***

Аватар пользователя Зөлфия IZ
Зөлфия Ибләминова
1.11.2016 Шигърият
Дусларым белән уртаклашам:

Юк, син дәшмә: сүзсез, тын гына тор,
Карашлардан гына аңлашыйк.
Чиксез сөю уты белән тулы
Күзләрдә без кабат адашыйк.

Элеккечә самими хисләргә
Чумыйк тагын, тагын саташыйк.
Без бит һаман шулай яратабыз,
Без һаман да шул ике гашыйк.
 

Дусларым белән уртаклашам: