Гөлзилә Гафурова

Аватар пользователя Гөлзилә
Гафурова Гөлзилә
1.11.2016 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Юлларда – моңнар

(Пенза өлкәсе татарларына багышлап язылган)

Бик ерактан, белмим, әллә каян -
Күңелемә серле моң килә...
Алып китә мине еракларга,
Тик аңламыйм аны мин, нигә?..
Бер карасам, уйлар урманнарда
Күке тавышларын тыңлата,
Агачларга сихри аһәң элеп,
Алсу-кызгылт булып таң ата...
Еракларга басу юлы китә,
Шылтыр-шылтыр арба тавышы...
Шул юлларның тузаннары йоткан
Чыгып киткәннәрнең сагышын...
Бер карасам, кояш баеп килә, 
Саба җиле җанны иркәли,
Күз алдымнан, инде онытылган
Чал тарихлар үтеп киткәли...
Чалгы чыңы килә колагыма, 
Печән пакуслары ауганы...
Күз алдыма килгән бу серлелек
Сулкылдата, никтер, яраны...
Тау битендә үсә ялгыз каен,
Яфраклары җилдә шыбырдый.
Әллә җырлый каен, әллә елый,
Кайрылары моңсу шыгырдый...
Нигә елый каен? Әллә инде
Сагынамы яшьлек елларын?..
Киткәннәр бер кире кайтмасмы, дип 
Күзәтәме басу юлларын?..
Ул юлларның тузаннарын күмеп,
Яшел үлән башын калкыткан.
Кыяларда яткан ап-ак ташлар
Еллар буе ятып, зарыккан...
Ул ташларда, бәлки, саклангандыр
Шул чорларның матур төсләре...
Борыннарны ярып керә сыман
Такыр юлда тузан исләре...

Киткәннәр бер кире кайтырлар дип,

Нигез ташлары да көтәләр.

Таңнан нурлар алып кайтыр юллар

Офыкларга кадәр китәләр.

Инеш буендагы өянкеләр

Сагынудан башын ияләр.

Назлы җилләр туган җир сәламен

Ерак- еракларга илтәләр.

Барчагызга сузам җылы кулым.

Тамырларда ага бер үк кан.

Йөрәгемнән чыккан сәламемә

Туган җир авазы кушылган.

_________________________

Ак һәм кара
Тормыш юлы, тормыш сынаулары 
Эзәрлекли адәм баласын 
Кайгыларны җиңел үтәр өчен 
Йөрәк каян дәва табалсын? 

Көн белән төн кебек кара-каршы 
Яшәү белән үлем арасы. 
Авырлыкны кичеп, төеннәрне сүтеп, 
Киләчәккә ничек барасы? 

Төрле кеше була яшәештә 
Тупаслары, күңеле нечкәсе. 
Пәрәвездәй нечкә күңеллегә 
Диңгезләрне ничек кичәсе? 

Юк, аңламыйм мин бу яшәешне 
Төшенә алмыйм аның серенә. 
Шуңадырмы тормыш миңа бары 
Ак һәм кара булып күренә.
__________________________

Кыңгыраулар

Кулларыңда зәңгәр кыңгыраулар,
Күзләреңдә тирән сагыш бар.
Хисләреңне сизәм, тик шулай да,
Йөрәгемдә инде урын тар...

Сузма миңа керсез чәчкәләрне,
Сиңа дигән хисләр сүрелгән.
Үткәннәрне уйлап әрним генә,
Яшьләр генә пыскый күземнән.

Сузма миңа, сузма кыңгыраулар,
Үткәннәрне кабат яңартма.
Исләреңә төшкән чакларымда:
“Ул ятныкы!”-диеп кабатла!
_________________________

Күзләреңдә көзләр сагышы...

"Ник күзләрең яшьле?"- дип әйтсәләр,
"Яңгыр тамчысы ул"-диясең.
Күрсәтмәскә теләп сагышыңны
Тыйнак кына итеп көләсең.

"Ник күзләрең моңсу?"-дип әйтсәләр, 
Керфекләрең белән күмәсең.
Күңелеңне берәүгә дә чишми
Сагышларга узең түзәсең.

"Нигә бер дә елмаймыйсың?"- дигәч,
Син башыңны тубән иясең.
"Аптырама, күңелемдә минем,
Сары көзләр инде"- диясең...

____________________________

Аучыга!
Салкын кышлар үтте, язлар җитте,
Кар сулары йөгреп актылар.
Бу якларны, күрәм, сагынганнар
Бер-бер артлы казлар кайттылар.

Кояш көлде, җиргә нурын сипте,
Йөгрек сулар белән уйнады.
Һаваларда казлар тавышлары
Сызлып үтте, никтер тынмады...

Тавышларын тыңлап, үзләрен дә
Күрим диеп бераз туктадым.
Үзәк өзеп, мылтык атты шулчак
Нәфрәтләнеп, сүзсез тын калдым.

Оя корып, бала чыгарырга
Сөенешеп очып кайтканда
Мылтык өзде ана каз гомерен,
Ни уйладың,аучы, атканда?

Уйладыңмы болай ярамас дип?
Уйладыңмы тик бер булса да?
Кайтаваз күк ишетелә сыман
Тавышлары инде тынса да...

Атты аучы, атты, уйламады
Ул үзенә рәнҗү җыйганын...
Елый- елый очкан казлар белән
Сызлып үтте йөрәк җырларым...

Бер каз төште җиргә канга батып,
Күкне ярды елау тавышы...
Үкенерсең,аучы, тик соң булыр,
Әгәр төшсә казлар каргышы...
____________________________

Тормыш юлы - сират күпере
Бакыйлыкка күчкәч һәрбер кеше 
Сират күперләрен кичәләр.
Фани дөньялыкта уйладыңмы,
Ул күперне ничек үтәләр?

Кылган эшләремә йомгак ясыйм-
Киләчәккә дөрес атлыйммы?
Ата-анам биргән киңәшләрне
Хәтеремдә һәрчак саклыйммы?

Олыларны олы итәмме мин?
Кечеләрне кече итәмме?
Йөрәк ярасыннан каннар тамган
Бәхетсездән көлеп үтмәмме?

Егылганга кулым сузаммы мин?
Дөреслекне яклап чыгаммы?
Ялгыш юлдан атлап,хаталардан
Килеп бер көн үзем сынмаммы?

"Дус"ларымның серен саклыйммы мин?
Дошманыма ташлар атмыйммы?
Нахак эштә гаепләнсә берәү
Җиң сызганып аны яклыйммы?

Санасаң күп эшли алган эшләр
Тик без һаман рәхәт эзлибез ...
Янәшәдә генә бәхетсезлек,
Күңел күзе сукыр- күрмибез...

Әй, кешеләр, изге эшләр кылып,
Без матурлыйк әле гомерне!
Тормыш юлын дөрес итеп үтү
Шушы үзе сират түгелме?!
__________________________

Килер сөю...

Ал чәчәкне аттың упкыннарга,
Һич эзләмәм диеп уйладың.
Синең болай каты "сугуыңнан"
Сыгылып төште зифа буйларым...

"Аһ, ни булды, нигә елыйсың?"- дип,
Ачы җилләр исте янымда.
Синең йөрәк әллә ташмы икән?
Утлы борыч салдың җаныма...

Караңгы төн, коеп яңгыр ява,
Басып калдым урам чатында.
Китеп бардың: "хуш мәңгегә"- диеп, 
Йөрәгемә утлар яктың да...

Саф хисләрдән көлмә! Мин югалмам!
Сөю кабат килер миңа да...
Исләреңә берчак килеп төшсәм:
"Син кайда соң?"- диеп моңланма!!!
___________________________

Төнге тәрәзәләр
Төнге урам буйлап атлаганда
Тәрәзләргә төшә күзләрем.
Әйтерсеңлә, төнгә үч иткәннәр,
Балкып тора тәрәз йөзләре.

Тәрәзләргә карап уйга калам,
Күпме серләр бар бит аларда.
Төрле тойгыларга биреләмен,
Төнге тәрәзләргә карауга.

Кайсыннандыр килә балаларның
Шатланудан көлгән тавышы.
Бер тәрәзә саклый карт ананың
Күз яшьләрен, сагыну сагышын.

Бер тәрәздә бала тоткан яшь кыз
Яшь сабыен алып кулына
Кара төннең ачы салкыныннан
Жылы тапмый. Кемгэ сыена?

Кайсындадыр бәхет хөкем сөрә,
Кайсындадыр сөю-сөелү,
Кайсыннандыр аңкый хәмер исе,
Үткәннәрне уйлап көенү.

Тәрәзәләр төрле булган кебек,
Кешеләр дә түгел бертөрле.
Киләчәккә куйган максатлары,
Яшәү рәвешләре гел төрле....

Тәрәзләргә карап уйга калам,
Төнге урам буйлап барганда.
Төрле тойгыларга биреләмен,
Күпме серләр яши аларда....
________________________

Сөю җыры
Тал-тирәккә кунып
Кошлар сайрый,
Салкын чишмә ярсып җыр суза.
Үткәннәрне уйлап, күңел тула,
Киләчәкне уйлап, җыр туа.

Иңен-иңгә терәп
Таллар шаулый,
Чикерткәләр сайрый-сызгыра.
Шул чагында бер яшь гашыйк егет
Тау битендә курай сыздыра.

Чәчтән сыйпап 
Шаян җилләр уйный,
Карлыгачлар ярда йорт кора.
Салкын чишмә суын ала-ала,
Гашыйк кызый моңлы җыр суза.

Чагылсыннар
Бу тормыш җырында
Чишмәләрнең керсез сафлыгы,
Болытларының сихри аклыгы,
Бар җиһанның яшәү шатлыгы!.
___________________________

* * *

-Эх, әнием, шундый авыр миңа,
Нигә йөрәк шулай ярсына?
-Син тыныч бул, балам, син борчылма,

Җавап табарсың син барсына!
-Эх, әнием, нишләп җаным елый? 
Нигә усал хәзер адәмнәр?
-Син карап тор, кызым, усалдан да
Килеп тошә кайчак ярдәмнәр...
-Эх, әнием, нигә көчсез соң мин?
Сынауларны үзем үтә алмыйм....
-Син сабыр бул, балам, мин яныңда,
Мин бит сине, кызым, гел аңлыйм.
-Эх, әнием, нигә тормыш авыр?
Начарлыклар кылмыйм югыйсә....
-Үлгәннәргә генә җиңел, балам,
Сиңа шуңа авыр – син исән...
-Ни сөйлисең, әни, әллә кеше
Рәхәт эзләп гомерен өзәме?!
-Юк- юк, балам, алай уйлый күрмә,
Кабул ит син сиңа килгәнне!
Тәңре бит ул яратканын сыный,
Сынауларны кирәк үтәргә! 
Син бәхетле, балам, мин яныңда,
Ә калганын кирәк көтәргә!...
_________________________

Дуска
Бик бәхетле булсаң да син
Кычкырма, белмәсеннәр.
Бәхетеңә аяк чалып
Көнләшеп йөрмәсеннәр.
Күзләреңә яшь тулганда
Сөенеп көлмәсеннәр.
Кайгылар баштан ашса да
Дошманнар сизмәсеннәр.
Яратканыңны әйтмә син
Җүләр бу димәсеннәр.
Серләреңне сөйләп йөрмә
Гайбәткә күммәсеннәр.
Корычтай нык, сабыр бул син
Кимсетеп үтмәсеннәр.
Башың һәрчак югары тот
Өметсез димәсеннәр.
_______________________

* * *
Бу тормышта юк бит бер дөреслек, 
Гел дә сагыш, гел дә ялгышлар. 
Нигә Тәңре язган дәфтәрләрдә 
Төрле-төрле икән язмышлар?! 

Гөнаһсызлар керә җир куйнына, 
Күз яшьләре купме тугелә. 
Хаксызлакка түзми җир дә әрни, 
Яңгыр ява менә бүген дә. 

Эх, бу тормыш... аккан күз яшьләрен 
Кемнәр килеп сөртер күзләрдән. 
Яшьләр керә салкын каберләргә, 
Яшьләр китә шушы жирләрдән. 

Ризасызлык белән күккә карыйм 
Һәм тезләнәм язмыш алдында. 
Яуган яңгыр гүя ясин чыга, 
Бер гаепсез синең җаныңа. 

Ясин чыга гүя агачлар да, 
Ниндидер шом килә алардан. 
Әллә инде синең җаның шулай 
Әрни мәхрүм калып назлардан. 

Әллә инде синең әйтелмәгән 
Сүзләреңне алар сөйлиме? 
Әллә дөнья тыныч йокы теләп, 
Бишек җырын сиңа көйлиме? 

Сорау арты сорау туып тора 
Җавабын да килә табасы. 
Җавабы да булыр, тик төзәлмәс 
Кан саркыган йөрәк ярасы. 

Аллаһ язган тормыш дәфтәрендә 
Нигә төрле икән язмышлар? 
Бар да тигез булыр иде кебек, 
Язмышларда гүя ялгыш бар... 

...Таңнан бирле инде яңгыр сибә, 
Җирдә бүген ачы сагыш бар... 

__________________________

* * *

Син кемнәрнең сөеклесе икән
Кемнәр хәзер синең кочакта.
Ә мин эзлим җылы, эзлим якты.
Җылы беткән минем учакта.

Синең күзләр кемне күзли икән,
Кемне мактый икән сүзләрең.
Нинди бәхетлеләр иркәләнә?
Эх, күрәсе иде үзләрен...

Ә мин хаман нидер өмет итәм
Нидер көтә хаман бу йөрәк.
Учлап алып атасылар килә,
Тиле йөрәк, сиңа ни кирәк?! 

Юллар өзек безнең, ике ара
Тирән упкын белән чикләнгән.
Каршы ярдан бары сине эзлим 
Мин уземә инде бикләнгән.

Юллар өзек безнең, җырлар өзек.
Ышанасы килми, бу ялган.
Каян килде, кая югалды ул
Йөрәгемә минем тоз салган.

Яр кырыннан ялгыз сине эзлим
Көз җилләре миңа сарыла.
Кайда йөрәк, аңа дәва кирәк,
Күкрәк читлегендә ярыла.

Мин ялгызым сине эзләгәндә
Кемнәр икән синең яныңда?!
Мин көзләрдә инде, тик ышанмыйм,
Ә син калдың ямьле язымда...

Син кемнәрнең сөеклесе хәзер
Кем назлана синең кочакта?
Яр кырыннан ялгыз җылы эзлим
Җылы беткән минем учакта.
________________________

* * *

Көзнең елак көнен болыт төрде.
Көрән юрган гүя урады. 
Ә көз елак (бер сәбәпсез генә)
Елады да, никтер, елады.

Елак көзнең салкын күз яшьләре
Тәрәз битләреннән агалар. 
Уйлар-уйлар, еракларда калган
Жәйге бәхетемә баралар.

Елак көзне тәрәз аша гына 
Юрганымны чорнап күзәтәм. 
Мин уземдә әле көзгә охшаш,
Мин узем дә елак минәйтәм.

Күңелемдә минем көзнең шомы,
Көз яшьләре ага күземнән.
Кайда калды жәем, кайда соң син? 
Кабат-кабат сорыйм үземнән.

Бик елак көз, әллә шуңадырмы
Болыт төргән көрән юрганга.
Мин көзләргә гашыйк, мин көз кызы.
Әллә көзгә охшаш булганга...
___________________________

Җырлап яшик

Җыр белән яңара бу дөнья,
Җыр белән атадыр таңнар да.
Күңелнең кылларын тибрәтә
Ышаныч тудыра җаннарда.

Куш. Җырлап яшик бергә-бергә
Җыр ул бәхет тарата.
Кайгыларны оныттыра, 
Шатлыкларны яңарта.

Кошлар да җыр сузып серләшә, 
Җыр бит ул ихласлык өләшә.
Чишмә дә челтерәп җыр суза.
Җыр белән ямьләнә бу дөнья.

Җыр белән урманнар шаулыйлар,
Җыр белән яңара бөреләр.
Күңелдә яңа җыр тудыра
Кырларда чайкалган игеннәр. 

Җыр бизи тормышны һәрвакыт
Яшәеш бәхеткә төренә,
Әйдәгез бергәләп җыр сузыйк
Җырлаган бәхетле күренә.
_______________________

* * *

Күзләрнең өметсез төсләре,
Йөрәкнең өшеткеч хисләре.

Туймадым бит әле мин сөеп,

Мин яшәп туймадым бит әле.

Сөйләмнең мәгънәсез авазы,
Күңелнең иң түре яралы.
Мин сине калдырам бу җирдә,
Син артык горур һәм хавалы.

Яшьләрнең тәменнән иреннәр
Алланды, кызарды, каралды.
Мин сине калдырам ятларга
Күңелем ярасы яңарды.

Козгынның әрнеткеч тавышы
Җанымны туңдыра, өшетә.
Мин әле туймадым бу җирдән
Мин әле көтәм бит кич-иртә.

Юк. Көтмим. Үтте көн. Кич инде.
Мин инде хәл иттем бу кичтә...
Килмәгез, күрмәгез, белмәгез.
Бик авыр хис йөртәм мин эчтә.

Ул йөкне йөртергә бетте хәл
Мин яшәп туймадым, шунсы жәл.

 Мин сөеп туймадым бит әле
Ләкин юк бу хиснең бер яме. 
________________________

* * *

Өй түрендә, чәчәк бакчасында

Мәкләр орлык коя җирләргә.

Орлыкларның язмышлары гына

Хәл ителә көзге җилләрдә.

Болытлы төн, ачы җилләр исте,

Орлыкларын мәкнең таратты.

Ерак тарафларга очты алар,

Шулай итеп тиздән таң атты.

Болыт китте, җил басыла төште,

Тынып калды чәчәк бакчасы.

Балкып чыккан кояш нурларында

Коендылар мәкләр барчасы.

Назлап искән җилләр ярдәмендә

Калган мәкләр орлык койдылар.

Яннарына төште орлыклары,

Алар шуннан бәхет тойдылар.

Ялгыз мәкнең генә орлыклары

Ерак-еракларга киттеләр.

Юк, үзләре һич тә теләмәде,

Ачы җилләр шулай илттеләр.

Язмыш җилләре дә кешеләрне

Ерак-еракларга илтәләр.

Нинди генә сынау очырамый,

Килеп чыга юлда киртәләр.

Мин үзем дә мәк орлыгы сыман

Еракларга очып барышым.

Тамыр җибәрәмме, әллә юкмы,

Белмим, ничек язган язмышым.

Бәлки мин дә мәк орлыгы сыман

Анан-монда очып йөрермен.

Бәлки җилләр кинәт үзгәрер дә,

Мин бакчама кире керермен.

Ни булса да, хәерлесе булсын.

Мин буйсынам язмыш җиленә.

Сынуларны гына өеп-өеп

Куймасын ул минем иңемә...

Өй түрендә, чәчәк бакчасында

Мәкләр орлык коя җилләрдә.

Орлыкларның язмышлары төрле –

Алар төшә төрле җирләргә.

__________________________

* * *

Язлардан - назларга, көзләрдән - хисләргә
Өметләнә минем күңелем.
Төннәрен - төшләрем, кичләрен - хисләрем,
Хыялда бәхетле мин үзем.

Кышлардан - аклыклар, җәйләрдән - шатлыклар
Мин әле һаман да көтәмен.
Болыннан, урманнан, тузанлы юллардан
Сагышым басыйм дип үтәмен.

Чишмәнең салкыны, учакның ялкыны
Бер-беренә каршы көрәшә.
Акылым хисләргә каршы барган кебек
Чишмә һәм ялкынга тиңләшә.

Сайларга бик авыр, кайсы чын, кайсы саф?
Киләчәкне белеп булмый шул...
Аллаһым, ташлама упкыннар читенә,
Ялгышмас өчен син күрсәт юл!

Язлардан - назларга, көзләрдән - хисләргә
Көтелгән өметләр сүрелә.
Язларның ташкыны, көзләрнең салкыны
Җил булып бәрелә йөземә.

Күзләрем яшьләнде, теләдем - дәшмәдем...
Сөюне очырдым кулымнан.
Теләсәң табарсың син аның очкынын
Йөрәгемнән чыккан җырымнан.

___________________________

* * *

Иң матур як җирдә бер генә,
Һәр тарафта чәчәк-гөл генә,
Урманнарын, болын-кырларын,
Тал-тирәкле чишмә буйларын
Туплаган бит барысын үзенә.
Иң матур як- Туган җир генә!

Иң серле як җирдә бер генә,
Кайтавазың килер- көл генә.
Урманнарның сихри моңнарын,
Чишмәләрнең шаулап җырлавын
Туплаган бит барысын үзенә.
Иң серле як- Туган җир генә!

Иң тыныч як җирдә бер генә.
Кайтыр идем сиңа гел генә.
Басудагы туфрак исләрен,
Табигатьнең чуар төсләрен
Туплаган бит барысын үзенә.
Иң тыныч як- Туган җир генә!

Иң гүзәл як - Туган җир генә!
Ул һәркемнең була бер генә!
________________________

Тормыш - рәссам
Нихәл, дустым? Ничек кәефләрең?
Тормыш сине бик нык үзгәрткән.
Пумалалар алып чәчләреңне
Ак төс белән бераз төзәткән.

Еллар үткән сине күрмәгәнгә,
Кай җирләрдә калды эзләрең?
Күп күргәнсең, күпне кичергәнсең,
Моңнар белән тулган күзләрең.

Тормыш бит ул бик талантлы рәссам,
Сырларга да урын табылган.
"Торган саен өстәләләр"- дисең,
Тормыш тарафыннан кагылган.

Ялгышасың, дустым, ул сырларны
Син күрүең белән бәхетле.
Яп- яшь килеш үлүчеләр бик күп,
Бу синеңчә инде бәхетме?

Тормыш үзе безне бизи генә,
Ә язмышлар күктә язылган.
Язмыш сынауларын үталмыйча,
Туктап калсаң - була кагылган.

Нихәл, дустым, кәефләрең ничек?
Бу юлы син миңа елмайдың.
Йөзләреңә бик килешә икән
Тормыш рәссам сызган юлларың.
___________________________

* * *

- Күрмәсәң йөрәктән китә!!!
- Китми икән!
Онытырга бер күрешү
Җитми икән...
Төпкә утырган юшкыннар
Купмый икән...
Йөрәк ансыз вакытларны 
"Чутлый" икән...

Юктан гына елгалар да
Акмый икән,
Ачы җилләр тәрәзләргә
Какмый икән,
Кара җирне ап-ак карлар
Күмми икән...
Яңгыр яумый учаклар да
Сүнми икән...

Аннан башка иреннәр дә
Көлми икән,
Аяклар да аның өчен
Йөри икән,
Күзләр аннан башкаларны 
Күрми икән,
Йөрәк аннан башкаларны
Белми икән...

Аннан башка алсу таңнар
Атмый икән,
Кичләр җитми, кояшы да
Батмый икән,
Хәтерләрдән бергә чаклар
Китми икән...
- Күрми торсаң сөю үтә!
- Үтми икән!!!
_____________________

* * *

Карлар ява, энҗе бөртекләре
Иңнәремә килеп сарыла...
Кар көртләре күмгән сукмаклардан
Килеп чыксаң иде яныма...

Сузсаң иде шулчак кулларыңны
"Бергә булыйк" - диеп мәңгегә,
Сөюемнең ак билгесе булып -
Ак энҗеләр ява бу җиргә....

________________________

* * *

Менә җиргә кабат карлар ява,
Бәхет тели гүя һәркемгә.
Сүнгән йолдыз сыман ташлап киттең
Бик кадерле идең син безгә..

Вакыт үтә, еллар йомгак сүтә,
Онытыла бара үткәннәр..
Тик хәтердән никтер җуелмый шул
Ахирәткә иртә киткәннәр..

Бергә үткән юллар искә төшсә
Әрнеп куя никтер бәгырьләр...
Үлгәч кенә бик тә якын була,
Исән чакта булмый кадерләр...

Исән чакларыңда, онытылып,
Үпкәләткән булсам үзеңне,
Миңа берүк рәнҗеп ятма яме, 
Соң булса да кичер үземне.

Салкын туфрак булсын йомшак мендәр,
Якты булсын яткан гүрләрең.
Бу шигырем синең истәлеккә.
Дога булып барсын сүзләрем.
__________________________

* * *

Кайтып барам юлдан соң гына,
Колагымда уйный җыр гына,
Карлар ява шулчак тын гына,
Күңелемә тулды моң гына...

Сагыш савытларым сай гына,
Юлдаш бүген миңа ай гына,
Юлларыңа каршы чыгарга
Таба алмый йөрим җай гына...

Йөрәгемдә никтер син генә,
Сине уйлыйм болай мин генә...
Мәхәббәтем көчле бел генә,
Яннарыма иркәм кил генә,
Назларыңа мине күм генә!!!

________________________

Кулъяулыклар чигәм

Кулъяулыклар чигәм, күңелдәге
Хисләремне кушам җепләргә. 
Бу дөньяның барлык матурлыгы 
Чагыладыр шушы төсләрдә.

Яшәү- бәхет! Бәхет төсе итеп
Ак тукыма сайлыйм чигәргә.
Шушы матур-гүзәл кулъяулыкка
Башын ия кайчак ирләр дә.

Кызыл төсләр -мәхәббәт һәм сөю, 
Ал төсләрдә - наз һәм нәфислек. 
Тормыш мәгънәләрен чагылдыра 
Чигүемдә булган яшеллек.

Кулъяулыклар чигәм хыялланып,
Сөюемне кушам җепләргә.
Күңелдәге яраларны ямый 
Кайчакларда шушы төсләр дә...
__________________________

* * *

Язлар көтеп йөргән күңелемә

Көтмәгәндә карлар явып үтте.

Йомылырга торган яраларга

Карлар белән бергә тозлар сиптең.

Җәйләр көтеп йөргән күңелемдә

Көтмәгәндә генә буран купты.

Бөреләнгән сөю чәчкәләрен

Каһәр суккан явыз кырау сукты.

Җылынырга торган йөрәемне

Ачы салкын янә бозга төрде.

Сөю өмет иткән күңелемә

Иләмсезләп дөньям, сагыш өрдең.

Күңелемдә сөю ояларлык

Бер тамчы да җылы калмады.

Язлар бүләк итәм дигән идең,

Кышлар алып килеп алдадың....

_______________________

* * *

Хуш-дип кенә әйтә алам сиңа 
Сөйләшерлек көчем калмады... 
Бергә булырбыз дип өмет итмә, 
Миңа бәхет бирә алмадың. 
Миңа сөю бирә алмадың син, 
Көюләрдән ары узмадың. 
Йөрәгемә генә ятып калды 
Бу хисләрнең тынчу тузаны. 
Бу сөюнең зәһәр угы ничек 
Авырттырып чакты йөрәкне. 
Хыянәтең,алдап йөрүләрең 
Шундый итеп бирде кирәкне. 
Шундый итеп бирде, хәтта минем 
Көчем җитмәс кабат сөяргә. 
Рәхмәт сиңа,иркәм,син тырыштың, 
Син булыштың миңа көяргә. 
Бер гөнаһсыз-керсез сөюемә 
Ярдәм иттең сау бул- дияргә!...

________________________

Рамиль бәете

Бисмилләһи вә билләһи үтте корбан гаете.
Сез укырсыз, мин язармын дустым Рамиль бәетен.

Сентябрьнең җиле исә Салавыч урамында.
Гомереңне өзгән чакта ни булды уйларыңда?

Мондый эшкә кем этәрде, ник өздең гомереңне?
Дусларың янда чагында чишмәдең күңелеңне.

Агачлар яфрак коялар синең узган эзләргә.
Эх, дустыбыз, ниләр булды? Китеп бардың көзләрдә.

Өегезнең кыегында бер кош сайрый өзелеп.
Үләр сәгатең җитәсен йөрдең микән сизенеп?

Корбан гает иртәсендә төшләр күреп уяндым, 
Төтен басты авыл өстен, ни булыр дип уйладым. 

Кичкә генә хәбәр килде:"Рамиль үлгән, белдеңме?"
Әллә, дустым, шул сәгатьтә гомереңне өздеңме?

Нинди чибәр егет идең, дустым, әрәм булдың бит...
Нинди җилләр каршы исте, бигрәк яшьли сындың бит...

Сентябрь. Егерме бише. Салавычның зираты.
Синең зур яңа каберең барыбызны елатты.

Караватта тын ятуың кереп калды хәтергә.
Бала кайгысы күрергә язма, Ходай, һәркемгә.

Өрлек кебек улыгызны җир астына салдыгыз.
Хәлләрегезне аңлыйбыз, бигрәк авыр кайгыгыз.

Сабырлыклар бирсен Ходай бу кайгыга түзәргә.
Улыгызны алган өчен рәнҗемәгез көзләргә...

Рамиль, синең бу гамәлең гыйбрәт булсын күпләргә.
Эх, егетләр, уйламыйча ашыкмагыз күкләргә!

Капка төбендә чәчәкләр сыгылалар җилләрдә.
Чәчәк атып килә идең, салдык сине җирләргә.

Буласылар инде булган... авыр инде әлбәттә...
Аллабирса, Ходай кушса күрешербез җәннәттә.

Сау бул, Рамиль, хуш, бәхил бул, тыныч ят гүрләреңдә.
Күбәләк булып булса да, кайт син өй түрләреңә,

Җилпенепләр килеп кун син әниең гөлләренә...

_________________________________

Классташым Рүзәлгә истәлек...
Яңа елга синсез кердек, дустым,
Киттең бит син кайтмас җирләргә.
Хатирәләр калды күңелләрдә,
Яшьләр генә тулды күзләргә.

Аңламаслык хәлләр кылдың бит син,
Нигә кирәк иде бу эшләр?
Борма-борма юлларны үтәргә
Җитеп җитми кайчак бу көчләр.

Классташым, аңлыйм хәлләреңне,
Давыллардан сынды сабагың.
Чәчәк атып килгән гомереңнең
Җимешләрен татый алмадың.

Үрнәк идең, сокланырлык идең,
Нигә шулай өздең гомерең?
Таянырга дустың булмадымы
Бушатырга тулган күңелең?

Классташым, яныбызда юк син....
Барып җитми һаман башыма...
Шат елмаеп мәктәп сукмагыннан
Килеп чыгарсың күк каршыма...
 

Дусларым белән уртаклашам: