Газ өзүчеләр

Венера Мәҗитова
15.03.2017 Проза
Дусларым белән уртаклашам:

“Бүген тагын өй рәтеннән йөрисе. Бурычларын түләмәгәннәрнең газларын өзәсе. Тагын күңел сөймәгән эш. Тагын кемнәрнеңдер ләгънәтен ишетү”. Бер кулына газ кулланган өчен бурычларын  түләмәүчеләрнең исемлеген,  икенчесенә инструментлар салынган сумкасын  тотып “УАЗ” машинасына таба атлаган Фәнүр шулай уйланды.

 Ике дистә елга якын газ караучы булып эшләү дәверендә кемнәрнең генә өендә булмады да, кемнәрнең генә газларын өзмәде инде ул.  Шуның белән бергә кемнәрнең генә ләгънәт сүзләрен ишетмәде дә, кемнәрнең генә күз яшьләрен күрмәде. Нишләмәк кирәк, өзми дә булмый.  Җитәкчелек шуны таләп итә. Фәнүр кебек бәләкәйрәк баскычта басып торучыларның гомере  шул кушканны эшләп  үтә бит инде ул. “Ярый, үзем генә түгел, инспектор белән бергә йөрибез әле.  Ни ишетсәк тә бергә ишетербез, ни күрсәк тә бергә күрербез”, дип үзен эченнән генә тынычландырырга ашыкты Фәнүр.

— Башта кайсы авылга барабыз: Баллыгамы?  Исемлектәгеләрнең күбесе шул авылдан бит, — дип Фәнүр артыннан кызыл иренле инспектор Сафия да машинага кереп утырды.
Фәнүр баскан җирендә ут чәчрәтә торган шушы ханым белән бергә йөрүләренә кайчак сөенеп тә бетәлми. Авыл бичәләредәй бер сүзне дә җавапсыз калдырмагангамы, таякның авыр башы еш кына аңа эләгә. Нишләтәсең, телчән шул. Әйтсә, күзеңнән утлар чәчрәп чыгарлык  итеп әйтә. Моны авыл кешеләре дә белә. Шуңадырмы,  аннан бераз өркебрәк, шөрләбрәк тә торалар. Фәнүр төгәл белә:  бүген дә ул беркемне дә жәлләп тормаячак: бурычлыларның барысына да  акт кәгазе язачак һәм кергән бер өйдәге газны өздерәчәк.

Үзе тыштан сөйкемле-чибәр генә күренә күренүен. Усалландымы, авызыннан тозлы-борычлы сүзләр чыга башладымы, дию пәриенә әйләнә дә куя инде. Каян киләдер аңа бу кадәр усаллык? Каян киләдер бу кадәр дорфалык? Әллә утырып калган кыз булганы өчен бөтен ачуын урамдагы кешеләрдән  аламы?  Булыр да. Карт кызларны зерә дә усал була, дип әйтәләр бит. Бу да шуларның бер сыңарыдыр.
— Нәрсә миңа карап каттың? Күзең күлмәгемдә эленеп кала бит, —  диде Сафия елмайгандай   итеп.
 — Синең кебек чибәргә күз төшәр иде дә, бәлки,  хатын белән балалар бар шул, — дип сүзне уенга таба борырга тырышты Фәнүр.

Ул арада Баллыга барып та җиттеләр. Иң беренче  машинадан Сафия төште. Төште дә, ирләр сыман дөп-дөп  басып, авыл башындагы беренче өйгә кереп тә китте.

Тыштан бик күркәм һәм җыйнак  булып күренсә дә, эче тулы ут бу йортның. Ут та булмас иде,  бәлки, бу өйдә  сиксән яшьлек әнкәсе белән иллене куып барган алкаш улы гомер кичерә. Аларга кергән саен шул орчык кадәр генә калган карчыкны жәлләп бәгыре өзелә Фәнүрнең. “Бүген дә улы исерек микән? Әнкәсе поезд көткәндәй ишек төбендә аның уянуын көтеп утыра микән?”
* Исәнмесез, өйдәсезме? —  диде Сафия өйгә килеп керүгә.
— Исәнлеген исән дә,  менә малайның гына хәле бик  шәптән түгел  шул әле, — дип җаваплады Сафиянең соравына Миңнеҗиян карчык.
*  Берәр тапкыр айныганы бармы соң ул алкашыңның? —  диде Сафия тавышын күтәрә биребрәк.
* Чү, кызым, алай бик кычкырып сөйләшмә. Уяна күрмәсен. Уянса, эш харап. Барыбызны берьюлы өйдән куып чыгарыр. Күзенә ак та, кара да күренми. Билый гарячкасы гына башланмаса ярар иде дип куркам.  Төнлә торып бәреп үтерә күрмәсен дип,  керфек тә какмый чыгам, балам.
* Үзен бәреп үтерергә кирәк аның...
* Тәүбә, диген, кызым. Башкасын теләсәң дә, кешегә үлем теләмә. Үлем ул —  теләмәсәң дә килә дә җитә: яшь җаннарны берәм-берәм арабыздан суырып кына тора.

Сафия дәшмәде, алай икән, дигәндәй, күзенең агы белән Миңнеҗиян карчыкка карап куйды да, аш бүлмәсендәге өстәл артына утырып, акт кәгазен яза да башлады. Шулчак түр яктан Миңнеҗиянның  сәрхүш улының:
—А-а-а, әнкәй, әнкәй дим, үләм... су бир, су... салкын су...— дип, бүре кебек тешләрен шыгырдата-шыгырдата эндәшкәне ишетелде.
— Хәзер, бәбкәм, хәзер, —  дип өтәләнеп, Миңнеҗиян газ плитәсе янында торган каурый бактан бер чүмеч су алды да түр якка таба атлады.
Тегесе суны бер генә капты да:
 — Нәрсәмә дип җылы су бирәсең,  сантый кортка, салкын су бир дип әйттем бит, — дип чүмечтәге суны әнкәсенә сипте.
 — Нишләвең бу, балам, өстемне чылаттың бит! —  дип, Миңнеҗиян артында торган урындыкка лапылдап барып утырды.
Моны ДВП белән генә бүленгән стена  аша ишетеп торган Сафия түзмәде, ручкасын өстәлгә атып бәрде дә, Миңнеҗиян карчыкка ярдәмгә ташланды. Яшен тизлегендә сәрхүшнең кулындагы тимер чүмечне тартып алды да:
— Ах, имансыз, анаңны шулай мыскыл итәсеңме әле син? — дип шуның белән тегенең башына тондырды.
— Улымны үтерә күрмә, кирәкми! — дип, Миңнеҗиян карчык шундук Сафиянең чүмечле кулына барып ябышты.

Әнкәсен гелән  өркетеп-куркытып өйрәнгән сәрхүш вакыйгаларның мондый борылыш алуын көтмәгән иде булса кирәк: әллә юри, әллә чын:
 — Каравыл, каравыл, үтерәләр... — дип акырырга-чинарга, чебен кугандай аяк-куллары белән чәбәләнергә тотынды.
— Нәрсә эшлисез ул анда, өйне җимерәсезмени? — дип Фәнүр дә Сафия янына килеп басты.
 Сәрхүш, Фәнүрне күрүгә, шундук шымып калды. Бер сүз дә дәшми-нитми генә стенага таба борылып ятты.
— Башка балаларың юкмыни соң, Миңнеҗиян апа? Нигә аларга китмисең?  Шушы алкаш белән интегәсең? — дип карчыкны кызганып сорады Сафия.
— Бар да ул, сеңелкәем. Бер дә генә дә аларга барасым килеп тормый шул.  Чын дөресен генә әйткәндә, шушы бала ут чыгара күрмәсен дип, өйдән чыгып китмәскә тырышам.  Аннан соң үз өеңдә үз көең инде ул. Кешедәге кебек түгел. Җәйләрен бик рәхәт: лапаста да, мунча өй алдында да йоклап була да ул. Кышларын гына читенрәк шул. Тыштагы суык бәгырьләрне өтә.  

Стена артында яткан сәрхүш  һаман тынычлана алмады:
— Әнкәй, әнкәй дим, ния ул хатынга  отчет бирәсең? Нәрсәгә кергән ул  безгә? Бар, әйт, чыгып китсен! — дип әтәчләнүен белде.
— Хәзер газыгызны өзәбез дә чыгып китәбез. Ятарсың кышын өеңдә катып, — диде Сафия тегенең бу сүзенә җавапсыз калалмыйча.
— Нәрсә ди ул, газны өздертәм, Назыймны катырам диме? — дип сулы чиләктәй чайкала-чайкала түр яткан килеп чыкты да сәрхүш Сафиянең каршысына ук килеп басты   һәм кизәнергә була кулларын күтәрде. Карашы  газ плитәсе янында зур гына ачкыч тотып басып торган Фәнүргә төртелүгә генә  күтәрелгән кулын төшерде.  Шулай да сүзсез калмады:
— Язып кына кара, яме, кызыл ирен, барыбер  эзләп табам, өеңә кызыл әтәч мендерәм мин синең!
Сафия дәшмәде: ашыга-ашыга язуын гына белде. Шулчак Миңнеҗиян карчык та телгә килде:
—  Кызыкаем,  зинһарлар өчен туктат язуыңны. Бүген үк эзләп табам акча. Бүген үк бурычны илтеп түлим!
— Апа, яшегез дә олы гына күренә, пенсиягез дә әйбәт кенәдер. Нигә вакытында түләп бармыйсыз соң ул газ белән суларга бурычларыгызны?—  дип сорады Сафия тавышын бераз йомшарта төшеребрәк.
— И, бәбекәем, вакытында бик түләр идем дә, пенсия акчам бер түгел,  ун газ бурычын каплатырга җитә дә соң минем. Кулыма эләгәлми шул пенсиям.  Эләгүен эләгә дә инде, тик килгән  көнне үк улым талап алып бетерә шул, — диде дә Миңнеҗиян карчык, бүлмә ишегенә сөялеп елап та җибәрде.

 Ап-ак чәчле бу апаның тавышсыз-тынсыз гына  елавы тыштан караганда таш  бәгырьле  Сафияне дә битараф калдыра алмады. Ул язуыннан туктады да:
— Ярар алайса,  апа, кара аны, бүген үк түлә, яме. Бер юлга — тик синең хакка гына язмый торам, — диде.

Әллә ничек җиңел булып китте Фәнүргә дә. Ул да шундук шалтырдата-шалтырдата ачкычларын сумксына тутырырга тотынды. Кулыннан килсәме, бу кәгазьләрне  беркемгә дә  яздырмас иде дә соң... Тик, нишләмәк кирәк: дөнья бу... Ә дөньяда шушындыйрак, үз-үзеңә каршы бара торганрак кырыс хәлләр дә булгалый инде.

Алар эндәшми-нитми генә бу хәмер сазлыгына чумган йорттан чыгып киттеләр. Машинага утыргач та бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Һәркемнең үз уе уй иде. Тынлыкны Сафиянең ирләрнекедәй калын тавышы бүлде:
 — Әйдә,  Урман  урамы, сигезгә керәбез. Элегрәк бу адресның бер дә исемлеккә эләккәне юк иде. Андагылар нишләп өч ай буе бурычларын түләми яталар икән?

Бу адрес  буенча ике катлы бик күркәм йорт урнашкан булып чыкты. Алар кергәндә хуҗа виноград куаклары тирәсендә җир казып булаша иде.  Газ киемендәге кешеләрне күрүгә кулындагы көрәген җиргә кадап куйды да:
— Өйгә дә кертмим, бурычны да түләмим.  Башта,  әнә,  Путин Украина белән башка илләргә ярдәм итүен туктатсын. Аннан мин дә түли башлармын.  Адәм көлкесе бит, әй, безне дошман күргән Украинага  газны ил башлыгы  өч тиенгә сата, ә безгә биш тиен белән бирә. Шул да булдымы эш? Түләмим дигәч түләмим, әйттем — бетте! — диде.
Сафия монысын ук көтмәгән иде.
— Абый, алай ярамый бит. Җыелган бурычны түләргә кирәк бит инде , — дип кенә әйтә алды.

Аның бу сүзләре пыскып торган учакка бензин сипкән кебегрәк килеп чыкты:
 — Кирәк әйбер күп инде ул, сеңлем, барыгыз, бар, җан үртәп тормагыз монда.   Сездән башка да мәшәкатем күп әле...
Абзыйның үз сүзеннән кире кайтмасын күреп Фәнүр дә телгә килде:
 — Әйдә, Сафия, сүз көрәштереп торма. Иртәгә начальник үзе килер.  Бәлки, ул берәр җаен табар, —  дип юлдашын капкага таба әйдәде.
— Хәзер кемнәргә барабыз инде? Адәм көлкесе: күпме йөреп, бер протокол да яза алмадык бит. Начальникка ни дип җавап бирербез соң? — дип сорады Сафия машинага кереп утыруга.
—  Кемнәргә булсын,  күптәнге  танышларга — Мәгъфирә апаларга барып карыйк инде. Әнә бит, кыштан ук  бурычлары түләнмәгән.
— Эчеп ята микән анысы да?
—  Шулайдыр. Кайчан керсәң  дә өеннән абзар исе килә бит.
— Безне күреп, теге вакыттагыча бакчасына чыгып качмаса ярый да инде.
— Әйдә, барып карыйк әле. Ни булса — шул булыр.
 “УАЗ” машинасы гүелдәп Мәгъфирәләрнең бер якка авышарак башлаган йорты каршына килеп туктады.

Фәнүр белән Сафия килеп кергәндә Мәгъфирә гомер булмаганча  газ плитәсе тирәсендә мәш килә иде. Башына ак яулык белән биленә ак алъяпкыч  бәйләп  алган. Элеккеге күп эчүдән күзе төссезләнә башлаган Мәгъфирә дә димәссең.

“Ничек туктала алды икән бу зәхмәттән? Бик әйбәт ләбаса бу. Инде озакка  гына җитсен инде”, дип эченнән генә уйланды да Фәнүр, хуҗабикә белән исәнләшеп, газ плитәсенә таба үтте.
—  Нишләргә җыенасың ул? — дип аптырап сорады аннан Мәгъфирә.
—  Нишләргә, дип, әнә, Сафиядән сора инде, Мәгъфирәттәй, — диде Фәнүр үзендәге авыр йөкне хезмәттәшенә күчереп.
— Әйтмәсәм дә белә инде ул газ өчен түләргә кирәклеген. Бурычың ай-яй-яй күп җыелып киткән бит. Әйдә, Фәнүр, озаклап торма, өз газын, — диде Сафия башын күтәрмичә генә.
—  Ничек инде өзәргә? Күрмисезмени, газ өстендә әйбер пешеп утыра лабаса.
— Утырса утыра инде, туганкаем. Безгә приказ шундый: бурычлары күпләрнең газларын өзәргә!
— Приказ белән генә яшәсәң ул.
 — Безгә менә шулай эшләргә кушалар инде, Мәгърифә апа.
— Сафия кара әле, ни бит әле,  онык  миндә иде.  Газсыз да калсам,  ни ашатырмын да,  ни белән тамагын туйдырырмын соң мин ул баланың?
— Менә  монысы турында элегрәк уйларга иде, Мәгъфирә апа.
— Элегрәк уйларга,  дип,  акча булмагач,  нәрсәм белән түлим инде мин аны?  Эш юк бит авылда, эш ю-у-к , сеңелкәем. Элеккеге кебек фермалар гөрләп торса, газга түләрлек кенә акчасы табылыр иде дә соң. Алары да таралып бетте бит. Кызым да, шул эш булмаганлыктан аптырап,  Себергә чыгып китте. Баласын,  менә, миңа калдырып торды. Дүрт  көннән — уникесендә кайтырга тиеш ул. Үзе кайтуга акчасы да картага күчәргә тиеш. Аның кайтуын барыбыз да дүрт күз белән көтәбез инде. Онык та  нык сагынды әнисен.  Төннәрен “әни”, “әни” дип саташып чыга сабый. Сафия бәгърем, ну, бер генә юлга калдырып тор инде, зинһар. Шушы бала хакы өчен генә булса да.
— Ана хакы, бала хакы... Аңламассың инде сезне, — дип авыз эченнән генә ботка пешереп алды да Сафия дәвам итте:
— Бу гына сәбәп була алмый Мәгърифәттәй. Бурычыңны түләү белән килеп ялгарбыз, яме.
Шулчак Мәгъфирә Сафиянең алдына килеп тезләнде дә:
— Сафия, Сафия дим, таш бәгырьле булма. Кабатлап әйтәм: Сабый хакына гына булса да газыбызны өзмә!

Сафия “Нишлисең?” дигәндәй Мәгъфирәгә карап куйды да, дәшмәде: язуын белде.
Мәгъфирә түзмәде: җан ачысы белән кычкырып елап җибәрде. Елау тавышын ишетеп, түр бүлмәдән дүрт-биш яшьлек бер кызчык йөгереп килеп чыкты һәм:
 — Нигә елыйсың, нәнәем? — дип кадерле кешесенең муеныннан килеп кочты.
— Их, каяннар гына алыйм икән соң  ул акча дигәннәрен. Кемкәйләрдән  генә барып сорыйм икән? —  дип, әллә оныгына  җавап  биргәндәй, әллә үзенә  әйткәндәй  сулкылдавын белде Мәгъфирә.
Чарасызлыктан әрни иде аның җаны,  акчасызлыктан бәргәләнә иде йөрәге.
Шунда оныгы аның кочагынннан ычкынды да:
 — Мин хәзер! — дип түр яктагы сервант артына йөгереп кереп китте  һәм: “Нәнәй! Нәнәй! Таптым! Таптым!”  — дип нәрсәнедер   шатырдата-шатырдата килеп тә чыкты.
 

Кызның кулында  канатында бер нәзек кенә ярыгы булган каурый үрдәк иде. Моны күрде дә үзалдына елмаеп куйды Фәнүр. Бар, аның балаларының да бар бу кызныкыдай  тимер тәңкәләр җыя торган савытлары. Фәнүр һәр көнне кесәсендәге тимер акчаларны шунда салып бара. Савытларына тимер акча төшергәнне күрсәләр, и сөенәләр сабыйлары, шундук: “Акча күп итеп җыелгач, мин үземә бу әйберне алам”, “Ә мин монысын”, дип кемузардан сүз көрәштерә башлыйлар. Көн дә иртән торып чыгып китәргә яраткан эше, шул савытларга салырдай  кесәсендә тимер тәңкәләре булганга сөенеп яши  Фәнүр.

Фәнүр уйларына уелып басып торган арада кыз үрдәген тиз генә  аслы-өсле әйләндерде дә, бар көченә селкергә тотынды. “Шуннан тимер акча алмакчы була ләбаса бу!” Моны күреп, йөрәгенең кайсыдыр бер кылы тартылып куйгандай булды Фәнүрнең. Ул тын алырга да кыймыйча, кыз арытабан ни эшләр икән дип көтте.

Бер селкеде кыз акчалы үрдәкне , ике... өч... Дүртенчегә селкүгә шап итеп идәнгә бер тимер тәңкә килеп тә төште. Килеп төште дә идән буйлап тәгәрәп тә китте.
—  Ярыкка төшеп китә  күрмә! — дип кыз шундук аның артыннан  йөгерде. Аннары  иелеп тәңкәне алды да: “Шушы акча җитәме апаларга бирергә?” — дип нәнәсе янына йөгереп килде.

Бу сүзне ишетүгә Сафиянең ручкасы да  язудан кинәт туктап калды,  Фәнүр дә иелгән җиреннән  тураеп басты. Өч пар күз берьюлы  кызга төбәлде.

Кыз уң кулын  ачып җибәрде дә нәнәсенә сузды. Аның учында    нәрсәдәндер  кыенсынгандай күгәреп тимер биш тәңкә ята иде...

12 ноябрь, 2015.

                

                                                                        
                     

 

 

 

Дусларым белән уртаклашам: