Бер адым

Венера Мәҗитова
28.02.2017 Проза
Дусларым белән уртаклашам:

Фидаил лапасындагы малларын карап бетерде дә,  сыңар чиләген тотып,  урамга чыкты.  Караса, колонка буенда  бер көтү кеше җыелып  басып тора. Хәбир карт, кулларын селти-селти, ниндидер  хәбәр сөйли. Калганнар, авызына керердәй булып, аны тыңлый. Моны күреп, Фидаил да адымнарын кызулата төште һәм ике атлап бер сикерүдә колонка буена барып та җитте.
— Ишеттеңме, кичә  Хәкимҗан югалган ди бит! Силсәүиткә киткән җиреннән кайтмаган,— дип,  Хәбир карт, исәнлек-саулык сорашырдан алда, яңа көннең “кайнар” хәбәрен җиткерде.

Бу хәбәрне ишетүгә, Фидаилның: “Нәрсәгә иртән-иртүк җыелыштыгыз болай?” — дип сорарга җыенып ачылган авызы озак кына ябыла алмыйча торды һәм ул:
— Ничек инде кайтмаган? — дип,  кызу-кызу атлап килгән җиреннән туктап калды.
— Ничеклеген бер Алла гына белә инде, Фидаил туганкаем. Сәмигасе караңгы төшкәнчегә кадәр көткән-көткән дә: “Силсәүиттән кайтышлый Хөллияләргә кермәдеме  икән?” — дип, Хәкимҗанның Кырлачтагы түтәләренә шалтыраткан.  “Безгә кермәде”,—  дигәнне ишеткәч, пошаманга төшеп, каладагы балаларына хәбәр иткән.  Кызы белән улы бүген иртәнгә кайтып та җиткәннәр, ди.

Шулчак Хәкимҗаннарның капкасының шыгырдап ачылганы ишетелде. Барысы да карашларын шул якка бордылар һәм капкадан чыгучының улы Фаит икәнлеген күреп тын калдылар.
 Аның кызарынган-бүртенгән күз кабакларын күреп, картлар нидер әйтергә кыймадылар, үзенең сүз башлавын көттеләр.  Фаит, ирләргә хас сабырлык белән:
— Сау гынамы, агайлар, — дип, башта күрше картларының һәркайсы белән кул биреп күрешеп чыкты, аннары араларындагы иң өлкән кешегә — Хәбир картка төбәлеп:
— Әткәйне син дә күрмәдеңме, Хәбир абый? — дип сорады.
— Юк шул,  бер генә дә күземә чалынмады. Әмәлгә үзем дә, йокыдан торган уңайга билне ычкындырып, әллә күпме урын өстендә яттым. Шул чакта күздән яздырдым микән?  — дип,  кыенсынган төсле,  җавап бирде Хәбир.
— Син дә күрмәдеңме, Сәлим абый?
 — Күрмәдем шул, улым. Күрсәм, болай аптырап басып торыр идеммени?
— Энә түгел бит ул. Табылыр әле. Болай кул кушырып басып торудан файда юк, эзли башларга кирәк. Хәзер үк эзли башларга, —диде Фидаил, Фаитның: “Син дә күрмәдеңме?” — дигәнен  көтеп тә тормыйча. — Син, улым, хәзер үк Кырлачка төшеп кит. Өй рәтеннән кереп, Хәкимҗанны күрү-күрмәүләре турында сораш. Без бу тирәләрдән караштырырбыз.

Моны ишетүгә, Фаит капка төбендә торган машинасына чапты һәм, аны тиз генә кабызып, биек тау итәгендә утырган Кырлачка таба юл алды.

Аларның  Биектаулары зур түгел — утыз гына йортлык. Ә Кырлачта халык күп яши: кимендә өч йөзләп  хуҗалык бардыр. Фидаил абый дөрес әйтә: авыл күзе үткер була бит ул, кем дә булса тәк тә әткәйне күрми калмагандыр.  

Ком юлы буйлап Кырлачка  төшеп килгәндә Фаит әнә шулай уйланды һәм, авылның югары очына җитүгә, машинасын туктатты. “Тимер аты”ннан төшүгә карашы үзеннән-үзе тау ягына таба борылды. Шулчак аның күз алдына әткәсе килеп басты. Башка вакытта ул аны көләч, шат күңелле итеп күзалласа, бу юлы, нишләптер,  моңсу кыяфәттә күз алдына китерде. “Улым, көтеп тор, мин хәзер артыңнан төшеп җитәм”, — дип, ашыга-ашыга таудан төшеп киләдер кебек тоелды. Тик болар барысы да хыялда туган уйлар гына иде шул. Бу мизгелдә Биектаудан Кырлачка алып төшүче юлда берәү дә юк, ул буп-буш иде.

Фаит,  авыр сулап,  Халисә апа белән Фәнис абый әткәйне күргәннәрдер дип, тау итәгендә  утырган йортка таба  атлады.

 Иртәнге чәйне эчеп утырган карт белән карчык, аны күрүгә, аптырап ук киттеләр. Ни булганын Фаит кыскача гына сөйләп биргәч, “Күрмәдек шул”, — дип, бер-берсенә карашып алдылар. Моны ишетүгә, Фаит аларда озаклап гәп куертып тормады, саубуллашып чыгып китте һәм капма-каршы утырган йортка юнәлде. Тәрәзәләре Биектау юлына төбәлгән ул  йортта да әткәсен берсе дә күрмәгән булып чыкты.

Ярты авылны үтте, “күрмәдек шул”,  дигәннән башканы ишетмәде Фаит. Ничек инде алай? Ничек инде берәү дә күрмәгән дип өзгәләнде ирнең йөрәге. Анда юклыгын белсә дә, Хөллия апаларына да сугылып чыгарга булды. Ул кергәндә Хөллия апасы: “ И, Ходаем-Аллакаем, Хәкимҗан туганкаем табылса гына ярар иде”,  — дип, дисбесен тартып утыра иде. Үзе теләк тели, үзенең күзләреннән яшь ага. Туган апасының өзгәләнүләренә карап озак басып тора алмады Фаит, сагыш баскан бу йорттан да тизрәк чыгып китү ягын карады. Аннан чыгуга  сыйныфташы  Заһирларга юнәлде. Тик бу йортта да юлы уңмады.  Заһир ниндидер ашыгыч эш белән район үзәгенә киткән булып чыкты.

Кырлачның “Аръяк” дип йөртелүче  ягына чыккач кына бәхет кошы елмайгандай итте Фаитка. “Аръяк” белән “Биръяк”ны тоташтырган күпер янында яшәүче Салих карт күреп калган икән әткәсен. Тик ул да Фаитның җанын җылытырдай хәбәр әйтәлмәде.

Адәм баласын өмет яшәтә. Күңеленең төпкел бер почмагында пыскып кына уянган өмет чаткысы Фаитны Салих картның күршеләренә алып кереп китте. Тик, аларның да өй ишеге бикле булып чыкты. Аннан чыгуга  Фаит урындагы хакимият урнашкан бина янына килеп туктады.
Кичә генә  авыл чишмәсен төзекләндерү мәсьәләсе белән килгән картның көпә-көндез югалуы хакимияттә эшләүчеләрне бөтенләй телсез-өнсез калдырды. “Нишләп югалган? Кая булган? Авырганга да охшамаган, кәефе дә шәп күренә иде ләбаса”,  — дип, “аһ” итте алар. Моны күреп, Фаитның борылып чыгып китүдән башка чарасы калмады. Шулчак аның күңелендә: “Мин, өйдән-өйгә кереп,  Кырлачны кызырып йөргәндә, бәлки, әткәй кайтып та җиткәндер? Әлеге минутларда әнкәй белән кара-каршы утырып, тирләп-пешеп чәй эчеп утырадыр?” дигән уй ялтлап киткәндәй булды.  “Их, шулай гына булса икән! Юктыр шул. Югалган кеше кинода гына җиңел табыла бит ул.   Ә чын тормыш ул кинодагыга караганда күпкә хәттәррәк, күпкә явызрак, күпкә ваемсызрак. Их, әткәччәем, кайларга китеп югалдың соң син? Ниләргә кирәк булды сиңа ул Ташлыкул чишмәсе?  Төзекләндермәсәң дә ничә ел аккан бит инде ул. Моннан соң да агар иде әле. Тукта,  әллә шул чишмә буена төшеп, менәлми ятышың микән? Булыр да. Кая, барып карыйм әле  шул урынны”,   дип,  Фаит, башына шундый шәп уй килүгә сөенеп, җәһәт кенә машинасына  чыгып утырды.

 Чишмә Биектаудан чак кына читтәрәк — Ташлыкул чокыры башланган урында челтерәп агып ята. Элек басулар чәчелеп, иртә яздан кара көзгәчә бу тирәдә машиналар гүләп эшләп торган заманда аңа басу юлы алып керә иде. Колхоз таралып,  басуларда алабута үсә башлауга, ул юл үзеннән-үзе юкка чыкты. Хәзер Ташлыкул чишмәсенә җәяүледер, “УАЗ”лыдыр, “Нива”лыдыр кешеләр генә керә ала.

Әнә чишмә. Челтер чишмә. Нидер әйтергә теләгән кебек, ашыкмый гына  агып ята. Челтер-челтер, челтер-челтер. Фаит, беравык чишмә челтерәвен тыңлап, бер ноктага төбәлеп басып торды да, карашы белән әткәсен эзләргә тотынды. Тик чишмә буенда кеше-мазар күренмәде. Күңелендә пыскып кына кабынган өмет чаткысы да мизгел эчендә сүрелеп юкка чыккандай булды. Әткәсенең биредә юклыгын белсә дә, Фаит борылып кайтып китмәде: тар гына сукмак буйлап аска — чишмәгә таба атлады.

Язгы ташудан соң чишмә ничектер шыксызланып-ямьсезләнеп калгандай булган: тимер торбасы бер якка янтайган, өстен ботактыр, кипкән үләндер кебек чүп-чар күмгән, су алганда баса торган шиферы да каядыр юкка чыккан. Былтыр гына әткәсе белән икәүләп китереп салганнар иде аны. Торбаны да Фаит  Нефтекамнан ук алып кайтып утырткан иде. Әллә шуннан соң монда килүче дә булмаган инде? Килгәннәрдер, нишләп килмәсеннәр ди? Бала-чагалар белән хатын-кызлар — җиләк җыйганда, ирләр печән чапканда чишмә суын авыз итеп киткәннәрдер. Эчендә җаны булган кеше Ташлыкулга килеп, чишмә суын эчми китә димени? Ташлыкулның суы бөтенләй үзгә бит аның. Җанга — сихәт,  йөрәккә көч бирә торган. Ә тәме соң, тәме! Үз гомерендә күпме сулар эчте Фаит, әмма  Ташлыкул чишмәсенекенә җиткәнен очрата алмады әле.

Ир башта җай гына чүгәләп утырды,  бит-кулларын юды,  кушучлап алып, йотлыга-йотлыга чишмә суын эчте. Бер кушуч эчте, икене, өчне. Тик тешне сындырырлык көчкә ия салкын чишмә суы гына аның йөрәк ярсуын баса алмады. Күз алдыннан бер генә минутка да әткәсенең сыны китмәде һәм ул түзмәде, күз яшьләренә ирек бирде. Бераз тынычлангач та торып китәргә ашыкмады, уйларына уелып, чишмә буенда утыра бирде. Юк, утырмады, чишмәгә ул күңелендәге хәсрәтен сөйләде, әткәсенең тизрәк табылуын теләде. Чишмә аны, сабыр гына тыңлап,  акты да  акты, акты да акты. Күпме шулай утыргандыр, үзе дә белми, “Кайтырга кирәк”, —  дип баш калкытканда эңгер-меңгер булып килә иде инде.

* * *
Заһир кичке сигезләр тирәсендә генә өенә кайтып керде. Хатыны бу вакытта өйдә юк — сыер саварга чыгып киткән иде. Сөтле бидрәсен күтәреп ишектән килеп керешенә:
— Биектаудан  Хәкимҗан абый югалган ди бит. Кичә силсәүиткә киткән җиреннән кайтмаган, — дип  хәбәр салды.
— Ничек инде кайтмаган? Кичә  Минеште буенда утын кискәндә  үз күзләрем белән күрдем ләса җил-җил атлап силсәүиткә китеп барганлыгын. Кит, булмас, ялгыш хәбәрдер ул? Каян ишеттең аны?
— Иртәнчәк, син чыгып киткәч,  Фаит  кергән иде. Шуннан ишеттем. Бар авыллары белән эзлиләр икән үзен. Табалмыйлар гына, ди.

Шулчак Хәкимҗан абыйсы белән сөйләшеп торган мизгел Заһирның күз алдына   килеп басты. Кичәгенәк Хәкимҗан агасы егетләрчә атлап яныннан үтеп китүгә: ”Һай бу гомер дигәнең. Нигә Ходай Тәгалә  берәүгә гомерне озын итеп бирә дә, берәүгә кыскасыннан гына өлеш чыгара? Икесе бер елгы булса да, минем әтәй инде әллә кайчан  җир астында ята. Чордашы егетләр кебек әле!” — дип, артыннан сокланып карап калган иде. Әллә күзе  тиде микән? Шулайдыр ла. Көн туса, Зиринасы:  “Әйбернең өстенә әйтмә. Күзең күз түгел,  бигрәк каты”,  — дип, чәпчергә генә тора. “Тукта, Фаитка бу күрешү турында тизрәк хәбәр итәргә кирәк бит. Ул:  “Бу баткакта кеше Минеште буеннан йөримени?”  — дип, бәлки, ул тирәләрне карамагандыр да”. Шулай уйлап, Заһир җәһәт кенә киенергә тотынды.

* * *
Ишектән керә-керүгә:
— Әллә бер-бер яхшы хәбәр алып килдеңме, улыкаем? — дип, Сәмига, дер-дер килеп калтыранып торган кулларын уа-уа, Фаитның каршысына килеп басты.
— Кичә иртән Минеште буенда утын кискәндә күреп калган идем мин Хәкимҗан абыйны...
— Шуннан, улым, — дип, Сәмига, тын алырга да куркып, Заһирга текәлде. Аның күз карашыннан Заһир:  “Әллә начар хәбәр алып килдеңме?”  — дигәнне укып  сискәнеп китте һәм карчыкны тынычландырырга була:
— Киткәнен күрдем дә, кайтканын очратмадым шул. Ул янымнан узып китеп биш минут үтүгә, эшемне бетереп, кайтып киттем, —дип,  Хәкимҗан абыйсы турында белгәннәрен җиткерде.

Шулай дигәч кенә Сәмига җиңел тын алып куйды һәм:
      —  Аһ, бу чукынгыры картны, “Аяк асты кипми торып, төшмә шунда —Минеште буена, йөрмә шул кәҗә сукмагыннан”, —  дип күпмеләр әйткәнем бар. Тыңламый гына  бит. “Аннан турырак була”, — дип, тота да Кырлачка шул үзе яраткан юлдан гына элдертә, — дип, картын тиргәп алды.
—Тукта әле , Минеште буенда  күрештек дисеңме? — дип, нәрсәнедер кисәк кенә исенә төшергәндәй,  утырган урыныннан сикереп торды Фаит. — Вәт мин, юләр, вәт мин тинтәк. Әткәйнең шуннан йөрергә яратуын белә торып, ник карамадым инде шул тирәләрне? Көннең буе авыл урамнарын кызырып йөргәнче шуннан карыйсы калган да.
—Куй, төнлә йөрмәгез, балалар, яктыргач эзләрсез. Исән булса, Минеште буенда ятмас, кайтыр  иде ул, — диде Сәмига. Һәм, бите буйлап тәгәрәшкән яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, аш-су бүлмәсенә таба атлады.

Фаит тиз генә киенеп тышка чыкты. Заһирның: “Авыл башындагы текә юлдан төшә күрмә”, — диюенә карамастан,   “тимер аты”н шул якка борды. “ Аһ, тинтәк, нишли бу Фаит? Күрәләтә үләргә тели микәнни? Авыл кешеләре бу текә таудан хәтта җәйләрен дә машина белән төшеп-менеп йөрергә җөрьәт итми бит”, — дип, сыйныфташын эченнән генә тирги-тирги Заһир да аның артыннан иярде. Биш минут үтүгә, йөгерә-атлый таудан төшеп тә җитте һәм, алар, елга буйлап, Хәкимҗан картны эзләп киттеләр. Ярый әле кул фонаре алырга башлары эшләгән. Шуның белән юлны яктырта-яктырта бардылар. Тик эзләгән кешеләрен генә таба алмадылар.
Күпер буена җитүгә: “Әткәй! Әткәй!” — дип, Фаит ике кулын болыт белән капланган кара күккә сузып, елга буендагы шомлы тынлыкны ярып, кычкырып җибәрде. Тавышы кайтаваз булып Минеште буйларын кат- кат урап үтсә дә, аңа җавап бирүче булмады.
— Сабыр бул, Фаит, сабыр бул. Исән булса,  табылыр әткәң, берсүзсез табылыр, —дип, Заһир сыйныфташын юатырга тырышты.

* * *
Эзләүчеләрнең  балтасы суга төшкән кешедәй кайтып керүеннән үк Сәмига  Хәкимҗанының Минеште буеннан да  табылмавын аңлады. Алда — тагын бер билгесезлек төне, ә берничә сәгатьтән яңа көн туачак. Яхшы хәбәр китерерме ул бу йортка, начарынмы, бу хакта Ходай Тәгалә бер үзе генә белә иде.

Фаит, “яктыра башлагач Минеште буйларын тагын бер урап килермен әле”, дигән ният белән йокларга ятты. Тик тиз генә йоклап китә алмады. Күңеленнән генә әткәсе белән бәйле хатирәләрне барлады. Хәтер йомгагы үзеннән-үзе аның белән соңгы тапкыр күрешкән  мизгелгә  таба тәгәрәде.

8 Март бәйрәменә кайтканнар иде. Бәйрәм уңаеннан дип әнкәсенә  шәлъяулык белән яхшы йон кофта, әткәсенә бер акбаш алып кайткан иде ул. “Шайтан суы” белән артык мавыкмаса да, шуңар  күңеле булып,  оныкларыннан яшерә-яшерә генә бер-ике рюмка уртлап куйган, аннары:
—  Яшең кырыкка җитмәсә дә, синең дә чигә чәчләрең агара башлаган. Нилектән икән? Әллә авыл сагындырамы? — дип, уратып-чуратып кына сүз башлаган иде.
— И, әткәй, нишләп авылны сагынып утырыйм инде? Бала-чага түгел бит инде мин, — дип, рәхәтләнеп көлгән иде Фаит ул чакта.
— Әле көлгән буласың да ул. Олыгая-олыгая авыл исеңә төшәр әле, — дип,  бераз ачулангандай итеп,  әйтеп куйган иде Хәкимҗан карт. — Гомер буе шәһәрдә яши алмассыз бит инде. Менә бу нарат бүрәнәле йорт сиңа түгел, оныкларга да  җитәрлек әле, — дип тә өстәгән иде.
— И, әткәй, кайда яшәсәң дә бер түгелмени инде? Калада ни дә, салада ни.  Йортымны салып, тормышымны җайлап бетердем дигәндә генә кубарылып авылга кайтыйммы? Кайттым да ди.  Шуннан, монда нишлим ди инде мин?
— Һи-и,  сөйләп торган була тагы? Эшләргә теләгән кешегә авылда эш бетәмени? Авыл кешесенең бит башка бер кешедә дә булмаган байлыгы — җире бар. Телисең икән — теплица тот, телисең икән — җир эшкәрт, телисең икән — мал асра. Теләк кенә кирәк, улым, теләк кенә. Теләгән кешегә авылда эш мүре ул. Их, яшь чагым кире  кайтсамы! Белер идем нишләргә кирәклеген, белер идем, их! Шулай дип Хәкимҗан, ярымпышылдауга күчеп, дәвам иткән иде:  —  Бетә бит авыл, улым. Без дә  үлсәк, бөтенләй бетә. Менә шуңа йөрәк әрни. Иртән дә әрни, кичтән дә, — дип, йөрәк турын кулы белән уып алган иде.
 — Ярар, әткәй, уйлап карармын әле бу хакта, — дип, әткәсенең күңеле булсын өчен генә әйтеп куйган иде Фаит.

Ул  хатирәләргә  бирелеп озак яталмады.  Көн буе чабулау да үзенекен иткән иде. Күз кабаклары авыраеп ябылуга, йокы галиҗәнапләре аны үз хозурына бөтереп алып кереп китте.

 

* * *
Соңгы вакытта әллә ни булды әле Хәкимҗанга. Мөлдерәмә тулы күңел чиләкләре, ява башларга әзерләнгән яңгыр кебек, менә-менә түгелергә тора, башындагы уйларының да рәте-чираты юк. Монысына гына түзәр иде әле. Аяк адымнарының көннән-көн авырая баруы  эчен пошыра аның. “Карт кешенең атлашы җиңел булмас инде. Ни дисәң дә, җитмеш биш бит инде миңа”,  дип үз-үзен  юаткан була да ул. Тик күңел болыксуы гына басылмый.

Менә бүген дә иртәнге алты тулыр-тулмастан күзләрен ачты. Карчыгы борынын мыш-мыш тартып йоклый иде әле. Ирексездән, Хәкимҗан, үрелеп, тәрәзәгә күз салды. Апрель башы булса да урамда караңгы, таң  сызыла башламаган иде әле. Карт, йоклап китеп булмасмы дип, кабаттан күзләрен йомды. Бер ачылган күзгә йокы керәмени? Тегесен уйлап карады, монысын. Тик  җанга кереп оялаган эч пошу тойгысы басылмады. Ичмасам, карчыгы да уянмый. Ул йокыдан торса, икәүләп чәй эчәрләр, дөнья хәлләре турында сөйләшерләр иде. Шуннан Хәкимҗан ихатадагы эшләрне караштырырга чыгып китәр иде.

Башында бөтерелгән исәп-хисапсыз уйлар өермәсе Хәкимҗанны Уфадагы Гөлшат кызы һәм аның гаиләсе янына  алып китте. “Бүген җомга. Эшкә бара торган көн. Үткән кайтуларында: “Өйдән җидедә үк чыгып китәбез”,  — дип сөйләнгәннәре колагына чалынып калган иде, шулай булгач, алар да  йокыларыннан торып, эшкә барырга әзерләнеп йөри, балаларын киендереп мәш килә торганнардыр. Биш яшьлек Җәмилләре “Бакчага бармыйм”, дип киреләнә микән? Аның каравы, Нефтекамда яшәүче Фаит улыныкылар әллә кайчан йокыларыннан торып утырганнардыр инде. Бу яклап Хәкимҗан оныкларын нәкъ үзенә охшата. Ул да бит, әнә,  будильник-фәлән шалтыравын көтеп тормый, иртәнге алтыда ук йокысыннан уяна. Шул минутта Хәкимҗанның күңелен   оныкларын сагыну хисе биләп алды. Күңеленнән генә тизрәк җәй җитүен — каникуллар башлануын теләде.

Фаит улы белән Гөлсем килене: “Әткәй-әнкәй , сезнең янда бераз торсыннар әле”,  — дип, һәр елны җәйнең беренче көннәрендә үк балаларын авылга кайтарып куялар. Оныклар кунакка кайтканга  карчыгы Сәмига да,  Хәкимҗан үзе дә сөенеп туялмый. Бала баласы балдан да татлырак шул ул. Алар кайтса, Сәмигасе көн дә бер  камыр ризыгы пешереп мәш килә, Хәкимҗан  бер көнне Ташлыкулга — чишмә суын авыз итәргә, икенче көнне Күмерлекулга — каен миннеге сындырырга, өченчесенә Агыйделгә балык кармакларга алып бара. Шуңа була оныклары көн дә иртән җиде тулар-тулмастан  сикереп торалар. Тормаслар иде дә, әнә ихатада картәтиләре ат җигеп маташа.

 Авылга кайтсалар, Данил белән Динар куе каймак белән җиләк кайнатмасы мул итеп ягылган ипикәйдән башканы ашамыйлар да. Сәмигасе чак ягып өлгерә, малайлар ипи кисәкләренең һәммәсен шундук ялт иттерә баралар. ”Ашагыз-ашагыз, оланнар. Ашаган малда гына өмет бар”, — дип, Хәкимҗан, күзләрен яртылаш кысып,  оныкларының ярыша-ярыша каймаклы ипикәй урганын читтән генә  карап-күзәтеп, шул ук вакытта Фаитының бәләкәй чагын да исенә төшереп утыра. “Ул да нәкъ малайлары  кебек үк сипкелле йөзле, зәңгәр күзле, арыш көлтәсе төсле сап-сары чәчле иде бит. Боларның да күзләрен челт- челт йомып куюларына кадәр әтиләренекенә охшаган.
Әле апрельнең башы гына. Оныклар кайтканчы ким дигәндә ике айлап вакыт бар. Аңа кадәр үк көттереп тормаслар, 1нче май бәйрәменә тәк тә кайтып  урарлар әле”. Хәкимҗан, яктыра башлавын күреп,   карашын ялт кына түр як дивардагы сәгатькә төшерде. Җиде тулып килә. Карчыгы кымшанып та карамый. Кичә урманда бүрәнә кисеп кайткан диярсең. Мин торып йөри башлагач, ул да  уянмый калмас дип, торып утырасы итте. Урыныннан кузгалганда ул әллә юри, әллә чын карчыгының кулына  тиеп китте. Әллә катырак кагылды, карчыгы:
— Ни булды, Хәкимҗан? — дип, куркып, уянып китте.
 —  Булмады, ни булсын? Торырга вакыт. Мин бит алтыда ук уянам. Синең кебек  кояш сыртны кыздыра башлаганчы йоклап ятмыйм!

Үзе әйтте, үзе үкенде азак. Йокласа, шуннан ни булган? Эшкә барасылары юк ич. Болай да кайчакларда көнне ничек үткәрергә белми зар-интизар булалар. Оныклары барда көн сизелми генә үтеп китә дә ул. Алар юкта гына минутлар да кайчак сәгатьтәй озын булып тоела.
— Йә, ярый, үпкәли күрмә, карчык. Төртмә телле икәнемне беләсең. Әйттем исә кайттым. Көннең буе йокы симертеп кенә ятсаң да бер сүзем генә дә юк. Синең белән бергәләшеп чәй эчәсем килгәнгә генә үзеңне уятырга теләгән идем , — диде Хәкимҗан,  әйткән сүзенә карчыгының хәтере калуын чамалап.

Карчыгы дәшмәде, “Алай икән” дигәнне белдереп, башын гына кагып куйды. “Сабыр шул ул аның Сәмигасе. Бигрәкләр сабыр. Ходай Тәгалә  насыйп итсә, быелгы җәйдә бергә кушылып яши башлауларына илле ел була. Илле ел гомер. Илле көн кебек тә булмыйча үтте дә  китте әнә. Бер дигән хатын булды аңа. Тупылдап торган ул белән айдай чибәр кыз алып кайтып бирде. Хәкимҗан эштә чакларда җигелеп  дөньясын да көтте,  балаларын да, бианасын да карады.  Инәкәсенең соңгы сүзләре дә: “Мең риза, бәхил, киленкәем”,  — булды бит әнә.

Хәкимҗан шундый уйлар белән тышка чыкты. Күтәрмәгә чыгып басуга, яз җиле какча яңагыннан җай гына  сыйпап үтте. Борынына яз һавасы килеп бәрелде.  Ул тирән итеп сулыш алды һәм аяк астындагы юка боз белән капланган  күлләвекләргә караш ташлады. Аларның төш җитеп, яз кояшы назлы тынын өрүгә, эзе дә калмаячагын күз алдына китереп, үзалдына елмаеп куйды. Җиргә яз килүеннән, бар тереклекнең уяна башлавыннан  рәхәт,  чиксез рәхәт иде аның күңеленә.

Шулчак келәт кыегына беркетелгән  оядан сыерчык очып чыкты да:  “фьют-фью”  дип сызгырып җибәрде.
“Хәерле иртә диюеңме?” — дип, йомшак кына итеп  аңа  дәште Хәкимҗан. Кош аңа янә  “фьют-фью” дип җавап бирде.

Язны аеруча ярата Хәкимҗан. Яз җиттеме, бакча артындагы калкулыкка чыгып, үләннәрнең яшәрүен сәгатьләр буе карап-күзәтеп утырырга ярата. Шул үләннәр белән бергә  үзенең дә күңеле яшәреп киткәндәй тоела. Ирексездән уйлары бала чагына, яшьлегенә алып кайта.  
Биек тау башында  утырган кеп-кечкенә  авылда дөньяга килгән ул. Дөресрәге, басуда туган. Әнкәсе ашлык урырга барган  җиреннән алып кайткан аны. Авылның беренче комбайнчысы булды Хәкимҗан. Бар гомере буе кендек каны тамган җиргә маңгай тирен тамыза-тамыза эшләде. Вакытында эшләгәнен күрә, бәяли белделәр анысы. Күкрәген бер түгел, ике орден бизи әнә. Ул заманнар  башка иде шул. Мактаулы исемнәрне, орден-медальләрне таныш- белешкә, туган-тумачага түгел, эшләгән кешегә бирәләр иде.  

Һәр иртәсен  ындыр артындагы тау астында җәйрәп яткан Кирәмәт басуына  күз салмый калмый ул. Аларның ихатасыннан ул уч төбендәгедәй күренеп тора.  Шул басуга күз ташладымы, гөрләп узган яшьлек еллары, басуларда ал-ял белми эшләгән чаклары бер-бер артлы  күз алдына килеп баса. Килеп баса да, күңелен моңсулык хисе биләп ала. Моңсуланмас иде дә, бәлки, кайчандыр гөрләп торган ул басуларда бүген иген үсми. Шуңа җаны әрни. Әрнемәслекмени? Районда бер булган, Хәкимҗанны бар республикага билгеле игенче иткән хуҗалык  күз алдында  таркалып юкка чыксын әле!

Бу юлы да Хәкимҗан Кирәмәт басуына күз ташламыйча гына кереп китүне килештермәде. Карашын кардан арчылып бетеп килүче Кирәмәткә төбәве булды, йөрәк турысын ачы  авырту ярып үтте, битендәге мускуллары тартышып куйгандай булды. Ләкин ул борылып кереп китәргә ашыкмады, уйларына уелып басып тора бирде.  Ул арада йорттан, комганын тотып, карчыгы килеп чыкты.
— Нишләп торасың? Бар, өйгә кер, — дип сак кына дәште ул картына.
— Яшьлекне искә төшереп торам әле, — диде Хәкимҗан, Кирәмәт басуыннан карашын алмыйча гына.
— Соңгы арада әллә нәрсә булды әле сиңа,  карт,— диде  Сәмига, картына сынамчыл караш ташлап.
— Ишетми калдым, карчык, нәрсә дидең?
 Сәмига бая әйткән сүзләрен кабатлап тормады:
— Бар, бар, өйгә кер, чәйнек тә кайнап чыга торгандыр. Хәзер кереп җитәм.
Сәмига кергәндә Хәкимҗан газны сүндереп, телевизор каршындагы кәнәфидә  иртәнге яңалыкларны тыңлап утыра иде. Бар кешеләрнең җыйнаулашып  авыл чишмәсен төзекләндерүе турында сюжет күрсәтәләр. Моны күреп,  Хәкимҗан телевизор янынарак күчеп утырды һәм:
—  Карчык, дим, карчык, чык әле бу якка? — дип, тиз генә Сәмигасен түр якка чакырып алды.
— Ни булды, картыкаем? — Әллә тагын берәр  аяныч хәл булганмы?
— Кара әле,  карчык дим, безнең дә чишмәбез бар. Шул чишмәне чистартуны үз өстемә алсам, ничек булыр иде икән, ә?  
 — Белмим шул. Авылдагы карт-корының гына көче җитәрме икән бу эшкә?
— Нишләп җитмәсен? Авылда көрәк тотардай унлап карт бар. Бергәләп тотынсак, җиңеп чыгып булмас дисеңме? Аның каравы, авыл халкы чишмә суы эчеп кинәнер иде. Аллаһы боерса, бүген үк тотынам әле бу эшкә.
— “Ашыккан — ашка пешкән” дигәнне ишеткәнең бармы? Булса, ашыкма, башта ныклап уйла. Эшкә тотынганчы силсәүиткә барып,  башлык белән киңәшләшеп кайт.
“Әйе шул”, —  дип килеште Хәкимҗан карчыгы белән һәм: “Анда  ни рәвешле тиз генә барып җитәргә соң әле?”  дип баш вата башлады.

“Силсәүите дә бит аның җәһәннәм тишегендә, өч-дүрт  чакрым ераклыкта урнашкан. Ком юлдан бармыйча тау астыннан  гына китсә, юлны бер-ике чакрымга кыскарта ала алуын. Шәп кенә атлаганда, ике сәгать дигәндә барып җитәргә була. Иң мөһиме — башлык  район үзәгенә чыгып киткәнче өлгерергә кирәк. Шулай уйлап, Хәкимҗан җәһәт кенә киенергә тотынды. Ишек тоткасына үрелгәч:
— Ярар, карчык, төшкә кадәр урап кайтырга тырышырмын. Мин кайтуга берәр тәмле әйбер пешерә тор, — дип артына борылды.  Нәкъ шул минутта Сәмигасенең күзләре дә ишектән чыгып баручы Хәкимҗаныныкына төбәлде. Карашлар очрашты. Икесенең дә ирен читләренә елмаю кунды. Йөрәге: “Тизрәк чыгып кит инде”,  — дип кабаландырса да, ниндидер көч Хәкимҗанны урыныннан кузгатмыйча карчыгына карап торырга мәҗбүр итте. Сәмига да кулына табасын тоткан килеш картына текәлеп басып тора бирде. Бер мизгел шулай тын торганнан соң:
— Бар инде, бар, соңга кала күрмә, — дип, картын ашыктырды.
Хәкимҗан айнып киткәндәй булды һәм, карчыгына тагын бер кат өздереп карап алганнан соң, ишекне сак кына ябып чыгып китте.

Ул китүгә, Сәмиганең күңелен әйтеп аңлата алмастай авыр тойгы биләп алды. “Нәрсәгә бу? Һава үзгәрүе шулай тәэсир итәме? Кан басымы уйныймы?” Сәмига, өчпочмакларны пешерә башлаганчы бераз хәл алыйм  дип, урам  як тәрәзә янында урнашкан диванга барып утырды. Үрелеп кенә ихатага күз салды. Хәкимҗан күренмәде. Кай арада чыгып китте икән?

* * *
Хәкимҗан, өеннән чыкты да, ындырга таба атлады. Урам буйлап барасы килмәвенең үз сәбәбе  бар иде. Авыл халкы кызык бит ул. Әйбәткә кия торган киемнәреңне киеп өеңнән килеп чыктыңмы, “Кая барасың?” — дип, төпченергә тотыналар. “Урамда берәрсе  очрап куяр да, нинди йомыш белән барасымны әйтсәм,  уйлаган ниятем я барып чыкмас”,  — дип, Хәкимҗан карт турыдан — ындыр астындагы тар сукмак буйлап кына силсәүиткә барырга карар кылды һәм өеннән чыгуга, туп-туры ындырга таба атлады.

Ындыр капкасын  ябып куйганнан соң Хәкимҗанның карашы үзеннән-үзе Кирәмәт басуына таба борылды. Уйсу урыннарда кар өемнәре күренгәләсә дә, басу инде әллә кайчан   йокысыннан уянган. Теле булса, ни дип әйтер иде  икән ул Хәкимҗанга? “Нигә мине шулай кадерсезлисез?” —  дияр иде микән? “Өстемдә алабута үсүен күреп, йөрәгегез әрнемиме?” —дияр  иде микән? “Берәр нәрсә чәчеп үстерегез инде миңа?”  — дип ялварыр иде микән? Их, егәрле чагы булсамы, ике дә уйламас,  үз исәбенә алып булса да,  ашлыгын алып чәчәр иде шунда Хәкимҗан. Техникасы да табылыр иде әле. Кайчандыр  маңгай тире тамган кара туфраклы җирне болай кадерсезләп яткырмас иде ул!

Йөрәге, үзенең барлыгын белдереп, ярсып- ярсып тибәргә тотынды. Сулыш алышы кысылгандай, аякларының хәле киткәндәй булды. Хәкимҗан, хәленең начарюын тоеп, ындыр коймасына сөялде. Күңеленә каяндыр гына адашып: “Әллә бүгенгә барып тормыйсыңмы? Борылып өеңә генә кереп китәсеңме?” —  дигән уй килеп керде. “Юк инде. Бер ниятләп чыккач, кире борылалар димени?” — дип шунда ук икенче уй беренчесенә каршы төште.  Ул арада йөрәк кагуы да әкренәйгәндәй, аякларындагы хәлсезлек тә беткәндәй булды.  Ул ындыр аша йортына караш ташлады да, биек тау буйлап түбәнгә — Минеште буена төшеп китте.

Таудан төшеп җитүгә аны  бормаланып-сыргаланып агучы Минеште елгасының уң як яры буйлап сузылып киткән тау сукмагы каршы алды. Халык телендә “кәҗә сукмагы” дип аталып йөртелүче  юлдан ничәмә тапкырлар үтте икән ул? Комбайнын Кирәмәт басуында калдырыр иде дә, Минештене кичеп чыгып, шушы сукмак буйлап уйлана-уйлана гына өенә  кайтыр иде.  Ындырлары турына җиткәч, әкрен генә тауга күтәрелер иде. Их,  кайда калдылар икән аның шул чаклары, җегәрле чаклары, имәндәй нык чаклары!

Хәкимҗан,  кар сыман ак кашы өстенә уң учын куеп, бормалана-сыргалана агучы Минеште елгасына озак кына  карап торды. “Да-а, Минеште дә елдан-ел кечерәя, саега бара. Кайчандыр тирәнлеге бил тиңентен булган елга хәзер әнә чыпчык тезеннән дә юк. Хәер, нигә моңа аптырарга әле? Әнә бит Хәкимҗанның үзенең дә көч-җегәре Минештенеке кебек үк бетүгә-кимүгә таба бара. Ни хәлләр генә итәсең, гомер узган, яшь барган саен көч-җегәр артмый, кими генә бара шул”.

Хәкимҗан, язгы ташудан соң үз яраларына кайтып  җай гына агып яткан елгага карап, үткән гомерен искә төшереп бераз басып торды да,  алга таба атлады һәм бераз баруга,  Шакайлар арты дигән җиргә килеп җитте. Балачак эзләре сакланган ул урыннан да   тукталмыйча гына үтеп китә алмады.

Минеште нәкъ шушы  урында кискен борылыш ясый. Бер як яры сөзәк булса, икенчесе аннан ун тапкыр биегрәк. Бәләкәй чакларында Хәкимҗаннар Шакайлар артыннан кайтып та кермиләр, шунда су кереп рәхәтләнәләр иде.  Аның яшьтәшләренең күбесе инде бүген фани дөньяда юк. Нишләмәк кирәк, дөнья шулай корылган. Берәүләр китә, берәүләр кала. Хәкимҗан җай гына атлап юлын дәвам итте. Шакайлар артыннан үткәннән соң аның юлы   Кырлач авылы итәге аша дәвам итте. Бу урында Минештенең ярлары текә түгел. Нәкъ тормыш көтәр өчен генә яратылган кебек. Мал-туарга үлән уртларга менә дигән яланлыгы , каз-үрдәкләргә чумып рәхәтләнергә бер дигән елгасы бар. Бу авылда Хәкимҗанның үзенең дә Хөллия түткәсе яши. Кайтканда түтәләренә кереп,  хәлләрен белешеп чыгар әле.

 Бераз баруга, кул пычкысы белән чаж да чож утын кисеп булашкан берәүгә тап булды. “Иртән-иртүк кем эш кыра икән?” — дип,   игътибарын утын кисүчегә юнәлтте. Күзләрен никадәр генә чекерәйтеп караса да, арты белән баскан кешене таный алмады. Шулай да эндәшми-нитми генә үтеп китүне килештермәде. Үтеп барышлый гына:
— Сау гынамыу! — дип, таныш түгел кешегә эндәште.

Утын кисүче тураеп басты. Пычкысын утын өстенә ташлады да:
— О-о, кемне күрәм, әллә Хәкимҗан абый инде? Иртән-иртүк кая китеп барышың болай? — дип, күрешергә кулларын сузып, аңа таба килә башлады. Шулчак  Хәкимҗан да аны төсмерләп алды:

Заһир ич бу, Таһир чордашының улы Заһир. Әткәсе  кебек тырыш  бер дөнья  корты.
—  Эш белән силсәүиткә китеп барышым ие, энем. Син дә иртән иртүк торып эшкә тотынгансың әле.
— Тик торырга яратмыйм, Хәкимҗан абый. Менә бу кулларым: “Эш бир безгә” , — дип, һәрвакыт  кычытып кына торалар. Шуңа, тик ятканчы утын булса да кисә торыйм дигән идем.
— Бик яраган эш, улым, бик яраган эш. Әткәң мәрхүм дә бик тырыш кеше иде.   Киткәненә ничә ел булды инде?
—Җиденче ел китте инде, — диде Заһир авыр сулап.
— И, бу гомерләр, диген. Җир җимертеп йөреп яткан җиреннән китеп барды бит, — дип уфтанып әйтеп куйды Хәкимҗан. — Я, ярый, Заһир улым, син арымый эшлә,  мин юлда булыйм.

Минеште буйлап сузылып киткән “кәҗә сукмагы”ннан күп барасы калмаган иде. Илле адым атладымы-юкмы, Хәкимҗан  Кырлачның бер ягы белән икенчесен тоташтырып торучы күпер янына килеп тә җитте. Күпердән чыкты да, кырлачлылар аръяк дип йөрткән урам буйлап ары китте.

Урамда берәү дә юк. Кая булып беткән бу кырлачлылар  дип уйлап бетерүе булды,  каршысына Салих карт  тып итеп килеп тә чыкты.
— Егетләрчә шәп-шәп кенә  атлап кая китеп барышың болай, Хәкимҗан кордаш? — дип, шунда ук, чиләген җиргә куеп, күрешергә кулларын сузды.
— Кая булсын, силсәүиткә инде. Ашыгыч йомышым бар иде, — диде Хәкимҗан, нәрсәгә баруын төгәл әйтмичә генә.  

Салих карт артыгын төпченеп тормады, “Безнекеләргә сәлам әйт. Вакытлары булса, төшеп урасыннар”, — дип, артыннан кычкырып калды.
— Һич борчылма, түкми-чәчми җиткерермен, — дип,  юлын дәвам итте Хәкимҗан.

Салихның туганнары Хәкимҗаннарның күршеләрендә генә яши. Җиткерер, нишләп җиткермәсен ди? Кайтышлый ук Хәбирләргә кереп, Салих картның сәламен тапшырыр. Андый эшкә Хәкимҗан бик җаваплы карый ул.

Хакимияттә  Хәкимҗанны  колач җәеп каршы алдылар.
— И, Хәкимҗан  абый, җәяү юлга чыгалар димени? Телефоннан гына шалтыратып әйтсәң дә булыр иде, — дип, идарәче кыз шунда ук аңа урындык китереп бирде, бухгалтер кыз куе итеп чәй ясап китерде.  

И күңеле булды шуңар Хәкимҗан картның. Яшьрәкләрнең карт кешене хөрмәт итүләренә, татарларга гына хас булган кунакчыллык күрсәтүләренә куанды.
— Рәхмәт-рәхмәт, кызкайларым. Карт дисәгез дә, күңел яшь әле минем, — дип,  чәен чөмергән арада  шаян сүз дә кыстырып алды һәм, бер уңайдан,  нинди йомыш белән килүен дә сөйләп бирде.

...Хәкимҗанның тәкъдимен ишетүгә, хакимият башлыгының йөзе май кояшыдай яктырып китте.
— Булдырабыз аны, Хәкимҗан абый.  Сезнең ярдәм белән чишмәне дә төзекләндерербез, бер уңайдан аңа илтүче юлны да карарбыз: күтәртеп, ком түшәрбез.
— И, әйбәт булыр иде, Фәнүркәем. Ераграк булса да, бөтен халык шунда суга йөрер иде. Ни дисәң дә,   чишмә суы чишмә суы бит инде ул, колонканыкы түгел. Рәхмәт инде сезгә, оланнар, яхшы сүзегезгә, — дип, Хәкимҗан урыныннан кузгаласы итте.  Сәмигасенең өчпочмаклары  пешеп җиткәнче өйгә  кайтып җитү иде аның теләге.
— Хәкимҗан абый, мин үзем хәзер район үзәгенә китәм. Сине шофер хәзер өеңә кайтарып куяр, — дип тәкъдим  итте хакимият башлыгы.
— Юк, юк, кирәкмәс,  улым. Саф һава сулый-сулый җәяүләп кенә кайтам мин. Җәяү йөрү йөрәккә бәк файдалы ул.
— Я, ярый,  мин киттем, кызлар. Күрешкәнгә тиклем, Хәкимҗан абый!

Рәхәт, бик рәхәт иде Хәкимҗанга бу мизгелдә. Яшь булса да, башлык, тәкъдимен шунда ук күтәреп алды. Җитмәсә, чишмә юлын да  эшләтергә вәгъдә бирде. И, авылдашлары сөенер инде монысына. Хәкимҗанга рәхмәт укып туялмаслар инде.

Уйланып килеп күпер буена якынлашуын сизми дә калды Хәкимҗан. Күперне чыккач, Хөллия түткәйләргә кереп чыгарга микән дип, бераз уйланып басып торды. Анда керәсе булса, ком юлы буйлап китәргә,  туры өенә кайтса  — баягы “кәҗә сукмагы”на төшәргә кирәк иде. Яхшы хәбәр әйтеп авылдашларын сөендерәсе килү теләге үзенекен итте: бу юлы ул түтәләренә сугылып тормаска, туры өенә кайтырга булды.

Шакайлар артына кадәр әйбәт кенә кайтты. Аннан соң да әле ярыйсы гына атлады. Тау итәгенә җитеп килгәндә  әллә ни булды да куйды: йөрәге ярсып-ярсып кагарга тотынды, күз аллары караңгылангандай булды, тыны кысылды, маңгаена бөрчек-бөрчек  тир бәреп чыкты, бар гәүдәсен  хәлсезлек биләп алды. Атларлык көче калмагач,  җиргә тезләнде. Аяк астындагы җир юеш, салкын иде. Чалбарының тез туры шундук юешләнеп чыкты.  Болай утырсам, суык тидерүем  бар бит, дип,  торасы итте. Тик аяклары тыңлашмады. Ул янә җиргә тезләнде һәм, чарасызлыктан, сулкылдап елап җибәрде.  Аннары кисәк кенә күтәрелде дә,  тау башында балкып утырган йортына текәлде. Күп булса, өч йөз метрлап  атлыйсы калгандыр. Их, ничек үтәргә шул араны, кайдан көч табарга? “Атлый алмыйм, ярдәм итегез! —  дип бар дөньяга оран салыргамы? Оран салудан да ни мәгънә: бу вакытта тау астында кем йөрсен? Их, утырыплар калам икән болай булгач, утырыплар гына калам икән шушында”, —дип, ул,  сулкылдап, җиргә йөзтүбән капланды. Салкын җиргә битен куеп озак ятмады да,   урыныннан кыймылдыйсы итте. Шулчак  йөрәк турында ачы яну  тоеп,  җиргә егылды. Бетүем шушы микәнни дип уйлаудан күзләренә  яшь бөртекләре тыгылды. Күз яшьләрен җиң очы белән сөртеп алып,   торырга талпынды.  Бу юлы йөрәге баягы сыман яндырып авыртмады, җиңелчә генә кагып куйгандай булды һәм ул  курка-курка гына торып басты. Сак кына бер адым атлап карады, аннан икенчесен, аннан өченчесен атлады. И Ходаем-Аллакаем, кайтып җитәм болай булгач, дип уйлап бетерүе булды, гөрселдәп җиргә ауды. Шулчак аның бар булмышын  яшисе килү тойгысы биләп алды. “Юк,  юк, үләргә иртәрәк әле миңа! Алтын туебызны үткәрәсе, оныклар белән мәш киләсе бар”, — дип, актык  көчен җыеп, җирдән калкынасы итте.

Ни гаҗәп, бу юлы ул гөрселдәп җиргә аумады. Тирән итеп сулыш алды да,  аякларын шудыра-шудыра гына  алга атлады.  Менә ул тау юлына да килеп җитте.  Тауга менәргә хәлем җитәрме, аякларым сынатмасмы, — дип, курка-курка гына  бер адым атлап карады, аннан икенчесен, аннан өченчесен... Тик,  хәле бетеп, туктап калды. Өскә — тау башында торган йортына караш ташлады.
Бер, ике, өч... Хәкимҗан, адымнарын  саный-саный, тауга күтәрелә башлады. Күңелен  уйлар өермәсе биләп алды. “Кызык, адәм баласы үз гомерендә ничә адым атлый икән? Миллионмы, миллиардмы икән? Хәер, эш сандамыни? Ул  адымнарның нинди максат белән атлануы мөһимрәк ич. Тәмугка да, оҗмахка да адәм баласын  шул бер үк адымнар алып бара.  Кайбер адымнар төптән уйланылып, кайберләре  үзеннән-үзе генә ясала. Үз гомерендә Хәкимҗанның да уйламыйча  атлаган адымнары күп булгандыр. Күңелендә начар уй-ниятләр йөрткәне булмаса да, ул да бит адәм баласы. Хаталана-хаталана алга бара торган адәм баласы.

Бер, ике, өч, дүрт.... И, Ходаем,  әллә кайтып та җитте инде? Хәзер-хәзер,  бакча капкасын  ачып керер дә, ындыр аша өенә юнәлер ул.  Сәмигасе белән утырып, чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәрләр. Хәзер, хәзер, тагын бер  адым гына атлар да. “Сәмигау-уу, ишетәсеңме-е-е? Мин кайтып җитте-е-ем!” — дияр...

Үтелгән юлына караш ташлау нияте белән артына борылды Хәкимҗан. Йөгерек Минеште  көмеш тәңкәләрен кояшта уйната-уйната аңа сәлам бирде, яз җиленә соры битләрен куеп, яшәрергә әзерләнеп утырган үләннәр: “утырып,  бераз ял итеп алырыең”,  дигән төсле җил уңаена тирбәлеп куйды, Кирәмәт басуы да, аны әллә каян күреп алып,   кул болгагандай булды. Шулчак Хәкимҗан  аякларының йомшара,   йөрәк авыртуының көчәйгәннән-көчәя баруын тойды, маңгаена кара тир бәреп чыкты, күз алдында   караңгылы-яктылы шәүләләр йөгереште, ул ярсу  диңгез өстендәге  корабтай бераз чайкалып торды да,  гөрселдәп җиргә ауды. Бу вакытта аңа ындыр капкасына менеп җитәргә нибары бер адым калган иде ...

Гыйнвар, 2014.

 

Дусларым белән уртаклашам: