Беренче тапкыр...

Аватар пользователя РегинА
Регина Газизьянова
31.10.2016 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Юк, болай гына яздым...
Син уйлама , юк!
Хәлләрең ничек ...
Үзең ничек...
Кая чабасың?
Кемне эзлисең....
Ник карыйсың?
Кит әле,чыгарма ачуымны!
Кыланма!
Әй,теләсә ни эшлә...
Шунда гына бул...
Китмә ерак...
Яныма килгән бул,
Көлгән,шаярган бул!
"Хәйләкәр син,аңламыйм ,
Нәрсә шул күзләреңдә?
Нинди теләк,нинди яну?
Юк,аңламыйм"-Дигән бул...
Аңлама,кирәкми,сер ул минем!
Тик...китмә...кирәкми..
Ишет..тор шунда...
Шаяр , көл ,теләсә ни эшлә!

______________________

Әти
Күккә карыйм.
Еш кына.
Кич.Йолдызлар…
Сагыш , бетмәс сагыш.
Син андамы?
Мине күрәсеңнме?
Сагынасыңнмы?
Минем өчен борчыласыңнмы?
Сораулар күп,
Җавабы гына юк,табалмыйм.
Китүеңне аңламадым.
Беркайчан аңламам.
Әти…нинди матур сүз..
Исеңдәме,кочаклый идең!
Син мине ярата идең!
Ник дәшмисең?
Яраткан,сине көткән җан бит мин,Әти!
Шул матур йолдызларның берсе…
Син ул,мин беләм!
Син мине күрәсең,ишетәсең!
Тик…дәшмисең генә…
Бел!Сагынам!Мин онытмадым сине!

__________________________

Иң газизем
Җаным.Янымда утырасың…
Синең назлы кулларың!
Сүзсез яратуың…
Әни!Син яшәү мәгънәсе!
Син минем бәхетем!
Бар эшләр эшем…
Бар максатларым…
Синең ризалыгың белән,
Син күрсәткән юл белән бара!
Синең түземлелегең…
Хәйран калам шуңа!
"Әни дә син, әти дә син"
Нинди матур сүзләр!
Аз кеше аңлар мәгънәсен, бәгърем!

________________________

Сагыш
Алам каләм кулыма.
Язам әле сиңа.
Калдыру җиңел икән,
Оныту авыр икән.
Гади генә тормышымны,
Бер матур көнне,
Син,син бордың!
Син күтәрдең давыл күңлемдә…
Син ут кабыздың йөрәгемдә..
Син дә сүндердең аны…
Мәхәббәт шундый икән…
Хәзер беләм мин шуны!
Дөньяның матурлыгын күрсәтеп,
Бәхеткә чумдырып,
Канатлар биреп!
Кире ала икән ул…

_____________________

Очар канатыма
Уйламаганмын…белмәгәнмен!
Син минем бәхетем икәнсең!
Таянычым,күз нурым.
Хәзер күрәм,беләм инде!
Карале,күзләрең синең!
Мактап туялмыйм гына аларны!
Син,син генә уемда,йөрәгемдә..
Очам,чабам,яшим син диеп кенә!
Менә булмаган хәл…
Ничек бу яңа дөньяны аңларга?
Кирәкми дә,юктыр…
Янымда кал әле...
Ишетәсеңме,сизәсеңме?
Син миңа кирәк әле…
____________________
 

Алда әле мизгелләр!
Алда әле хыяллар!
Юк,сез шулай әйтеп кенә,
Төшмәс түбән башым минем!
Сынмас канатларым минем!
Тормыштан барын алып,
Яшәү мәгьнәсен белеп,
Илем өчен кайгырып,
Яшәү еллар алда әле!

____________________

Уйланырга яратам
Беләсезме мин,
Инде менә күп еллар,
Уйланырга яратам…
Мин-табигать кешесе!
Бу дөньядан бер генә мизгелгә дә,
Бер генә минутка гына да,
Китергә яратам!
Сез дә, туктагыз әле!
Кич белән күккә күз салыгыз әле…
Җилгә битегезне куегыз әле…
Күзләрегезне йомыгыз әле…
Бәлки шул минутта аңларсыз мине..
Дөнья качмый ул!
Ничек ышанмыйсыз!?
Тикшереп карагыз!
Чын дөресен әйтәм!
Үзегезне табыгыз әле…
Туктап,онытылып карагыз әле.
Тынычлык алып карагыз әле.
Бәхет табып карагыз әле!..

_________________________

Бу ниндидер дөнья...
Сынап туялмый мине!
Инде алай да,
Инде болай да,
Хаман Сыный ул мине!..
Авыр мизгелләрдә…
Рәхмәт әле язмышыма!
Беләсезме,
Чын дуслар кадерен ,
Аларның газизлеген ,
Мин таный беләм,
Мин күрә беләм!
Рәхмәт сезгә димен бүген!
И якын кардәшләрем!
Сез булганда гына мин көчле!
Сез барда,мин өметле!
Тормышымның якты нуры сез!
Караңгыда якты кояш сез!
Сер саклый белүче сез!
Яшьләремне күргәннәре,
Бәхеттән очканымны,
Сүзсез аңлаучы Сез бит ул, сез!
Укучым!
Белеп яшик дусларның кадерен,
Саклап яшик иң тугрыларын!
Шунда бәхетне аңларбыз,
Шунда бәхетле булырбыз!

______________________

Истәлек булып калырмын
Истәлек булып калырсың
Матур елмаюың төшләргә керер,
Искә алмамын...
Гафу итәрсең, инде кайтмам
Йөрәгем ирекле,мин бәхетле!
Күз яшьләребез елгасы гына ...эх
Нигә? Ни өчен?
Җаваплар юк.Инде кирәкмидер..
Аңламасаң,аңлама инде,
Шул юллар җавабым булып кайтыр...

Дусларым белән уртаклашам: