча аптырап бетте. Ата казы усал җитмәсә, ысылдарга гына тора. Якын килерлек тә түгел. Шулвакыт капка төбенә Фәрит кайтып туктады. Фәрит алдында сер бирмим дип, Диана казларга якын ук килгән иде, ата каз талпына-талпына үзе аңа һөҗүмгә күчте. Дианага көтүне ташлап качудан башка чара калмады. Көлмәде дә инде югыйсә Фәрит үзеннән, киресенчә, Дианага ярдәмгә ашыкты, ләкин хатын шундый гарьләнде, иренә күтәрелеп тә карамыйча өйгә йөгереп кереп китте. Туп-туры үзләренең бүлмәләренә керде дә, бикләнеп караватта ауный-ауный елый башлады. Күз яшьләрен болай гына тыярлык түгел, ауный-ауный елар вакыт җиткән иде, ниһаять. Киноның беренче өлеше тәмам иде булса кирәк. Нишләде ул?!

Сабыр кайнана эшнең нидә икәнен тиз төшенде. Улын да бүлмәгә кереп барган җиреннән ым кагып кына туктатып калды, еласын – бушансын, диюе иде. Булачак киленнең йөрәгендә яра барлыгын бер караштан ук сизде ана кеше. Күңеле буш түгел бу экзотик җимешнең. Кызның Фәритен яратып чыкмавын аңлады, ләкин туйга каршы төшә алмады. Бүген Фәритенә каршы төшеп, өйләндерми калса, улы башкача өйләнәм, дип кайтмаячак иде. Нәселләре белән шундый алар. Атасы да шундый үзсүзле булды аның: Нәфисәне әнисенең ай-ваена карамыйча алып кайткан иде Камил. Фәрит үзе бик ярата хатынын, әлегә кадәр киленгә дә сүз әйтерлеге булмады. Яратам, дип хисләр белән яшәмәсә дә, улын хөрмәт итә, тора-бара яратыр әле, яратмаслык түгел аның улы, дип сабыр итәргә булды. Аны-моны сиздермәде, канәгатьсезлек белдермәде. Ярар, казларны гына ябардай кеше табылыр әле, сыерын да үзе савар, көтүен дә куар Нәфисә. Авылда аның килененә «Иностранка» дигән кушамат тагарга өлгергәннәр бит инде, мәктәптә чит телләр укытачагын белгәнгәме, әллә Диананың кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, киенү рәвешенә карапмы икән – боларын төпченеп тормады ул. Ярар, тора-бара күз күрер, Фәрите генә бәхетле булсын, ник шунда инопланетианка түгел, дип юанды кайнана.

Фәрит исә көтте. Диананың күзләрендәге салкын сагыш аны өшетә иде, ул хатыныннан җылылык көтте. Атналар үтте, айлар… ел үтеп бара. Хатын буларак бер тамчы да үпкә-кинәсе юк аның Дианага карата. Башканы яратасың, шуңа миңа игътибар итмисең, дип әйтерлеге дә юк. Диана ирен игътибарсыз калдырмый, һәр адымын башта ире белән киңәшә. Ләкин бу ярату түгел, бу ихтирам итү генә. Фәриткә күбрәк кирәк шул. Бер тапкыр да «яратам» дип әйткәне юк бит әле аның. Карашлары һаман җылынмый. Көннәрдән бер көнне үзе шактый гына «җылынып» кайтты ул өйгә. Ул көнне салкынлык ничектер сизелмәде кебек. Тора-бара кызмача кайтулары ешайды Фәритнең – юанычны шешәдән тапты ул үзенә.

Диананы кызганса да, үзен-үзе тыялмады. Күршеләрендәге Ильнар белән Гөлнара кебек түгел шул алар: тегеләре исә бер көнне савыт-саба шалтырата-шалтырата талашалар, икенче көнне инде күгәрченнәр кебек гөрләшәләр. Кайчак Фәритнең башына да кыздырып алу турындагы гөнаһлы уйлар кергәли. Бигрәк тә салмыш килеш кайтса. Ләкин хатынын күрүгә тыелып кала – Диана башка шул ул, бер тапкыр кул күтәрәсең икән – беренчесе һәм соңгысы шул була инде. Ул Гөлнара кебек сугарга күтәрелгән кулны каерып ала торганнардан түгел, күгәргән урыны булса, Гөлнара кебек медаль таккандай күтәреп тә йөрмәс.

Диана исә үзен гаилә тормышының бар ягына да әзер, дип уйлаган иде. Ялгышкан булып чыкты. Фәритне аракы белән дуслашып китәр, дип һич көтмәгән иде ул. Гаиләләрендә дә эчкән-ниткән кеше юк бугай. Гаепнең үзендә икәнен яхшы аңлый, ләкин нишләргә белми иде Диана. Кайнанасыннан уңайсыз, ярый ла анысы әлегә дәшми. Диананың, гомумән, исерек кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе юк. Руслан белән очрашкан вакытта эчештерә торган дуслары бар иде барлыгын, ләкин алар башка иде – «культурный алкоголиклар»… Эчәләр-эчәләр, эчкән саен күңеллеләнә генә баралар. Фәрит исә эчкән саен йомыла, онытылыр өчен эчә. Эчеп кайта да өйгә кермичә баскыч төбендә башын иеп утыра. Әнисе чыгып дәшә, Диана чыга. Шуннан соң күпмедер вакыт үткәч кенә керә. Диана ул кергәндә утдарны сүндереп яткан була инде, ләкин Фәрит кереп ятмыйча керфек тә какмый. Шулай да йокламаганын сиздерми, күбрәк аркасы белән ята. Иртә белән Фәрит аны-моны аңлатып тормый, таң белән эшкә китә. Мондый кичләр ешрак кабатланган саен Диананың чарасызлык хисе көчәя генә. Чарасын күрергә кирәк, чыгу юлын табарга кирәк бит инде бу боҗрадан?! Нигә эчәсең син, дип сорар иде ул Фәриттән, җавабын үзе дә белә кебек. Һәрхәлдә гоманлый. «Син», - дияр Фәрит. «Мин китсәм, туктарсыңмы соң?» дип сорар ул. Фәрит ни дияр икән? «Ташлама», - дияр микән элекке кебек? «Кит», - дисә? Ул чагында Диана нишләр? Китәр дә, тормышын яңадан башлармы? Тагын килеп чыкмаса? Әйткән иде аны әнисе… Шундый кичләрнең берсендә ул Фәриткә таба борылып ятты. Фәрит кереп шыпырт кына ятарга җыенып йөри иде, Диана кече утны алдырды. Сискәнеп китте ире. «Фәрит, әйдә, җир алып, шунда үз эшебезне башлап карыйк әле», - дип сүз катты яшь хатын иренә. «Нигә эчәсең? Башка эчмә», - дип акыл сатмады, үгетләмәде, ялынмады, күз яше түкмәде. Аның каравы иртән Фәрит фермер булачакмын, дигән ныклы карар белән уянды. Ходай рәхмәте, аракы белән дә дуслыгын өзде шул көннән соң.

Диана үзе дә менә ун ел инде үзенә килен буларак та, ир хатыны буларак та тел-теш тидерерлек итмәде. Кияүгә чыгып ике ел үтүгә гаиләсен малай алып кайтып сөендерде. Авырлы икәнен белүгә беренче итеп аны янә чарасызлык хисе биләп алды. Бетте, дип уйлады ул иң тәүдә, Париж да бетте, кино да… Соңыннан гына, йөклелек халәтенә ияләшкәч кенә бу хисләреннән оялгандай итеп йөргән иде. Тормыш дәвам итә икән бит, ул теләгәнчә үк булмаса да, бәхетнең дә, мәхәббәтнең дә башка төсмерләре була икән. Аның каравы Фәриткә канатлар куйдылармыни? Очып кына йөрде яшь ир. Дәү әтисенең башы сөенеченнән күккә тиде. Дәү әнисе улының бәхете түгәрәкләнгәнен күреп, күз тидерүдән куркып, кычкырып шатланмады, эчтән генә Ходайга рәхмәт укып йөрде. Айрат дип куштылар. Кулларыннан да төшермичә диярлек үстерделәр малайны. Үзе дә елак булмады, ачык йөзле, көлеп кенә тора торган түп-түгәрәк малай. Диана да ешрак елмая башлады, кайчак күңелендәге боз эрегән дә кебек була иде. Тырышты-тырмашты яшь хатын, авылда яшәргә өйрәнде – тукмач кисеп аш пешерә, кышка баз тутырып кайнатма ясый, яшелчә тозлый, как киптерә… Шул ук вакытта үз йөзен дә югалтмады. Өйләренә чираттагы ремонт ясар вакыт җиткәч, ремонт эшләрен үз кулына алды. Прованс стилендә булачак, дип каталоглар кайтартты, шулардан үзенә ошаганын сайлап алып, интернет аша заказлар бирде. Авылча да, заманча да булды. Бакчаны гөлләргә күмде. Ире агроном бит, Диана идеяләрен әйтеп тора, Фәрит тормышка ашыра бара. Түбәсенә калын пыяла җәйдереп, өйгә терәп терраса төзеттеләр. Кышкы бакча ясадылар. Анда оранжерея тота башлады Диана. Тора-бара авыл күркенә әйләнде алар яшәгән ихата. Авылда да яраттылар «иностранка»ны. Кием-салым турында сөйләшергә булса, ремонт ясый башласалар, киңәш-табышка аңа киләләр. Каршы килми Диана, өйрәтә. Кеше күп керә аларга, ире Фәрит фермер булгач, районнан түрәләр дә килә. Килгән берен кунак итеп җибәрәләр, кышкы бакчада хозурланып, хуҗаларның уңганлыгына, бигрәк тә «иностранка» Дианага сокланып китәләр. Андый вакытта Фәрит үзе дә хатыныннан күзен ала алмый. Тик Диананың күңелендәге бозны һаман да булса эретә алмавына гына эче поша. Диана, Диана… Аның өчен таулар күчерергә әзер бит ул.

Кулыңнан килә, әйдә фермер бул, дигәч, Диананың сүзен тыңлап фермер булып китте – оттырмады. Җир алып, җир эшкәртә башлады. Әйдә, теплица куеп, шунда кыяр-помидор үстереп кара, син агроном бит, технологияләрен беләсең, дигәч, теплицада яшелчә, үлән үстереп сата башлады. Аннан да уңды. Яшь, булдыклы фермерга район хакимиятендә дә игътибар итә башладылар. Семинарларга чакыралар, тәҗрибә уртаклашырга делегацияләр килсә, Фәритнең хуҗалыгына алып килеп күрсәтәләр. Эшләре уң Фәритнең, көнне төнгә ялгап чаба да чаба. Тик менә Диананы гына аңлап җиткерә алмый. Зарланмый, ачылып китеп сөйләшми ире белән. Ышанмый микән әллә? Әле Айрат туганчы, теге вакытта өзгәләнеп елагач, бер сөйләшү булган иде анысы. Диана Фәриттән үзен Парижга алып баруын сорады. Яшь ир Диананы ул вакытта аңламады. Аңламады инде. Берничек тә. Ул трактор алырга йөри, ә хатыны Париж турында сөйли. Нәрсә калган анда? Ул вакытта ярар да, юк та, димәде Фәрит. Яңадан бу сөйләшүгә кайтмады да. Диана да кабат исенә төшермәде. Хәтта салгалап йөргән вакытында хатынның ачуы килгәндә дә «ичмасам, бер үтенечемне дә үтәмәдең бит», - дигәне булмады. Кат-кат сорамагач, каприз гына булгандыр, шәһәр кызы бит, иркәләнәсе килгәндер, дип уйлады Фәрит. Һәм шуның белән онытылды ул Париж. Тагын берничә елдан соң Диана кирәге чыгар, дип өчесенә дә чит ил паспортлары ясатып куйды. Фәрит «тагын Париж» дип сискәнеп куйса да, хатыны авызыннан ул сүзне ишетмәгәч, тиз тынычланды. Париж белән Диананың күзләрендәге тирән сагыш арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын тоя иде ул, шуңа да бу темадан ераграк йөрергә тырышты.
Париж турындагы хыялдан Диана үзе дә баш тарттым, дип уйлаган иде инде. Менә бу йолдызлы төн янә барысын да үз урынына кайтарып куйды. Еллар үтә дә үтә. Җәйләр, көзләр, кышлар һаман бер көйгә ага да ага. Күңелләрне җилкендереп яз килә, ләкин ул да елның башка фасыллары кебек эз калдырмый гына үтә дә китә.

«Живи еще хоть четверть века
Все будет так – исхода нет», - дип Блок сүзләре белән уйлап куйды Диана. Бүгенге йолдызлы күк кенә башка, әллә нинди серле. Эйфель манарасыннан да бу йолдызлар шулай якын күренәме икән? Ә нишләп әле аны Диана үз күзләре белән барып күрә алмый соң? Нәрсә комачаулый? Ул инде Париж хыялының чынга ашуына мең кат лаек, мең кат сабырлык граниты белән түләде инде ул аны. Анда барырлык кына мөмкинлекләре бар аларның. Фәритне тагын күндереп булмас инде. Быел әнә тагын теплицаны киңәйтергә дип кредит алырга йөри. Печән эшләрен генә бетерәм дә дигән иде. Печән дип, соңгы елларда алар печәнне трактор белән генә эшлиләр иде, быел җәй гел яңгырлы килеп, түккә кыстыра алмадылар. Шуңа кибәнгә өяргә туры килде. Калганын төяп алып кайтып баралар. Һәм тагын чирек гасырмы, аннан да күбрәкме шулай үзгәрешсез дәвам итәр микәнни бу тормыш? Тукта, үзгәртер ул аны, үзе генә булса да барып кайтыр ул Парижга. Үпкәләсә-үпкәләр Фәрит. Париж дип авыз сугын корыта иде Руслан. Менә Диана үзе барып күрер, нәрсәсе бар икән ул Парижның? Бәлки шунда ул үзен ун ел буе газаплаган сорауга җавап таба алыр? Вәгъдәләр тикмәгә генә бирелми.

Әйе-әйе, һичшиксез, барырга кирәк. Иртәгә үк виза турында белешергә кирәк. Виза килгәнче, кыяр-помидорларны тозлап өлгерә әле ул. Айратны Казанда, әниләрендә калдырып торыр. Җәйге каникулы бит, кунак булыр.

***

«Фәрит, кичерә алсаң, кичерерсең. Pardonne Moi Ce Caprice D’enfan. Диана», дигән язу гына тапты Фәрит кич белән эштән кайтуга. «Казанга киттеләр», - диде әнисе улының сораулы карашына җавап итеп. Киленнең әниләрендә ел саен кунак булып кайтуы табигый иде, ләкин бу юлы әллә нинди шом калдырып киткән иде Диана. Кайнана язуны күрмәсә дә, нидер сизенә иде, хәерлегә генә булсын инде, дип көрсенде.

Фәрит исә төн буена йокы күрмәде. Йокымсырап китсә, күз алдына Диана килеп баса да кул болгый-болгый саубуллаша башлый. Фәрит аны кичерә алмастай, нәрсә эшләде икән соң ул? Бу чит телдәге җөмлә нәрсәне аңлата инде тагын? Үзе телефонын сүндереп куйган. Айрат йоклыйдыр инде, дип аңа шалтыратмаган иде. Казанда да телефонны алмыйлар. Нәрсә булды икән соң? Әллә Диананың теге егетеннән хәбәр булганмы? Көнчелек кортына ун ел буе баш калкытырга форсат чыкмаган иде, әллә чыктымы? Фәрит таң беленә башлаганчы ятты-ятты да, аптырагач, торып теге язуны кулына алды. Һәр хәрефеннән мәгънә эзләп кат-кат укыды. Теге чит телдәге җөмләне аңларга тырышып карады. Француз телендә язылган. Ул телефонын алып, Гуглга шушы җөмләне кертте. Күренекле француз җырчысы Мирей Матье белән Эдит Пиафның шушы исемдәге җыры, тәрҗемәдә «Балалык капризымны кичер», дигәнне аңлата. Матьеның башка җырлары да бар, мәсәлән, «Париж күге астында» дигәне бик популяр икән… Париж!

***

Диана Казанда кунып, Мәскәүгә, аннан Парижга очты. Париж!.. Кунакханәнең дә яхшысын сайдаган иде ул. Ун ел элек Руслан белән Париж турында вәгъдәләшкәндә, ул барысын да лакшери класслы итеп күзаллаган иде. Шуңа күрә сер бирмәскә булды Диана. Париж урамнарында җәяү генә йөрер, моның өчен уңайлы үкчәле туфляларын алып килгән иде, Шанель стилендәге күлмәген кияр. Кунакханәдә вакыт әрәм итмәскә кирәк дип, ул көзгедәге сурәтенә кат-кат күз йөгерткәч, канәгать калып урамга чыкты. Аяклар үзеннән-үзе Елисей кырларына, Эйфель манарасына таба атлады. Менә хәзер… берничә минуттан, берничә адымнан соң ул ун ел буе газаплаган соравына җавап табачак. Ни өчен, ни өчен ун ел элек мәхәббәт дигән олы хис аны ташлап китте? Ни өчен ул башка берәүне дә ярата алмаслык хәлгә килде? Ни өчен Аллаһ аны бу газапка дучар итте?

Париж үзе чыннан да сәнгать әсәре кебек икән. Монда иҗат итәсе килә, монда бәхетле буласы килә. Романтикага биреләсе килә. Ә иң гаҗәбе монда гашыйк буласы килә. Башны югалтырлык итеп. Руслан юкка гына ун ел саен бирегә килү турында сүз кузгатмаган: монда мәхәббәт хисе ялангач кала икән. Эх, менә тагын ялгышты инде Диана, бирегә ялгызың гына килергә ярамый икән бит. Әле генә җете төсләр белән балкыган Париж тоныкланып калды. Әйе, менә хәзер аңа Париж кирәк түгел инде, аңа Руслан да кирәк түгел. Әгәр могҗиза булып, җен аннан: «Янәшәңдә кем булсын иде?» дип сораса, ул… Фәрит кирәк, дияр иде. Шушы мизгелдә барысы да үз урынына кайтып утырган кебек булды да инде: әллә кайда, яшьлектә калган хисләргә алданып, ул бәхетеннән ваз киче пята икән бит! Фәрит – менә аның кичәгесе дә, бүгенгесе дә, әгәр хаталарны төзәтү мөмкинлеге булса, киләчәге дә. Тик Фәрит аны кичерә алырмы соң? Тукта, ул менә әле генә Фәритне югалтты түгелме соң инде? Нишләде ул?!.

Диана төш күрәмме әллә дип, чытырдатып күзләрен йомды, ике учы белән чигәләрен уды. Париж, шушымы синең җавабың? Шушы җавап өчен син үзеңә ымсындырып, чакырып китердеңме? Соң бит инде... Бәлки соң түгелдер дә әле? Диана кайтыр, горурлыгын читкән куеп, Фәриттән гафу сорар. Узган гомер хакына, улыбыз хакына һәм киләчәктәге бәхетле озын гомеребез хакына, дип сорар. Диана ашыга-ашыга бәләкәй сумкасыннан телефонын алды. Һәм яттан гына Фәритнең номерын җыйды. Бер чакыру китте, икенчесе… Колагына таныш көй ишетелгәндәй булгач, юләрләнәм, ахры, дип тизрәк телефонын сүндереп куйды.

Могҗизалар алай тиз генә була алмый! Монда каян татарча көй ишетелсен инде: «Гашыйк итә алдың мине, гашыйк итеп сакла син…» Көй тынып калды. Диана аңына килеп янә Фәритнең номерын җыя башлады. Янә шул көй. Бу юлы көчлерәк тә ишетелә әле. Ул куркып кына як-ягына карана башлады һәм үзеннән биш-алты адымда гына Фәритне күреп алды. Бу мизгелдә аның иреннәре бер генә җөмлә әйтә алды. Фәритнең еллар буе тилмереп көткән сүзләре иде ул: «Яратам мин сине!»

Сентябрь, 2015 ел.

Дусларым белән уртаклашам: