ноктюрн 5

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
5.11.2016 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

"КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН" каһарманнары белән таныштыруны дәвам итәбез.
17 ноябрь. Камал театры. Кече сәхнә. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

автор: Эльнар  БАЙНАЗАРОВ

юлыңа уралыйм.
нәселсез көн булып - календарь калдыгы -
бер аксак көчектәй, чорналыйм кышыңа.
аерым затларга күнеккән урамнар,
бу икәү узганда фонарьлар утында,
гасырны гаепләп пошыныр;
каршыңа
иелеп, китерәм кичләрнең ылысын,
күңелле пабларның күк томан-төтенен;
ишеттеңме, кичә вак яңгыр түбәдән
джаз сыкты, иркәләп арыган җир тәнен?..
сизмәдең, ахрысы: сез торган кыйтгада
яңгырлар башкача йөренә күк аша...
тигезлек билгесен бетерәм дәфтәрдән;
һәм яңа бер бульвар
олтанга ябыша...
һәм яңа язмышның күлмәген киямен,
килешә; шунлыктан - хуш, гудбай узганга...
ярату кырында мин белгән иң соңгы
тузганак таҗларын очырды
Иделгә...
Гудзонга...

Питтсбург,15.09
 

Дусларым белән уртаклашам: